Бәяләмә.
материал по теме

Ямалиева Лайсан Флеровна

Бәялмә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Бәяләмә17.69 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай муниципаль районы “Советлар Союзы Герое Н.Х.Шәрипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем мәктәбе»нең беренче категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы Ямалиева Ләйсән Флер кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә.

Ямалиева Ләйсән Флер кызы Теләнче Тамак урта гомуми белем   мәктәбендә  1994 елдан эшли. Ул — тирән белемле, киң эрудицияле, иҗади фикерләүче, укучылар һәм укытучылар арасында зур ихтирам казанган мөгаллимә.  Шушы педагогик эшчәнлек чорында ул укучылар белән эшләүдә үз системасын булдырды. Ләйсән Флеровна укучыларның грамоталылыгын үстерүгә,  сөйләмә һәм язма телне баетуга зур көч куя. Аның эшләү системасының нигезендә һәр баланың шәхси үзенчәлекләрен һәрьяклап тирәнтен өйрәнү, сәләтен, интеллектуаль мөмкинлекләрен  үстерү ята.

   Укытучы дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллана, укучыларны иҗади фикерләргә, алган белемнәрен тормышта кулланырга һәм төрле нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Ләйсән Флеровнаның дәресләре кызыклы һәм мавыктыргыч уза, дәрестә һәр укучы эзләнә, уйлый, нәтиҗә ясый. Укытучы һәр дәрескә ныклап әзерләнә, өстәмә материал таба. Аның сөйләме бай һәм төзек. Эшенә һәрвакыт җаваплы карый, җиренә җиткереп үти.

    Ләйсән Флеровнаның аеруча әдәбият дәресләре җанлы  үтә. Укучыларның сәнгатьле укуына, тәнкыйди фикер йөртүләренә, проект эшләренә зур игътибар бирелә. Әдәбият дәресләрендә татар әдәбиятын яратучы чын милләтпәрвәр шәхесләр тәрбияләнә.

    Ямалиева Л.Ф. район, республика дәрәҗәсендә үткәрелгән төрле чара һәм бәйгеләрдә актив катнаша. 2012/2013  елда  Халыкара «Школа цифрового века» интернет проект  конкурсында катнашып, “Учитель цифрового века” дипломына лаек булды. Аның укучылары төрле интернет олимпиадаларда актив катнашалар. «Белмәмеш сораулары” Бөтенроссия онлайн олимпиадасында, татар теленнән КФУ үткәргән төбәкара һәм халыкара онлайн олимпидада актив катнашып, сертификат белән бүләкләнделәр, I турга чакырылдылар. Татар теленнән республика олимпиадасының район турында аның укучылары Минһаҗева И. Ф. (2012-2013) – призер , Ямалова Р. Р. (2014-2015) – җиңүче, Шайдуллина И.И. (2014-2015) – призер, Шайдуллина И.И. (2015-2016) - призер, Ямалиева Г.Р. (2016-2017) – җиңүче, Ямалова Р.Р. (2016-2017) – призер, Абдуллина Э.Ф.(2017-2018) – призер, Ямалова Р.Р.(2017-2018) призер  булдылар.

 Шулай ук Ләйсән Флеровна 2013-2014, 2014-2015, 2015-2016, 2016-2017, 2017-2018 елларда Теләнче Тамак базасында үткәрелгән республикакүләм һәм россиякүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып актив чыгыш ясады, сертификат һәм грамоталар белән бүләкләнде. Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле” конкурсында сертификат белән бүләкләнде. 1 Региональ «Флёра Сафиуллина укулары» фәнни-гамәли конференциясендә аның укучысы III дәрәҗә диплом алды.

Ямалиева Л.Ф. укучылары, төрле иҗади бәйгеләрдә актив катнашып,  призлы урыннар яулыйлар. 2013-2014 елда Ямалиев Илназ прокуратура тарихы темасына сочинение язып, республикада III урынга лаек булды. 2015-2016 елда “Скажем коррупции – нет!” темасына сочинение язып, аның

укучысы Ямалиева Гүзәл район этабында җиңүче булды. Йосыпов Әлфис 2016-2017 елда “Минем яраткан табибым” иншасы белән район күләмендә җиңүче булды.  Укучылары Лутфуллина А., Ямалова Р. республикакүләм “Сәләт” конкурсында актив катнаштылар.

     Ләйсән Флеровна укыту-тәрбия эшләрендә яңа технологияләр үзләштерүгә бәйле төрле вебинарларда актив катнаша.

Ямалиева Л.Ф. һәрвакыт эзләнүдә, актив тормыш позициясендә тора. Аның педагогик эшчәнлеге дә, шәхси тормышы да күпләргә үрнәк.

Теләнче Тамак  урта гомуми белем мәктәбенең

гуманитар фәннәр методик берләшмәсе җитәкчесе ________  Арсланова Г.Г.