Рабочая программа по чтению, 7 класс
рабочая программа на тему

Чернова Нина Ивановна
7 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып  төзелде:
1. "Россия Федерациясендә “Мәгариф турында"гы федераль законы.( № 273,29.12.2012.)
2. Мәгарифтурында” Татарстан Республикасызаконы (ТРЗ – 68. 22.07. 2013ел.
3. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).
4.Төп гомуми белем бирүнең федераль  дәүләт белем бирү стандарты ( РФ Мәгариф министрлыгының 1897 нче боерыгы белән кертелгән 17 нче  декабрь , 2010 ел .)
5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән : “ Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле  балаларга татар телен  коммуникатив технология нигезендә укыту  программасы”, (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева .-Казан, 2014. .  (Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлары:  Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйззәтуллина, Г.Г. Мулласалихова, Казан-2014)
6.Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең белем бирү программасы.
7. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы.
8. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Эш программасы турында” нигезләмә”се.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_kl.tat_.lit_.docx46.89 КБ

Предварительный просмотр:

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ

РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТ БУЕНЧА

БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ.

    7 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып  төзелде:

1. "Россия Федерациясендә “Мәгариф турында"гы федераль законы.( № 273,29.12.2012.)

2. Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы (ТРЗ – 68. 22.07. 2013 ел.

3. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).

4.Төп гомуми белем бирүнең федераль  дәүләт белем бирү стандарты ( РФ Мәгариф министрлыгының 1897 нче боерыгы белән кертелгән 17 нче  декабрь , 2010 ел .)

5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән : “ Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле  балаларга татар телен  коммуникатив технология нигезендә укыту  программасы”, (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева .-Казан, 2014. .  (Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлары:  Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйззәтуллина, Г.Г. Мулласалихова, Казан-2014)

6.Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең белем бирү программасы.

7. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы.

8. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Эш программасы турында” нигезләмә”се.                     

                              УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ УКЫТУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ

Мәктәпнең 2018 - 2019 нчы  уку елына  төзелгән  уку- укыту планында   7 нче  сыйныфта  татар әдәбиятыннан атнага 1 сәгать исәбеннән елга  34 сәгать  каралган.

 Дәреслек: Татар әдәбияты” (2кис.). Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен,  7 нче сыйныф.  Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Л.Х.Хисмәтова. –  Казан, “Мәгариф-Вакыт”, 2014 ел .

Арадаш аттестация тест  формасында еллык календарь графикка туры китереп үткәрелә.

                   

                                     ТАТАР ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУНЫҢ  МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ:

  Татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты: туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

 − татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

   

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА  ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН  НӘТИҖӘЛӘРЕ

 Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү

                                        7 нче сыйныф укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

  • әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;
  •  авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;
  •  әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;
  • татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;
  • авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;
  • 5-6 татар, рус, чит ил язучы, шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;
  • 4 – 5 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;
  •  Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;
  • төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;
  •  6 мәкаль, 6 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;
  • төрле авторларның 2-3 шигырен яттан сөйли белү;
  • сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;
  • төрле темаларга проект эше яклау;
  • әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

            Үрнәк программа»га кертелгән әдәби әсәрләр минимумы

         1. Г.Тукай «Милли моңнар».

         2. Г.Ибраһимов «Алмачуар» (хикәядән өзек) .

         3. С.Хәким «Бакчачылар».

         4. Һ.Такташ «Алсу».

        5. Г.Кутуй «Сагыну».

        6. М.Мәһдиев «Без — кырык беренче ел балалары» (повестьтан өзек).

        7.  М.Галиев «Нигез» (повестьтан өзек) .

       Белемнәр, осталыклар һәм күнекмәләрне бәяләүнең нормалары hәм критерийлары

5-9 нчы сыйныфлар

Эш төрләре

Сыйныфлар

5

6

7

8

9

1.

Тыңлап аңлау

0,5-0,7 минут

0,8-0,9 минут

1 минут

1,2 минут

1,5 минут

2.

Диалогик сөйләм

5-6 реп-лика

6-7 реп-лика

7-8 реп-лика

9-10 репли

ка

11-12 реп-лика

3.

Монологик сөйләм

7-8 фраза

8-10 фра-за

8-10 фра-за

10-12 фраза

10-12  фраза

4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

4

4

4

4

5

5.

Уку

55-60сүз

60-70 сүз

70-80 сүз

80-90 сүз

90-95 сүз

6.

Язу:

сүзлек диктанты

8-10сүз

10-15 сүз

15-18 сүз

18-22 сүз

22-25 сүз

Сочинение

5-7 җөмлә

7-8 җөмлә

8-9 җөмлә

9-10 җөмлә

10-12 җөмлә

     

 Тыңлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

     Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес,  эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

 Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2-3 орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4-6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.

         Эшнең 85-100%ы дөрес булса, «5»ле куела.

Эшнең 65-84%ы дөрес булса, «4»ле куела.

Эшнең 35-64% ы дөрес булса, «3»ле куела.

Эшнең дөреслеге 35%тан ким булса, «2»ле куела.

Йомгаклау билгесе

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

7 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН  ӘДӘБИЯТТАН  КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дәрес темасы

Дә-рес са-ны

Төп эчтәлек

Көтелгән  нәтиҗә

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Кон

троль эш төрләре

Үткәрү

вакыты план / факт

метапредмет

предмет

шәхескә кагылышлы

ХАЛЫК ӘЙТСӘ, ХАК ӘЙТӘ

1

Хәтер катламнарындагы  гәүһәрләр

1

Йола фольклоры. Гаилә йолалары.

Йола фольклоры турында теорияне белү

Халкыбыз йолаларына гомуми күзәтү

Йолалар турындагы әсәрләр белән кызыксыну булдыру, сөйләмне алар ярдәмендә баету мөмкинлеген аңлау

“Халык авыз иҗаты” схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, башка милләтләрнең   халык авыз иҗаты белән чагыштырып,  мисаллар китерү.

Проект “Ха

лык-

ның борын

гыдан килгән йолалары”

2

Халкымның күңел бизәкләре

1

Фәтхи Бурнаш иҗаты.     “Яшь йөрәкләр” драмасы  

Халкыбыз йолаларына кызыксыну уяту

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү,  “Яшь йөрәкләр” әсәрен өйрәнү

Гореф-гадәт, йолаларга ихтирам тәрбияләү, аларны саклау; җыр-моңнарыбызга карата кызыксыну булдыру

Төркемнәрнең чыгыш ясавы, теоретик материал белән танышу.   Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында  фикер алышу

3

Шатлыгым, кайгым минем

1

Габдулла Тукай иҗаты. “Милли моңнар” шигыре

Шагыйрь яшәгән чор турында тарихи белешмә бирү

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат  бирү,  “Милли моңнар” әсәрен өйрәнү

Татар халкының бөек әдипләре иҗатын өйрәнү аша тормышка караш булдыру

Җырлар тыңлау, ишетеп аңлау; яңа сүзләр белән эш, фронталь әңгәмә, дәреслек, дәфтәр белән эш,  парлап сөйләшү – үз фикереңне әйтү, Интернеттан тарихи җырлар турында мәгълүмат табу.

Проект

“Тукайлы тормыш”

АТАЛАР СҮЗЕ - АКЫЛНЫҢ ҮЗЕ

4-5

Милләтнең бриллиант кашлары                Фатих Әмирхан   “Ай өстендә Зөһрә кыз” әкияте

2

Фатих Әмирхан иҗаты.    “Ай өстендә Зөһрә кыз” әкияте.

Әдәбиятта фольклоризм.

Әдәбиятта фолькло

ризм турында теоретик төшенчә формалашты

ру

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү,  “Ай өстендә Зөһрә кыз ” әсәрен өйрәнү

Якыннарыңа, туганнарыңа ихтирам хисләре, мәрхәмәтлелек тәрбияләү

Презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, “Әдәбиятта фольклоризм” төшенчәсен үзләштерү, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку.

6-8

Гаделлек барыбер җиңә

3

Г.Ибраһимов иҗаты. “Алмачуар” хикәясе

Язучы яшәгән чорга бәя бирү

Г.Ибраһимов

ның  тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә; “Алмачуар ” әсәрен өйрәнү

Гаделлек, кешелеклелек  сыйфатлары, хайваннарга карата  мәхәббәт, миһербанлы

лык хисләре тәрбияләү

әсәр аша, татар халкы ның милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлату

Проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы; яңа әсәр белән танышу, сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, сораулар төзү, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, эчтәлек сөйли белү.

9

Милли киемгә мәдхия

1

Татар халкының милли киемнәре   һәм бизәнү әйберләре  

Милли сәнгать әсәрләре турында төшенчә бирү

Татар халкының милли киемнәре (түбәтәй, калфак, читек)  һәм бизәнү әйберләре (беләзек, чулпы, изү) белән таныштыру

Милләтебезнең рухи мирасына ихтирам хисләре тәрбияләү

Г. Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре буенча эшләнгән иҗади эшләрен карау, (презентация) чыгышларын тыңлау.

Татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән танышу, төркемнәрдә эш, дәреслек, дәфтәрдә эш, презентация карау

10

Кайгы җиле ишек какмасын

1

Роберт Миңнуллин иҗаты.   “Килен төшкәндә” шигыре

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын белү

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә,  “Килен төшкәндә ” әсәрен өйрәнү

Гореф-гадәтләргә, халкыбыз йолаларына ихтирам тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү; сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку

ИЛ ЯЗМЫШЫ- ИР ЯЗМЫШЫ

11

Без үлемсез туган ил белән

1

Гадел Кутуй иҗаты.“Сагыну” нәсере. Нәсер, инверсия.

Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи белешмә.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә,  “Сагыну” нәсерен өйрәнү; нәсер һәм инверсия турында төшенчә бирү

Туган илгә, халкыбыз батырлыгына  ихтирам хисләре тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау; Бөек Ватан сугышында катнашкан  язучылар иҗаты белән танышу; сәнгатьле уку, сүзлекчә белән эшләү;  теоретик төшенчәләрне  үзләштерү, өлешчә анализ ясау.

12-13

Ил язмышы ирләр кулында

2

Сибгат Хәким иҗаты. “Бакчачылар” поэмасы        

Хезмәт тәрбиясе бирү

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә,  “Бакчачылар” поэмасын өйрәнү

Хезмәт кешесенә карата  ихтирам тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау; Бөек Ватан сугышында катнашкан  язучылар турында мәгълүмат бирү, һөнәрле булу турында әңгәмә; әсәр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, сораулар төзү.

14-16

Сугыш язган язмышлар  

3

Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты.   “Без — кырык беренче ел балалары” повесте. Тартмалы композиция.

Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи  мәгълүмат

Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат,  “Без – кырык беренче ел балалары” повестеннан өзек белән танышу

Сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән яшь буынга, шул чор кешеләренә ихтирам тәрбияләү

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу; төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, план төзү.

17

Балачакка илтә юллар

1

Мөхәммәт Мирза иҗаты. “Изге сукмак” шигыре      

Әхлак (кешелекле

лек юмартлык) хисләре тәрбияләү

Мөхәммәт Мирза турында мәгълүмат, балачак хатирәсе турында шигырьне уку; халык йолаларын (Питрау, Карга боткасы) искә төшерү,  сөйләм телен үстерү

Кеше өчен балачак хатирәләренең  иң саф хисләр булуын аңлату

Дәреслек, дәфтәр белән эш; парлап сөйләшү, шигырьне тыңлау, аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә   анализ ясау

ҺӘР ЧОРНЫҢ ҮЗ ГЕРОЕ

18

Ак чәчәкләр ява

1

Нәҗип Думави иҗаты. “Беренче кар” шигыре

Эстетик тәрбия бирү

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Беренче кар” шигырен өйрәнү

Табигатькә карата күзәтүчәнлек булдыру, һава торышының үзгәрешен аңларга,  татарча дөрес репликалар белән аңлата белергә өйрәтү

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу; сораулар төзү, җавап бирү;

сүзлекчә белән эш,  чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки  җөмләләр төзеп әйтү, шигырьне тыңлау, аңлау,сәнгатьле уку.

19-20

Давыллы еллар җырчысы

2

Һади Такташ иҗаты. “Алсу” поэмасы. Рефрен, кабатлау  

1920 – 1930 еллар турында тарихи мәгълүмат

Һ. Такташ турында мәгълүмат, “Алсу” поэмасын уку

Татар шигъриятенә мәхәббәт уяту

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау,  хронологик таблица тутыру; парларда эшләү,  шагыйрьнең тормышы турында сораулар төзү, җавап бирү; сүзлекчә белән эшләү,  чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки  җөмләләр төзү.

21

Шигырьләрдә шагыйрь язмышы

1

Хәсән Туфан иҗаты. “Агыла да болыт агыла” шигыре  

Репрессия еллары турында төшенчә

Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Агыла да болыт агыла” шигырен өйрәнү. Хафиз строфасы турында теоретик төшенчә

Туган илне сагыну хисләрен аңларга өйрәтү

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау,  хронологик таблица тутыру; парларда эшләү,  шагыйрьнең тормышы турында сораулар төзү, җавап бирү. Аудиоязмада җыр тыңлау, шигырьгә анализ ясау. Яңа теоретик төшенчәләр белән танышу.

22

Җан авазы

1

Гурий Тавлин иҗаты.   “Кояш болытка кергәндә” (романнан өзек).

Әсәрдәге вакыйгалар һәм герой

лар аша шәхес   культы фаҗига

сен  ачу; гаделсезлек

ләрне күрә,  аңлый һәм дөрес бәяли белергә өйрәтү

Гурий Тавлин иҗаты белән танышу, “Кояш болытка кергәндә” әсәрен уку

Халкыбызның үткәненә, тарихына аңлы караш булдыру;  шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре  тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру; сәнгатьле уку, сүзлекчә белән эшләү, вакыйгаларны бәяләү, сорауларга җавап бирү.

ТУГАН ҖИР УЛ БУЛА БЕР ГЕНӘ,

ТУГАН ҖИРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛ ГЕНӘ!

23-25

Җирдә   нигез тамыр кирәк, хәтта җансыз ташка да...

3

Марсель Галиев иҗаты. “Нигез” повесте. Повесть.  

Катлаулы текст  белән эшләү, иң әһәмиятлесен таба белергә өйрәнү

Марсель  Галиев иҗаты белән танышу, “Нигез” повестен уку

Тарихи үткәнебезгә ихтирам, туган җиргә мәхәббәт  тәрбияләү

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу; төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру.

АКТЫКТАН ХАКЛЫК ҖИҢӘ

26

Балачак гомергә хәтердә калачак

1

Фатих Хөсни иҗаты.   “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре.

Тема.

Язучы яшәгән чор турында  тарихи белешмә

Фатих Хөснинең тормышы һәм иҗаты  турында белемнәрне үзләштерү.

Җаваплылык хисе, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, хронологик таблица тутыру, сәнгатьле уку; сүзлекчә белән эшләү, өлешләргә бүлү, исем кушу; эчтәлек сөйли белү.

27-28

Гомерләрнең иң бәхетле көне

2

Роза Хафизова иҗаты.  “Әти кайткан көн” хикәясе

Бөек Ватан сугышы елларындагы балалар язмышы турында   төшенчә

“Әти кайткан көн”  хикәясен уку, аңлау; автор Р.Хафизова турында мәгълүматлы булу. Идея турында төшенчә

Сугыш чоры балаларына карата  ихтирамлы булырга өйрәтү

Дәреслек, дәфтәр белән эш; парлап сөйләшү, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү.

29-30

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт

2

Фәнис Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү

Фәнис Яруллин иҗаты турында кыскача белешмә, “Ак төнбоек” хикәясен  укып  нәтиҗә ясау

Тәкәбберлекнең, дуслык кадерен белмәүнең нинди куркыныч нәтиҗәләргә китергәнен аңлату, җаваплылык хисләре тәрбияләү

Язучының биографиясен кабатлау, тест сорауларына җавап бирү;  эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәр эшләү; әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү; план буенча гади җөмләләр белән сөйләү

31

  Тырышлык – зурлык, ялкаулык - хурлык

1

Рафис Корбан иҗаты  “Ярдәм итик” шигыре  

Бал кортлары һәм үләннәр турында  табигать белеме фәненә бәйләп аңлату

Рафис Корбанның биографиясе белән танышу; “Ярдәм итик” шигырен уку

Тырышлык тәрбияләү,  хезмәт яратырга өйрәтү

Проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау,  хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү.

32

Белемсез берне егар,  белемле меңне егар

1

Рөстәм Галиуллин иҗаты.  “Биш «икеле»   хикәясе

Сөйләм телен үстерү

Р. Галиуллин тормышы, иҗаты белән танышу, “Биш икеле” хикәясен аңлап  уку, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне таба белү

Белем алуның, укуның тормышта кирәклеген аңлату

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау,  хронологик таблица тутыру. Хикәяне уку, төп эчтәлекне аңлау, фикер алышу, парлап сөйләшү, төп геройны сурәтләү, план төзү; план буенча сөйләү.

33

Кыңгыр эш кыңгыраулы

1

Айгөл Әхмәтгалиева иҗаты. “Табыш” хикәясе

Укылган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү

А.Әхмәтгалиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә,  “Табыш” хикәясен уку

Әхлаклы булу турында аңлату

Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация карау; хикәяне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку; дәреслек, дәфтәр белән эшләү.

ТАБИГАТЬКӘ ДӘ ТАБИБ КИРӘК

34

Күл буена килегез.

Йомгаклау дәресе.

1

Мөдәррис Әгъләмов иҗаты. “Сөйли ак каен...” шигыре.  

Зиннур Мансуров иҗаты. “Балык кычкыруы” шигыре

Экологик проблемалар турында төшенчә булдыру

Мөдәррис Әгъләмов иҗаты. “Сөйли ак каен...” шигыре  

З.Мансуровның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;

Тирә-як  табигатебезгә  игъибарлы булу, сулыкларны саклау, чиста тоту турында аңлату

Презентация ярдәмендә шагыйрь тормышы, иҗаты белән танышу; төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

     Программа:   - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “ Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту  программасы”.  Төзүче-авторлар –  Р.З. Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова – Казан , 2013.

Дәреслек: Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К. Хисмәтова “Татар әдәбияты” 7 сыйныф, 2 кисәктә, Казан  “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 ел.

Укытучы өчен методик әдәбият:  1. Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К. Хисмәтова , Л.М. Гыйззәтуллина “Татар әдәбияты” 5 сыйныф, рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап, Казан  “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 ел.

 2 “Татар әдәбияты”  Теория. Тарих. Казан. “Мәгариф” нәш. 2006.

4.   С.Г.Исмәгыйлова “Мәктәптә әдәби әсәрләргә анализ ясау алымнары”. Алабуга

 5.  Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов “Татар әдәбияты” Казан, 2007

 6. Д.Ф.Заһидуллина “Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы” Казан, 2007

 7.Р.З.Хәйдарова “ Научно- педагогические аспекты билингвального образования в РТ”  Н Челны, 2007

  8.   «Мәгариф»  журналлары, “Гаилә һәм мәктәп”, “Ачык дәрес” гәҗитләре..

Укучылар өчен әдәбият: Дәреслек: Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К. Хисмәтова “Татар әдәбияты” 7 сыйныф, 2 кисәктә, Казан  “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 ел.

2.Р.Р. Нигъмәтуллина “ Татарча да яхшы бел” Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче классы өчен татар теле дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)  2 кисәктә. Казан “Мәгариф” нәшрияты 2007.

3.  Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2010.

4. Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К. Хисмәтова , Л.М. Гыйззәтуллина  “Татар әдәбияты” 5 сыйныф, рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре. Казан  “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 ел.

     Интернет ресурслар:    - http://www.openclass.ru//Родной            -  http://tatar.com.ru/

  • belem.ru;      - tatarile.org.com;          -“АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе.

-


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по чтению и развитию речи для 8 класса (программа 8 вида) по учебнику А.К. Аксеновой.

Рабочая программа курса чтения и развития речи в 8 классе 8 вида составлена на основе программы для специальных (коррекционных) общеобразовательных учреждений 8 вида 5-9 классов под редакцией В....

Рабочая программа по чтению и развитию речи для 9 класса (программа 8 вида) по учебнику А.К. Аксеновой.

Рабочая программа курса чтения и развития речи в 9 классе 8 вида составлена на основе программы для специальных (коррекционных) общеобразовательных учреждений 8 вида 5-9 классов под редакцией В.В. Вор...

Рабочая программа по чтению и развитию речи для 5 класса обучающихся по адаптированной основной общеобразовательной программе основного общего образования для умственно отсталых детей

Рабочая программа по  чтению и развитию речи  для  5  класса обучающихся по адаптированной основной общеобразовательной программе основного общего образования для умственно отсталы...

Рабочая программа по чтению (литературному чтению) 5 «В» класс на 2019-2020 учебный год

Рабочая программа по чтению (литературному чтению) 5 «В» класс на 2019-2020 учебный год...

Рабочая программа по чтению (литературное чтение) 6 «в» класс 2019-2020 учебный год

Рабочая программа по чтению (литературное чтение) 6 «в» класс 2019-2020 учебный год...

Адаптированная рабочая программа предмета «Чтение (Литературное чтение)» для 6 класса

Планируемые результаты изучения предмета «Чтение (Литературное чтение)»Базовый уровеньУченик научится:- читать вслух осознанно, правильно, выразительно;- читать «про себя»;- вы...