Методик семинар
проект по теме

Ахметова Айгуль Маратовна

Математикадан методик семинар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Методик семинар155.43 КБ
Файл proekt_eshene_prezentatsiya.pptx1.99 МБ

Предварительный просмотр:

Тукай районы Боерган төп белем бирү мәктәбе

Укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләүдә проектлар методыныӊ роле

(математикадан методик семинар )

Укытучы: Ахметова А.М.


Укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләүдә проектлар методыныӊ роле

        Хәзерге үзгәрешләр вакытында   укучыларны белем җыелмасы белән коралландырыру гына түгел, ә иҗади фикерли белү, инициатива күрсәтә белү, стандарт булмаган чишелешләр таба алу кебек сыйфатларын  да үстерү  кирәк.              

        Югарыда санап үтелгән сыйфатларны булдыруда мәктәп дисциплинасы – математика зур роль уйный. Белем бирүнең яңа стандартларында “математик белем бирүнең бер максаты булып мәктәп укучыларының практик эшчәнлектә куллану өчен кирәк булган  математик белем һәм күнекмәләр системасын үзләштерүе тора”, диелгән.

       Математика нинди практик белемнәр бирергә тиеш соң? Математика дәресләрендә укучылар фикер йөртергә, исбатларга, биремне үтәүнең рациональ юлларын табарга, тиешле нәтиҗәләр ясарга, кыскасы, уйларга өйрәнәләр. Шуңа күрә хәзерге заман шартларында белем биргәндә танып-белү активлыгын, мөстәкыйльлекне үстерергә, проблемалы-эзләнү, тикшеренү эшчәнлегенә ориентлашырга кирәк. Бу проблеманы иске традицион алымнар белән чишү мөмкин түгел.

      “Ишеткәнемне онытам, күргәнемне истә калдырам, ә эшләп өйрәнгәнемне үзләштерәм,”- диелә кытай мәкалендә. Димәк, укытучының бурычы, укыту процессын, укучыларның алган белемнәре үз эзләнүләренең нәтиҗәсе булырлык итеп оештыру. Шундый методларныӊ берсе – проектлар методы. Әлеге  метод уку процессын кызыграк итәргә, укучыга үз эшен мөстәкыйль рәвештә  оештырырга мөмкинлек бирә.Укучылар фән һәм техниканың төрле өлкәләреннән алынган мәгълүматны кулланырга өйрәнәләр, информацияне җыялар, системага салалар, таныш булмаган проблеманы мөстәкыйль хәл итәргә омтылалар, проектның нәтиҗәләре дә “күзгә күренә.  Проект эше барышында укучылар  интернеттан, китапханәләрдән бик күп материаллар тупладылар, бик кызыклы материаллар белән таныштылар. Берәүләр рәсемнәрен эшләде, икенчеләр үзләре күнегүләр уйлап тапты, өченчеләре теория өлешен сканер аша чыгарды.

           Проект эше барышында укучыларда проблемаларны чишү, аралашу, информацион  компетенцияләр формалаша.

           Проектлар методы проблемалы эзләнү методы белән үрелеп китә.

         Заманча  педагогик технологияләрне системалы рәвештә куллану укучыларның уңышлы укуына, конкурсларда, ярышларда теләп, нәтиҗәле катнашуына, авырып дәрес калдыручыларның саны кимүенә, дәрестән тыш чараларда катнашучыларның артуына китерә.

      Геометрия фәнен укучылар,  гадәттә, авыр үзләштерәләр. Аларныӊ кызыксынучанлыкларын арттыру өчен проект эшен  «Геометрия – матурлык тудыручы фән» дип атадым. Әлеге эштә геометрия фәнен  һәм оригами  сәнгатен бәйләп карадык.

Геометрия фәне һәм оригами сәнгатендә аксиомалар охшашлыгы

       Оригами сәнгатендә дә математикадагы кебек аксиомалар бар. Шуӊа да аны оригаметрия дип тә атыйлар.

      Оригаметриянеӊ төп төшенчәләре: нокта, бөкләү сызыгы, квадрат яки турыпочмаклык формасындагы кәгазь бите.

     Төп төшенчәләр: бөкләү сызыгы нокта аша үтә; нокта бөкләү сызыгында ята.

    Оригаметриянеӊ аксиомаларын Италиядә яшәүче япон математигы Хумиани Хузита тәкъдим иткән. Аныӊ уйлавынча  аксиомалар алтау:

А1. Ике нокта аша бердәнбер бөкләү эшләнелә. (Существует единственный сгиб, проходящий через две данные точки)

C:\Users\Админ\Desktop\Снимок А1.PNG

А2. Ике ноктаны тоташтыручы бердәнбер бөкләү бар.( Существует единственный сгиб, совмещающий две данные точки)

C:\Users\Админ\Desktop\Снимок А2.PNG

А3. Ике турыны берләштерүче бердәнбер бөкләү эшләнелә.  ( Существует сгиб, совмещающий две данные прямые)

C:\Users\Админ\Desktop\Снимок А3.PNG

А4. Бирелгән нокта аша  бирелгән турыга перпендкуляр бердәнбер бөкләү эшләнелә.
(Существует единственный сгиб, проходящий через данную точку и перпендикулярный данной прямой)

C:\Users\Админ\Desktop\Снимок4.PNG

А5. Бирелгән нокта аша үтүче һәм икенче бер ноктаны бирелгән турыга күчерүче бердәнбер бөкләү эшләнелә.  ( Существует сгиб, проходящий через данную точку и помещающий другую данную точку на данную прямую)

C:\Users\Админ\Desktop\Снимок5.PNG

А6.Бирелгән ике ноктаны кисешүче ике турыныӊ берсенә күчерүче бердәнбер бөкләү эшләнелә.  (Существует сгиб, помещающий каждую из двух данных точек на одну из двух данных пересекающихся прямых)

C:\Users\Админ\Desktop\Снимок6.PNG

Югарыдагы аксиомалар системасы барлык геометрик аксиомалар өчен булган таләпләрне дә канәгатләндерә, тулы итеп бирелә, каршылыклар очрамый. А1 –А6 аксиомаларыннан күренгәнчә, кайбер геометрик мәсьәләләрне циркуль, линейка, сызым почмаклары кулланмыйча, ә бары оригами методы белән генә дә чишеп була.

2002 нче елда япон оригамисты Коширо Хатори тагын бер – оригаметриянеӊ җиденче аксиомасын таба. Ул түбәндәгечә әйтелә:

А7. Бирелгән ике туры һәм нокта өчен беренче турыга перпендикуляр булган һәм бирелгән ноктаны икенче турыга күчерүче бөкләү эшләнелә. ( Для двух данных прямых и точки существует линия сгиба, перпендикулярная первой прямой и помещающая данную точку на вторую прямую)

Геометриянеӊ кайбер теоремаларын оригами кулланып исбатлау

Теорема 1. Өчпочмакныӊ почмаклары суммасы 180 ка тигез.

Исбатлау. Ирекле өчпочмак рәвешендәге кәгазь кисәге алабыз. Өчпочмакныӊ бер түбәсеннән каршы якка перпендикуляр булырлык итеп бөклибез.

C:\Users\Админ\Desktop\Снимок т1.1.PNG

Өчпочмакныӊ барлык түбәләренеӊ очларын бөкләү сызыгына туры китереп бөклибез.

C:\Users\Админ\Desktop\Снимокт1.2.PNG

Өчпчмакныӊ түбәләре җәелгән почмак хасил итәләр. Ә җәелгән почмакныӊ үлчәме 180

C:\Users\Админ\Desktop\Снимок т1.3.PNG

Теорема исбатланды.

Теорема 2. Әгәр ике параллель туры кисүче белән кистерелсә, аркылы ятучы почмаклар тигез була.

Исбатлау. Капма – каршы яклары үзара параллель булган кәгазь кисәге алабыз. Аларны кисүче АВ турысы уздырабыз.

C:\Users\Админ\Desktop\Снимокт2.1.PNG

 Барлыкка килгән аркылы ятучы почмакларны (почмак 1 һәм почмак 2) чагыштырабыз. АВ турысы буйлап бөклибез, аркылы ятучы почмакларныӊ очларын (А һәм В нокталарын) туры китереп салабыз.

C:\Users\Админ\Desktop\Снимокт2.2.PNG

Әлеге почмаклар тәӊгәл киләчәк, димәк, почмаклар тигез була.

C:\Users\Админ\Desktop\Снимок т2.3.PNG

Теорема исбатланды.

Кайбер геометрик мәсьәләләрне оригами кулланып чишү

Мәсьәлә 1.  АВС өчпочмагында АD – биссектриса. АД ныӊ уртасы аша һәм аӊа перпендикуляр итеп уздырылган туры АС ягын М ноктасында кисеп үтә. МD ныӊ АВ га параллель икәнен исбатларга.

Исбатлау:

Ирекле өчпочмак рәвешендәге кәгазь алабыз. А, В, С нокталарын тамгалыйбыз. АС ягы АВ ягына тәӊгәл килерлек итеп бөкләп, АD биссектрисасы үткәрәбез.

C:\Users\Админ\Desktop\Снимокз1.1.PNG

А һәм D нокталарын тоташтырып, АD ныӊ уртасын табабыз. О ноктасы белән тамгалыйбыз. АD белән перпендикуляр итеп ОМ турысы үткәрәбез .

C:\Users\Админ\Desktop\снимок з1.2.PNG

МD сызыгы буенча бөклибез.

C:\Users\Админ\Desktop\Снимокз1.3.PNG

МD һәм АВ ныӊ параллель икәнен исбатлау өчен ике почмакны (<1 һәм <3) чагыштырырга кирәк. Моныӊ өчен кәгазьне АD буенча бөкләп, А һәм D нокталарын тәӊгәл китерәбез.

C:\Users\Админ\Desktop\Снимок з1.4.PNG

C:\Users\Админ\Desktop\Снимок з 1.5.PNG

C:\Users\Админ\Desktop\Снимок з1.6.PNG

           Без караган почмаклар тигез була, ә алар - эчке аркылы ятучы почмаклар. Моннан, аксиома буенча (ике параллель турыны өченче туры белән кисештергәндә эчке аркылы ятучы почмаклар тигез була) МD АВ га параллель була.

Мәсьәлә 2. А турысы А почмагын P һәм Q нокталарында кисеп үтә. AP һәм AQ турылары а турысына перпендикуляр буламы?

Чишү. Кәгазь бите алабыз. Бөкләү ярдәмендә А почмагы төзибез һәм АВ га перпендикуляр булырлык итеп, а турысы үткәрәбез. а турысыныӊ AQ га перпендикуляр икәнен тикшерергә кирәк.

C:\Users\Админ\Desktop\Снимок з2.1.PNG

C:\Users\Админ\Desktop\Снимок з2.2.PNG

C:\Users\Админ\Desktop\Снимок з2.3.PNG

Бөкләү ярдәмендә җәелгәӊ AQC  почмагыныӊ биссектрисасын төзибез, ул а турысы белән тәӊгәл килми. Моннан, а турысы AQ белән перпендикуляр түгел. AP һәм  AQ турыларыныӊ берсе дә а турысыны перпендикуляр була алмыйлар, чөнки әлеге турылар үзара кисешәләр.

   Шулай итеп, геометрия фәнен оригами сәнгатен кулланып та алып барырга була.

Кулланылган әдәбият һәм интернет ресурслар

  1. Афонькин С.Ю., Афонькина У.Ю. Уроки оригами в школе и дома. – М.: Аким, 1996.
  2. //Оригами и геометрия (Дрогаченко Т.) //Журнал «Математика» № 16, 2010ел, 19-21 битләр.
  3. О. В. Весновская  Оригами: орнаменты,  кусудамы,  многогранники.  -Чеб.:  изд.      «Руссика», 2003г.,  52с.
  4. В. А. Гусев. Методика  обучения геометрии. -  М.: изд. «Академия»,  2004г,    376с.
  5. //Нужна ли школе 21-го века Геометрия? (И. Ф. Шарыгин)  Математическое

     просвещение. №3, вып. 8.-М.: МННМО, 2004 -264с., С37-52.

  1. С. Н. Белим  Задачи по геометрии, решаемые методами оригами. – М.: Аким, 1998г., 66с.
  2. Колягин Ю.М., Тарасова О.В. Наглядная геометрия и ее роль, и место, история возникновения. - Журнал «Начальная школа» №4, 2000г. 
  3. Глейзер Г.Д. Каким быть школьному курсу геометрии / Г.Д. Глейзер // Математика в школе. – 1991. - №1. - С. 68 – 71


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Геометрия һәм оригами Тукай районы Боерган төп белем мәктәбе укучыларының проект эше Укытучы: Ахметова А.М.

Слайд 2

Проектның гипотезасы: Оригами сәнгате геометрия фәне белән тыгыз бәйлелектә

Слайд 3

Проектның максаты: Геометрия фәне һәм оригами сәнгате арасындагы бәйлелекне күрсәтүче мәгълүмат җыю һәм эшкәртү .

Слайд 4

Проектның дидактик максаты: 1. Геометрия фәненең тормышта кирәклеген ачыклау. 2. Геометриянең оригами сәнгате белән тыгыз бәйлелектә булуын аңлату. 3. Группада һәм мөстәкыйл ь рәвештә эшләү күнекмәләре булдыру

Слайд 5

Бурычлар: 1) Геометрияне ӊ килеп чыгу тарихын өйрәнү ; 2) Оригами турында мәгълүмат җыю ; 3) Оригами нигезләре һәм геометрия арасындагы бәйлелеккә анализ ясау ; 4) Математика кырыс түгел , ә матурлык һәм гармония булдыручы фән икәнен исбатлау .

Слайд 6

Эзләү группаларына бүленү 1 нче группа геометрия фәнене ӊ килеп чыгу тарихын , аӊа нигез салучы математикларны , 2 нче группа оригами сәнгате тарихын өйрәнергә тиеш була . Укытучы һәр группага күрсәтмәләр бирә , проектның төп өлешен эшли . Проект эшенә презентация ясый .

Слайд 7

Аннота ция Проектны « Турыпочмаклык , ромб, квадрат», « Күчәргә карата һәм үзәккә карата симметрия», « Өчпочмакны ӊ медианасы , биссектрисасы һәм биеклеге » темаларын өйрәнгәндә , планиметрия аксиомалары белән танышканда , кайбер теорема һәм мәсьәләләр чишкәндә , математика түгәрәге үткәргәндә кулланырга мөмкин .

Слайд 8

Эчтәлек Геометрия фәнене ӊ килеп чыгу тарихы Оригами сәнгате турында Геометрия фәне һәм оригами сәнгатендә аксиомалар охшашлыгы Кайбер геометрик теоремаларны оригами ярдәмендә исбатлау Кайбер геометрик мәсьәләләрне оригами ярдәмендә чишү

Слайд 9

Геометрия фәненең килеп чыгу тарихы «Геометрия» сүзене ӊ грекчадан тәрҗемәсе (« гео » - җир , ә « метрио » - үлчәү ) « җир үлчәү » дигәнне белдерә .

Слайд 10

Иӊ гади геометрик мәгүлүматларны үз эченә алган беренче кулъязма Борынгы Мисырда язылган.

Слайд 11

Евклидныӊ (б.э.к. якынча 300 еллар) “Башлангычлар” (“Начала”) дип аталган атаклы әсәрендә ул вакытта билгеле булган төп геометрик мәгълүматлар системага салына. Әлеге әсәр 13 китаптан тора.

Слайд 12

Геометриянеӊ төрле мәсьәләләрен тикшерүгә Архимед (б.э.к. якынча 287-212 еллар), Аполлоний (б.э.к. III гасыр) һәм башка борынгы грек галимнәре керткән өлеш аеруча зур Архимед Апполлоний

Слайд 13

Р.Декарт , координаталар методы кертеп , геометрияне алгебра бел ән бәйләүгә ирешкән Рене Декарт (1596-1650)

Слайд 14

Евклид геометриясеннән башка геометрия төзи, аны Лобачевский геометриясе дип атыйлар Н.И.Лобачевский (1792-1856)

Слайд 15

“ Ори” – бөкләү , “ ками ” кәгазь дигәнне аңлата . Туган иле – Япония. Оригами әлифбасын беренчеләрдән булып япон остасы Акиро Йошизаво эшли .

Слайд 16

Садако Сасаки турында риваят ь Садако Сасаки (1943-1955) Маленьких журавликов весёлых Из листа бумаги разноцветной Девочка упорно мастерила – Безнадежно спорила со смертью...

Слайд 17

Оригаминың төрләре: Модул ьл е Кусудама о ригами Киригами

Слайд 18

Геометрия һәм оригамидагы аксиомалар охшашлыгы Аксиома 1. Ике нокта аша бердәнбер бөкләү эшләнелә . (Существует единственный сгиб, проходящий через две данные точки) Аксиома 2. Ике ноктаны тоташтыручы бердәнбер бөкләү бар.( Существует единственный сгиб, совмещающий две данные точки)

Слайд 19

Аксиома 3. Ике турыны берләштерүче бердәнбер бөкләү эшләнелә . ( Существует сгиб, совмещающий две данные прямые) Аксиома 4. Бирелгән нокта аша бирелгән турыга перпендкуляр бердәнбер бөкләү эшләнелә . (Существует единственный сгиб, проходящий через данную точку и перпендикулярный данной прямой)

Слайд 20

Аксиома 5. Бирелгән нокта аша үтүче һәм икенче бер ноктаны бирелгән турыга күчерүче бердәнбер бөкләү эшләнелә . ( Существует сгиб, проходящий через данную точку и помещающий другую данную точку на данную прямую ) Аксиома 6 . Бирелгән ике ноктаны кисешүче ике турыны ӊ берсенә күчерүче бердәнбер бөкләү эшләнелә . (Существует сгиб, помещающий каждую из двух данных точек на одну из двух данных пересекающихся прямых )

Слайд 21

Кайбер теорема, аксиома, билгеләмәләрне кәгаз ь ярдәмендә исбатлау: Турыпочмаклыкның диагональләре кисешә, кисешү ноктасында урталай бүленә. Өчпочмакның почмаклары суммасы 180˚ ка тигез. Ике параллел ь туры кис үче белән кистерелсә, аркылы ятучы почмаклар тигез. Квадратның диагональләре үзара перпендикуляр һәм аның почмакларын урталай бүләләр. Турыпочпочмаклыкның почмаклары суммасы 360˚


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методик семинар

Информацион чаралар кулланып укытучының һәм укучыларның фәнни-иҗади эшен оештыру...

Методик семинар. Презентация.

Информацион чаралар кулланып укучыларның һәм укытучыларның фәнни-иҗади эшләрен оештыру...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану. Методик семинар.

Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы профессиясе дә уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технология...

Методик семинар (аңлатма)

Методик семинар участника конкурса "Педагог года - 2016"....

Методик семинар (презентация)

Методик семинар (презентация) участника конкурса "Педагог года - 2016"....

Методик семинар

ФДББС ын кулланып, татар телен укыту...

Методик семинар

ФДББСын куллану...