урок 4 класс
план-конспект урока
Предварительный просмотр:
Ф.И.О. Мияссарова Ләйсән Ришат кызы
Эш урыны 3нче номерлы Биектау урта мәктәбе
Хезмәте Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фән Әдәби уку
Класс 4 нче сыйныф (рус төркеме)
Дәрес темасы : “Минем дустым” тексты
Дәреснең максаты:
Белем бирү: Бер өйдә , заманча , бию түгәрәге сүзләре белән таныштыру. Алар белән җөмләләр төзү. Мнемотаблицалр алымын кулланып эчтәлек сөйләргә өйрәнү.Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый , аның белән аралаша белү күнекмәләре формалаштыру.
Тәрбияви: дуслык хисләрен формалаштыру
Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, сәнгатьле укырга өйрәтү, иҗади сәләтләрен устерү.
Бурычлар: 1.Дуслык темасын өйрәнү өчен шартлар тудыру.
2.Текстны аңлап уку , фикерләү , чагыштыру ,гомумиләштерү , нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү
3.Коллективта үзара дуслык сыйфатларын булдыру өчен шартлар тудыру.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет бәйләнешле сөйләм телен үстерү, монологик сөйләм үстерү,укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү
Предмет дәреслек белән эшли белү, төшенчәләрне аңлау, “Минем дустым” хикәясен уку
Шәхси үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе формалаштыру, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү; дуслык хисе формалаштыру
Предметара бәйләнешләр: рус теле һәм рус әдәбияты
Кулланылган технологияләр: шәхескә юнәлтелгән, иҗади үсеш . терәк схемалар белән эшләү технологиясе , мәгълүмати.
Ресурслар:
-төп дәреслек (Татар теле: Рус урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен) \ Р.З.Хайдарова –Тулыл.3нче басма.- Казан: Мәгариф , 2012.-8-9 бит.)
-өстәмә проектор , ноутбук , таратма материал , мнемотаблицалар
Дәреснең тибы: яңа белем ачу
Укучылар белән эш формалары: коллективта, теркемдә һәм парларда эш
Техник җиһаз: компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал
Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү
Технологик карта
Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль укыту гамәлләре | |||
I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация) Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру. | |||||
- Исәнмесез , балалар! Хәерле көн! Минем исемем Ләйсән Ришатовна. Бүген сезнең белән дәресне мин уздырам. Бу кыска гына вакыт өчендә сезнең белән дуслашырбыз дип уйлыйм. Монын өчен әйдәгез әле, кулга кул тотышыйк. -Рәхмәт, утырыгыз! | Укучылар : -Исәнмесез Балалар кулга кул тотышалар | Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ) Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ) | |||
II. Белемнәрне актуальләштерү. Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау. | |||||
-Балалар, сез минем дәрескә нәрсә белән кергәнемне игътибар иттегезме? -Әйе ,күптән түгел генә без Яңа елны каршы алдык. Һәм Кыш бабай сезгә үзенең күчтәнәчләрен җибәрде. Алрны алыр өчен биремнәр үтәргә кирәк булыр.Әйдәгез , Кыш бабайның беренче биремен үтик. 1) Слайдта алдагы дәресләрдә өйрәнелгән сүзләр иҗекләре буталган, балалар дөресләп укыйлар һәм тәрҗемә итәләр. 2)Ситуатив күнегүләр өстендә эш. Как скажешь о том , что -идет ли он сегодня кататься на лыжах; -любит ли он кататься на коньках; - есть ли у него друзья; -с кем он поиграет вечером. | -Әйе.Кыш бабай капчыгы белән. УДС ,УДСТЫМ ,УДСАЛШТЫК ,РЕБГӘ ,ГҮТРӘРКӘ Парларда эш -син чаңгыда шуарга барасыңмы? -син тимераякларда шуарга яратасыңмы? -синең дусларың бармы? -кич белән кем белән уйныйсың? | Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ) Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) | |||
III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу. Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. | |||||
- Балалар , экрандагы рәсемнәргә карагыз әле . -Бу рәсемнәрдә нәрсә турында сүз бара дип уйлыйсыз? -Ни өчен? - Ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? - Ә дуслык нәрсә ул? -Бу турыда бик күп әсәрләр , җырлар язылган. Бәлки кайберләрен сез беләсездер. -Нинди әсәрләр беләсез? Димәк, без бүген дуслык турында сөйләшербез бу теманы ачыклау өчен , без нәрсәләр эшләрбез икән бу дәрестә? Әйдәгез әле , дуслык турында тагын бер хикәя белән танышыйк. | -Дуслар, дуслык , бердәмлек -Дуслык, дуслар турында сөйләшәбез. (Балалар җаваплары) Текст укырбыз, текст буенча эшләрбез. | Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ) Максат кую (Танып белү УУГ) Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ) | |||
IV. Яңа белемнәр үзләштерү. Максат: Алган белемнәргә таянып, текстны аңлап уку, яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган материалны үзләштерү. | |||||
-Монын өчен сүзлек эше эшләп алыйк . Кайберләре белән җөмләләр төзеп карыйк. - Текстны беренчел уку. Хикәянең эчтәлеген барыгыз да аңладыгызмы? Русча сөйләп карагыз | Укучылар укытучы белән берлектә яңа сүзләрне укыйлар,янәдән бер тапкыр кызлар татарча малайлар русчасын укый. Укучылар дәреслектән карап баралар. | Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ) Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ) Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ) | |||
V. Сөйләмдә беренчел ныгыту. Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү. | |||||
1.Укучылар,эчтәлек буенча сорауларга җавап бирик - Кызлар кайда дуслашты? -Кызлар кайда яши? -Кызлар бергә нишлиләр? -Алар кемнәр? -Сезнең дустыгыз бармы? - Нинди кешене без бус дибез? 2.Тест эшләү. Айсылу ничәнче сыйныфта укый? Айгөл ничәнче сыйныфта укый? Нинди түгәрәккә өйриләр? Дәрестән сөң нишлиләр? Айгөл нинди кыз? | Үзбзәя. | Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) | |||
VI. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту. | |||||
-Балалар , без текстның эчтәлеген аңладык дип уйлыйм.Хәзер без аның эчтәлеген сөйләп карарбыз. Монын өчен һәр төркемгә бирелгән өзеккә сүзләрне рәсемәр белән алыштырып терәк схема тезербез. Соныңнан шул схемага таянып эчтәлекне сөйләп карарсыз. Бу эш барышында сезнең дә бердәмлегегез , дуслылыгыз күренер. -Молодцы! -Хәзер үзебезнең белемнәребезне тикшерү өчен шушы биремнәрне үтәрбез. ЧЫГУ БИЛЕТЫ. Җөләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштыр. 1.Без аның белән авылда җәйге каникулда дуслаштык.2.Без бегә чаңгы шуабыз, бргә дәрес әзерлибез.3.Без бергә бию түгәрәгенә йөрибез.4. Без бик дуслар.5.мин сезгә дустым турында сөйлим. 6. Аның исеме –Айгөл. | Мнемотаблица төзиләр . һәр төркем шуның буенча эчтәлекне сөйлиләр. | Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү (Танып-белү УУГ) | |||
VII. Рефлексия. Дәресне йомгаклау. Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү. | |||||
Тактада языла башлаган җөмләләрне балалар дәвам итеп бетерәләр. Мин бүген ... белдем. Миңа бүген ...авыр булды. Мин бүген ... аңладым. Мин бүген ... өйрәндем. Без сезнең белән бик әйбәтләп эшләдек һәм бөтен биремнәрне үтәдек . шуңа күрә Кыш бабай күчтәнәчләрен калдырам. - Дәресебезне кулга кул тотышып дуслашудан башлаган идек. “Дуслык күпере” төзеп тәмамларга да тәкъдим итәм.Әгәрдә дәрес ошаса –кызыл, бик ошап бетмәсә-сары, ошамаса – яшел куллар ярдәмендә күпер төзегез. ӨЙ ЭШЕ: QR- код аша бирелә
Укучылар, миңа да сезнең белән эшләү ошады. Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт. | Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр. | Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) | |||
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА. Тема урока: Класс Земноводные, происхождение, особенности строения, жизнедеятельности как первых наземных позвоночных.
Цель урока: дать общую, полную характеристику класса Земноводных, особенности их происхождения, строения, жизнедеятельности как первых наземных позвоночных, имеющих определенные приспособления к...

План – конспект урока по изобразительному искусству, рассчитанный на 2 урока. Класс: 5-6 на тему «Украшения в жизни древних обществ. Роль декоративного искусства в эпоху Древнего Египта»
Конспект урока , с помощью которого ученики подробно познакомятся с искусством ДревнегоЕгипта и выполнят практическое задание по предложенной схеме....

Конспект урока Класс: 6 Курс: «История средних веков» Тема урока: «Франкское государство в VI –VIII веках»
Можно использовать для проверки знаний как самостоятельную работу....

Технологическая карта урока биологии. Тема урока «Класс Земноводные. Общая характеристика земноводных».
Ознакомление учащихся с информацией о представителях класса Земноводные, как с животными, занимающими особое место в истории развития позвоночных, их многообразием, особенностями внешнего строен...

План – конспект урока по истории России. Тема: «Петр I: чудо или чудовище?» (интерактивный урок) Класс: 7
План – конспект урока по истории России.Тема: «Петр I: чудо или чудовище?» (интерактивный урок)Класс: 7 Учитель: Кузнецова Мария Александровна Школа: МОУ Удельнинская ги...

К уроку Класс Пресмыкающиеся Рабочий лист для учащихся к уроку.doc
К уроку Класс Пресмыкающиеся Рабочий лист для учащихся к уроку.doc...

К Урок Класс Пресмыкающиеся, или Рептилии. Технологическая карта урока Класс Пресмыкающиеся, или Рептилии. Общая характеристика, образ жизни, значение.doc
Урок Класс Пресмыкающиеся, или Рептилии. Технологическая карта урока Класс Пресмыкающиеся, или Рептилии. Общая характеристика, образ жизни, значение.doc...
