Юлда йөрсәң бул өлгер, Юл кагыйдәсен нык бел!
материал по теме

Исакаева Рамзиля Фаиловна
Юлда йөрү кагыйдәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yulda_bulsan_bul_olger.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

Минзәлә муниципаль    районы 5нче номерлы гомуми үсеш тибындагы “Таңкай” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

           Юлда  йөрсәң  бул өлгер,

           Юл кагыйдәсен нык бел!

                   

Уенны әзерләде  һәм үткәрде

5нче номерлы“Таңкай”

балалар бакчасы татар

теле тәрбиячесе Исакаева

 Рәмзилә Фаил кызы

Минзәлә шәһәре- 2013

Тема :  Юлда  йөрсәң  бул өлгер,

           Юл кагыйдәсен нык бел!

 Максат:

1. Балаларның  юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен тикшерү;

 алган белемнәрен ныгыту;

2. Юлларда игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.

3. Дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: юл кагыйдәләре ясалган билгеләр, рәсемнәр, сораулар, презентация

Шөгыль барышы

-Тормыш шулай корылган – без юлларсыз яши алмыйбыз. Сәяхәткә җыенсак та, дусларыбыз, якыннарыбыз белән күрешергә уйласак та, юллар үтәргә туры килә. Ә юл – бер –берсен узышып чапкан машиналар ташкыны һәм ашыгучы җәяүлеләр.

   Юл һәлакәтләренең күбесе игътибарсызлыктан, мәгънәсез тәвәккәллектән килеп чыга. Юл иминлеге мәсьәләсе елдан – ел кискенләшә.

  Юлларда аварияләр үзләреннән – үзләре генә барлыкка килми.Алар кемнең дә булса, теге яки бу кагыйдәләрне дөрес үтәмәвеннән килә. Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм аларның таләбен үтәү – һәркемнең бурычы.  Бүгенге кичәнең исеме дә шуның турында әйтә һәм балаларның  юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштергәннәрен тикшерүне максат итеп куя.

 Велосипед – иң киң таралган транспорт төрләреннән санала. Аның сере шунда: һәркем идарә итә ала, ягулык кирәкми, экологик яктан зарарсыз һәм сәламәтлек өчен файдалы. Әмма аның уңайсыз яклары да күп: һәр ел саен юлларда 30 000гә якын кеше һәлак була, алар арасында велосипедчылар да аз түгел.Фаҗига булмасын өчен велосипедчы нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?

(җаваплар арасыннан дөрес вариантларны билгеләргә)

1 нче уен. Мозаика. (Һәр бала өчен бирем.)

Һәр балага киселгән юл билгеләре бирелә. Бала тиз арада юл билгесен тезергә тиеш.

2 нче уен. Һәр балага сораулар бирелә.

Сораулар:

1.  Тротуар нәрсә ул? (җәяүле юлы)

2 Троллейбус, автобусны кайдан әйләнеп чыгасы? (арттан)

3. Җәмәгать траспортына кергәч нишләргә?(урын булса утыр яки тотынып бас)

4. Машинаның уң фаралары янса, ул кая борыла? (уңга)

5. Җәяү йөрүче кеше - ... (җәяүле)

        6. Пассажир кем ул?( транспортка утыручы)

7. Юлда кайсы яктан йөрисе? (уң)

8. Автобуста авария булса, запас чыгу урыны кая? (тәрәзәдә)

9. Тыючы билге нинди була? (кызыл, түгәрәк)

10Юлны җәяүле аркылы чыгу урыны. (зебра)

Презентацияне карау.

Шуның белән уеныбыз тәмам. Барыгызга да бәйрәмдә катнашуыгыз өчен рәхмәт. Юлларыгыз имин булсын. Сау булыгыз.

Юлда йөрсәң, бул өлгер!

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен

Юлның билгеләрен бел!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация урока "Юлда"

Презентация урока "Юлда" может быть использован на уроках и внеклассных мероприятиях....

Открытый урок по теме "Юлда" (2-5 класс)

Урок с презентацией может быть использован для русскоязычных учащихся 2, 5 классов по коммуникативной  методике Р.З. Хайдаровой....

Қазақстан тарихы. Үлгерімі төмен оқушымен жұмыс жоспары, дәптері. 8-сынып

Ø  Үлгермейтінге бірден жағдаятты сұрақ қойып, тез жауабын талап етуге болмайды. Ø  Оқушының ойлану мен дайындалуына жеткілікті уақыт беруØ Міндетті түрде жауап жазбаша болғаны жақсыØ ...

Қазақ тілі. Үлгерімі төмен оқушымен жұмыс жоспары, дәптері. 5 сынып

Оқу тиімділігін арттыру үшін:Әр түрлі жағдайларға сәйкес мұғалім өз жеке ережесін қолдануы керек Мұғалім сынып тазалығын бақылауы керекМұғалім тәртіпті қадағалауы керекАудиторияда мұғалім үнемі қ...

Математика. Үлгерімі төмен оқушымен жұмыс жоспары, дәптері. 6 сынып

Математика. Үлгерімі төмен оқушымен жұмыс жоспары, дәптері. 6 сынып...

Ачык дәрес "Юлда йөрү кагыйдәләре"

Сингапур методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе...