План – конспект занятия «Изготовление дерева-бонсай-«Оранжевое чудо»»
материал на тему

Хабибуллина Алсу Газимзяновна

ТЕМА: «Бонсай – чүлмәктә үскән могҗиза»

Занятие төре: комбинированный (кабатлау,яңа материал өйрәнү, практик эш)

Үткәрү формасы: группа белән коллектив эш.

Занятиеның дәвамлылыгы: 45 минут.

Методлар: әңгәмә, күрсәтү.

Предметара бәйләнеш: табигать белеме.

ТСО: магнитофон, диск, компьютер.

Скачать:


Предварительный просмотр:

МБУ ДО «Центр внешкольной работы» Атнинского муниципального района РТ

                                              План – конспект занятия

                                       педагога дополнительного образования

                                     Хабибуллиной Алсу Газимзяновны.

                                        (Объединение «Бисероплетение)

                           Тема: «Изготовление дерева-бонсай-«Оранжевое чудо»»

                                                         (на татарском языке)

                                                           III год обучения

                                                               2016

ТЕМА: «Бонсай – чүлмәктә үскән могҗиза»

Занятие төре: комбинированный (кабатлау,яңа материал өйрәнү, практик эш)

Үткәрү формасы: группа белән коллектив эш.

Занятиеның дәвамлылыгы: 45 минут.

Методлар: әңгәмә, күрсәтү.

Предметара бәйләнеш: табигать белеме.

ТСО: магнитофон, диск, компьютер.

МАКСАТ:

  1. Фантазияле тезү техникасы белән бисердан чәчәкләр эшләргә өйрәтү;
  2. Укучыларның иҗади күнекмәләрен камилләштерү;
  3. Укучыларда мөстәкыйльлек, сабырлык һәм пөхтәлек кебек сыйфатлар тәрбияләү

ҖИҺАЗЛАУ:

Укытучыга: чәчәк рәсемнәре, бисердан ясалган әзер чәчәкләр, үрнәк эш, чәчәкне башкару схемасы, компьютер,презентацияләр: “Бисердан ясалган чәчәкләр”, “Бонсай”.

Укучыга: сары ,куе сары, һәм яшел төстәге бисерлар, тимер чыбык, кайчы.

МАТЕРИАЛ:

  “Бисероплетение” журналы, «Цветы из бисера», «Цветы из бисера» , «Комнатные растения» - китаплары.

 Дәрес барышы:

1.Кереш өлеше:

-Исәнмесез,Укучылар! Бүгенге түгәрәк занятиебызны минем табышмак белән башлыйсым килә. Уйлап карагыз әле, сүз нәрсә турында бара икән?

Төрле-төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән?  

Алар нәрсәләр? (чәчәкләр)

2.Актуальләштерү.

- Әйе, бик дөрес. Чәчәкләр- табигатьнең гаҗәеп могҗизалары алар. Алар планетабызда безнең бик борынгы бабаларыбызга кадәр үк барлыкка килгәннәр. Бүген сүзебез тагын чәчәкләр, дөресрәге, кулдан ясалган чәчәкләр турында барыр. Без моңарчы сезнең белән түгәрәктә бисердан бик күп төрле чәчәкләр ясарга өйрәндек.

3.Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә тошерү.

-Эшкә тотынганчы , әйдәгез, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә төшереп алыйк әле:

А) тимер чыбык, кайчы белән эшләгәндә сак булырга , бер-берегезгә тортешмәскә, авызга капмаска;

Б)бисерны авызга капмаска.

4. Яңа тема белән таныштыру.

-Бүген без сезнең белән бисердан чәчәкләр эшләүнең тагын бер техникасы – фантазияле тезү белән танышырбыз. Шул техника ярдәмендә чәчәкләр ясарбыз һәм аларны берләштереп, бе декоратив бонсай агачын барлыкка китерербез.

- Әйтегез әле, чәчәкләр кеше тормышында нинди роль уйный?

-Чәчәкләр кешеләргә шатлык китерәләр. Алар кәефне күтәрә, йортны бизи. Алар ярдәмендә без үзебезнең хисләребезне: мәхәббәт, тугрылык, ярату-хөрмәтебезне белдерәбез.

Чәчәкләрнең кеше бик күп төрләрен һәм төсләрен  ачкан. Дөньяда чәчәкләрнең ун меңнәрчә сортлары һәм төрләре билгеле. Шулай ук кешеләр декоратив чәчәкләр ясау сәнгате белән дә шөгыльләнәләр.( “Бисердан ясалган чәчәкләр” презентация карау)

-Күргәнегезчә, бу чәчәкләр дә бездә уңай хисләр тудыралар.Әйтегез әле, бисердан ясалган чәчәкләр кайда кулланыла алалар?

-Бүген без ясаячак  чәчәк – бонсай дип атала. Бонсай- кечкенә декоратив агач. Аның туган бире –Япония. Аларны бакчаларда гына түгел, ә өйләрдә дә үстерәләр. Чөнки ул бер метр биеклектә генә була. Ләкин аны үстерү өчен бик күп еллар кирәк, ул бик озак үсә. Шуңа күрә бик кыйбат бәяләнә. Ә хәзер бонсай агачы турында презентация карап үтәрбез.(“Бонсай”)

-Ә бүгенге дәрестә без сезнең белән әлеге чәчәкне санаулы минутларда “үстереп, чәчәк аттырырбыз”. Безгә әлеге чәчәкләрне күп итеп ясарга кирәк. Алар күп булган очракта безнең агачыбыз зур һәм матур булыр.

Әлеге эшләнмә интерьерны бизәү өчен файдалана. Бу могҗизаны тудыру өчен безгә куе сары, сары һәм яшел төстәге бисер, тимер чыбык кирәк булыр. Һәр детальне схемадан карап, пөхтә итеп башкарырга кирәк. Бу эшне башкарганда сездән зур сабырлык таләп ителә. Әгәр сездә әлеге сыйфатлар булса, сез бу эшне бик биңел башкарып чыгарсыз.

5.Технологик карта белән таныштыру.

- Игътибар итсәгез, сезнең каршыгызда схемалар бар. Анда чәчәкне эшләү этаплары сурәтләнгән. Эш өчен безгә оч төрле бисер кирәк. Куе сары, сары һәм яшел. Шулай ук тимер чыбык, бонсайны урнаштыру өчен савыт , пластилин яки балчык, клей, ботакны чорнар өчен флес-лента һэм сезнең сабырлык кирәк булыр.

6.Физкультминутка

7.Практик эш.

Эшне чәчәкнең уртасыннан башлыйбыз.тимер чыбыкка 10 сары бисер җыябыз һәм бөтереп борып куябыз.Аннан соң куе сары бисерны башта өч тапкыр бишәрне, аннан өч тапкыр тугызарны җыеп, дүрт тапкыр уникешәрне җыеп борабыз.Һәм сары уртадан башлап, чәчәк итеп бөтерәбез. Икенче кыскарак тимер чыбыкка биш тапкыр бишәр яшел бисерны җыеп схемадагыча бөтерәбез һәм тимер чыбыкның ике башын тоташтырабыз. Менә шундый ботаклар безгә 30-35 данә кирәк булачак. Ботакларны бер-берсенә тоташтырып , агач ясыйбыз. Агачыбызны чулмәккә төбен пластилин яки балчык белән ныгытып утыртабыз. Ә хәзер агач урнашты, аның төбен вак ташлар белән бизибез.

8.Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

- Менә безнең агачыбыз әзер. Бонсай агачы безнең күз алдыбызда чәчәк атты. Ә сезгә безнең  бүгенге эшебез ошадымы? Бу агач сездә нинди хисләр уята?

-Бүгенге күмәк эшкә сезнең һәркайсыгыз үзенең өлешен кертте. Безнең әби-бабайларыбыз тикмәгә генә :” Күмәклектә-көч “-димәгәннәр.

-Безнең бу композиция бүгенге дәресебезнең истәлеге булып, бүлмәбезне бизәп торырга кабинетта калыр. Аның чәчәкләре бер дә шиңмичә, күп еллар сезне искә төшереп торыр. Сез ризамы?

-Миңа сезнең белән эшләү бик ошады. Ә сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

-Хәзер тэшебезне тәмамлап, өстәлләрне җыештырабыз. Хезмәтегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Киләсе очрашуга кадәр сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

план конспект занятия "Изготовление визитной карточки"

План конспект занятия по программе художественной направленности "Волшебный мир природы"...

План-конспект занятия «ИЗГОТОВЛЕНИЕ СУВЕНИРА «СНЕГОВИК»

Материал предназначен педагогам дополнительного образования, учителям труда, воспитателям....

План-конспект занятия «Изготовление декоративной ёлочной игрушки с вышитым элементом»

Данный материал знакомит с историей новогодней игрушки. Файл содержит информацию о технологии изготовления декоративной ёлочной игрушки с вышитым элементом и используемых в процессе работы материалах....

План-конспект занятия «Изготовление закладки для книг с тиснением по бумаге»

Занятие по теме "Работа с бумагой", для обучающихся среднего школьного возраста знакомит с различными техниками изготовления изделий из бумаги....

План-конспект занятия «Изготовление закладки для книг с тиснением по бумаге»

Занятие по теме "Работа с бумагой", для обучающихся среднего школьного возраста знакомит с различными техниками изготовления изделий из бумаги....

План – конспект занятия «Изготовление объемной игрушки из картона и ткани»

В культуре русского народа всегда особое место занимала игрушка.Сегодня возрождается интерес к русскому народному творчеству. Взрослые все активнее приобщают детей к национальной культуре....