НПК "Гаилэмнен кадерле ядкяре"
материал на тему

Софронова Вера Васильевна

НПК "Гаилэмнен кадерле ядкяре". Работа ученика под моим руководством

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gailmnen_kaderle_yadkyare.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

«Шәҗәрәләр –нәсел агачы»

V Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе

Юнәлеш:  “ Гаиләмнең кадерле ядкяре “

   Тема: “ Сандык төбе - сары алтын “

                                               Эшне башкарды:

                                             Алабуга шәһәре ,

        5 нче гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                     9 б сыйныф укучысы

                                                                                Ямалетдинов Җәлил

                                                Фәнни җитәкче:

                                                                     Софронова Вера Васильевна

Буа- 2018

Эчтәлек

  1. Кереш өлеш....................................................................................... 3
  2. Төп өлеш......................................................................................... 4-5
  3.  Йомгаклау...................................................................................... 6


Кереш

“ Нәселе барның – исеме бар”, дип әйтеп калдырганнар безгә әби – бабайларыбыз. Дөресе дә бит шул. Үткәннәрне белеп, аларны хәтердә саклау, тормышыбызны тагын да ямьләндерә. Әгәрдә үткәнебез булмаса, киләчәгебез дә юк бит. Һәрбер гаиләдә, һәрбер йортта үзенен ядкяре бар. Ядкяр ул - ерак әби-бабайлардан калып, нәселебезнең, гаиләбезнең  якты хәтирәсе булган әйбер. Кара - аклы фотосүрәтләр белән тулган альбомнар, газиз балакае өчен үз куллары белән ясаган бишек я уенчык, нәселнең билгесе булган сырлы - сырлы тәрәз кырлары, озын кышкы кичләрдә бәйләгән бияләй - оекбашлар, шәлләр, муенса - алкалар, туй күлмәге - болар барысы да нәсел хәтирәсе...

Төп өлеш

Безнең гаиләбездә, буыннар хәтирәсе булган  берничә кадерле әйбер бар. Шулар турында алда сезгә сөйләп китәсем килә... Җәй җитүгә, сеңлем белән, авылга - әби-бабай янына йөгереп кайта идек. Мунча алдында торган сандык - безнең өчен үзенә күрә бер серле дөнья иде. Аны ачсаң - вакытның ничек узганын сизми дә кала идек. Нәрсәләр генә юк иде анда!.. Бу юлы да, ял көннәре җиткәч, авылга таба юл тоттык...Һәрвакыттагыча, чәчләренә чал кергән булса да, йөзләре нур чәчкән бабай каршы алды... Әби генә юк иде... Күптән түгел, аның күзләре мәңгегә йомылды... Ишегалдына чыккач, хәтирәләргә чумып, бала-чакны искә алып, сихри сандыкка таба атладым... Элекегечә... Барысы да әби куйганча...

“ Туй күлмәге кигән кыздан

Көнләшеп лә үләрлек.

 Туй күлмәге бер көнлекме?

Туй күлмәге гомерлек!”-  җырын сузып җибәреп, “ яңа гына укуны тәмамлап, шушы авылга эшкә төштем дә, бабаегыз үзенә алып калды . Туйга диеп күлмәк тә алмадым, чыгарылыш кичәсенә тегелгән ак күлмәкне кидем”, диеп көлеп куя иде. Хәзерге күлмәкләр белән чагыштырганда, чыннан да, әбиемнең туй күлмәге бик гади. Апам озак кына көзге алдында, шул күлмәктән басып торып, туй турында хыялланырга ярата иде. Сары таплар төшсә дә, әле һаман да киешле үзе. Билгә кадәр булган фатасы  (рәшә) да бик матур. Әнә бит, нинди бәхетле әби фотосүрәттә...

Ә монысы инде  чуклы шәле... Сеңлемне шушы шәлгә төреп, җырлап йоклатканын әле дә хәтерлим. Хәзер инде бу шәл әнинең иңнәрен каплый...

Әбиемнең кулыннан бар эштә килә иде. Бигрәк тә чигү эшен ярата иде ул. Сабантуй җитсә, батырның билендә әбиңең чиккән сөлгесе булыр иде. “ Монысы карт әбиегез, ә монысы әбиегез чиккән” ,дип әни ике сөлгене кадерләп саклый.

“ Оныкларыма икешәр мендәр миннән ”, диеп, каз мамыгыннан мендәр тутырып, тышлыгын чигеп куя иде әби. Әле хәзер дә,  авылда әби чиккән мендәрләр тезелеп тора. Мендәрләр генә түгел, төннәрен чиккән каләме-  стенаны, чигү үрнәкләре иман почмагын, бабайга чиккән кулъяулыгы көзге алдын бизи...

Йомгаклау

 Менә шундый ул - безнең гаилә ядкәре. Әбинең кулы тигән бар нәрсә дә минем өчен бик кадерле. Кечкенә сеңлемнең чигү эше белән утырганын күреп, күземә яшь килә.  Минемчә, һәр кешенең  нәсел байлыгы булырга тиеш, чөнки ул буыннарны бәйли, якынайта.  Шуңа күрә, гаилә ядкярләре буыннан буынга күчеп, әби- бабайларыбызнын якты истәлеге булып калсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нәсыйхәтләр – иң кадерле мирас.

Ризаэддин Фәхреддин гыйлемне  дөнья һәм ахирәттә үзенә файдасы яки зарары булачак нәрсәләрне белү дип атый һәм гыйлемнең кешеләргә генә хас олуг бер сыйфат һәм гыйлем өйрәнүнең бәндәләр өстендәге...

“Туган як- кадерле төбәк” ( Телдән журнал)

Максат: табигать турында төшенчә бирү,табигать белән кеше арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау; укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм культурасын үстерү, сочинение язуга хәзерлек, туган якка мәхәббәт т...

Иң кадерле әнием (Әниләр көненә багышланган әдәби- музыкаль кичә)

Һәркем өчен иң кадерле кеше- ул әни. Мәктәпләрдә, әниләр көненә багышлап, күп чаралар үткәрелә.Мин дә бу бәйрәмгә багышланган әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итәм....

“Иң-иң кадерле кешебез”

“Иң-иң кадерле кешебез”...

“Яшәгез, кадерле әниләр!” (З.Мансурның "Әниләр көнендә шигыре буенча).

II  сыйныфның  татар  төркемендә  әдәби укудан  ачык  дәрес  эшкәртмәсе. З. Мансур. "Әниләр көнендә"....

"Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр..."

quot;Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр..."...