Солдат хаты
материал на тему

Рахимуллина Залия Райнуровна

Солдат хаты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hikya.docx14.7 КБ

Предварительный просмотр:

Солдат хаты

Әллә ничек кенә башланып китте Мәрфуга әбинең иртәсе. Әле кичә генә кунакка кайткан оныклары белән мәш килеп  су буйларын әйләнеп кайткан  иде. Ә бүген аны алыштырып куйганнар диярсең. Аякларын йөгәнли алмый,  җитмәсә йөрәге хәлсезләнеп тора.

Мәрфуга әбинең уйлары әллә кайда еракта. Ул тәрәзәдән кергән кояш нурларын да күрми, өй каршындагы ак чәчәкләргә кунып безелдәгән бал кортларын да ишетми иде. Чал чәчләрен сыпыргалап нидер уйлый.

-Габдрахман бүген тагын кайтмадын... Сине көтеп картаеп та беттем инде. Кайткач танырсыңмы үземне?...Габдрахман дим...Их...

Мәрфуга әби гомерен шулай сугыштан кайтмый калган ирен көтеп уздырды. Бүген дә көтә. "Габдрахман кайтыр да, капкасы бикле дип, кире китәр", - дип капканы ачып куйды. Хәер, авылда йорт-җиргә йозак элү гадәте болай да юк анысы. Һәр кергән-чыккан кеше билгеле. Шөкер күрше-тирә белән дә аралашып торалар.

"Фронт хатлары....Карале, онытып торам икән", - дип әбекәй саргылт шкаф тартмасыннан өчпочмаклы хатларны тартып чыгарды. Озак ятудан саргайган әлеге хатлар аның өчен иң зур байлык бу дөньяда. Габдрахман бабайның кайнар нокталардан сөйгәнен, гаиләсен сагынып язылган кадерле хатлары бит ул. Өчпочмаклы, читенә кыр почтасының тәртип саны, штемпель сугылган. Төрле төстәге карандашлар, кара белән язылган хатлар. Кызганычка каршы хатларны тулаем укып булмый. Ә Мәрфуга әби аларны инде яттан белә. Габдрахманы бер генә минутка да истән чыгармаган бит гаиләсен. "Бу дә мәгълүм булсын, язган хатыгызны алдым, алдым да сөендем, бик ару торасыз икән, мин бик кайгыра идем, бик газапланасыдыр дип. Үзем дә исән-сау әлегә".Бу юлларны язган вакытта ни турында уйлады икән ул? Исән калу турындамы? Бәлки, пуля тишкән терсәк ярасы турында уйлагандыр? Уйладымы икән ул шул вакытта имчәк баласын күкрәгенә кысып тоткан Мәрфугасының күз яшьләренә буылып аны көткәнен. Уйлагандыр, әлбәттә. Уйламаса, сагыш тулы хатлар язар идеме икән?

Менә монысы Габдрахманның соңгы хаты. "Әлегә исән-сау, сезнең хәер догада. Сугышка керәм, исән-сау калып булырмы, юкмы? Миңа яңадан хат язмагыз, исән булсам, үзем язармын, соңгы хатым шушы булмаса. Үлсәм, сез каласыз, мин үземне җәлләмим, үлемнән дә курыкмыйм. Хушыгыз, газиз тормыш иптәшем Мәрфуга, үзәкләрне өзгән газиз балаларым Сабир, Сәрби. Мәрфуга балаларны үстерергә тырыш. Сезне бер күрергә зар булып: әтиегез Габдрахман". Сыр-сыр булып сыңар тамчы яшь тамды. Еларга өйрәнмәгән ул. Тол хатынның сыктап утырырга вакыты булдымы икән соң ул?  Мәрфуга әби дә күз яшьләрен балаларыннан яшерә-яшерә тормыш арбасын тартты. Башын күтәреп кояшка карарга, яңгыр артыннан соң балкыган салават күперенә сокланырга, болыннарга чыгып чәчәк исе иснәргә вакыты юк иде шул аның. Нинди генә авырлыклар күрсә дә, ике баласын тәрбияләп үстерде. Инде хәзер аларның үз тормышлары. Икесе дә калада гомер итәләр. Сәрби югары белемле теш табибы. Ике кызы бар. Сабир - инженер. Гаиләсе белән Мәскәүдә яши.

Мәрфуга әби сискәнеп куйды. Йөрәк кыса. Әле ничә көн рәттән күргән төше чынга аша, ахры. Габдрахман аны һаман үз янына дәшә бит. Инде өченче көн кызы Сәрбигә телефон аша : " Балам, мин китәрмен инде. Әтиегезне сагындым", - дип йөрәгенә шом салып ук куйган иде.  Икенче көнне үк балалары җыелышып кайтып җиттеләр. "Әбекәй, йөзгә кадәр яшисең әле", - дип шаярталар үзләре. Сиксән яшен вакласа да Мәрфуга әби бик тере әле. Җәй дими, кыш дими эшсез торганы юк. Бәрәңгесен дә үстерә, тавык-чебешләр дә асрый, йорт тирәсендәге эшләрне җитезлек белән башкара.Ияләнелгән, эшсез тора белми ул.

.....Менә тагын бер фронт хаты. Монысы бигрәк сырлап язылган. "Мәрфугам, бүгеп окоп читендә үсеп утырган ап-ак чәчәк күрдем. Ул синең кебек матур иде. Син мине көт яме. Исән-сау кайта алсам өй тирәли ап-ак чәчәкләр утыртырбыз, бәгърем...". Кайта алмады шул солдат. Һәр җәй саен өй тирәли ак чәчәкләрне беръялгызы утырта Мәрфуга.  Ә шулй да вәгъдәсенә тугры калып, сабыр канатларын сындырмый, солдатын көтә.

Кисәк кенә әби чайкалып китте. "Габдрахман озакладың син. Синең арттан үзем китәрмен инде.  Көт мине яме...". Каяндыр шаян җил искән кебек булды. Өй тирәсендә үсеп утырган ак чәчәкләр чайкалып ниндидер хуш ис тараттылар. Тәрәз пәрдәләре җи белән куышлы уйнады.Мәрфуга бал кортлары тавышын ишеткән кебек булды. Капка тавышы, ишек ачылды. Кояш яктысында ниндидер гәүдә шәйләнә. Солдат ич бу! Шинеле дә бар. Кулына ак чәчәкләр тоткан. Үзе моңсу. Мәрфуга әби соңгы тынын җыеп кычкырып җибәрде :

"Кайттыңмы,Габдрахман. Мин сине көттем..."


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по кубановедению (музейный урок) "Путешествие по кубанской хате"

Освоение, усвоение и присвоение народной культуры - это даже не сотрудничество ребенка и взрослого. Это жизнь вместе. Это преживание вместе. Это деланеие вместе добрых дел для других. Проживание народ...

Конспект урока русского языка 11 класс "Анализ текста И. Бойко "Гимн хате". Подготовка к сочинению-рассуждению"

Урок развития речи в 11 классе "Анализ текста И. Бойко "Гимн хате". Подготовка к сочинению-рассуждению" формирует умение анализировать текст, находить тему , проблему текста,расширяет представления уч...

Познавательно-развлекательная программа "Кубанская хата - чудесами богата"

Сценарий познавательно-развлекательной программы «Кубанская хата – чудесами богата»....

Мастер-класс "Казачья хата"

Мастер-класс "Казачья хата" предназначен для детей и педагогов, кто хочет  научиться делать панно из соломки....

"Истәлекле солдат хаты"шигыре .Район күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсы .Камалова Эльмира 3 урын(8нчеА сыйныфы укучысы)

."Истәлекле солдат хаты"шигыре .Район күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсы.Хат формасында язылган солдат хаты  Камалова Эльмира 3 урын...