"Минем педагогик осталыгым" Эссе
статья на тему

Эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл эссе17.48 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым.

(Эссе).

                                                               «Без барыбыз да балачак иленнән»

                                                                                              Сент-Экзюпери

Уйлап карасак, тормыш – яшәештә мөгаллимлек һөнәре зур роль уйный. Балаларның шәхес булып формалашуына укытучыларның йогынтысы бик зур. Мәгълүм бер каләм иясе сүзләре белән әйткәндә, әлбәттә, чүп үләнне чәчәсе, тәрбиялисе юк, ул үзе  үсә, ләкин кешегә файдасы юк. Яшелчәнең кешегә файдасы күп, әмма аны чәчәргә, тәрбияләргә кирәк. Менә балалар белән дә шулай. Яхшы белем һәм күркәм тәрбия бирим дисәң, эзләнергә, кызыксындырырга,фикер йөртергә һәм эшкә өйрәтергә кирәк. Укучыны үз өстендә эшләргә өйрәтүнең башы гаиләдә башланса да, ул балалар бакчаларында һәм мәктәптә дәвам иттерелә. Бу сүзләремне  дәлилләп, Р.Фәхретдиннең бала тәрбияләү эшендә җаваплы булган укытучылар өчен язган хезмәтеннән - “Адабе тәгълим”нән җөмләләр китерәсем килә: “ Бала- өстенә һәртөрле бизәк төшерү мөмкин булган бәһалы җәүһәр яки һәрнәрсәне язарга яхшы булган ак кәгазьдер. Алла сакласын, ачулану белән һичнәрсә язылмас, һәм тиеш булган бизәк тә төшерелмәс, әгәр файдасыз бизәк белән мәгънәсез язу язылса, әлбәттә, бизәкче белән язучы гаепле булыр.”-дип аңлатма бирә галим. Бала күңеленә “бизәк төшерүчеләр”  - тәрбия бирүчеләр, беренче чиратта әти-әниләр, икенче баскычта тәрбиячеләр һәм укытучылар, аннан соңында җәмгыять икәнен билгеләп, бу өлкәдә һәркем үз җаваплылыгын тоеп хезмәт куярга тиешлелекккә басым ясый ул. Аңлашылганча, беренче баскычка басмый торып,  икенчесенә менеп булмый, икенчесенә басмый торып, өченчесенә атлап булмый. Әйе, эшебез бик җаваплы. Тәрбия эшеннән башка белем бирүне күз алдына да китереп булмый. Ә мин укыта торган ана теле һәм әдәбияты дәресләре бигрәк тә аң, тәрбия, әхлак белән тыгыз бәйләнгән.

Телебезгә, дәресләребезгә булган  былтыргы һөҗүм мине бераз аңгырайтып җибәрде. Без кая барабыз? –дигән сорау миемне бораулап тора. Ленар Шәехнең “Кеше туган телсез дә яши ала, ләкин шул ук вакытта ул теге як бу милләт вәкиле булудан туктый һәм маңкортка әйләнә. Үз телең булу,аны яхшы белү, тирәнлеген тою, анда аралаша алу - олы бәхет. Ул синең язмышың да, рухи ирегеңнең дә бер күрсәткече.” дигән фикерен без укучыларга хәзер бигрәк тә сеңдерергә бурычлы дигән фикергә киләм. Коры дәрес аша гына моңа ирешү мөмкин булмаганын аңлаган хәлдә, укучыларымны төрле конкурсларга катнашырга, иҗади эшләргә, сәхнәләрдә чыгыш ясарга чакырам. Мәктәбебездәге сәнгатьле сөйләүчеләр өчен, үземнең атналыкларымда аерым көн билгелим, истәлекле бүләкләр алырга тырышам.  Ике ел рәттән, атналыкка алдан ук хәзерләнеп, халык алдында Фәнис Яруллинның “Ак яфрак”, Рәдиф Сәгъдинең “Сынган беләзек” әсәрләрен куйдык. Бу төркем укучыларымны ике ел рәттән “Ният” сәхнә әсәрләре конкурсына да, Буада  узган Кәрим Тинчурин юбилее уңаеннан оештырылган конкурска да алып бардым. Призлы урыннар ала алмасак та, катнашканлыкка сертификатлы булып, кеше күреп, үзебезне күрсәтеп кайттык, йөргән таш шомара, ди бит.  Урын ала алмауның сәбәпләрен дә укучыларым белән уртага салып сөйләшәбез, күңелебезне төшермәскә тырышабыз. Бөтенрәсәй “Илһам конкурсында “Өметле киләчәк” номинациясенә, төбәкара  “Җиңү җыры” әдәби конкурсында, республикакүләм “Кояшлы ил”, М.Гайнуллин исемендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, призлы урынга лаек булдык. Быел, ана телебезне бик теләп өйрәнгән ике укучым, район туры олимпиадасында җиңеп, республика туры  олимпиадасында катнашты. Кызганыч, 11нче сыйныфта укучысы, бер балл җитмәгәнгә генә, призлы урын ала алмады.

Нишлисең, тормыш дәвам итә. Иң мөһиме төп бурычыбызны – укучыларыбызда яшьтән үк әдәби әсәрләрне аңлау һәм аңа мәхәббәт тәрбияләү бурычын  тормышка ашыра алсак иде. “Ә әдәби әсәрләрне  фәкать язучының биографиясе һәм ул яшәгән чор аша гына аңлау  мөмкин.... Бер нәрсә бәхәссез: без олуг әдәбияттан читләшеп, китаплар укудан бизеп, телевизорга, компьютерга, телефонга мөкиббән китеп яшәсәк, рухи яктан бик нык ярлыланабыз” дип язды Рашат Низами үзенең “Әдәбият нигә кирәк?” мәкаләсендә. Менә шундый рухи зәгыйфь, материаль байлыкны гына бәяләп, туган телен, милләтен кирәксенмәгән кешеләр үстерүдән сакланыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем педагогик фәлсәфәм

Дөньяда күп төрле һөнәрләр бар. Күңелләргә матур сүзләр язучы, сукмак салучы һөнәр ияләре – укытучыларым. Сезнең белән иркенләп утырып, укытучы һөнәре турында сөйләшәсем, хезмәттәшләр буларак фикерләш...

Эссе "Минем педагогик табышларым"

Обмен опытом на тему "Мои педагогические находки"...

Минем педагогик табышларым

Педагогик фәлсәфә...

Минем педагогик табышларым

Ун ел эшләү дәверендә тупланган педагогик табышларым, уйлануларым....

Эссе "Я - учитель" Минем педагогик уйлануларым

Минем педагогик уйлануларым....

Минең педагогик философиям. (эссе)

Уҡытыусы һөнәрен һайлауым сәбәптәре. Уйланыуҙар, һығымталар....

Минем педагогик фәлсәфәм.Эссе.

Минем һөнәрем-Укытучы!     1983-елда КДПИын тәмамлап ,математика укытучысы булу бәхетенә ирештем.Язмыш кушуы буенча шул вакыттан бирле үзем укыган мәктәптә эшлим...