"Минем педагогик осталыгым" эссе
опыты и эксперименты на тему

Галиахметова Чулпан Ильсуровна

"Туган тел" мастер-классында катнашу өчен язылган эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_minem_pedagogik_ostalygym.docx19.9 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесе

Эссе

“Минем педагогик осталыгым” 

                                      Эшләде: Татарстан Республикасы Биектау муниципаль

              районы Ямаширмә муниципаль бюджет гомуми

                                                урта белем мәктәбенең беренче  категорияле                                  татар теле  һәм әдәбияты  укытучысы

                         Галиәхмәтова Чулпан Илсур кызы

2016

      Кечкенәдән китап укырга яраттым, китапханәчеләр нәселеннән мин. Китап исе, әсәрне тизрәк укып бетерәсе килү, геройларны үзеңчә күзаллау, укып бетергәч, күңел төшенкелеге, яңа әдәби азык эзләү... Китап укуга гашыйк кешеләр мине аңлар дип уйлыйм. Әдәбиятка булган мәхәббәтем мине әнием, дәү әнием сайлаган һөнәрдән тайпылырга, Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетына юл тотарга этәргеч бирде. Биредә мин татар әдәбиятының гына түгел, ә татар теленең дә нечкәлекләренә төшендем; Фоат абый Галимуллин, Клара Зиевна Зиннатуллина, Чулпан апа Харисова, Рифат абый Сверигин, Марат абый Сәгыйтов, Асылгәрәева Роза Әминовна кебек олуг галимнәребездән белем алдым.

    Алган белемнәремне түкми-чәчми, безгә алмашка килгән укучыларга сендерергә теләп, туган мәктәбемә эшкә кайттым. Ямаширмә мәктәбендә татар теле, әдәбият белән беррәттән тарих фәнен дә укыту минем педагогик осталыгымны да тагын да үстерде. Белем бирүдә халкымның үткәненә, гореф-гадәтләренә, бөек шәхесләренә, милли үзенчәлекләренә, патриотик хисләргә таянып, туган телне укыту - бик зур мәртәбә. 100 еллык тарихы булган мәгърифәт чишмәсе Ямаширмә мәктәбенең укучысы һәм мөгаллимәсе булу – минем өчен икеләтә горурлык. Миңа белем биргән укытучыларым белән иңгә иң куеп, ярдәмләшеп, киңәшләшеп эшләү дә эшемдә югары күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итә.

    Инглиз язучысы Чарльз Диккенс: “Кеше башкаларга камилләшергә ярдәм итмичә, үзе чынлап торып камил шәхес була алмый” дигән. Чыннан да, укытучы - белем, тәрбия бирүче, үрнәк күрсәтүче, остаз гына түгел, ул күпкырлы шәхес. Кирәк икән спортсмен, артист, галим, врач, оратор, сәясәтче, программист, нәфис сүз остасы, инженер, бригадир, модельер, сценарист, психолог...  Мин дә эшемдә яңа технологияләр һәм алымнар кулланырга, үз өстемдә даими эшләргә, заманадан артта калмаска тырышам.

    Заман мәктәбе укытучыдан аның һөнәри яктан үсешен, аерым алганда, дәрестә укучылар эшчәнлеген дөрес сайлауны таләп итә. Бу яктан миңа Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе белән эшләү ошый, әлеге технологиягә нигезләнгән Р.Хәсәншина дәреслекләре татар телен укытуда иң яхшы методик әсбап дип саныйм. Ә.З.Рәхимов технологиясе шәхесне заман таләпләренә туры килә торган белемнәр җыелмасы белән коралландыруны, аны җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә әзерләүне, фән нигезләрен ныклы үзләштерүне күздә тота. Укучыларыма төркемнәргә бүленеп эшләү бик ошый, чөнки бу вакытта бердәм эшкә тартып танып белү эшчәнлеге үстерелә, Сингапур алымнарын файдалану өчен дә уңай. Балаларны дөрес юнәлешкә кертеп җибәргәндә, тышкы яктан битараф булып тоелган балаларның да шигырьләр яза башлавы, төрле бәйгеләрдә катнашырга теләк белдерүләре үземнең дөрес юлда икәнлемне аңларга ярдәм итә.

   Дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларның иҗади сәләтен үстерү һәм патриотик тәрбия бирүгә әһәмият бирәм. Мәктәбебездә ике музей эшли. Авылыбызда оешкан 146нчы укчы дивизиянең сугышчан юлын һәм татарлар арасында беренче Советлар Союзы Герое Гыйлфан Батыршин шәхесенә багышланган “Сугышчан Дан” музееның җитәкчесе дә әле мин. “Яшь эзтабарлар” түгәрәген җитәклим. Дөрес. Ерак сәфәрләргә чыкмасак та, мәркәзебез Казан, Болгар, Иске Казанның тарихи урыннарында булу бәхетенә ирештек. Узган 2015нче елда укучыларым “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында үткәрелгән “Татардозор” уенында катнаштылар. Шулай ук Ф.Кәрим, К.Насыйри, Г.Ибраһимов исемендәге фәнни-гамәли кон[a]ференцияләрендә дә бик теләп катнашалар. Район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә призлы урыннарга лаек булулары да мине бик шатландыра. Татар теле буенча Бердәм Республика тестын икелеләрсез башкарып чыгу да зур тырышлык билгесе.

   Яңа белем стандартларына күчкәч, эшемдә төп девизым итеп, фәлсәфәче Ралф Уолдо Эмерсон сүзләрен алдым: “Белемле булуның иң яхшы күрсәткече- иң югары әйберләр турында да гади генә аңлату.” Авыр теманы гади генә аңлату һәм төшендерү өчен, укучының үзен белем алу процессында актив катнаштырырга кирәк дип саныйм. Проблемалы сораулар кую, төрле күрсәтмәлелек, баланы актив эшчәнлеккә тарту, эзләнергә этәрү, проект эшләре һәм төрле дәрәҗәдәге биремнәр аркылы укучыларның коммуникатив, иҗади,  мөстәкыйль белем алу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерәм. Укучыларыма тагын бер таләбем бар: китап уку, дәреслек кенә түгел, ә матур әдәбият әсәрләре. Хәзерге техника һәм гаджетлар заманында баланы китапханәдә күрү, яхшы китап турында фикер алышу беркайчан да модадан чыкмас дип уйлыйм.

  Әгәр минем укучыларым мәктәпне тәмамлаганнан соң тормышта үз урыннарын табалар, җәмгыятебез өчен файдалы шәхесләр булып үсәләр, йөзгә кызыллык китермиләр икән- димәк, минем хезмәтем юкка булмаган, һөнәрем кирәкле һәм мөһим.

Язмамны Михаил Светлов сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Чын укытучы- һаман сине тәрбияләүче түгел, ә сиңа кеше булырга, үзеңне табарга ярдәм итүче”. Укучыларым өчен мин шундый мөгаллим була алдым дигән өметтә калам.

[a]ерен


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем педагогик фәлсәфәм

Дөньяда күп төрле һөнәрләр бар. Күңелләргә матур сүзләр язучы, сукмак салучы һөнәр ияләре – укытучыларым. Сезнең белән иркенләп утырып, укытучы һөнәре турында сөйләшәсем, хезмәттәшләр буларак фикерләш...

Эссе "Минем педагогик табышларым"

Обмен опытом на тему "Мои педагогические находки"...

Минем педагогик табышларым

Педагогик фәлсәфә...

Минем педагогик табышларым

Ун ел эшләү дәверендә тупланган педагогик табышларым, уйлануларым....

Эссе "Я - учитель" Минем педагогик уйлануларым

Минем педагогик уйлануларым....

Минең педагогик философиям. (эссе)

Уҡытыусы һөнәрен һайлауым сәбәптәре. Уйланыуҙар, һығымталар....

Минем педагогик фәлсәфәм.Эссе.

Минем һөнәрем-Укытучы!     1983-елда КДПИын тәмамлап ,математика укытучысы булу бәхетенә ирештем.Язмыш кушуы буенча шул вакыттан бирле үзем укыган мәктәптә эшлим...