Рабочая программа по чтению, 8 класс
рабочая программа на тему

Чернова Нина Ивановна
8 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып  төзелде:
1. "Россия Федерациясендә “Мәгариф турында"гы федераль законы.( № 273,29.12.2012.)
2. Мәгарифтурында” Татарстан Республикасызаконы (ТРЗ – 68. 22.07. 2013ел.
3. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).
4.Төп гомуми белем бирүнең федераль  дәүләт белем бирү стандарты ( РФ Мәгариф министрлыгының 1897 нче боерыгы белән кертелгән 17 нче  декабрь , 2010 ел .)
5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән : “ Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле  балаларга татар телен  коммуникатив технология нигезендә укыту  программасы”, (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева .-Казан, 2014..  (Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлары:  Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйззәтуллина, Г.Г. Мулласалихова, Казан-2014)
6.Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең белем бирү программасы.
7. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы.
8. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Эш программасы турында” нигезләмә”се.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_kl_tat.lit_.docx38.16 КБ

Предварительный просмотр:

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ

РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТ БУЕНЧА

БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ.

    8 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып  төзелде:

1. "Россия Федерациясендә “Мәгариф турында"гы федераль законы.( № 273,29.12.2012.)

2. Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы (ТРЗ – 68. 22.07. 2013 ел.

3. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).

4.Төп гомуми белем бирүнең федераль  дәүләт белем бирү стандарты ( РФ Мәгариф министрлыгының 1897 нче боерыгы белән кертелгән 17 нче  декабрь , 2010 ел .)

5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән : “ Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле  балаларга татар телен  коммуникатив технология нигезендә укыту  программасы”, (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева .-Казан, 2014. .  (Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлары:  Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйззәтуллина, Г.Г. Мулласалихова, Казан-2014)

6.Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең белем бирү программасы.

7. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы.

8. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Эш программасы турында” нигезләмә”се.

.                              УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ УКЫТУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ

Мәктәпнең 2018 - 2019 нчы  уку елына  төзелгән  уку- укыту планында   8 нче  сыйныфта  татар әдәбиятыннан атнага 1 сәгать исәбеннән елга  34 сәгать  каралган.

 Дәреслек: Татар әдәбияты” (2кис.). Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен,  8 нче сыйныф.  Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Л.Х.Хисмәтова. –  Казан, “Мәгариф-Вакыт”, 2014 ел .

Арадаш аттестация тест  формасында еллык календарь графикка туры китереп үткәрелә.

 

ӘДӘБИЯТ  УКЫТУНЫҢ  МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ:

  Татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты: туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

 − татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

   

     УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР:

− әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

− авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

− әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

− татар әдәбиятының һәм тарихи мәгълүматларның дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

− авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

− 11—12 татар, рус, чит ил язучы-шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

− 5—6 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

− Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, тыюлык, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;

− төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

−  7 мәкаль, 7 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

− төрле авторларның 3—4 шигырен яттан сөйли белү;

− сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

− төрле темаларга проект эше яклау;

− әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА  ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН  НӘТИҖӘЛӘРЕ

 Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү

    УКУЧЫ ҮЗЛӘШТЕРЕРГӘ ТИЕШЛЕ ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР МИНИМУМЫ

Дәреслеккә салынган әдәби әсәрләрнең нигезен “Үрнәк программа»га (төзүчеләре К.С.Фәтхуллова,Ф.Х.Җәүхәрова)кертелгән әдәби әсәрләр минимумы тәшкил итә        

1) Г.Тукайның “Пар ат” шигыре;

2) Ш.Камалның “Буранда” новелласы;

3) С.Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре;

4) Г.Афзалның “Юл газабы” хикәясе;

5) Ф.Садриевның “Таң җиле” романыннан өзек;

6) Р.Харисның “Ике гөл” шигыре;

7) Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” драмасыннан өзек.

 ЯТЛАУ ӨЧЕН ӘСӘРЛӘР

Г.Тукайның “Пар ат” шигыреннән өзек.

Ф.Кәримнең “Ант” шигыре.

С.Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре.

Р.Харисның “Ике гөл” шигыре.

ДӘРЕСТӘН ТЫШ (ӨСТӘМӘ) УКУ ӨЧЕН ТӘКЪДИМ ИТЕЛГӘН ӘСӘРЛӘР (УКЫТУЧЫ САЙЛАВЫ БУЕЧА)

“Зөһрә кыз” (Татар халкы легендасы).

Габдулла Кариев. Нурлат районы Күлбай Мораса авылында  Габдулла Кариев музее.

Нәкый Исәнбәт. “Хуҗа Насретдин”.

                                    УКЫТУ МЕТОДИК КОМПЛЕКТЫ

  1. Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Р.Һ.Вәлиуллина. Татар әдәбияты. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 8 нче сыйныф. 2 кисәктә. Казан, “Мәгариф-вакыт” нәшрияты, 2015 ел.
  2. Укытучылар өчен методик әсбап “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче

                  укытучылар өчен, 8нче сыйныф, Казан, “Мәгариф - Казан” нәшрияты, 2015

            3.  «Мәгариф»  журналлары, “Ачык дәрес” газеталары

            4 . Электрон ресурслар: http://pedsovet.su, belem.ru: https://edu.tatar.ru, http://nsportal.ru/, , http://mon.tatarstan.ru/


       Белемнәр, осталыклар һәм күнекмәләрне бәяләүнең нормалары hәм критерийлары

5-9 нчы сыйныфлар

Эш төрләре

Сыйныфлар

5

6

7

8

9

1.

Тыңлап аңлау

0,5-0,7 минут

0,8-0,9 минут

1 минут

1,2 минут

1,5 минут

2.

Диалогик сөйләм

5-6 реп-лика

6-7 реп-лика

7-8 реп-лика

9-10 репли

ка

11-12 реп-лика

3.

Монологик сөйләм

7-8 фраза

8-10 фра-за

8-10 фра-за

10-12 фраза

10-12  фраза

4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

4

4

4

4

5

5.

Уку

55-60сүз

60-70 сүз

70-80 сүз

80-90 сүз

90-95 сүз

6.

Язу:

сүзлек диктанты

8-10сүз

10-15 сүз

15-18 сүз

18-22 сүз

22-25 сүз

Сочинение

5-7 җөмлә

7-8 җөмлә

8-9 җөмлә

9-10 җөмлә

10-12 җөмлә

      Тыңлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

     Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес,  эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

 Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2-3 орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4-6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.

         Эшнең 85-100%ы дөрес булса, «5»ле куела.

Эшнең 65-84%ы дөрес булса, «4»ле куела.

Эшнең 35-64% ы дөрес булса, «3»ле куела.

Эшнең дөреслеге 35%тан ким булса, «2»ле куела.

Йомгаклау билгесе

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

                                                                                                        Календарь – тематик план. 8 сыйныф.

Өйрәнелә торган бүлек ,  уку материалының темасы

 

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

План буенча

Фактта

Тарих китабында безнең өчен бик күп хәтирәләр саклана...

1

Халык авыз иҗаты.Риваятьләр. ”Сихерче кыз” риваяте.Хан кызы Алтынчәч.

1

2

Легендалар.Күке каян барлыкка килгән?

1

3

Легендалар .Зөһрә кыз.Местер Стуруорм. Һомай кошы.Курай.

1

Без тарихта эзлебез.

1

4

Болгар дәүләте турында.Ибне Фадлан.

1

5

Ә.Баян.Хыялымда туган калам.

1

6

Г.Тукай.Пар ат шигыре.

1

7

Бакый Урманче.

1

Онытылмас еллар.

1

8

Фатих Кәрим - патриот-шагыйрь. “Ант”шигыре

1

9

Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы.

1

10

Т.Миңнуллин. “Моңлы бер җыр” драмасы.

1

11

Мостай Кәрим .Билгесез солдат.

1

12

Ч.Айтматов .Анам кыры.

1

13

I яртыеллык материалы буенча  

контроль тест.

1

Әтинең зур бүреге иртә киелде.

14

Хаталар өстендә эш.

Клара Булатова.Башым иям.

1

15

Нур Әхмәдиев.Җиңү көне. Минем туган көнем

1

16

Ф.Сафин.Тулганай.

1

17

Р.Вәлиев .Ватаным

1

Ана –изге кеше.

18

Ш.Камал .Буранда.

1

19

И.Салахов.Ана тавышы.

1

20

С.Хәким шигырьләре.

1

21

Ш.Хәсәнов “ Әни килде”.

1

22

Ф.Садриев .Таң җиле.

1

Көлсәң – көл, еласаң – ела!

23

БСҮ Сатирик журналлар. Галиәсгар Камал иҗаты.

1

24

Г. Камалның “Банкрот” комедиясе.

1

25

Ф.Әмирхан.Фәтхулла хәзрәт.

1

26

Н.Исәнбәт. “Хуҗа Насретдин”

1

27

Гамил Афзал иҗаты. “Юл газабы” хикәясе.

1

28

Зыя Мансур .Таңсылу әкияте.

1

Даһи гомере – халкы хәтерендә!

29

Зөлфәт шигырьләре.

1

30

Ф.Әһлия.Актриса.Галия Кайбицкая .

1

Табигатьнең дә җаны, рухы бар.

31

Айдар Хәлим.Өч аяклы ат.

1

32

Камил Кәримов.Тимергали бабай хикәяте.

1

33

Еллык арадаш аттестация эше  (контроль тест).(Ә.Р.Мотыйгуллина,  Р.Г.Ханнанов, Татар әдәбияты, 8 сыйныф. Методик әсбап)

1

34

Үткәннәрне кабатлау.

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по чтению и развитию речи для 8 класса (программа 8 вида) по учебнику А.К. Аксеновой.

Рабочая программа курса чтения и развития речи в 8 классе 8 вида составлена на основе программы для специальных (коррекционных) общеобразовательных учреждений 8 вида 5-9 классов под редакцией В....

Рабочая программа по чтению и развитию речи для 9 класса (программа 8 вида) по учебнику А.К. Аксеновой.

Рабочая программа курса чтения и развития речи в 9 классе 8 вида составлена на основе программы для специальных (коррекционных) общеобразовательных учреждений 8 вида 5-9 классов под редакцией В.В. Вор...

Рабочая программа по чтению и развитию речи для 5 класса обучающихся по адаптированной основной общеобразовательной программе основного общего образования для умственно отсталых детей

Рабочая программа по  чтению и развитию речи  для  5  класса обучающихся по адаптированной основной общеобразовательной программе основного общего образования для умственно отсталы...

Рабочая программа по чтению (литературному чтению) 5 «В» класс на 2019-2020 учебный год

Рабочая программа по чтению (литературному чтению) 5 «В» класс на 2019-2020 учебный год...

Рабочая программа по чтению (литературное чтение) 6 «в» класс 2019-2020 учебный год

Рабочая программа по чтению (литературное чтение) 6 «в» класс 2019-2020 учебный год...

Адаптированная рабочая программа предмета «Чтение (Литературное чтение)» для 6 класса

Планируемые результаты изучения предмета «Чтение (Литературное чтение)»Базовый уровеньУченик научится:- читать вслух осознанно, правильно, выразительно;- читать «про себя»;- вы...