Горур шәһәрем
материал на тему
Түбән Кама шәһәренең 50 еллык юбилеена багышлап языган шигырем
DOC
СкачатьПредварительный просмотр:
Горур шәһәрем
Һәркемгә дә туган җире газиз.
Син дә минем өчен бердәнбер.
Читкә китеп яшәп карасам да,
Сиңа кабат кайттым барыбер.
Күңелемә якын һәр почмагың,
Урамнарың – илһам канаты.
Көләч йөзле сабыйларың үсә,
Сөендереп безнең каланы.
Горур биналарың каршы ала
Төрле милләт, күрше халыкны.
Ачык йөзле, нурлы шәһәремдә
Яшәү үзе бәхет, данлыклы.
Һәрбер көнең – онытылмас мизгел,
Мәңге яшә, чәчәк ат, калам!
Бөреләнеп килгән гүзәл шәһәр,
Горурлыгым минем, Түбән Камам.
