Авторские стихи.
материал на тему

Фаттахова Алсу Мохлисулловна

Стихи собственного сочинения на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avtorskie_stihi.docx20.26 КБ

Предварительный просмотр:

Фаттахова Алсу М.     Үзем иҗат иткән шигырьләр...

Туган җирем.

“Бәхет бит туган җирдә яшәү!” –

Диләр читтә гомер иткәннәр.

Сагынып кайта ерак төбәкләрдән

Инде күптән чыгып киткәннәр.

Туган җирнең чиста-саф һавасы,

Урманнары, тугай-кырлары.

Һәркемгә дә якын үз җиренең

Челтерәп аккан чишмә сулары.

Мин үземне бик бәхетле тоям:

Якыннарым, дуслар янымда.

Авылымның саф һавасын сулыйм,

Шигъри юллар туа җанымда.

Җәй җитүгә яшел болыннарда

Хәтфә чирәм буйлап йөгерәм.

Сайрар кошлар тав(ы)шына исәрләнеп,

Җыр сузамын йөрәк түреннән.

Алтын көзне сөям аеруча,

Йомшак  җилен, яңгыр тавышын.

Көзге яфрак кебек оча күңел,

Мәктәбемә атлап барышым...

Кышның салкын ап-ак карлары да –

Туган якның алмаз бөртеге.

Язгы ямьле көнне якынайтып,

Ачыладыр кояш керфеге.

Һәр фасылы, һәрбер көне нурлы,

Һәр үләне якын илемнең.

Ислемайдан татлы, тәмле исе,

Туган җирем, чәчкә-гөлеңнең.

Бер Аллаһым, сорыйм бары синнән:

Аермачы туган җиремнән.

Үз юлымны табыйм, кеше булып калыйм –

Шундый теләк агыла күңелемнән!                       Фаттахова Алсу.

4 г сыйныфы кызларына багышлап...

Нинди чәчкә елмая дип,

Карап торабыз сезгә.

Сокланып туя алмыйбыз,

Без сезнең гүзәллеккә.

Иң якын дус, иптәш тә сез,

Сезнең белән күңелле.

Котлыйбыз чын йөрәктән сезне

Бәйрәм белән бүгенге.

Сез матур да, бик чибәр дә.

Акыллы, тыйнак, зирәк.

Сездәй байлыкны сакларга

Батыр егетләр кирәк.

Сүз бирәбез хөрмәтләргә,

Рәнҗетмәбез һичвакыт.

Чын дус булып калырбыз без,

Сезнең өчен һәрвакыт. Фаттахова Алсу.

Малайларга багышлап...

Кышның матур көнендә,                                              Өченчеләр башка төрле,

Карлар явып торганда,                                                 Алар тапкыр һәм шаян.

Купка башлангыч мәктәбендә                                     Спортны бик үз итәләр,

Очраштык, дуслар, бергәләп,                                       Көчләр табалар каян?

Егетләр бәйрәмендә.

Мәктәбебез малайлары –                                              Дүртләр егет булды хәзер,                                          

Алар бергә унҗиде.                                                       Горур гына атлыйлар.

Барысы да менә дигән,                                                  ВПР дигән зур юлның

Барысы да килешле.                                                      Сукмакларын таптыйлар.

Һәр җирдә дә өлгер алар,                                              Эх, егетләр, малайлар,

Укуда да, эштә дә.                                                          Кайчак сезне сүгәбез.

Каушамыйлар, бирешмиләр,                                        Ә шулай да сездән башка

Башка борчу төшсә дә.                                                  Күңелсез бит, беләбез!                            

Беренчеләр бик җитезләр,                                            Бәйрәм белән котлап сезне

Чабып кына йөриләр.                                                   Телибез тик уңышлар!

Ашханәнең яңалыгын                                                  Ил сагында торыгыз сез,

Иң беренче сөйлиләр.                                                   Булмасын тик сугышлар!

Икеләрдә биш малай бар,                                             Үсеп җитеп, егет булгач,

Һәр эштә булдыралар.                                                   Юлдан язып калмагыз.

Кызларын хәтта кайчак                                                Туры юлны табып һәрчак

Укуда уздыралар.                                                          Җиңү генә яулагыз!       Ф.Алсу.

 

Әнкәй...

Төн утырып шигырь язам әле,

Шагыйрә дә түгел югыйсә...

Ишек кага яңгыр бөртекләре,

Тәрәз чиртеп салкын җил исә!

Изрәп йоклап ята сабыйларым.

Мин бәхетле: алар янымда!

Әни булу хисен татый алдым,

Мең рәхмәтем Аллаһ каршында!

Ана булгач кына аңлыйбыз шул,

Әнкәйләрнең борчу, сагышын.

Әнкәйләргә ешрак кайтыйк әле,

Ала күрмик алар каргышын...

Әниемнең чая кызлар сыман

Яшь чакларын искә төшерәм.

Һәр эшкә дә өлгер, җитез әнкәй

Иртән иртүк икмәк пешергән.

Борыннарны назлый хуш исләре,

Шуннан тәмле нәрсә бар икән?

Көтә идек ипи алыр чакны

Күзне алмый кайнар ак мичтән...

Аһ, ул тәмле, кайнар ипекәйләр

Сабый чакларымның ядкаре.

Кайтыр идем йөгереп шул чакларга

“Мөмкин булса, вакыт..., көт әле!”

Җылы мамык шәлләр иңнәремдә,

Әниемнең миңа бүләге.

Салкын кара төнне җылыта ул,

“Саклан, балам!” – әнкәм теләге.

Авыр чакларың да күп булгандыр:

Югалтулар, борчу сагышлар.

Тик, әнкәем, син картайма әле,

Яшә әле чиксез күп еллар!!!

Тигез гомер насыйп булсын сиңа,

Әткәй булсын һәрчак терәгең,

Балаларың сөендереп торсын

Минем сиңа шушы теләгем!

                             Алсу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторские стихи и рифмовки для уроков немецкого языка в начальной школе

в презентации предсавлены стихи и рифмовки собственного сочинения для дополнительной работы на уроков с целью популяризации немецкого языка воспитания интереса и любви к немецкому языку развития навык...

Авторские стихи

Авторские стихи про техническое творчество. Они помогут при организации мероприятий технической направленности....

Авторские стихи для детей 2-3 лет

Стихи-потешки для малышей...

Авторские стихи на уроках биологии

Применение терминов в стихах на уроках биологии придает ему эмоциональную окрашенность, повышает интерес к изучению предмета, активизирует познавательную деятельность учащихся....

Авторские стихи

Автор: Бородинова Елена АлександровнаМечтаБелый всадник на конеВдруг промчался вдалекеИ отчаянье нашлоСловно солнце не взошлоЗахотелось вдруг взлететьВольной птицей в небе петьВсе оставить позадиТольк...

Авторские стихи и песни

Авторские  стихи и песни к внеклассным мероприятиям для начальной школы (на осетинском языке) , посвященныеК международному  дню защиты детей Традиции осетинского народа в почитании свя...

Авторская программа по теме: « Применение авторских стихов на уроках истории», учителя истории МКОУ Маджалисской СОШ Мурадхановой (Султановой) Гулизат Меджидовны

     Авторская программа по теме: « Применение авторских стихов на уроках истории», учителя истории МКОУ Маджалисской СОШ  Мурадхановой (Султановой) Гулиза...