Дәрестән тыш эшчәнлек
календарно-тематическое планирование (11 класс)

Программа 10-11 сыйныф укучылары өчен төзелде. 10нчы сыйныфта әдәбият дәресе каралмаган.Укучыларны әдәби китаплар белән кызыксындыру максаты белән төзелде

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл drestn_tysh_eshchnlek.10-11_syynyf.docx29.77 КБ

Предварительный просмотр:

10-11 сыйныфлар өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы.

“Әдәбият ул-тормыш”

ӘДӘБИЯТның кеше тормышында  ТОТКАН УРЫНЫ

      Әдәбият  – әһәмиятле предметларның берсе. Ул укучыларны тормышны үзенчәлекле итеп танып белергә өйрәтә, хис һәм эмоциональ дөньясын баета, эстетик зәвык тәрбияли, сөйләмен үстерә, гомумән, шәхес итеп тәрбияләүдә, тормышка өйрәтүдә  зур роль уйный. Татар әдәбияты фәне сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтә.. Баланың үз эшчәнлеген һәм әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә ирешү, төрле чыганаклар белән эшләргә, аларны табарга, мөстәкыйль рәвештә кулланырга өйрәтү күздә тотыла.  Гомумән, матур әдәбият укуга ихтыяҗ тудыру, әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру ягыннан да әдәбиятның  кыйммәте зур. Мәктәпнең уку планында 10 нчы сыйныфта әдәбият дәресләре бөтенләй каралмаган, 11 нче сыйныфта бары1 сәгать өйрәнелә. Шул  сәбәпле, язучыларның әсәрләрен өйрәнү дәрестән тыш эшчәнлектә алып барыла.

.

Түбәндәге чыганакларга таянылып программа төзелде

1.Үрнәк программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 933/14 нче номерлы боерыгы, 24.02.2014) “Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа” (төзүче-авторлары: Д.Ф.Заһидуллина, Н.М. Йосыпова. – Казан, 2013,)

2.Авторлык программасы: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 933/14 нче номерлы боерыгы, 24.02.2014) “Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы” 2013 (Ф.А.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова) 3. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары 5-11 нче сыйныфлар. 9-11 нче сыйныфлар өчен А. Әхмәдуллин. - Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 нчы ел

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслекләр һәм уку әсбаплары.

 Дәреслек: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005. Хрестоматия: А.Г.Әхмәдуллин, Т.Н.Галиуллин, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен әдәбияттан хрестоматия. – Казан: “Мәгариф”, 2005.

Уку әсбаплары: Әдәбият. 11 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә. 1 кисәк / Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова. – Казан : Татар.кит.нәшр., 2017. – 223 б. : рәс.б-н. Әдәбият. 11 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә. 2 кисәк / Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова. –Казан : Татар.кит.нәшр., 2017. – 263 б. : рәс.б-н.

Эш программасы укучыларны, теоретик төшенчәләрне үзләштереп, әдәби әсәрне сүз сәнгате һәм иҗади эшчәнлек нәтиҗәсе буларак кабул итәргә әзерли. Әдәби теоретик төшен-чәләрне үзләштерү мәктәп балаларыныӊ телдән һәм язма сөйләмен, иҗади сәләтләрен үстерә, әсәрләрнеӊ эстетик кыйммәтен мөстәкыйль бәяли алырлык китап укучы тәрбияли. Әдәби әсәрләрне тулысынча уку күздә тотыла, зур күләмле әсәрләр кыскартып бирелсә дә, эчтәлек сөйләү аша, сюжетны укучыларга җиткерү максаты куела.

 

Тематик планлаштыру

10 нчы сыйныф

 

 

Тема

С/с

1.

 

Кереш. Гасыр үзенчәлекләре. Татар әдәбиятының сикәлтәле юллары.

Әдәбият-сәнгать үсешен тәэмин иткән алшартлар һәм сәбәпләр.

Сүз сәнгате үсешенең яңа күтәрелеше.

1

2.

Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Иң саф бер фидакарь”.

Беренче әсәрләре: “Кәләпүшче кыз”, “Бай углы”, “Өч хатын белән тормыш”,

“Ике гыйшык”.

1

3

Г.Исхакыйның проза әсәрләре, драма һәм комедияләре  бирү

” Теләнче кыз” романы.

1

4

Г.Исхакый “Сөннәтче бабай” повесте.

ӘТ: конфликт, иҗтимагый конфликт, конфликтның башка төрләре.

1

5

 “Ул әле өйләнмәгән иде” повесте.

Г.Исхакый иҗатының  киләчәк тормышыбызга керткән  өлеше.

 

1

6

 Г.Исхакый иҗаты буенча уртак сөйләшү.

1

7

Ф.Әмирханның тормышы һәм иҗаты. “Хәят” повесте. ӘТ:

психологик анализ турында төшенчә.

1

8.

Г.Ибраһимовның тормыш юлы, иҗаты. Беренче әсәрләре.

“Яшь йөрәкләр” романы.

1

9

Г.Ибраһимов хикәяләре. “Безнең көннәр” романы,

 “Яңа кешеләр” пьесасы турында мәгълүмат.

1

10

“Казакъ кызы” романы. Г.Ибраһимовның совет чорындагы күпьяклы иҗаты.

1

11

КТУ. Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романы.

1

12

Г.Ибраһимов иҗатына гомуми күзәтү

1

13

Ш.Камалның биографиясе, иҗатына күзәтү. “Акчарлаклар” повесте. 

1

14

ХХ йөз башында татар прозасы ирешкән уңышлар.

1

15

ХХ йөз башы татар поэзиясенә күзәтү.

1

16

Г.Тукай. Тормыш баскычлары. Шагыйрьнең беренче иҗат тәҗрибәләре.

Тукай шигъриятендә иҗтимагый рухның көчәюе.

Тукай лирикасы, үзенчәлекләре.

 

 

   1

17

Милли поэзиягә Тукай керткән яңалыклар, табышлар.

Г.Тукай турында тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият фәне.

ӘТ: иҗат методы буларак реализм.

1

18

Дәрдемәнд. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле. Шигырьләре.

Дәрдемәнд шигырьләрендә лирик герой. ӘТ: Татар шигыре төзелеше,

үзенчәлекләре, гомуми билгеләре. Поэзия төрләре.

 

1

19

Сәгыйть Рәмиев. Тормышы һәм иҗат юлы. “Низамлы мәдрәсә” пьесасы.

“Таң вакыты” шигыре.

1

20

С.Рәмиевнең “Идел” газетасындагы эшчәнлеге, бу чордагы иҗаты.

С.Рәмиев “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!”

ӘТ: иҗат методы буларак романтизм.

1

21

М.Гафури иҗатына күзәтү.

 

1

  22

Н.Думавиның тормышы һәм иҗатына күзәтү. Думави иҗатының әһәмияте.

1

23

БСҮ. ХХ йөз башы татар шигърияте буенча проект эше яклау (№3).

1

24

ХХ йөз башы драматургиясенә күзәтү. М.Фәйзи драматургиясе.

Драматургиягә килгән яшь көчләр (Ф.Сәйфи-Казанлы, К.Тинчурин,

Ф.Бурнаш). Тематик байлык һәм сәнгатьчә үзенчәлекләр турында йомгак.

1

25

Г.Камалның тормышы һәм иҗат юлы. “Банкрот” комедиясе.

Сюжеты һәм композициясе, образлар системасы.

 .Камалның совет чорындагы иҗаты.

ӘТ: Сатира турында тулырак төшенчә бирү. Сатирик конфликт үзенчәлекләре.

 

 

1

26

. “Безнең шәһәрнең серләре”.

1

27

Г.Коләхмәтовның тормыш юлы. Яшь гомер” драмасы.

Г.Коләхмәтов иҗатының әһәмияте.

 

1

28

КТУ. Г.Коләхмәтов “Ике фикер”.

ӘТ: Пьесаның төзелеше һәм стилистик үзенчәлекләре. Сәхнә әсәрендә вәнгатьчә детальләрнең, ремаркалар, афиша, пауза, репликаларның роле.

1

29

Совет хакимияте башланганда татар әдәбияты.

1

30

20 нче еллар әдәбияты.

1

31

Һ.Такташның тәрҗемәи хәле, иҗаты, шәхесе. Беренче чор иҗаты.

“Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы. “Югалган матурлык” драмасы.

1

32

“Киләчәккә хатлар” поэмасы.

 ӘТ:  Шигырь төзелеше турында мәгълүматларны киңәйтү, бербөтен төшенчә

 тудыру.

1

33

 “Һ.Такташ – татар әдәбиятын яңа идеяләр һәм

әдәби геройлар белән баеткан олы шагыйрь”

1

34

Ф.Әмирхан. “Шәфигулла агай” .

 ӘТ: Гипербола. Шарж.

1

35

К.Тинчуринның тормыш юлы. Драматургиясе, төп әсәрләре. “Американ”.

К.Тинчурин иҗатының әһәмияте. Йомгаклау.

1

 

 

 

11 нче сыйныф

   

Тема

Сәг. саны

1

XXгасырның беренче яртысында татар әдәбияты

(1941 нче елның азагы – 1950 нче еллар башы).

 Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты. Бөек Ватан сугышы,

 аның әдәбиятка тәэсире.

Төп образлар, мотивлар, тема-проблемалар,

сугыш чоры шигъриятенең поэтикасы, лирик жанрлар үсеше.

1

2

М.Җәлил иҗаты. “Моабит дәфтәрләре” циклы. 

 Шагыйрьнең идея-эстетик карашлары үсеше.

1

3

Ф.Кәримнең фронт лирикасы. Туган илен саклаучы

лирик герой-солдат образын тудыру үзенчәлекләре.

Поэма жанры. “Шомырт куагы”, “Кала яшьлек”, “Кайгы шигырьләре”.

Шагыйрь иҗатында романтик тенденцияләрнең үсеше.

1

4-5

Прозада кече жанрларның активлашуы. Хикәя жанрының

очерк жанрына якынаюы. Сугыш чоры повесте,

публицистик пафосның көчәюе. Романтик рух белән сугарылган тирән

 лиризм

 Кешенең рухи дөньясын ачуга нигезләнгән яңа эстетик принциплар.

Ф.Хөсни. «Йөзек кашы» әсәрен карап анализлау.

2

6

 “Айдарга ачык хат”

Уртак сөйләшү “Кешенең холкы-аның ярты бәхете”

1

7

Проектны яклау. Мин киләчәгемне ничек күз алдына китерәм?

1

8

Сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1950–1960 еллар).

Х.Туфан иҗаты. “Авырган минутларда”, “Тынма, давыл”,

“Талгын гына искән җилләр”, “Иртә төшкән кар”, 

 “Агыла да болыт агыла”, “Сиңа” шигырьләре.

1

9

Х.Вахит иҗаты. “Беренче мәхәббәт” драмасын карау

Әдәбият теориясе. Мелодрама.

Уртак сөйләшү: “Мәхәббәт-тормышның чәчәге ул”

1

10

1960–1980 еллар әдәбияты. Татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы.

 Әдәбиятның яңалыкка омтылышы. «Авыл прозасы».

1

11

Ә.Еники. “Төнге тамчылар” хикәясе, “Тынычлану” повесте

1

12

С.Хәким шигырьләре: «Башка берни да кирәкми», «Сусау».

Кешедәге табигый халәтнең — интим-моңсу, гуманистик хисләрнең чагылышы.

1

13

А.Гыйләҗев “Өч аршын җир” повесте.

 

1

14

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү темалары:

1.         Яшәү кыйбласын аңлауда Мирвәли образы.

2.         Аяз Гыйләҗев  - психологик анализ остасы.

3.         Чит җирләргә китеп гыйбрәт ал...

1

15-16

И.Салахов. “Колыма хикәяләре”.

 

2

17

Проект яклау. Репрессияләнгән татар язучылары.

1

18

М.Мәһдиев. “Кеше китә-җыры кала” повесте.

1

19

И.Юзеев. “Гашыйклар тавы” повесть – поэмасы.

1

20

Гамил Афзал шигырьләре: «Язмышлар», «Елмаям уйчан гына»,

«Бигрәк юаш басып йөрдем жиргә», «Чабаклар йөзгән Иделдә».

1

21

Зөлфәт шигырьләре: «Баш очында...», «Дүрт җыр». «Тамыр көлләре».

«Тойгыларда алтын яфрак   шавы».

1

22

Н.Гыйматдинова. “Сихерче” повесте.

1

23

Р.Фәйзуллин. «Нюанслар илендә» циклы.

1

24

Ф.Бәйрәмованың  “Канатсыз  акчарлаклар” повесте., “Болын” повесте

1

25

Проект яклау. Минем гаиләдә мәхәббәт тарихы

Р. Харисның «Тукайның мәхәббәт төшләре» поэмасы.

1

26

М.Кәбировның «Мәхәббәттән җырлар кала» повесте.

1

27

З.Хәкимнең «Гасыр моңы» драмасы.

1

28

Р.Зәйдулланың «Без очарга әзерләнгән идек...», «Соңару», “Дала җиле”,

 “Йокысызлык”, “Мәһди өне” шигырьләре.

1

29

Р.Миңнуллин. «Татарларым» поэмасы

1

30

И.Иксанова, Л.Гыйбадуллина, Й.Миңнуллина, Р.Мәхәммәтшин,

 Сөләйман  шигырьләрендә тормыш чагылышы

1

31

Дөнья әдәбиятының барышы. Татар, рус һәм чит ил әдәбиятлары

арасында күптөрле бәйләнешләр. Хәзерге әдәбиятта үзәк темалар, яки

бүгенге көн әдибе нинди ул?

1

32

 Тест.

1

33

Әдәбиятта мәңгелек темалар һәм образлар (М.Гыйләҗев “Бичура”,

 Т.Миңнуллин “Саташу”, М.Галиев “Рух”)

1

34

Йомгаклау дәресе. “Әдәбият дәрьясын кичкәч...”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрестән тыш эшчәнлек өчен эш программасы

Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфларында дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру өчен эш программасы....

Дәрестән тыш эшчәнлек өчен эш программасы

Рус мәктәбенең 5нче сыйныфлары өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы....

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы 6 сыйныфлар өчен тәкъдим ителә. Программа “Төп гомуми белем бирүнең Федераль Дәүләт белем бирү стандарты”на нигезләнеп, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. П...

Дәрестән тыш эшчәнлек

Дәресләрдән соң укучыларның дәрестән тыш эшчәнлекләрен оештыру буенча кайбер тәкъдимнәр...

Дәрестән тыш эшчәнлек " Халык педагогикасы" 5 сыйныф

Дәрестән тыш эшчәнлек " Халык педагогикасы" 5 сыйныф өчен эш программасы (татар мәктәпләре өчен )...