"Арча хәбәрләре" газетасы. Үгез- Елга зиратын онытмыйлар".
материал по теме

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

"Арча хәбәрләре" газетасы. Үгез- Елга зиратын онытмыйлар".

Скачать:


Предварительный просмотр:

Үгез- Елга зиратын онытмыйлар...

 Еш кына өлкәннәр  авызыннан “зират ул- төп йортыбыз”  дигән сүзләрне ишетергә туры килә.   Баймы, ярлымы - кем генә булмасын,  кеше гомере буе җыйган байлыгын калдырып,  кайчан да булса әлеге йортның ишеген ачып керә. Соңгы елларда районыбызда зиратларны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә башлады. Шунысы  сөендерә: Үгез –Елга зираты үзенең чисталыгы, төзеклеге белән  дога кылырга килүчеләрне сокландыра. Бу чисталыкны саклый белергә дә кирәк шул .

Үгез- Елгасында инде берничә ел рәттән, шушы авылда туып үсеп ,бүгенге көндә Шушмабашта яшәүче Җәләев Нуретдин  һәм Шәяхметов Рамил тырышлыгы белән зиратны чистарту өмәсе оештырыла. Яз һәм көз көне авыл халкы әлеге өмәгә теләп катнаша. 

            Шулай ук әлеге егетләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан зиратта сугыштан кайтмый калганнарга һәм репрессия корбанына  “Хәтер тактасы “ эленде. Авылдагы үсеп килүче буын үзенең үткәнен онытырга тиеш түгел. 2006 нчы елда Төхватуллин Илфат ярдәме белән зират кирә- яраклары саклана торган алачык яңартылды.

 Әби- бабайларыбызның рухын саклаган изге урынны карап тору- һәркемнең бурычы. Әмма зиратның су буе өлеше коймасыз тора иде.  Ачык җирдән хайван керергә дә мөмкин бит, шуңа күрә быел зиратны  тулысынча койма белән әйләндереп алу өчен авыл халкы  көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышты.    

Билгеле, әлеге зур эшне башкарып чыгу өчен җитәкчеләрнең аңлавы, ә иң мөһиме, ярдәме кирәк. Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сәмигуллин Фоат Фәизович бу эштә башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Шулай ук техника, бензин, сварка  белән ярдәм иткәне өчен “Северный” хуҗалыгын җитәкләүче Хәйруллин Рөстәм Абдуллаҗановичка зур рәхмәтне җиткерәсе килә.  Һәр көн эштән соң Низамов Рәдис, бертуган Шәяхметовлар, Ковязин Ралит, Нуриев Илбик, Хасанов Фәнил,Низамов Камил,Җәләев Васил,  эретеп -ябыштыручы Сабирзянов Рамил, Дамир  һәм башкаларның атналар буе  обеттан соң эшләү нәтиҗәсендә Үгез- Елга зираты тулысынча тимер койма белән уратып алынды. Шулай ук әлеге изге эштә мәктәп укучылары да читтә калмады. Без барган көнне Сөнгатуллин Айнур белән Габдрахманов Раил, Гәрәфетдинов Рамил, Низамов Ранис һәм Илнар  зурлар белән беррәттән  эшлиләр иде. Зират эчендәге биек агачлар киселеп читкә чыгарылды. 

Йомгаклап шуны әйтәсе килә : зират кырыендагы бу агачлар да урнаштырылып, тирә- юне дә чистарылса бик матур булыр иде. Авылдашларга әлеге эшне башкарып чыгучыларга рәхмәт әйтеп, зираттагы   каберлекләрне  карап кына    торасы гына кала.

                                                                        Әхмәдуллина Р. Ф. “Арча хәбәрләре” газетасы.  №

Й


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Данлы Арча- нурлы Арча

Арча ягы күренекле шәхесләргә бик бай. Тәрбия сәгатенең төп максаты укучыларны шушы күренекле шәхесләр белән таныштыру...

Данлы Арча-нурлы Арча презентация

Тәрбия сәгате эшкәртмәсенә презентация...

Игра "Ăслăлăх арчи. А.Кăлкан".

Внеклассное мероприятие по творчеству чувашского писателя  А.Кăлкана....

”Арча –һөнәрчеләр ягы” .

                               Зурлар төркеме.Максат:  балаларда милли киемнәргә карата кызыксыну уяту, алар...

Авылым минем- Арча районы Үгез- Елга.

Авылым минем-Арча районы Үгез- Елга....

"Арча хәбәрләре" газетасында басылган мәкалә. 201 7 ел, август. Туган авылым.

quot;Арча хәбәрләре" газетасында басылган мәкалә. 2017   ел, август. Туган авылым- Урта Сәрдәм....

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...