Бари Рәхмәт "Бүген әни бәйрәме"
методическая разработка (8 класс) по теме

разработка урока, 8 класс изучение стиха.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_kl_mama_urok.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кукмара  муниципаль районы

Кукмара поселогы муниципаль

белем бирү учреждениесе

4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Бари Рәхмәт ,,Бүген әнием бәйрәме”

(8 нче рус сыйныфында укучы рус балалары өчен әдәбияттан ачык дәрес эшкәртмәсе)

Үткәрде: Галимуллина Зөлфия Марсилевна

        2007 нче ел, декабрь.        

Тема: Б.Рәхмәт ,,Бүген әнием  бәйрәме.”

Максат: 1) шигырьне укып анализлау;

                2) сәнгатьле уку күнекмәләрен, фикерләү сәләтен үстерү;

                3) әниләргә кадер-хөрмәт, ярату, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Материал, җиһазлау: Б.Рәхмәт китаплары, күргәзмә өчен самовар, шәлләр, челтәрләр.

Дәрес барышы:

І. Актуальләштерү.

-Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!

Дәресебезне башлыйбыз.

Ана!

Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе,

күңелнең ул иң-иң түрендә.

Ул – салкында сине җылытучың,

Юанычың авыр көнеңдә.

               Әниләрне ярату, хөрмәтләү,  кадерләү максаты белән уздырыла торган дәресләрнең  берсе бүген. Алдагы дәресләрдә без сезнең белән әниләр турында күп сөйләштек. Минемчә, күпме генә сөйләшсәң дә, алар турында җылы сүзләрне әйтеп бетерү мөмкин түгел. Әйдәгез, әниләргә багышланган кайбер әсәрләрне искә төшерик әле.

Бу өзек кайсы авторныкы, нинди әсәреннән?

     - Улымны... Улымны кая куйдыгыз? – Йөрәк өзгеч тавыш һәм акырып елау.

             Бөтен вагон бу зардан, елау-каргаудан тетрәнә. Йөрәк әрни, ташый, түгелә. Чегән хатыны һаман ишекне шакый, суга, тибә һәм яман тавыш белән кычкыра:

-Улымны... Мишуткамны... Кошчыгымны кая куйдыгыз?! Бирегез, бирегез...

Бу өзек кайсы шигырьдән?

Сәрвәр әле бары унҗидедә,

Тормыш аңа яңа башлана.

Ул елмая ана назы белән,

Ана бәхте белән шатлана.

Сез күрерсез, шундый матур итеп

Ул баланы карар, үстерер.

Тәрәзәдән һәр кич яшь ананың

Дәртле бишек җыры иштелер.

                            Бу юллар кайсы әсәрдән? Авторы кем?

Бишекләргә сала идем, өсләренә яба идем,

,,Йокла, бәбкәм, йокла,” – диеп, бишек җыры суза идем.

Балакаем, бәгырькәем, җил-яңгырлар тидермәдем,

Никадәр авыр булса да, караңгы йөз күрсәтмәдем.

-Яхшы, бу әсәрләр сезнең күңелләрегезгә кереп калган икән. Алга     таба да онытмагыз.

-Бүгенге дәресебездә Әниләребезгә багышланган Б. Рәхмәтнең ,,Бүген әнием бәйрәме шигыре белән танышырбыз. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерербез, сорауларга җавап бирербез, яңа сүзләр өйрәнербез.

ІІ. Яңа белемне үзләштерү.

-Әйдәгез, яңа сүзләр белән танышыйк әле.

1.Сүзлек эше.

Ялыкмыйсың – не утомишься

өйне җыйдым - өйне җыештырдым

инеш - речка

шәфкать - милосердие

изгелек - святость

итагатьле – послушный, покорный

Укытучы сүзләр белән таныштыра, берничә бала белән кабатлый.

2.Укытучы шигырьне сәнгатьле итеп яттан сөйли.

Мин сезне шигырь белән таныштырам.Шигырьне игътибар белән тыңлагыз, анда сүз нәрсә турында бара?

Берничә укучы өзекләрне сәнгатьле итеп укый.

-Ярар, балалар, шигырь матурмы?

3.Сораулар өстендә эш.

-Шигырь кем исеменнән сөйләнә? (бер бала исеменнән)

-Шигъри әсәрне үз исеменнән сөйләүче кеше кем дип атала? ( лирик герой)

-Лирик герой монологыннан ниләр белдегез? (тырыш, эшчән, яхшы укый, әнисен ярата, тәрбияле, саф күңелле, ...)

-Аның яхшы, тәрбияле бала икәнен кайсы юллардан белдегез?

-Шигырьдә нинди көн тасвирлана?

-Ул әнисенә бәйрәмнәрдә генә булышамы? Аны кайсы юллардан белдегез?

-Лирик геройның нинди икәнен ачыкладык. Ә сез үзегездә нинди сыйфатлар булдырыр идегез?

-Алдагы дәрестә Б. Рәхмәтнең иҗат үзенчәлекләре турында сөйләштек.

-Шагыйрьнең иҗат үзенчәлеге бу шигырьдә күренәме, чагыламы? (Шигырьдә санау алымы кулланылган. Әсәрнең үзәгендә үгет-нәсихәт түгел, ә бала образы тора.)

-Шигырь кемнәр өчен язылган? (балалар өчен.)

-Бари Рәхмәтне балалар язучысы дидек. Балалар язучысы булу өчен нинди сыйфатларга ия булу кирәк? Шигырьдә бу сыйфатлар күренәме? (Балаларча фикер йөртә, балаларча сөенә, баланың күңеле саф, аңа әнисен сөендерү бәхет китерә. Әле ул үзенең киләчәген дә күз алдына китерә.)

 

-Кеше гомерендә иң изге хис: туган җирне сагыну; тудырган анаңны ярату; сөйгән ярыңа мәхәббәт. Шушы хисләрнең кайсысы лирик геройга туры килә?(Тудырган анаңны ярату.)

-Бу шигырь нинди темага язылган? (Әниләр темасы)

-Шигырьдә нинди бәйрәм турында сүз бара? ( 8 март)

- 8 март һәм Әниләр бәйрәме турында ниләр әйтә аласыз? ( Тормыш бизәге, аның чәчәге булган иң гүзәл зат – хатын-кыз, ул – ана кеше дә. Ә ана сүзенә тиңләшерлек нәрсә дөньда юк әле. Шуңа күрә 1998    елдан ноябрьнең соңгы ял көнен - Әниләр бәйрәме итеп билгеләп үтелә башлады, ә киләсе ел - Гаилә елы дип билгеләнде.)

-Бу бәйрәм нинди максат белән үткәрелә? ( Әниләрнең кадерен белү өчен, аларны ярату өчен.)

-Бу шигырь белән автор нәрсә әйтергә тели, ягъни әсәрнең идеясе нинди? ( Әниләрне яратырга, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә, аларны сөендереп яшәргә.)

Физминутка.

-Ә хәзер бергәләп ял итеп алыйк.Аркаларыгызны урындык аркасына терәп утырыгыз.Күзләрегезне йомып,талгын музыка астында безнең иң кадерле кешеләребез -  әниләрегезне, дәү әниләрегезне күз алдына китерегез.

-Шигырьдә кайсы чор сурәтләнгән? Аны кайсы юллардан белеп була?(Әбиләребез чоры.) Берничә укучыга индивидуаль бирем бирелде.

-Татар халкының күңел бизәкләре булган бәйләнгән челтәрләр,мамык шәлләр турында сөйләшеп алыйк әле. Сез аларны экраннарда да күрәсез.(күргәзмә) 2 укучы сөйли.

-Шигырьдә әйтелгән татар халкының өстәл күрке булган самовар да борынгыдан килгән. (1 укучы сөйли.)

-Безне әби-бабайларыбыз чорына алып кайтканыгыз өчен рәхмәт сезгә. Чыннан да, шәлләрдә, челтәрләрдә күз нурлары чагылса, гөжләп утырган самовар -  табын күрке булган.

ІІІ. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Татар халкының зыялы шәхесе, балаларга үгет-нәсихәтләр язып калдырган язучы-Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияле бала турындагы фикерләре белән танышып китик, нәтиҗә ясыйк.(Балалар укый, бергәләп нәтиҗә ясыйбыз.)

  1. Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.
  2. Балалар өй эшләрендә әти-әниләренә булышырга тиешләр.
  3. Тәрбияле бала, ата-анасының күңелләрен калдырырлык нәрсә һич эшләмәс.
  4. Әти-әнисе кушкан йомышларын бик теләп башкарыр.
  5. Ата-анагыз алдында әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тотыгыз.

- Дәресебезне дәвам итәбез. Җәяләр эчендәге сорауларга тиешле җаваплар табып, җөмләләрне укыгыз. Татар теле дәресендә без хәл фигыльне өйрәндек. Исегездә калдымы икән? Шигырь юлларында хәл төшеп калган, шигырьдән сез шул сүзләрне табып, дөрес итеп укыгыз әле.

  1. Үскәч,әле,(ничек?)

          Мамык шәлләр бәйләрмен.

  1. Аны шатландырыйм дип,

(Ничек?) укып йөрим мин.

        

  1. Бүген дә (ничек?) йөрмәдем:

Үтүкләдем керләрен.

  1. (Ничек?) өйне җыйдым,

Су китердем инештән.

-Ә бу сорау игътибарлылыкка.

  1. Әни кайткач (нишләр?) инде,

Аңа эш тә калмады.

-Ә сез, әниегез эштән кайтышка, ниләр эшлисез?

-Әйе, эштән арып кайткан әнине сөендерү, минемчә, изгелек эшләү белән бер.Балалар, әле генә сөйләшкән фикерләрне матур итеп, ,, Әниегез эштән кайтышка сез ниләр эшлисез?” темасына кечкенә хикәя язып килегез.

-Эшебезне дәвам итәбез. Кем игътибарлы микән?  Шигырьдәге кайбер җөмләләрдә хата киткән, шуларны табыйк әле.

-Хаталы җөмләләрне тап.

1.Бер эшләргә керешсәң,

Һич ялыкмыйсың эштән.

2.Аны шатландырыйм дип,

Начар укып йөрим мин.

3.Котлап әтием бәйрәмен

Мин челтәрләр бәйләдем.

4.Сарыкларны карадым,

Тавыкларны санадым.

5.Бәлеш җылытып майладым,

Самоварым кайнады.

-Рәхмәт, игътибарлы икәнсез. Экранда мәкальләр язылган, бергәләп укып, мәгънәләрен аңлашыйк әле.

Ана күңеле балада,бала күңеле далада.

Ана – шәфкать диңгезе.

Ана балага авызыннан өзеп каптыра.

-Әйе, анадан да кадерле, анадан да якын кеше юк икән. Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә, аларның кадерләрен белергә тиешбез.

-Дәресебезнең соңгы өлешенә күчәбез. Дәрес материалын ничек аңладыгыз микән?

ІV. Белемнәрне тикшерү.

Мөстәкыйль эш.

І төркем.Мәкальләрнең ахырын дөрес итеп урнаштыр.

  1. Үз анасын зурлаган кеше анасын
  2. Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны
  3. Ата-анасына изгелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә
  4. Алтмышка җитсен бала, ана өчен
  5. Өйнең яме

Җаваплар: бала белән, хурламас, игелек күрмәс, ташлама, ул бала.

ІІ төркем. Күпнокталар урынына тиешле сүзләрне куеп,фикерне төгәллә.

Әни... Һәр кеше өчен иң ... иң... зат ул! Әнкәйнең куллары иң-иң ... , иң-иң ... куллардыр. Ә сүзләре... Сүзләре шундый ... , туң йөрәкләрне эретерлек ... . Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр ... ,  ... .

Сүзләр: түземле, шәфкатьле; сөйкемле, кадерле; татлы, җылы; җылы, кадерле.

ІІІ төркем. Бу сыйфатларның кайсылары лирик геройга туры килә?

Тырыш, чибәр, тәрбияле, эшчән, әдәпле, ялкау, тәмле телле, тыйнак, куркак, ягымлы, акыллы, яхшы укый, әнисен ярата, терлекләрне карый, саф күңелле.

Билгеләр кую.

V. Өй эше.

,,Әниегез эштән кайтышына сез ниләр эшлисез?” темасына хикәя язарга.

VІ. Йомгаклау.

-Иң кадерле кеше җирдә - кем?

-Әйе, әниләр. Әни... Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул. Балага үз әнисеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан юк. Әни – сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы.

Ибраһим Гази


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Отражение исторических событий в поэме Тимера Юсупова «Улымды эҙләп барам» ("В поисках сына")

Основная работа была проведена на основе анализа поэмы Тимера Юсупова «Улымды эҙләп барам», посвященная народному просветителю, профессору Г. Хусаинову, написанна в 1993-1996 гг. Изучая историю родног...

Якташыбыз- Барый Габдрахманов

Язмамның герое- Габделбарый гали улы Габдрахманов. Эшкәртмәдә курку белмәс якташымның фашист илбасарларына каршы көрәше һәм үлемсез батырлыгы турында сүз бара. Кировоград өлкәсенең Грузское авылы тирә...

Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару.

Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару планы....

"Аю шәһәргә кунакка бара"

Беренче кечкенәләр төркемендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү....

Это разработка лабораторной работы "Определение массы иона бария" по теме "Гравиметрия".

Методическая разработка урока-лабораторной работы по теме: «Гравиметрия».Учебная дисциплина «Аналитическая химия».Специальность: 240113 Химическая технология органических веществ Тема учебной про...

Положение о едином деловом стиле одежды и внешнем виде обучающихся МБОУ "Барило-Крепинская СОШ"

Настоящий акт принят в соответствии с ФЗ- 273 "Об образовании в Российской Федерации"...

Положение о Публичном докладе МБОУ «Барило-Крепинская СОШ»

Локальный акт разработан в соответствии с действующими федеральными нормами и требованиями, обеспечивающими информационную открытость образовательной организации...