"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе
статья на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе буенча үткәрелгән эшләргә анализ ясау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе14.14 КБ

Предварительный просмотр:

   «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе  елдан – ел киңрәк төшенчә алып бара, минемчә. Чөнки географиясе дә киңәя, эшләү алымнары да камилләшә, халык та бу эшнең кирәклегенә, мәгънәсенә төшенә  башлады кебек.

   Әйшә урта мәктәбе укучылары бу акциянең килеп җитү вакытын түземсезлек белән көтеп алалар. Чөнки төрле чаралар оештыру һәм аларда катнашу укучылар өчен кызык та, мавыктыргыч та. Шул ук вакытта туган телебезгә карата  кызыксыну арта, елдан – ел үзләренә тәҗрибә туплана.

   Һәр елны ниндидер юнәлештә эшләргә тырышабыз. Укучылар белән берлектә эш төрләрен барлыйбыз, эшләү юлларын ачыклыйбы, аларга  яңалыклар кертергә тырышабыз.

   Акциябезне  “Туган телдә дәшсәм генә...” дип исемләнгән әдәби – музыкаль композиция белән ачып җибәрдек. Укучылар бу чарада төрле шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, бөек кешеләрнең тел турында әйтелгән канатлы сүзләрен тыңладылар. Бу бәйрәмнән чыкканда һәр бала  туган телне өйрәнергә, сакларга һәм хөрмәт итәргә дигән фикер белән таралышты.

   2016 нчы ел Республикабызда Елга һәм сулыкларны саклау елы дип игълан ителде. Шул максаттан чыгып, мәктәбебезнең татар төркемнәрендә укучы балалар белән якташ язучыбыз Фаил Шәфигуллинның “Ак маңгайлы бүреләр” повесте буенча “Табигать һәм кеше” исемле китап укучылар конференциясе үткәрелде. Төп максаты укучыларда табигатькә сак караш,  андагы барлык җан ияләренә мәхәббәт тәрбияләү булса, ә  ахырында түбәндәге нәтиҗә ясалды: Табигать-Анабызны сакларга, сулыкларны пычратмаска, кошларны - хайваннарны рәнҗетмәскә сүз бирелде.

   Мәктәбебездә инде традициягә әверелгән Г.Тукай исемендәге VI Бөтенроссия уку бәйгесенең  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган «Тукай замандашлары» дип исемләнгән муниципаль турын зурлап үткәрү күздә тотыла. Шушы чарага безнең мәктәп белән  дуслык күпере салынган Түбән Новгород өлкәсе Краснооктябрьский районы Уразавыл мәктәбе укучыларыннан да видеоязмалар көтәбез.

   “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “Без – Тукай оныклары!” дип исемләнгән тапшыруына   укучыларыбызның язмаларын   җибәрдек. Аларның чыгышларын түземсезлек белән эфирда көтеп калабыз. Шулай ук акция барышында авыл халкы белән аралашу, “Башаккай” исемле балалар бакчасында төрле чаралар үткәрү, музей – театрларга бару, мәктәбебезнең рус төркемендә белем алучы укучылар белән А.Гыймадиевның  “Зөлфия+мин...” әсәре буенча китап укучылар конференциясе үткәрү дә күздә тотыла. Ә акциябезне блешмоб белән төгәлләргә уйлыйбыз. Аңа күбрәк халыкны  тарта алсак, үзебезнең максатыбызга ирештек дип әйтә алырбыз.

Эльвира Бачкова,

Әйшә урта мәктәбенең  татар теле укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия по татарскому языку "Татарча да яхшы бел..."

Внеклассное мероприятие было проведено в рамках республиканского конкурса "Мин татарча сөйләшәм!" ( Я говорю по-татарски!). Мы заняли призовое место - приз DVD плеер....

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе. Отчёт

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе. Отчёт...

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе.

Акция татар телнең кулланылышын популярлаштыруга юнәлгән иң үзенчәлекле һәм халыкта зур кызыксыну уяткан чараларның берсе....

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе...

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе буенча отчет.

quot;Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында үткәрелгән бәйгеләргә отчет....

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе. Әлеге ссылка аша безнең биткә керә аласыз. https://vk.com/club144505055

quot;Мин татарча сөйләшәм" акциясе. Әлеге ссылка аша безнең биткә керә аласыз. https://vk.com/club144505055...