Юлда йөрсәң ,бул өлгер! Юл кагыйдәсен нык бел!
классный час по теме

Галиева Ильзия Райнуровна

юл кагыйдәләрен искә төшерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yul_yoru_syynyf_sgate.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

 “Мәчкәрә урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Юлда йөрсәң ,бул өлгер!

Юл кагыйдәсен нык бел!

 (5-6 нчы сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате)

Үткәрде: Мостафина Илия Райнур кызы

2013-2014 нче уку елы

Укытучы: 

Кадерле балалар, бүгенге әңгәмәбезне Лилия Хәмитова башкаруында “Сак булыгыз бу юлларда” җыры белән башлануы очраклы түгел. Без әледән-әле юл һәлакәтләре турында ишетеп торабыз, юл читләрендә, фаҗигада үгәннәрне хәтергә төшереп, һәйкәлләр тора. Ә инде юл һәлакәтләренең санына килгәндә, статиктик мәгълуматлар түбәндәгечә: 1. 2011 нче елның 4 аенда Татарстанда балалар катнашында 119 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 баланың гомере өзелгән, 124 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 2. Балаларның үзләре гаебе белән 29 авария килеп чыккан, 90-ы шоферлар гаебе белән. Әлеге фагигаләрдә балалар пассажир буларак катнашкан, һәр очракта да балалар махсус урындыкларсыз йөртелгән. Статистик мәгълуматларга караганда, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре каникул чорында арта. Балаларны юл фаҗигаләреннән саклау, каникуллар чорында аларның иминлеген  ныгыту, шулай ук “2006-2012 елларда юл хәрәкәтендә иминлекне арттыру” Федераль  максатчан программасының үтәлешен тәэмин итү максатында Бөтенроссия күләмендә “Игътибар – балалар!” профилактик чара үткәрелә. Әлеге чара 4 этапта үтә:

  • беренче этап – 16 майдан 13 июньгә кадәр, балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләндерү һәм ял итү урыннарына бару чорында;
  • икенче этап – 15 августтан 11 сентябрьгә кадәр, балаларда һәм яшүсмерләрдә иминлек кагыйдәсен искә төшерү, яңарту чорында;
  • өченче этап – 1-10 ноябрь, көзге каникул чорында;
  • дүртенче этап – 26 декабрьдән 2012 елның 10 январенә кадәр, кышкы каникул чорында.

“Игътибар – балалар” профилактик чарасында ЮХИДИ хезмәткәрләре тизлек режимын бозган, тиешле урында җәяүлене үткәрмәгән, балаларны махсус урындыкларсыз йөрткән шоферларны ачыклаячаклар, шулай ук юл кагыйдәсен бозучы җәяүлеләр, 14 яше тулмаган килеш машина юлында велосипедта йөргән балалар, мотошлемсыз һәм 16 яше тулмаган мопед, скутер белән идарә итүче яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре җәзасыз калмыячак.

Кадерле балалар, сезнең белән мондый күңелсезлек очраклары беркайчан да булмасын иде, балалар гомере өзелмәсен, әти-әниләрегезнең күз яшьләре түгелмәсен иде. Ә инде хәзер, юл билгеләре белән таныштыру, ә кайберләрен искә төшерү өчен сүзне укучыларга бирик.

1 нче укучы

Юл чатында дуслаштым, мин 

Горур светофор белән.

Аның барлык сигналларын

Тыңларга кирәк-беләм.

2 нче укучы

Ә бу  билге—“зебра “

 Ул җәяүлеләр  өчен

 Юлны  аркылы чыгу

Уңайрак булсын өчен

Бу билге - шундый билге:

Сине саклый, җәяүле!

Чыгабыз бергә-бергә  

Без юлны шушы җирдә.

1 нче укучы

Велосипедчылар юлы

Үтәдер менә моннан.

14 яшьсез рөхсәт югын

Чыгарма син башыңнан.

2 нче укучы

Велосипедчыларны тыя ул,

Аңлата ул: ярамый!

Яратсаң да  сәпитне,

Булмый аңа карамый.

Ә менә бу  билге

Җәяүлегә киңәшче.

“Кыю атла юл аркылы

Мин булганда әйдә әле!”

                             (“Җәяүле сукмагы”).

1 нче укучы

Җайлап кына бер-бер артлы

Әйләнәдә барырга

Өйрәтә безне бу билге,

Кирәк күреп калырга.

                      (“Әйләнәдә хәрәкәт”)

2 нче укучы

Бу  билгене  күргәч  тә

Сөенә  авырулар

Димәк якында  гына –

 Ярдәм күрсәтүчеләр.

1 нче укучы

Бу  билгене күрүгә,

 Барысы  да  шатлана.

 Димәк,кирәк вакытта

 Мөмкин шалтыратырга.

2 нче укучы

Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

Сезгә ярдәмгә килер

Кайсы билге, кем әйтер?

(“Ашханә” –хезмәт күрсәтү билгесе)

1 нче укучы

Юлда туктап ял итәргә

Урын кирәк  һәркемгә.

Җавап  эзләп аптырамагыз,

Таныш билге ул сезгә.

                      (“Ял итү урыны”).

2 нче укучы

Эчәсең килсә әгәр,

Чатнап кипсә авызың.

Су табарга булышырмын,

Билге исеңдә калсын.

                     (“Эчәргә яраклы су”)

1 нче укучы

Бу билгене күрсәләр,

Шоферлар уйланалар.

Димәк, тиздән мәктәп бар,

Игътибарга алалар.

2 нче укучы

Көзге кебек ялтырый юл –

Атларга да куркыта.

Бу билгене күргәч, шофер

Рулен ныграк тота.

Син дә саграк бул, зинһар,

Авызың “ачып” йөрмә,

Аяк тая, машина да,

Көпчәк астына кермә.

1 нче укучы

Кем гаепле? Нигә мондый

Фаҗигаләр күп була?

Чөнки күп кешеләр

Юл кагыйдәсен боза!

2 нче укучы

Халкыбыз юлда йөрүчеләргә карата бик күп мәкаль- әйтемнәр чыгарган, шуларның кайберләрен генә карап үтик әле.

Юлда булсаң, уяу бул.

Юлдашың үзәңнән яхшы булсын.

Урау булса,да  ерак юл яхшы.

Юлга чыксаң, азыгың үзең белән булсын.

 Юлда дә акыл кирәк.

 Ашыккан ашка пешкән.

1 нче укучы

Юлда иминлекне булдыру өчен күп кирәкми, бары тик берничә кагыйдәне генә үтәү дә җитә.

1. Юлның уң ягыннан гына йөр.

2. Бары тик тротуардан гына йөр.

3. Велосипедта йөргәндә тротуар кырыеннан бар!

4. Тротуар булмаган урыннарда,сул яктан, каршы килүче трансрпортка карап  бар. 

5. Урамны тиешле урыннарда гына аркылы чык.

6. Машина юлыннан йөрү, машина артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезеңдә тыела!

Бу кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз

2 нче укучы

Машина узганын көтми

Йөгермә син тизрәк. 

Моны-белү һәркемгә дә,        

Кайда йөрсә дә кирәк! 

 

Әти белән әниеңне

Кайгылардан сакла син.

“Юл фәне әлифбасы”ның

Һәр билгесен ятла син.

1 нче укучы

Светофорның һәр әмерен

 Тиешенчә үтә син.

 Йөзгә кадәр яшәрсең,

 Имгәнүләр күрмәссең.

 Гел – гел уңсын юлыгыз,

 Бәла – каза булмасын!

 Өйрәнегез ныгытып,

 Юл йөрү әлифбасын

Укытучы

- Кеше гаебен табудан да җиңел әйбер юк, ди халык мәкале. Әйдәгез әле без дә экраннардагы рәсемнәргә карап, аларның гаепләрен табып карыйк.

1. Геройларның хатасы нидә? (Юл аркылы чыкканда якын баручы транспорт яныннан аркылы чыгагрга ярамый).

Балалар нинди фаҗигага юлыгырга мөмкин? (Әгәр дә балаларның таулары машина юлы янында икән, балаларның имнгәнү ихтималы бар)

Геройлар нинди ярамаган эш башкара? (Трамвай, троллейбус һәм автобусларның атына тагылыпп йөрү тыела).

Милиционер малайны ни өчен ачулана? (Малай юлны светофорның кызыл төсе янганда чыккан. Ә кызыл төскә чыгарга ярамый).

Рәсемдә нинди ярамаган гамәл башкарыла? (Сары машина хуҗасы кызыл машинаны узарга тели, ә бу урында узу тыела дигән тыючы билге тора).

Кызның гаебе нәрсәдә? (Юл аркылы чыкканда уйнарга ярамый).

- Рәсемдәге гаепләрне без бит таптык, җавапларыгыз төгәл һәм дәлилле иде, булдырдыгыз. Ә хәзер инде әйдәгез викторина сорауларына җавап биреп карыйк.

Викторина сораулары

1) Җәяүлелер өчен “зебра” куелмаса, кайдан юл аркылы чыгарга мөмкин?

  1. Борылышта
  2.  Юлның ике ягы да әйбәт күренгән урында
  3.  Машина актив хәрәкәт иткән урында

2) Тротуарның кайсы ягыннан йөрергә кирәк?

  1. Уң ягыннан

2. Сул ягыннан

3. Кайсы ягыннан да ярый

3) Кайсы урыннарда чана  һәм чаңгыда шуарга рөхсәт ителә?

  1. Җәяүлеләр  юлындада (пешеходный переход)
  2.  Юлның уң ягында
  3.  Паркларда, скверларда, стадионнарда

4) Велосипедчы юл йөрү  кагыйдәләрен бозган очракта ЮХИДИ хезмәткәре нишләргә хаклы?

  1. Кисәтү ясый
  2. Штраф сала
  3.  Югарыдагыларның берәрсен эшли

5) Җәяүле юлны тиеш булмаган урыннан кисеп чыга. ЮХИДИ хезмәткәренең нәрсәгә хакы юк:

  1. Туктатырга һәм кисәтү ясарга
  2.  Тәртип бозучыга штраф салырга
  3.  Тәртип бозучыны сак астына алырга

6) Велосипедчының бу билге астына үтеп керегә хакы бармы?

  1. Юк
  2. Бар

7) Тыючы билгеләр нинди хәрефләр белән билгеләнгән?

  1. «А»
  2.  «А», «В»

3.  «Б», «В»

     4.   «А», «Б», «В»

8) Юл чатында бу билге торганда, велосипедчы нишләргә тиеш?

  1. Машиналар булмаган очракта, үтеп китәргә
  2. Юл чатында аеруча игътибарлы булырга
  3. Стоп сызыгы янында туктарга,  стоп сызыгы булмаса да, машиналарны үткәрергә.

Укытучы

- Афәрин, булдырдыгыз! Инде сезнең белән курыкмыйча авыл, шәһәр урамнары буйлап йөрергә була. Юлларда йөргәндә  барыгызны да игътибарлы булырга өндим,чөнки  бәхетсезлекләр күпчелек очракта игътибарсызлык аркасында киреп чыга бит. Юлда йөргәндә үзеңнең генә түгел, янәшәңдәге кешенең дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне булдырырга тырышыгыз. Шуны онытмагыз: машина зур тизлек белән килгән чакта кинәт туктый алмый, шуңа күрә үзегезне дә, башкаларны да кайгыга салмагыз, машина хуҗаларының да төрле халәттә булырга мөмкин икәннәрен исегездән чыгармагыз. Юлларыгыз һәр чак имин, үзегез сау-сәламәт, киләчәгегез тагы да матур булсын дигән теләктә калам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация урока "Юлда"

Презентация урока "Юлда" может быть использован на уроках и внеклассных мероприятиях....

Открытый урок по теме "Юлда" (2-5 класс)

Урок с презентацией может быть использован для русскоязычных учащихся 2, 5 классов по коммуникативной  методике Р.З. Хайдаровой....

Қазақстан тарихы. Үлгерімі төмен оқушымен жұмыс жоспары, дәптері. 8-сынып

Ø  Үлгермейтінге бірден жағдаятты сұрақ қойып, тез жауабын талап етуге болмайды. Ø  Оқушының ойлану мен дайындалуына жеткілікті уақыт беруØ Міндетті түрде жауап жазбаша болғаны жақсыØ ...

Қазақ тілі. Үлгерімі төмен оқушымен жұмыс жоспары, дәптері. 5 сынып

Оқу тиімділігін арттыру үшін:Әр түрлі жағдайларға сәйкес мұғалім өз жеке ережесін қолдануы керек Мұғалім сынып тазалығын бақылауы керекМұғалім тәртіпті қадағалауы керекАудиторияда мұғалім үнемі қ...

Математика. Үлгерімі төмен оқушымен жұмыс жоспары, дәптері. 6 сынып

Математика. Үлгерімі төмен оқушымен жұмыс жоспары, дәптері. 6 сынып...

Ачык дәрес "Юлда йөрү кагыйдәләре"

Сингапур методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе...