"Мәңге яшәр Әлмәндәр"
материал на тему

Сираева Резеда Хайдаровна

Класстан тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mnge_yashr_slamt_lmndr.docx860.57 КБ

Предварительный просмотр:

               МӘҢГЕ ЯШӘР СӘЛАМӘТ ӘЛМӘНДӘР.

Әлмәндәр бабай такта шомарта,акрын гына җырлый:

                Ала карга дигән, әй, асыл кош

                Тәүбә иттең мәллә очмаска?

                Тәубә итсәң дә син, мин итмәдем

               Чибәр-чибәр кызлар кочмаска.

Өммия:  Уләм, тагын эшкә тотынган. Кирәкмәгән эшләр белән теңкәгә тия, такта әрәм итеп йөрисең шунда.

Әлмәндәр: Телеңә салынма, бар чәй чыгар.Уңмады, уңмады малай хатыннан. Әрәм үтте гомере малайның ,чуртү-матыр,дөбер-шатыр үтте-китте яшь гомер.

Өммия: Бал белән эчәсеңме, әткәй, варенье беләнме?

Әлмәндәр: Бал тирләтә, шикәр, мәтрүшкәле чәй булсын.

             (Илсур керә)

Илсур:Бабай, нихәл?

Әлмәндәр:Ә-ә-ә, Илсур килгән.Төш әйдә минем янга.

Илсур: Төшмим.

Әлмәндәр: Ник төшмисең?

Илсур: Ату конфит бирәсең.

Әлмәндәр: Бирсә ни?

Илсур: Мин аны ашыйм да тешем авырта.

Әлмәндәр: Кер, бирмәм. (Күрешәләр, борынын сөртә)

Илсур: Мин аны сөртәм, ул тагын чыга.

Әлмәндәр: Шуңа күрә, улым, чыныгып үсәргә кирәк.

(Кулына чынаяк тотып өйдән Искәндәр чыга.)

Искәндәр: Әти, өйгә кереп эчсәң булмыймы аны, беләсең ләбаса, мин авырыйм.

Әлмәндәр: Чирләшкә! Япь-яшь башыннан,җитмеш яшеннән чирләп ята.

Искәндәр:  Нишлим соң?

Әлмәндәр: Көл, җырла, бие. Яшәүнең мәгънәсе, кызыкның мәгънәсе шунда,  беркайчан да авыртам дип зарланма.

Әйдә, мәтрүшкәле чәй эчик, бер гапләшик. Кайберәүләр кайгыны, авыруны “Шайтан суы”белән басарга телиләр,ә без аны теге елларда авылга сатарга да кертмәдек.

Илсур: Ничек, ничек итеп бабай?

Әлмәндер: Менә, үзең тыңла, улым.

(Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәреннән өзек)

Мөхәммәтҗан: Әссәләмәгаләйкем, Бәшир.

Бәшир: Вәгаләйкемәссәлам, куршеләр. Әйдүк, әйдәгез!

Мөхәммәтҗан: Менә әйдибез әле.

Бәшир: Я, ни йомыш белән йөрисез?

Миңлебай: Менә кибетче хакында инде. Халыкның беләсе килә, нәрсәләр сатмакчы була ул?

Бәшир: Ә-ә, нәрсә булсын, чәй-шикәр кибете инде. Үзе Иван исемле.

Миңлебай: Иван ни дә, Чтапан ни. Чәй-шикәрдән гайри нәрсә сатмакчы була ул Иванның?

Бәшир: Менә анысын белмим икән шул, сорамадым.

Миңлебай: Белергә кирәк иде, Бәшир.

Бәшир: Турысын әйтегез.

Мөхәммәтҗан: Алайса болай.  Җәмәгать бу яңа  кибеттә аракы сатмагайлары  дип шикләнә.

Бәшир: Менә сиңа мә. Әйдә Иванның узеннән сорыйк. Әй, Иван, ходи ка суда!

(Иван чыга)

E:\ее 251.jpg

Миңлебай: Татарский дирибня водкам торговат  нилҗә!

Иван: Аракыны  казна гына сата.

Мөхәммәтҗан: Аракыны гына тугел, бернинди исерткеч сатарга ярамый.

Иван: А, знам, магометански    бог аракы   эчәргә кушмый, язык була, шулаймы?

Галимҗан: Знаешь, приятель, языгы  казык башына, ди  безнең татар. Водка пить тек нехороша будет, бедный много будет, больной много будет. Вот чом дила!

Әлмәндәр: Менә шулай,улым.Ә хәзер бу агуны эчеп кешеләр  ерткыч  хайван  өммәтенә күчәләр, табигать, андагы  җан ияләре  дә бозыла.

(Авып-тунеп Микәй  керә).

Микәй:Кая минем ак юлларым, ым, ак кыяларым? Кайда һәм ни өчен  адаштым соң мин? Яна,бөтен  дөнья яна. Үзем генэ янсам бер хәл, ыңгырашып янган кешеләр кызганыч миңа.  Кешеләр яна! Кеше дип әйтерлекләре калмый. Чара күрергә,ярдәм итәргә кирәк. Яналар,дөрләп  яналар ич. Алардан чыккан ут дөньяга  капмасын. Дөньяны  коткарырга иде ул уттан. Дөнья бер генә, ул янмаска тиеш! Янмаска!!! Дөньяда ,яшел төс- яшэү һэм яшьлек бар! Дөньяда аклык- ак юллар, ак кыялар, ак кыялар турындагы ак хыял бар. Уттан сакларга кирәк узләрен,уттан...

(Җыр:  “Күңелле яшьләр”, Яшьлек килә”)

E:\ее 253.jpg

Әлмәндәр:  Килен, чәен  бик тәмле тугел чишмә суы булмады ахры.

Өммия: Нэрсэ булган  колонка суына-бик тәмле, бар халык шуны эчә.

Әлмәндәр: Юк,  Йөзембикә миңа чишмэ суы гына эчертте.

(Әкрен  генә, “Җидегән чишмә” музыкасы уйный, таудан  шул җырны җырлап  Йөзембикә чыга)

C:\Users\Резеда Хайдаровна\Desktop\ее.jpg

 Йөзембикә:   Җидегән чишмәләрдә җиде улак,

                          Челтер-челтер ага көмеш су.

                           Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,

                            Шул чакларда бигрәк ямансу.

Әлмәндәр, сусагансындыр, салкын чишмә суын эчеп җибәр.

Әлмәндәр: Эх, шушы чишмэ сулар, тәнгә сихәт, йөрәккә дәрт өсти бит ул.

Илсур: Бабакай, ә без бакчада авыртмаска физзарядка ясыйбыз.

Әлмәндәр: Тәк-тәк-тәк , ничек була ул, улым,  күрсәт әле.

Илсур: Менә болай, әйдә Акбай (Акбай йөгереп чыга)

Акбай: Әй, кемәр анда зарядка ясарга тели, чыгыгыз.(Бозау, бәти, бәрән чыгалар)

Ә син, Тәмлетамак?

Тәмлетамак: Бик, кирәге бар иде.(Сузылып ята да, боларны үчекләп тора.)

Акбай: Башладык.

Барысы бергә: Бер, ике , өч, дүрт,

                           Бер, ике, өч, дүрт.

                           Уңга таба бөгелдек.

                          Сулга таба бөгелтек.

                          Аска таба иелдек.

                          Өскә таба үрелдек.

Акбай:(залга карап) Ә сез нигә күнегүләр ясамыйсыз? Әйдәгез!

Барысы бергә: Ун тәпине күтәрдек,

                            Сул тәпине күтәрдек

                           Бугенгә шул җитәрлек.

                           Инде алга сикердек,

                          Артка таба сикердек,

                           Барыгыз да кирәк,

                           Җитезлек һәм үткерлек.

                           Хәзер миңа карагыз.

                           Бер,ике,өч,дүрт,

Тәмлетамак: Уң аякны күтәрдек. Сул аякны күтәрдек. Уз дәрәҗәңне узең төшереп...йөрисез шунда.Бик кирәк иде.

Акбай: Ник, кирәген аңларсын әле,Тәмлетамак.

Илсур:Бабай, бабакай, безнең Гөлназ икенче төрле чыныккан, ул хәзер бер дә авырта алмый инде.

Әлмәндәр: Анысы ничек тагын?

(Шигырь Ш.Галиев “Хәйләнең файдасы”)

Илсур: Мин дә бер шигырь беләм, бабай. Йөз суда Чум, коен. Булырсың Чумпион!(Ш.Галиев)

Әлмәндәр:Мин сиңа әйтәм бит, улым, дару эчеп тугел, чыныгып усәргә кирәк .Шуңа гына дөньяның матурлыгын куреп була.

Ә син улым, “Шүрәле” әкиятен беләсеңме?

Илсур: Беләм.

Әлмәндәр: Әйдә бирегә  чакырыйк әле шүрәлеләрне, алар нәрсә уйлыйлар икән сәламәтлек турында.

(Шаулаша-шаулаша залга Шүрәлеләр  чыга.)

Карт шүрәле:  Ырудашларым, туктагыз әле. Кычкырышмыйк. Безнең бит бөтен  матурлыгыбыз,бөтен көчебез- татулыкта. Болай да кешеләр безне төрле яклап кысрыклап киләләр. Урманыбызны кисәләр, җәнлекләребезне аталар. Үзара да ызгыша башласак, нәрсә булыр аннары?

Олавыз: Дөрес, урманнарыбыз кими. Элек, ичмасам, кул бик кычыткан чакта, кабан дуңгызның корсагын кытыклап та кызык таба идек.

Мүкләкҗан: Эшләр болай барса,узебезне дә тота башларлар әле.

Яшь шүрәле:  Ул яктан безнең кайгырасыбыз юк, ни итебез,ни тиребез. Ә кешеләргә матур тиреле яки тәмле итле җәнлекләр генә кирәк.

Карт шурәле: Алай димә, дустым. Бер юләре шүрәле мөгезендә сәламәтлек өчен файдалы нәрсә бар,дисә,бармак кадәр мөгезебез өчен акыртып суялар. Кайда кешеләр-шунда явызлык. Алардан-һәрвакыт сакланырга кирәк.

Сөрмәкүз (чытлыкланып) Минем кебек сөрмәле күзләргә тимәсләр әле.

Мүкләкҗан: Иң беренче синдәйләрне каптырачаклар алар. Хәер, алар синең сөрмәле күзеңә карап тормаслар. Ерактан ут төкерә торган таяклары белән бәреп кенә егарлар.

Яшь шүрәле: Бетмәде инде шушыларның зарланулары! Мин туганнан бирле шул сузләрне ишетәм: имеш, урман бетә, җәнлекләр бетә .Менә бит әле, бетмибез, яшибез.

Әлмәндәр: Әйе, яшибез. Яшәү өчен кирәкле булган барлык нәрсәне без табигатьтән алабыз.Табигатьтән ала торган әйберләр чиста булса,кеше организмы да сау-сәламәт була.

Без бөтен нәрсәне үзебезчә итәргә тырышабыз,аюларны тотып кулга ияләштерәбез,буреләрдән ау эте ясыйбыз, буйсынмаганнарын атабыз, кырабыз. Без узебезнең эчәр суларыбызны, яшәр урманнарыбызны корытабыз тугелмә? Үз чиратында болар барысы да сәламәтлекне какшата. Бездән соң килгән буын нинди булыр, аларга ни калыр. Шул турыда уйланыр чак җитте.

                                         Җыр: ”Гүзәллекне күр әле”

                                       

E:\ее 252.jpg