«Яшь хәбәрчеләр» түгәрәгенең тематик планы
календарно-тематическое планирование по теме

Салахутдинов Инсаф Исрафилович

«Яшь хәбәрчеләр»

image       түгәрәгенең тематик планы

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yash_hbrchelr_tugrge.doc75 КБ

Предварительный просмотр:

Шубан төп гомуми белем  мәктәбе

Тикшерелде:                                                Раслыйм:

 

(Шәрипова Л. У.)                                                  ( Рәхимҗанов Х.Г.)

          «Яшь хәбәрчеләр»

       түгәрәгенең тематик планы

Түгәрәк җитәкчесе: Сәләхетдинов И.И.

                                     

                                              Аңлатма язуы.

   Һөнәри юл сайлау күп вакыт кеше язмышын хәл итә. Нәкъ менә шуңа күрә укучыларга һөнәр юнәлеше бирү буенча тиешле тәрбия эше алып бару аеруча мөһим. Тормышта - үз  урынын табу, җаны теләгән һөнәргә ия була белү- яшьләрнең төп максаты.

   Мин җитәкчелек иткән « Яшь хәбәрчеләр» исемле түгәрәк тә түбәндәге максатны күз уңында тотып оештырылды: бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен үстерү, журналист һөнәре серләренә төшенү һәм башкаруда кирәк булган кайбер гамәли һәм практик күнекмәләр формалаштыру.

Эзләнү, логик фикер йөртә белү, кечкенә ачышлар ясарга омтылу- иҗади эшли белә торган шәхес эзләүнең төп алшарты булып тора. Укучыны мөстәкыйль уйлап эшләүне таләп иткән мәсьәләләр күбрәк кызыксындыра, аның күңеле иҗат итүне сорый башлый.

   Бөтен кеше дә язучы, журналист була алмый. Әмма язма рәвештә үз фикерен логик эзлеклелектә әйтә белү табибка, укытучыга кирәк булган кебек, төзүчегә, эшчегә һәм тегүчегә дә бер үк дәрәҗәдә кирәк.

   Хәер кешенең рухи дөньясы, фикерли белүе беренче планга чыга бара. Шуңа күрә үз фикереңне эзлекле, дәлилләп һәм сурәләп әйтә белү, фикереңне дәлилләп бәхәстә катнаша белү - бик кирәкле сыйфат. Әлеге түгәрәккә йөрү укучыларга үзләрендә бу сыйфатны үстерергә мөмкинлек бирә.

   Иң мөһиме шул : төрле иҗади эшләр белән шөгыльләнгән укучыларның дөньяга үз карашлары, мөстәкыйль фикерләүләре булдырыла.

№п.п

    темалар

              эчтәлек

срок

искәрмә

1.

Кем пешерә икән бу коймакны?

   Кем ул хәбәрче? Журналист һөнәре нинди һөнәр ул? Журналист нинди сыйфатларны туплаган булырга тиеш?

октябрь

2.

5 октябрь- Укытучылар көне.

   Яраткан укытучыларны зурлап шигырьләр, мәкаләләр иҗат итү.

октябрь

3.

Чишмә башын эзли китсәң…

   Бүгенге матбугатның чишмә башы кая барып тоташа? Газета- журналлар кайчан барлыкка килгәннәр?

октябрь

4.

Һәрвакыт яшь

Балалар матбугатының бай тарихы

октябрь

5.

Газета ничек ясала?

   Районыбызда нәшер ителүче «Хезмәт» газетасы типографиясенә экскурсия. Редактор, җаваплы сәркатип нинди эш башкара? Хәзерге вакытта газета ничек басыла?

ноябрь

6.

Әдәби сөйләм һәм аның стильләре

   Укучыларны әдәби сөйләм стильләре белән таныштыру. Публицистика стиле турында киңрәк мәгълүмат бирү.

ноябрь

7.

Мәкалә язу серләре

   Хәбәрче өчен иң кирәкле сыйфатлар: кызыксынучанлык, күзәтүчәнлек, белемлелек, төгәллек, өлгерлек.

ноябрь

8.

«Уңыш бәйрәме» мизгелләре

   Мәктәптә уңыш бәйрәменең ничек узуы турында мәкалә язу, шигырьләр иҗат итү.

ноябрь

9.

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән әкиятләр. Әкиятләрнең төзелеше.

   Әкиятләрнең төзелешен, язу үзенчәлекләрен аңлату.

декабрь

10.

Хайваннар турындагы әкиятләр.

   Хайваннар турында әкиятләр иҗат итү.

декабрь

11.

Тылсымлы әкиятләр.

   Тылсымлы әкиятләр иҗат итү.

декабрь

12.

Тормыш- көнкүреш әкиятләре

   Тормыш- көнкүреш әкиятләре иҗат итү.

декабрь

13.

Шигырь- ритмлы сөйләм. Рифма, строфа, һәм шигырь интонациясе- ритмның аһәңдәше.

   Шигырь төшенчәсенә билгеләмә бирү, аның эпик жанрлардан аермасын ачыклау, күңел дөньясына тәэсире турында сөйләшү. Рифма, строфа һәм шигырь интонациясенең шигырьдә әһәмиятен аңлату.

январь

14.

«Аксакал кыш»

   Кыш ел фасылы турында шигырьләр иҗат итү.

январь

15.

Үзебез табышмак чыгарабыз.

   Укучыларны табышмак иҗат итәргә өйрәтү.

январь

16.

Без үзебез мәзәкче.

Укучыларны мәзәкләр иҗат итәргә өйрәтү.

январь

17.

Бәет язу.

   Халык авыз иҗатының үзенчәлекле жанрларыннан берсе булган бәетләрнең язылу үзенчәлекләре турында төшенчә бирү.

февраль

18.

Аралашу үзе сәнгать

   Аралашу осталыгына өйрәнү яшь хәбәрчегә аеруча мөһим. Аның кагыйдәләре.

февраль

19.

«Тема тапсам язар идем»

   Көн саен очрап торган гадәти күренешләрдән кызыклы фактларны ничек сайлап алырга.

февраль

20.

«Аҗаган» уены һәм Җәлил көннәре хатирәсе

Мәктәптә «Аҗаган» уены һәм  герой- шагыйрь М. Җәлилнең туган көне ничек узуы турында мәкалә язу.

февраль

21.

Хәбәр

   Газетага язарга уйлаган тема кызыклымы, файдалымы, кабатланмас үрнәк булырлык һәм гыйбрәт алырлыкмы?

март

22.

Репортаж

   Репортаж сүзе нинди мәгънәне аңлата. Бу форма кайчан кулланыла?

март

23.

Интерьвю

   Мәгълүмат туплауның иң еш очрый торган алымнарыннан берсе булган интервью нәрсә ул? Нинди максатта кулланыла?

март

24.

Исеме дә матур, җисеме дә

   Иҗат җимешенә нинди исем куярга? Газета текстын оештырганда башлам өлешенә ничек игътибар итәргә? Язманы ни рәвешле урнаштырырга? Һәр язманы укучыга ничек яңалык алып килерлек, мавыктырырлык итеп ничек оештырып була?

март

25.

Көлке капчыгы ертылгач..

   1 апрель - Көлке көненә карата мәзәкләр, шигырьләр иҗат итү.

апрель

26.

«Яз, яз, яз җитә…»

   Яз ел фасылы турында шигырьләр иҗат итү.

апрель

27.

Яздан аерып булмый Тукайны…

   Сөекле шагыйребез Г.Тукайга  багышлап шигырьләр иҗат итү.

апрель

28.

Иң якын дустым

   Иң якын дус турында мәкалә язу, шигырь иҗат итү.

апрель

29.

Алар онытылмас…

   Сугыш һәм хезмәт ветераннарына багышлап шигырьләр язу, мәкаләләр иҗат итү.

май

30.

Хезмәте барның хөрмәте бар.

   Хезмәтләре белән дан алган авылыбыз хезмәтчәннәренә багышлап мәкаләләр иҗат итү.

май

31.

Шәфкатьле-лек бизи кешене.

   Шәфкатьле, изге гамәлләр кылучы авылдашларыбыз турында мәкалә язу.

май

32.

2008 ел– Та-тарстан Җөм-һүриятендә - Гаилә елы.

   Авылыбызның үрнәк гаиләләре турында мәкаләләр иҗат итү.

май


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

тематик план,8 класс

Зәкиев дәреслеге буенча тематик план...

8 нче класс өчен биологиядән тематик план

Эш программасы Федераль Дәүләт стандартына, 8 нче класс "Кеше" биология программасына нигезләнеп төзелде.Эш программасы Д.В.Колесов,Р.Д.Маш,И.Н.Беляев Биология 8 класс Кеше:Татар урта гомуми белем бир...

тематик план 5 класс

Тематик план 5 класс Виленкин...

"Яшь тарихчы" түгәрәгенең эш планы

5 -7 сыйныф укучылары өчен  тарих фәненнән түгәрәк планы...

рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10нчы сыйныфы өчен тематик план

Дәреслек: Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10нчы сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: Мәгариф, 2009.Соңгы ...

“Татар теленнән практикум. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек” түгәрәгенең эш планы

Әлеге түгәрәк 8 нче сыйныфтан ук укучыларны ДЙА әзерләү максатыннан оештырылды....

"Күңелле татар теле" түгәрәгенең эш планы

1 нче сыйныфта "Күңелле татар теле" түгәрәгенең эш планы...