эссе " Мы против коррупции"
материал (9 класс)

Софронова Вера Васильевна

эссе " Мы против коррупции"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_min_korruptsiyag_karshy.doc28.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучыбыз, “ Әйдәгез, “Без коррупциягә каршы” исемле инша язып карыйк әле,” - дигәч, мин аптырашта калдым. Коррупция?.. Моңа кадәр бу сүзне еш кына ишетсәм дә, аның турыдан-туры мәгънәсен аңлата алмадым. Чыннан да, нәрсә соң ул коррупция? Инде инша язуны икенче урынга калдырып, мин үземнең уйларыма чумдым...Иң алдан, бу серле һәм шул ук вакытта бик явыз яңгыраган сүзнең мәгънәсенә төшенергә кирәк бит. Кулымдагы “ Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” ндә “ Коррупция- югары хезмәт урыныда эшләүче кешеләрнең, җәмәгать эшлекләренең акчага сатылучанлыгы; хезмәт урыны хокукларын шәхси байлык туплау максатлары өчен файдаланудан гыйбарәт җинаять” дигән аңлатмага тап булдым.  Димәк коррупция ул җинаять? Җинаять эшләүче җаваплыкка тартылырга тиеш түгелме соң? Һәрчак түгел икән шул...

Ни сәбәптәндер, төзеләсе йортлар, балалар бакчасына алынасы кирәк-яраклар, хәтта авыру балаларга тиешле дарулар да, я кәгазъ битләрендә генә, я нинди дә булса югары хезмәт урынында утыручы адәмнәр кесәләрендә алтын тәңкәләр булып утырып калалар. Алдашып, байлыкларын яшерүче “түрә”ләр белән беррәттән, ипи алырга тиеннәрен санаган ялгыз әби-бабайларны күреп, йөрәгем яна. Бүгенге көндә, ришвәт бирмәгән һәм алмаган кеше бик аздыр, мөгаен. Тормышның кайсы гына өлкәсенә карамасаң да, бу явыз күренешнең эзләренә юлыгасың: гади эшчеләрне эштән куган, айлар буена көткән чират чигенгән, белемгә омтылган балалар алдында ишекләр ябылган вакытта, “заман патшалары” ның берничә катлы йортлары күтәрелә, машиналары гына түгел,самолетларының да саны күбәя. “ Ә хокук саклау органнары кая карый ? ” - дигән уема, җавап шунда ук үзеннән үзе табылды : “аларның үзләренә дә “өлеш чыкмыйча” калмый бит ”. Шулай булгач, бу явызлыктан котылу юк булып чыга. “ Балык баштан бозыла ”, - дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Ләкин югары урыннар алучыларны гына гаепләү дөресме соң? Минемчә, ришвәт алучы гына түгел, аны бирүче дә, бу күренеш барлыгының сәбәбе.

Ничек итеп бу тозактан котылып була соң? Минем уйлавымча, законнарны катгыйрак итү бернинди дә уңай нәтиҗә бирмәячәк, чөнки ришвәт бер генә кеше тарафыннан эшләнми бит. Ул шулкадәр безнең тормышка үтеп керде, хәтта үзебез дә : “ Мине генә күрмәсәләр ярар иде,”-дип кулыбызны ришвәткә таба сузабыз. Шәфкать туташына рәхмәтебезне белдерү өчен, кулыбыздагы кәнфит тә ришвәт түгелме соң?.. Димәк, ришвәтнең булуы/булмавы үзебездән тора икән бит! Шулай булгач, бары тик бергәләп көрәшкәндә генә, бу “заман чире”н җиңеп була. Әйдәгез, барыбыз да ришвәткә каршы чыгып, якты киләчәккә юл салыйк, без булдырабыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Мы против коррупции"

Презентация для проведения воспитательного часа....

Классный час "Мы против коррупции"

Коррупция-это термин,обозначающий использование должностным лицом своих властных полномочий и доверенных ему прав с целью личной выгоды,противоречащее законодательству и моральным установкам. ...

МЫ - против коррупции. ( Занятие для обучающихся СКОШИ 8 ВИДА)

- Предмет нашего обсуждения – коррупция, ее последствия и противодействия коррупционным проявлениям.  Коррупция охватывает все сферы общественной жизни, все слои населения. Каждый человек х...

внеклассное мероприятие Круглый стол "Мы против коррупции"

Круглый стол для старшеклассников с представителями общественности - это обсуждение  такой злободневной проблемы общества, как коррупция, п  опытка раскрыть сущность этого явления, его причи...

Молодежь против коррупции.

Интелектуальная игра  для старшеклассников....

Презентация внеклассного занятия "Вместе против коррупции"

Целью антикоррупционной   политики   является  снижение  уровня коррупции и обеспечение защиты прав и  законных  интересов  граждан, общества  и...