Теләче районы Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе тарихы
материал по истории (9 класс)

Айгуль Абузаровна Рахматуллина

Теләче районы Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе тарихы

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon mktp_tarihy.ppt1.36 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мәктәп тарихы Ка заклар мәктәбе бинасы ТР Теләче районы Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе Эшләде: тарих һәм җәмгыят ь белеме укытучысы Рахматуллина Айгөл Әбүзәровна

Слайд 2

Хәзерге Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең тарихы элекке тирә-якка гына түгел, РСФСР күләмендә танылган Казаклар мәктәбенә барып тоташа. Казаклар авылында беренче дөньяви мәктәп 1884 елда ачыла. Билгеле, 1917-1918 уку елында яңача укыту башлана, махсус, зур мәктәп бинасы 1926-1927 уку елында эшли башлый. 1930-1931 елдан директор итеп Гали Садыйков куелган.

Слайд 3

Данлыклы Казаклар мәктәбенең яңа бинасы 1934 елда салына. Мәктәп 4 бүлмәле була. 1935-36 уку елында мәктәп Казаклар урта мәктәбенә әйләнә. Татар мәктәбе буларак, укучылыр саны 600гә якын була. Мәктәп каршында педагогик курслар эшли. Аны тәмамлаучылар, укытучылар булып, авылларга таралалар. Бу турыда күренекле язучылар әсәрләрендә дә язылды. Бу чорда мәктәп директоры булып Кошкин Алексей Васильевич эшли. 1941 енче елда сугыш башлангач, ул фронтка китә.

Слайд 4

1941 елның августыннан мәктәп директоры булып Кошкин А.В.ның тормыш иптәше, укытучы Каримова Мәһеҗүрә Бариевна кала. Бу чорда мәктәпнең 9 гектарлы участогы була, кирәк азык-төлек шунда җитешетерелә, балаларга кайнар аш бирелә. Укытучылар, укучыларны мәктәптән читләштермәс өчен, бөтен көчләрен куялар. Уку-язу өчен дәфтәр булмый, тапкан урыннан табаклы кәгаз ь ләр сатып алып, укучыларга дәфтәр итеп тегеп бирелә. Сугыш афәте барлык ир-атларны үзенә җыя. Авылда, мәктәптә ир-атлар бөтенләй калмый диярлек. Шуңа да карамастан, М әһеҗүрә Бариевна җитәкчелегендә укытучылар коллективы урманда утынын да хәзерлиләр, аны үгез һәм атлар белән ташыйлар. Балаларга мөмкинлекләр тудырып, укуга зыян китермичә, уку елын уңышлы тәмамлыйлар. 347 укучы класстан класска күчә. Сугыш елларындагы эшчәнлеге өчен Каримова М.Б. Почет билгесе ордены белән бүләкләнә. Укучылыр кимегәнлектән урта мәктәпләр кыскара, мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә. Заманга бәйле рәвештә сигезъеллык, тугызеллык та була.

Слайд 5

Сугыштан соңгы чорда мәктәп уку-укыту өчен кирәкле әсбаплар белән тулыландырыла. Укучылар укуга тартылып бетә. Мәктәп тулаем кайнар аш белән тәэмин ителә. Колхозның да куәте яхшыра. Атлар, эшче көчләр арта. Мәктәп участогында уңыш бик яхшы үстерелә. Пионер эшләре алып барыла. Сугыш вакытында фронтовиклар хезмәтенә тиңләрлек хезмәтләре өчен укытучыларга медал ьл әр тапшырыла. 1949-1950 нче уку елында М әһеҗүрә Бариевнага “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелә. Бу исем бөтен укытучылар коллективы өчен зур горурлык була.

Слайд 6

Мәскәүдән тәҗрибә уртаклашырга Мәгариф министрлыгыннан да киләләр. Директор Каримова М.Б. Казанда, Мәскәүдә зур форумнарда катнаша. Шулай ук шушы мәктәпне сугыш алдыннан тәмамлаган, укытучы фронтовик Рәхмәтуллин Әсгать Рәхмәтулла улына да тырыш хезмәтләре өчен Татарстан АССРның Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы бирелә. 1961-1962 нче уку елында мәктәп сигезеллык итеп үзгәртелә. М әһеҗүрә Бариевна җитәкчелек иткән 1964-1965 нче уку елында мәктәпнең пионер дру жинасына ВЛКСМ райкомы тарафыннан « Җидееллык юлдашы” исеме бирелә. Әсгать Рәхмәтулла улы 1969 елдан 1977 елга кадәр Казаклар мәктәбенең директоры булып эшли. Казаклар мәктәбенә озак еллар Ә.Р.Рәхмәтуллинның укучысы булган Биктимеров Миннәхмәт Нуриәхмәт улы да җитәкчелек итте.

Слайд 7

1990 елда заманча мәктәп колхоз үзәге Кече Кибәхуҗа авылына салынды. Бу вакыйга барлык җирлек халкы өчен зур куаныч булды. Кече Кибәхуҗа урта мәктәбе белән Биктимеров Миннәхмәт Нуриәхмәтович җитәкчелек итте. Мәктәп 1990-2010 елларда – Кече Кибәхуҗа урта мәктәбе, 2010-2011 елдан – Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе исемен йөртә. 2006 елдан педагогик коллектив белән Найлә Нуретдин кызы Әхмәтҗанова җитәкчелек итә. 2012 елда мәктәбебез “Дәрестән соң мәктәп” со циаль проектлар конкурсында 120 ме ң сум грант отып, грант акчасына тегү машиналары алып, өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Ра ъ но Исамовна җитәкчелегендә тегү юнәлешендә эшчәнлек башлады. Укучылар тегү түгәрәкләренә йөреп, “Стил ь һәм мода” театры белән чыгыш ясау өчен киемнәр, көнкүреш кирәк-яраклары тегәләр. Бүгенге көндә мәктәптә 14 укытучы эшли, 34 укучы белем ала. Мәктәп эшчәнлеге элекке традицияләр белән уңышлы эшләп килә. Россия Федер ациясе Президентыны ң мәгариф өлкәсендәге Грант ияләре: 2006 ел- мәктәп директоры, математика укытучысы Әхмәтҗанова Найлә Нуретдиновна; 2008 ел- башлангыч сыйныфлар укытучысы Гарипова Гөлсинә Зөлфәровна; 2013 ел- рус теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова Илмира Мансуровна. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә : 2003 ел- математика һәм физкул ьтура укытучысы Биктимеров Минн әхмәт Нуриәхмәтович; 2014 ел - математика һәм информатика укытучысы Галимҗанова Гөлнур Әхмәтзәкиевна . “ Россия Федера циясе гомуми белем бирүнең мактаулы мәгариф хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнә: 2007 ел- мәктәп директоры, математика укытучысы Әхмәтҗанова Найлә Нуретдиновна; 2010 ел- татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хуҗина Нәк ыя Юнысовна. 2012 ел- башлангыч сыйныфлар укытучысы Гарипова Гөлсинә Зөлфәровна; «РСФСР халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнә: 1994 ел- химия һәм биология укытучысы Биктимерова Хафәзә Сәлаховна “ Безнең иң яхшы укытучы” бәйгесендә Грантка ия булучылар: 2011 ел- математика һәм информатика укытучысы Галимҗанова Гөлнур Әхмәтзәкиевна ; 2013 ел- рус теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова Илмира Мансуровна; 2013 ел- татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Гөлназ Миннехановна; 2014 ел- башлангыч сыйныфлар укытучысы Мостафина Кадрия Мәсгутовна; «Иң яхшы педагог-оештыручы» бәйгесендә Грантка ия булучы: 2017 ел- педагог-оештыручы, музыка һәм сәнгат ь укытучысы Мөхәмәдиева Наилә Дәүләтҗановна.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кече һәм урта сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханына әзерләү

Кече һәм урта мәктәп укучыларын бердәм дәүләр имтиханнарына әзерләгәндә кулланырга мөмкин булган эш төрләре....

МӘКТӘП ЯНЫ ЛАГЕРЬЛАРЫНДА ЭШЛӘҮЧЕ УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН “КЕЧЕ САБАНТУЙ”

МӘКТӘП ЯНЫ ЛАГЕРЬЛАРЫНДА ЭШЛӘҮЧЕ УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН “КЕЧЕ САБАНТУЙ”...

Талешке кече( День национального героя) Урок-модыш

У каждого народаесть национальные герои,почитание которыхукрепляет историческую память народа.У русских - этоДмитрий Донской и Сергий Радонежский, у татар - Муса Джалиль, у венгров - Януш Кошут,...

Внеклассное мероприятие "Марий Талешке кече"

Музыкально-литературная композиция "Марий Талешке кече" для обучающихся 5-9 классов....

Мамадыш районы Кече Кирмән авылының микротопонимисе

Мамадыш районы Кече Кирмән авылының микротопонимисе...

Татарстан Республикасы Тукай районы Новотроицк авылы турында тарихи белешмә

Татарстан Республикасы Тукай районы Новотроицк авылы турында тарихи белешмә...