«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мотивация»
статья на тему

Хаммадиева Миляуша Мисалимовна

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мотивация

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon milyausha_vystuplenie.doc17.66 КБ

Предварительный просмотр:

 

 

Тема: «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә

мотивация»

( чыгыш)

                                           

      Мотивация - безнең  тормышыбызда зур роль уйный. Ул психологиягә  тәэсир итүгә  бәйләнгән  һәм укыту процесында  киң кулланыла.

    Дәресләрдә  балаларны  белем алуга  стимуллаштыруда  укытучыдан  зур сабырлык  һәм актив  эшчәнлек сорала. Иң  беренче чиратта, балада укуга матив  тудыру  зарури. Ни  өчен баланың укыйсы килми?  Аны ничек укырга тартырга? Бу сорауларга җавап бирү өчен  мотив сүзенең нәрсә  аңлатканына  тукталыйк. Мотив-ул ниндидер  теләкне  тормышка  ашыру  өчен  тудырылган  шарт. Балага  укыган  кешенең белемсез кешедән  нәрсә  белән аерылганын  аңлату  кирәк. Мотив ике төрле  була : тышкы  һәм  эчке.

  Укытучы дәресләрдә  тышкы мотивацияне   куллана:  дәресләрдә  уен мотивлары  кертә , төрле ярышлар  оештыра , чаралар  уздыра. Балада   эчке  мотивацияне -  укуга аңлы карашны үстерегә  кирәк. Тик  яхшы  билге  өчен  уку  төп  максат  булырга  тиеш  түгел.  Балада  эчке  мотивацияне –укуга  аңлы  карашны үстерергә  кирәк . Аның  һәрбер  үсешен , уңышын  күрү  сорала.  Менә  монда  эчке  мотивны  тормышка  ашыру  өчен  стимул  кирәк.

  Мотивация  ул , башка  төрле  әйткәндә , эшлисе  килмәгәнне эшләү.  Менә  монда  эшкә  рычаг  булып  стимул  тора.  Стимул  юллары  төрле:

  1. Укытучының  дәресне  мавыктыргыч  итеп   оештыруы,  үз- үзен  тотышы,  интонацияле  һәм аңлаешлы , матур  сөйләмле,елмаюы, карашы  да  зур  роль  уйный.  Мавыктыргыч  сөйләм  йоклап  утырган  баланы  да  уятырга  мөмкин.

  2. Укучының  уңышын  күреп, мактау.  Балага “Бик  яхшы “ дип  әйтүнең  99  ысулы  бар  икән.

  Мәсәлән: искиткеч , яхшы ,дөп- дөрес , супер , үрнәк эш , мин сине  котлыйм , начар  түгел , кызыклы  фикер , мактыйм , мин синең  булдырачагынга  ышандым һәм  башкалар.

    Мактау  көчле  стимулга  ия , тик  аның  да  чамасы   булырга  тиеш.  Баланың  уңышсызлыгын  кимсетмәскә  кирәк.  Бу  очракта  киңәш  бирү  дә  уңай  дип  саныйм.

   Мәсәлән ,  Башлый  белсәң  , бетерә  бел.  Аз  сөйлә дә  күп  эшлә .  Белмәгәнне  сорауның  ояты  юк.  Гыйлем  тырышлык  белән  килә  кебек  татар  мәкальләре  белән  гадел  һәм  җылы  рәвештә  шелтә  бирү  дә  осталык.

   Башлагыч  сыйныфта  укучының  белемен  5  баллы  бәяләү  2нче  сыйныфтан  башлана.  Цифырлы  бәяләүнең  уңай  һәм  тискәре  яклары  бар . Бәяләү  системасы  бала  өчен  аңлашылмый,  бала “2”  ле алудан  куркып  яши , түбән  үзбәягә  китерә.  Шул  ук  вакытта  уңай якларын  да  әйтеп  китик : бәяләү  критерийларын  үзләре  төзи  ала , үзбәя , үзконтроль  өчен  шартлар  тудырыла.  Яхшы  билге  укучыны  канатландыра.  Укуга  уңай  караш  көчәя.

  Диктант  яздырганнан  соң ,балаларга  үз  эшләрен  тикшереп  чыгарга  кушыла.  Бала  тикшерә  , хатасын  таба.  Ләкин  укытучы  төзәтүне  игътибарга  алып , укучының  билгесен  төшерә .  Ә  монда   киресенчә  баланың  үз  хатасын  үзе  табуын  бәяли  белергә  кирәк. Нәтиҗәдә  балада  тискәре  караш  формалаша.  Башка  диктантларда  бала  хатасын  төзәтүне  кирәк  дип  тапмый .Төзәтү  билгене  барыбер  төшерә  дип  уйлый .

Тагын  күп  очракта  иҗади  сорауга  җавап  берничә  булырга   мөмкин.  Әгәр укучы  үзенең  фикерен  логик  яктан  нигезләп  аңлатып  бирә  белә  икән , укучының  җавабын  уңай  бәяләргә  мөмкин ,

Чөнки кече  яшьтәге  баланың  фактларны  белү  дәрәҗәсе  өлкәннәрнекеннән  түбәнрәк  була.

     Кайбер  очракларда  билгене  балага  кую  өчен  башта  үзеннән,  аннары  иптәшләреннән сорыйм:  алар  нинди  билге  куярлар  иде  бу  укучыга.  Уртак  фикергә  килеп  , балага  тиешле  билгесен  куябыз.  Бу  очракта  балалар  үз  фикерләрен  белдерергә  өйрәнәләр.  Ярдәмләшү  сыйфатлары  тәрбияләнә .

     Татар  телен  өйрәнүгә  рольле  уеннар  балада  мотив  тудыра.  Мин  бу  ысулны  да актив  кулланам .  Шуның  белән  беррәттән  укучыларның  дәрес  белән  кызыксынуы  арта , тел  һәм  сөйләм  материалын  өйрәнү  дә  файдалырак  була.  Уенны  оештырганда , укытучы  берничә   факторны  истә  тотарга  тиеш:

  -укучыларның  каммуникатив   эшчәнлеген  активлаштыру;

- сөйләм  дәрәҗәсенең  төрле  булуын  истә  тотып , балаларга  рольләрне  дөрес бүлеп  бирү;

- уенның  нәтиҗәсе  укучыларның  хисси  халәтенә   бәйле  булу;

- узара  ярдәмләшү , телдә  актив  аралашу  мохите  булдыру.

Рольле  уеннар  диалогик  сөйләмне үстерүдә бик ңәтиҗәле  чара булып тора.

Болардан тыш та төрле уен элементлары кулланырга мөмкин.  Бетен дәресне ситуацияле уенга  кормыйча, аның билгеле бер этабында гына да уен элементы кертеп җибәреп була. Аны, гадәттә шушы темаларга караган лексика һәм репликаларны өйрәнгәндә  кулланам. Ул дәресне җанландырып җибәрә

   Йомгаклап шуны  өйтәсем  килә , укытучы  гел эзләнүдә  булганда  гына ,

үз укучыларын  укуга  кызыксындыра  ала.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын  куллану укучыларның активлыгын үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, телгә мәхәббәт уята.....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә радиотапшырулардан файдалану"

"Хәзерге шартларда татар теле һәм әдәбияты укытуның эчтәлеге һәм методикасы" темасы астында шәһәр семинарында чыгыш....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән...

Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...