“Зәңгәр күлдә ай коена”.
материал на тему

Чернова Нина Ивановна
Фәнис Яруллинның әсәре  буенча сәхнәләштерелгән әкият

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ay_koena.docx162.21 КБ

Предварительный просмотр:

Питрәч  муниципаль районы Пановка төп  гомуми белем         бирү     мәктәбе.

                          “Зәңгәр күлдә ай коена”.

             Фәнис Яруллинның әсәре  буенча сәхнәләштерелгән

                                      әкият. F:\школа\школа 001.jpg

     

       Әзерләде: Татар теле һәм әдәбият укытучысы Чернова Н.И.

                “Зәңгәр күлдә ай коена” әкияте.

Музыка. Ай әкрен генә бии. Җил тавышлары. Кыз бака ефәгенә эләгә.

Ай:

-Коткарыгыз! Батам! Үләм!

Чуртан:

-Нәрсә төнне куркытып кычкырасың?

Ай:

-Чуртанкай! Зинһар коткара күр! Синең тешләрең бик үткән, бу ефәкне хәзер ерткалап атырсың.

Чуртан:

-Бик коткарыр идем дә, тешләрем сызлап тора шул. Без монда көн саен тамак туйдыру турында уйлыйбыз, кармакларга эләгәбез. Ә син эшләмичә рәхәт кенә яшисең. Шул кирәк сиңа, кал шунда.

Ай:

-Минме эшләмим?! Мин, беләсең килсә, төне буе бөтен дөньяны яктыртам. Мин булмасам  төнлә кешеләр юл таба алмаслар, диңгезләрдә кораблар батыр, караңгыда караклар кешеләрне таларлар иде.

Чуртан:

-Булмыша  алмыйм, ой бик каты тешем сызлый.

Ай:

--Коткарыгыз! Батып үләм!

Бака:

-Эй, син, нәрсә, безнең ефәкне урларга килдең әллә?

Ай:

-Коткарчы, зинһар, тыным бетә. Күктә ялтырап торыр вакытым җитә. Кешеләр күктә минем һокл?ыкны күрерләр, борчылырлар. Ә минем кешеләрне бердә кайгыга саласым килми.

Бака:

-Ярар, коткарырмын. Тик башта син минем тавышымны тыңлап кара. Матур сайрыйммы мин.

(Бака бакылдый)

Бака:

-Я, матур сайрыйммы? Минем тавышым сандугачныкыннан матурррак.

Ай:

- Сандугачныкыннан матур түгел инде. Ләкин бер дә борчылма: баканың үз җыры, сандугачның үз җыры була.

Бака:

-Ә-ә-ә...Шулаймы! Һәр: “Гөберле баканың җыры тавышы сандугачныкыннан матуррак”,- дип кычкырмасаң сиңа бу күлдән чыктым юк. Я, кычкырасыңмы, мин көтәм. Өчкә хәтле санаганчы әйтмәсәң, мин китәм. Я, башладык! Бер...Ике..Өч...

Ай:

-Юк,  инде, мин ялганлый алмыйм. Ялганласам, минем йөзем каралачак. Ә кара йөзле Айның  кемгә кирәге бар?

Бака:

-Алайса, үзеңә үпкәлә.

Ай:

-Әй-әй-әй! Коткарыгыз, батып үләм! Булышыгыз миңа!

Балыкчы кызы:Битләремдәге миңнәрем

Бетми күпме юсам да

Бәхелерәк булыр идем

Бака булып тусам да.

Каян алыйм матурлыклар

Матур булып тумагач

Кемгә барып зарым сөйлим

Дусларым да булмагач.

Ай.- Ярдәм итегез!

Балыкчы кызы :ӘЙ,сөйкемле Ай!Матур Ай,әз генә түз,хәзер булышам.

Ай.Рәхмәм матур кыз!Коткардың мине.

Балыкчы кызы: Алай,әйтмә,мин матур түгел,мин ямьсез.Шул ямьсезлегемнән оялып  мин көндезләрен урамга да чыкмыйм.

Ай.Матур кыз дип мин ялганламыйм.Син чыннан да дөньяда иң-иң гүзәл кыз.Әгәр минем сүзләремә ышанмасаң ,өеңә кайт та көзгегә кара.

Кыз.Мин түгелдер ,бу бүтән кыздыр! Сөйкемле,Ай, рәхмәт сиңа,рәхмәт сиңа.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Темое: "Буцхаст магуса соефтдзаг коены".

Откратый урок в пятом классе. Темое: "Буцхаст магуса соефтдзаг коены"...

ӘДӘБИ ГЕРОЙГА ХАРАКТЕРИСТИКА БИРҮ АЛГОРИТМНАРЫ (Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена”әсәре буенча)

1.Алым: Әдәби геройга характеристика бирү алгоритмнары.2.Максат :    1. Белем бирү:-уку күнекмәләрен камилләштерү;-эш-гамәлләре,тышкы кыяфәте,сөйләме һ.б. аша геройның характерын анализ...

"Яхшылык җирдә ятмый" Ф.Яруллиның "Зәңгәр күлдә ай коена" әкиятенә анализ

5 нче сыйныф татар әдәбиятыннан Ф.Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена" әкиятенә анализ...