Рабочая программа по чтению, 9 класс
рабочая программа на тему

Чернова Нина Ивановна
Эш программасы түбәндәге  документлары, стандартлар һәм дәреслекләргә  нигезләнеп төзелде:
1. "Россия Федерациясендә “Мәгариф турында"гы федераль законы.( № 273,29.12.2012.)
2. Мәгарифтурында” Татарстан Республикасызаконы (ТРЗ – 68. 22.07. 2013ел.
3. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).
4.Төп гомуми белем бирүнең федераль  дәүләт белем бирү стандарты ( РФ Мәгариф министрлыгының 1897 нче боерыгы белән кертелгән 17 нче  декабрь , 2010 ел .)
5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән : “ Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле  балаларга татар телен  коммуникатив технология нигезендә укыту  программасы”, (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева .-Казан, 2014..  (Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлары:  Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйззәтуллина, Г.Г. Мулласалихова, Казан-2014)
6.Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең белем бирү программасы.
7. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы.
8. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Эш программасы турында” нигезләмә”се.
9.  РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы (14.12.2009, 16.01.2012 №16 үзгәрешләр белән ) белән федераль исемлеккә кертелгән “Татар әдәбияты”  Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен укыту әсбабы - 9 нчы  сыйныф. Авторлары : Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов,Х.Х.Хөснуллина.Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2016 нчы ел
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9_kl_tat.lit_.docx42.17 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Питрәч муниципаль районы

 муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Пановка төп гомуми белем мәктәбе”

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________  Сагдиева Л.Т.

Беркетмә №1  “31”  август 2018 нче ел.

“Килешенде”

Укыту эшләре буенча директор

урынбасары: ___________Козырева М.А.

“ 31”  август 2018 нче ел.

“Раслыйм”

“ Пановка төпгомумибелеммәктәбе” директоры:

_________Фазлиева М.Г.

Приказ № 54   “31” август  2018 нче ел.

Iквалификацион категорияле  татар теле һәм әдәбият  укытучысы

Чернова Нина Ивановнаның

9 нчы  сыйныфның рус төркеме  өчен

әдәбияттан

эш программасы

     Педагогик киңәшмә утырышында

каралды һәм кабул ителде

Беркетмә № 1, 31 август  2018 нче  ел.

2018-2019 нчы уку елы

Аңлатма язуы.

Эш программасы түбәндәге  документлары, стандартлар һәм дәреслекләргә  нигезләнеп төзелде:

1. "Россия Федерациясендә “Мәгариф турында"гы федераль законы.( № 273,29.12.2012.)

2. Мәгарифтурында” Татарстан Республикасызаконы (ТРЗ – 68. 22.07. 2013ел.

3. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).

4.Төп гомуми белем бирүнең федераль  дәүләт белем бирү стандарты ( РФ Мәгариф министрлыгының 1897 нче боерыгы белән кертелгән 17 нче  декабрь , 2010 ел .)

5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән : “ Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле  балаларга татар телен  коммуникатив технология нигезендә укыту  программасы”, (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева .-Казан, 2014..  (Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлары:  Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйззәтуллина, Г.Г. Мулласалихова, Казан-2014)

6.Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең белем бирү программасы.

7. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы.

8. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Эш программасы турында” нигезләмә”се.

9.  РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы (14.12.2009, 16.01.2012 №16 үзгәрешләр белән ) белән федераль исемлеккә кертелгән “Татар әдәбияты”  Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен укыту әсбабы - 9 нчы  сыйныф. Авторлары : Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов,Х.Х.Хөснуллина.Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2016 нчы ел

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ УКЫТУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ

Мәктәпнең 2018 - 2019 нчы  уку елына төзелгән уку- укыту планында   9 нчы  сыйныфта  татар әдәбиятыннан атнага 1 сәгать исәбеннән елга 34 сәгать  каралган.

 Дәреслек: Татар әдәбияты” (2кис.). Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен,  9 нчы сыйныф.  Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Л.Х.Хисмәтова. –  Казан, “Мәгариф-Вакыт”, 2016 ел .

Арадаш аттестация контроль эш  формасында еллык календарь графикка туры китереп үткәрелә.

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУНЫҢ  МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ:

  Татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты: туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

 − татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

 УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР:

− әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

− авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

− әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

− татар әдәбиятының һәм тарихи мәгълүматларның дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

− авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

− 11—12 татар, рус, чит ил язучы-шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

− 5—6 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

− Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, тыюлык, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;

− төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

−  7 мәкаль, 7 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

− төрле авторларның 3—4 шигырен яттан сөйли белү;

− сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

− төрле темаларга проект эше яклау;

− әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘР.

 Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү

Программа материалының эчтәлеге.

Эчтәлек

Сәгать саны

1. Атадан улына чын мирас − сүздер

5

2. Мәхәббәт бер булса да, ике йөрәктә яши

4

3. Гөл үссә – җирнең күрке,

Кыз үссә – илнең күрке

8

4. Бер йөрәктә туган җыр икенче йөрәкне кузгата

6

5. Театр – яктылыкка, нурга илтә!

2

6. Мең шифага ия кулларда

Күпме язмышларның эзе бар...

2

7. Укытучым! Синең бөек исмең

Йөрәгемдә мәңге сакланыр...

2

8. Авыр эшкә беләк бар,

Кыю эшкә йөрәк бар

5

Барысы:

34

        

«Үрнәк программа»га кертелгән әдәби әсәрләр минимумы:

1. Г.Тукайның “Татар кызларына” шигыре;

2. Ф.Әмирханның “Хәят” повестеннан өзек;

3. Г.Камалның “Беренче театр” комедиясе;

4. Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романыннан өзек;  

5. А.Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” повестеннан өзек;

6. Р.Мингалимнең “Сап-сары көзләр” хикәясе;

7. Р.Әхмәтҗановның “Сандугач керде күңелгә” шигыре

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Укуны бәяләү нормасы – 9 сыйныфта 90-95 сүз.

Текстны тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда “5”ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфографик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда “4”ле куела

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфографик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3”ле куела

Текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, “2”ле куела.

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты –25-28 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
  2. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.
  3. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.
  4. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант- ел башында 80-90 сүз;  ел ахырында 90-100сүз        

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2.   Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3.   Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты  пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4.  Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме: ел башында 130-140 сүз ;ел ахырында 140-150 сүз

Изложениене бәяләү

 1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5»ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.

 2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

 Сочинениенең күләме: Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениелэр була.Сочинение план нигезендэ языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең  күләме 9—11 нче сыйныфларда 18-20 җөмлә.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдэ, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5»ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4»ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 6 орфографик, 6 пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3»ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү:

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән темага яки бирелгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

Кулланылган әдәбият  һәм белем бирү чыганаклары

Укучы өчен:

Дәреслекләр:

1. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 9 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Х.Х.Хөснуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015. − 155 бит.

2. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 9 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Х.Х.Хөснуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015. − 167 бит.

Электрон белем бирү ресурслары:

1. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 9 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 1, 2 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Х.Х.Хөснуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015.

Эш дәфтәрләре:

1.Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре (татар телен өйрәнүче укучыларга) 5 нче сыйныф. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014. − 55 бит.

2. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре (татар телен өйрәнүче укучыларга) 6 нчы сыйныф. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина, Ә.З.Мифтахетдинова; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014. − 59 бит.

Укытучы өчен:

Фәнни-методик әдәбият:

1. Аминева В.Р. Типы диалогических отношений между национальными литературами (на материале произведений русских писателей второй пол. ХIХ в. и татарских прозаиков первой трети ХХ в.) / В.Р.Аминева. – Казань: Казан. ун-т, 2010. – 474 с.

2. Амирханов Р.У. Татарский народ и Татарстан в начале ХХ века: Исторические зарисовки / Р.У.Амирханов. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2005. – 152 с.

3. Арсланов М.Г. Тылсым. Татар театры: режиссерлар һәм драматурглар / М.Г.Арсланов. – Казан: Мәгариф, 2008. – 287 бит: фот.б-н.

4. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.

5. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда / төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. – Казан: Татар.кит.н.шр., 2009. – Т.I. – 751 б.; Т.II. – 735 б.

8. Бәширов Ф.К. ХХ йөз башы татар прозасы. – Казан: Фикер, 2002. – 287 б.

9. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе: Шигырьләр һәм  поэмалар. [Төз. һәм кереш сүз авт.Р.Х.Хәйбрахманов]. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр. (ТаРИХ), 2005. – 416 б.

9 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН.

Өйрәнелә торган бүлек ,  уку материалының темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

План буенча

Фактта

Атадан улына чын мирас-сүздер.

1

Халык авыз иҗаты.Дастаннар.

1

2

“Идегәй” дастаны.

1

3-4

Кол Гали . “Кыйссаи Йосыф” .

2

5

Сәйф Сараиның тормыш юлы һәм иҗаты.

1

6

Сәйф Сараи.“Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастаны.

1

7

Сайади.Таһир –Зөһрә.

1

8

Таһир белән Зөһрә кыйссасы.

1

9

Ф.Бурнаш. Таһир – Зөһрә.

1

Гөл үссә −  җирнең күрке,

Кыз үссә – илнең күрке.

10

Г.Кандалыйның тормыш юлы һәм иҗаты. “Сәхибҗамалга” поэмасы.

1

11

Р.Фәхретдиннең тормыш юлы, иҗаты. “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәре.

1

12.

Г.Тукай.”Татар кызларына” әсәре.

1

13

Фатих Әмирхан “Хәят” повесте.

1

14-15

Аяз Гыйләҗев .“Җомга көн, кич белән...” әсәре.

2

16

Рөстәм Мингалим.“Сап-сары көзләр” хикәясе.

1

17

Рөстәм Мингалим.“Кышкы суыкларга кердек исә...”

1

Бер йөрәктә туган җыр

Икенче йөрәкне кузгата.

18

Ркаил Зәйдулла. “Буран” шигыре.

1

19

С.Әхмәтҗанова . “Татар акылы...” шигыре. Марс Шабаев “Корыган имән монологы” .

1

20

Фирүзә Җамалетдинова,.“Ташлар” һәм “Кунак көткән кебек” шигырьләре.

1

21

Рәшит Әхмәтҗанов “Сандугач керде күңелгә” шигыре.

1

22

1-яртыеллыкка контроль эш.

1

23

Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты. “Беренче театр” комедиясе.

1

Театр яктылыкка, нурга илтә!

24

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тормыш юлы һәм иҗаты.

1

25

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. Казан театр училищесы.

1

26

Г.Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗаты.“Ак чәчәкләр” романы.

1

27

А.Расих . “Ике буйдак” романыннан өзек.  

1

Укытучым! Синең бөек исемең

Йөрәгемдә мәңге сакланыр...

28

Мөхәммәт Мәһдиев“Фронтовиклар” романыннан өзек .

1

    29

Лена Шагыйрьҗанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Укытучы” шигыре.

1

Авыр эшкә беләк бар,

Кыю эшкә йөрәк бар.

30

Гариф Ахуновның тормыш юлы һәм иҗаты .“Хәзинә” романыннан өзек.

1

31

Илдар Юзеевның тормыш юлы, иҗаты .“Таныш моңнар”поэмасы.

1

32

Контроль  эш.

1

    33

Салисә Гәрәева иҗаты. Мәдинә Маликованың тормыш юлы һәм иҗаты .

“Казан каласы − таш кала” повестеннан өзек .

1

34

Үткәннәрне кабатлау. Йомгаклау .

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по чтению и развитию речи для 8 класса (программа 8 вида) по учебнику А.К. Аксеновой.

Рабочая программа курса чтения и развития речи в 8 классе 8 вида составлена на основе программы для специальных (коррекционных) общеобразовательных учреждений 8 вида 5-9 классов под редакцией В....

Рабочая программа по чтению и развитию речи для 9 класса (программа 8 вида) по учебнику А.К. Аксеновой.

Рабочая программа курса чтения и развития речи в 9 классе 8 вида составлена на основе программы для специальных (коррекционных) общеобразовательных учреждений 8 вида 5-9 классов под редакцией В.В. Вор...

Рабочая программа по чтению и развитию речи для 5 класса обучающихся по адаптированной основной общеобразовательной программе основного общего образования для умственно отсталых детей

Рабочая программа по  чтению и развитию речи  для  5  класса обучающихся по адаптированной основной общеобразовательной программе основного общего образования для умственно отсталы...

Рабочая программа по чтению (литературному чтению) 5 «В» класс на 2019-2020 учебный год

Рабочая программа по чтению (литературному чтению) 5 «В» класс на 2019-2020 учебный год...

Рабочая программа по чтению (литературное чтение) 6 «в» класс 2019-2020 учебный год

Рабочая программа по чтению (литературное чтение) 6 «в» класс 2019-2020 учебный год...

Адаптированная рабочая программа предмета «Чтение (Литературное чтение)» для 6 класса

Планируемые результаты изучения предмета «Чтение (Литературное чтение)»Базовый уровеньУченик научится:- читать вслух осознанно, правильно, выразительно;- читать «про себя»;- вы...