”Арча –һөнәрчеләр ягы” .
занимательные факты на тему

                                 Зурлар төркеме.

Максат:  балаларда милли киемнәргә карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлылыгына соклану хисләре тәрбияләү

   Халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру; сөйләм телен, фикерләү сәләтен, танып белү активлыгын үстерү.

  Баш киеменә татар орнаменты кулланып бизәк төшерергә өйрәтүне дәвам итү.

      Күрсәтмә материаллар:

Татар халкының милли  киемнәре: түбәтәй , калфак, читек.; орнамент үрнәкләре,  түбәтәйләр салу өчен бизәкле тартма

Һәр бала өчен: Түбәтәй шаблоны,сәйләннәр, салфеткалар .

Әзерлек эшләре: татар халкының милли киемнәре турында сөйләшү, баш киемнәрен карау, урнәкләре белән танышу.

                     

               Эшчәнлекнең барышы:

 

1.Исәнләшү.

- Балалар әйдәгез әле исәнләшик. (Исәнмесез).

- Исәнмесез кадерле кунаклар.

- Буген без сезнең белән үзебезнең туган төбәгезез – Арча шәһәре турында сөйләшербез.

( Ишек шакыйлар ).

Балалар, ишектә кемдер бар. Безгә тагын бер кунак килгән ахры. (Шәвәли керә ).

-         Исәнме , Шәвәли. Әйдә түрдән уз!

-          

Шәвәли: Мин –Шәвәли,

Шук малай,

Үткен малай,

Ут малай!

Мин –бик уңган,

Өлгер мин,

Юк бар белән

Көлдермим !

   Шәвәли: -Миңа дәүәтием белән дәү әнием читек бүләк иттеләр. Бик кызыксындым мин бу читекләр белән. Дәү әтием читекләрне Арча шәһәрендә тегәләр дип аңлатты. Шуңа да мин сезгә килергә булдым.

-         Әйе, Шәвәли элек-элентән Арчада милли аяк киемнәре тегәләр. Чын күннән чигеп эшләггән аяк-киемнәре җайлы, матур һәм уңайлы.

-         Балалар , әйдәгез әле без Шәвәлине милли аяк киемнәре тегү фабрикасына сәяхәткә алып барыйк. Телисеңме Шәвәли?

Шәвәли: Әйе бик теләп риза булам. Ә нәрсә белән барырбыз соң без анда?

Сәяхәткә без җигүле атка утырып барырбыз. Атка утырырга телисезме?

 

1 слайд- җигүле ат. Музыка –Арча гимны яңгырый.

( Балалар дуга тотып парлап басалар. Музыка астында тугәрәк әйләнеп киләләр).                                                                        

 

2 сайд-Арча турында кадрлар.(Тимер юл вокзалы, сәнгать мәктәбе,бассейн, үзәк урам һ.б.)

 

3 слайд –Читек.

-Менә килеп тә җиттек. Биредә читекләр, калфак һәм түбәтәй чигәләр.

-Бу читек чигү цехы.

Читек татар халкының милли аяк киеме санала. Чөнки элек- электән татарлар күннән аяк киеме тегеп кия торган булган. Бәйрәмнәрдә генә кияр өчен аны тәсле җепләр белән чигеп бизәгәннәр. Төп бизәкләр булып: яфрак, чәчәк, дуга санала.

Шәвәли, безнең балаларыбыз читек турында шигырь дә беләләр. Тыңла әле.

Ранил : Аягымда чиккән читек.

           Бизәге көлеп тора.

           Төсле җепләрдән күңелгә

           Җылы нур бөркеп тора.

 

4 слайд- түбәтәй чигү күренеше.

Ә биредә түбәтәйләр, калфаклар чигәләр. Аны бәрхет тукымага сәйләннәр тезеп, ука җепләр белән чигәләр. Түбәтәй һәм калфак күрсәтү.

 

5 слайд- түбәтәй рәсеме.

-Түбәтәй татар ир-атларының  милли баш киеме булып сана. Аны баш түбәсесә генә кияләр, исеме дә шуннан килеп чыккан. Ләлә, пион, тукранбаш чәчәкләре чигү орнаментының төп бизәкләре.

- безнең Илназыбыз түбәтәй турында бик матур шигырь белә , бергәләп тыңлыйк әле аны.

 

Илназ: Түбәтәем,түбәтәй,

            Энҗе- мәрҗәннәр чиккән.

           Чиккән түбәтәй үземә

           Бигрәк килешә икән.

 

6 слайд- калфак рәсеме.

Ә менә монысы-калфак. Калфак- татар хатын-кызларының милли баш киеме. Формасы буенча гади, озынча калфакны хәтерләтә. Аның чуклы очын артка яки янга яткырып кияләр.калфакның төп бизәкләре: чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз һәм ярымай сурәте.

Калфак турында шигырьне Илсия дигән кызыбыз сөйләр. Әйдәгез аны тыңлыйк.

 

Илсия: Калфагымның матурлыгын

              Һәммәсе дә күрсеннәр.

             Энҗе калфак кигән кыз ул-

             Татар кызы, дисеннәр.

-Шәвәли, менә күрдеңме инде читекне ничек тегүләрен?

Шәвәли: Әйе бик кызыклы эш икән. Миңа бик охшады. Кайткач дусларыма да сөйләрмен читек турында.

Балалар безгә бакчабызга  кайтырга кирәк. Әйдәгез юлга кузгалыйк.

( Дуга тотып басалар, балалар җыры яңгырый).

Менә кайтып та җиттек.

-Шәвәли ә синең дусларыңның түбәтәйләре бармы соң?

Шәвәли: -Юк шул.

Балалар  әйдәгез әле без Шәвәлинең дусларына түбәтәйләр чигеп бүләк итәбез.

Шәвәли: Аларның да минеке кебек матур түбәтәйләре булыр. Әй  сөендерим  әле дусларымны.

Иң элек бер уен уйнап алык. Уен “ Түбәтәй”. Бию көе уйнатыла. 2-3 тапкыр туктатыла , балалар татар халык бию элементы күрсәтәләр. Ә уенны башлау өчен санамыш әйтербез. Кайсыгыз санамыш әйтә?

 

Санамыш: Җепсез орчык,

                   Чәүкә, чыпчык.

                  Кара балчык,

                  Син кал, бу чык!

       

         Эш тәртибен аңлату.

Менә бу түбәтәйләргә бизәк төшерелгән. Шул бизәккә сәйләннәр тезеп чыгарга кирәк.

Хәзер барыбыз да эшкә керешәбез. Әйдә , Шәвәли син үзең дә өйрәнерсең,

балаларга да булышырсың.

Шәвәли: -Бергәләп эшләгәч эш җиңелерәк була ул.

( Балалар өстәл янына киләләр, урыннарына утыралар).

Иң элек җиңнәрне сызганыйк, дөрес итеп утырыйк һәм эшкә керешик.

Музыка яңгырый. Балалар көй астында сөйлән тезәләр.

 

Физкул-ка:

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

Кулларны күтәрәбез.

Аннары төшерәбез.

Чүгәлибез , торабыз

 Башны уңга борабыз.

Аннан сулга карыйбыз.

Һәм сикерә башлыйбыз.

Шул арада иелеп

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз

Һәм ял итеп туктыйбыз.

Эшне дәвам итәбез..

 

-         Менә. Шәвәли дусларыңа дигән түбәтәйләребез әзер дә булды. Кара әле нинди матурлар. Рәхим итеп ал. Рәхәтләнеп кисеннәр.

( түбәтәйләрне Шәвәлигә тапшара).

Шәвәли:  рәхмәт дусларым. Миңа сездә бик охшады. Бик кунакчыл, киң күңелле икән сез.

-         Сау булыгыз. ( Китә)

-         Сау бул. Шәвәли.

-         Балалар бүген без сезнең белән ниләр эшләдек?

-         Сезгә охшадымы?

Шуның белән безнең бүгенге эшчәнлегебез тәмам. Сау булыгыз. 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Данлы Арча- нурлы Арча

Арча ягы күренекле шәхесләргә бик бай. Тәрбия сәгатенең төп максаты укучыларны шушы күренекле шәхесләр белән таныштыру...

Данлы Арча-нурлы Арча презентация

Тәрбия сәгате эшкәртмәсенә презентация...

«Яшь хәбәрчеләр» түгәрәгенең тематик планы

«Яшь хәбәрчеләр»        түгәрәгенең тематик планы...

Игра "Ăслăлăх арчи. А.Кăлкан".

Внеклассное мероприятие по творчеству чувашского писателя  А.Кăлкана....

"Арча хәбәрләре" газетасы. Үгез- Елга зиратын онытмыйлар".

"Арча хәбәрләре" газетасы. Үгез- Елга зиратын онытмыйлар"....

Авылым минем- Арча районы Үгез- Елга.

Авылым минем-Арча районы Үгез- Елга....

Авторлык программасы"Яшь хәбәрчеләр"

Авторлык программасы"Яшь хәбәрчеләр"...