фольклор кичәсе
методическая разработка по теме

Исрафилова Фирая Вагизовна

дәрестән тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon folklor_kichse.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                       (Фольклор кичәсе өчен сценарий.)

Алып баручы: Без барыбыз да - өлкән яшьтәме без, яисә бөтенләй кечкенәме – үз әйберләребез арасына тагын да матуррагы пәйдә булса, ихластан сөенәбез. Менә балалар мәйданчыгына өр-яңа такталардан яңа таучык ясап куйганнар. Яки беренче сентябрьгә яңа портфель алганнар... Ни өчендер кинәт кәефең күтәрелә. Яңа таудан шуу нинди рәхәт! Яңа портфель белән мәктәпкә баруы нинди күңелле!

     Кирәкле дә, матур да әйберләр күңелеңә шатлык китерә, мәшәкатъ – борчуларыңны оныттыра. Шуңа күрә кешеләр туктаусыз матурлыкка омтылалар да инде. Гүзәллек белән янәшә үзең дә сылуырак, шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк буласың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Бүген без сезнең белән шундый матурлык дөньясына басарбыз. Безнең әбиләребезнең, әниләребезнең серле сандыгы белән танышырбыз.

     (Сәхнә ачыла. Сәхнә уртасында сандык тора. Сәхнәгә 1 кыз бала чыга, сандыкны күрә, иптәшен чакыра.)

     1 кыз: (исеме белән эндәшә)Чык әле монда. Биредә ниндидер сандык тора.

     2 кыз: (чыга) Ә-ә. Бу бит әбиемнең сандыгы.

1 кыз: Син аның эчендә ниләр барын беләсеңме?

2 кыз: Беләм.

1 кыз: Әйдә ачып карыйбыз.

(Икәүләшеп сандыкны ачып карыйлар)

1 кыз: Карале, ниләр генә юк монда. Әйдә без аларны берәм-берәм алып карыйбыз.

2 кыз: Менә бу иң өстәгесе - әбиемнең сөлгесе. (сөлге алып күрсәтә).

1 укучы. Үзенең сөлгеләре белән элек-электән дан тоткан безнең халык. Әмма аларны эшләү бик зур зәвык,бик олы тырышлык,осталык һәм түземлек таләп иткән. Бизәкле сөлгеләр сугуны кыз балалар бик яшьли өйрәнгәннәр. Һәр өйдә диярлек бу һөнәрнең җайланма-корылмалары булган. Гадәттә яшь кыз үз гаиләсендә әбисеннән, әнисеннән өйрәнү сабагы үткән. Һәр авылда диярлек әлеге һөнәрнең бик талантлы осталары да булган. Кыз бала шундый осталар янына барып та өйрәгән, яки андый останы өйгә чакыру гадәте дә яшәп килгән.

(Сөлге тотып керә) Һәр бизәк үзгәрә-үзгәрә яңа бизәк тудырган һәм һәр кыз бала үз сөлгесенә үз җанындагы бизәкне төшергән. Кагыйдә буларак, тастымал тукымалары йә җитеннән, йә киндердән, я мамык җепләреннән тукылган.

(Сөлге тотып керә) Туйда кайнанага бирелә торган иң зур бүләк тә - сөлге. Киявенең якыннарына да кәләш сөлге бүләк иткән. Аннары ул сөлгеләр белән килен булып төшкән өенең тәрәзә кашагаларын бизәгән.(Сөлгеләрне эләләр).

1 кыз: Әйе, чүпләм сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлгеләре белән дан тоткан татар халкы.

2 кыз: (Чиккән сөлге ала) Ә менә монысы чигүле сөлге. Аны минем әниемнең дә, синең әниеңнең дә чиккәне бардыр.

(Сөлге чигүче кыз утыра да шигырь сөйли)

Күз нурларым салып сөлге чигәм,

Бизәкләре шуңа чын кебек.

Бик яратып, сөеп чиксәң генә,

Чәчәкләргә була җан өреп.

Кулларыңа алсаң бу сөлгене,

Син дә кара шулай яратып.

2 Кыз: Мондый сөлгеләрне әбиләребез, әниләребез менә шулай кадерләп саклыйлар, алар белән хушлашырга теләмиләр.

(Сәхнәгә сөлге тотып бер әби чыга. Ул күңеленнән үзенең сөлгеләре белән “сөйләшә”. Әбинең сүзләре магнитофон язмасында тыңлана.Магнитафон язмасын тыңлыйлар)

“Әй, сөлге-сөлгекәй, гомер юлдашым минем, әйдә әле сөйләшик, тавыш-өнсез генә бер серләшик. Үпкәләмә инде миңа, сабантуй колгасына яшь килен бүләге итеп элмәдем мин, бәйгедә җиңгән атларның якаларына да сине эләмәдем. Матуррак сөлгеләрем бар иде шул.... Матурлык китә икән ул, сөлгеләр булып тарала икән. Әй, сөлге-сөлгекәй, гомер юлларын бергә кичтек, шатлыкны да, авырлыкны да бергә кичердек. Сугыш елларында, балаларым ачтан үлмәсен дип, бар булган мал-мөлкәтемне ризыкка алыштырганда да мин сине бирмәдем, балаларым кебек кадерле булгансың,ахры... Әй, сөлге-сөлгекәй, ап-агым минем, сине гомер буе каралтмый сакладым мин. Баксам, син минем йөз аклыгымны саклагансың икән... Әй, сөлге-сөлгекәй, инде менә саубуллашыр чак та җитә бугай. Үү, җилфердәмә, тавыш-өнсез генә сабуллашыйк. Кешеләргә йөз аклыгымны илт син, сөлгесез калганнарның да йөзләрен яктырт.”

1 кыз: Ә менә монсы нәрсә икән?

2 кыз: (ашъяулык ала). Ә бу - әбием бәйләгән ашъяулык.

(Ашъяулыкны өстәлгә җәя)

1 кыз: (сандыктан чиккән мендәр тышлары ала). Боларын мин дә беләм. Бу-чиккән мендәр тышлары. Әниләр аларны төрле-төрле җепләр сайлап, күңел җылысын биреп чиккәннәр.

 2 кыз: Әбием бу чиккән өстәл япмаларын да, төрле-төрле чигешләрен дә кадерләп, пөхтәләп салып куйган (берәм-берәм алып урнаштыралар).

2 кыз: Карале, кара. Монда ниндидер китаплар да бар.(ала)

1 кыз: Бу китапта, минечә, бәетләр мөнәҗәтләр язылган булырга тиеш.

(Кызлар чыгып утыра. Мөнәҗәт җырлыйлар).

(Бәет тыңлана)

 1 кыз: Ә болары ниләр икән?

2 кыз: Монысымы, бу- безнең әбиләр киеп йөргән киемнәр.

1 кыз: Ниләр кигәннәр соң алар?

2 кыз: (Күлмәк ала) Күлмәкләр озын итеп тегелгән, итәк очына берничә рәт бәбиитәк тота торган булганнар. Аларны матур бизкле төрле тукымалардан теккәннәр. Күлмәкнең җиңе озын,якасы утыртма яка булган.

1 кыз: (Алъяпкыч ала) Кызлар күлмәк өстеннән алъяпкыч ябып йөргәннәр. Алар гадәттә ак төстә һәм чигелгән булганнар.

2 кыз: Шулай ук кызлар камзол да киеп йөргәннәр. Аларны күбрәк бархаттан, атластан теккәннәр. Яшь кызлар кыска камзол кигәннәр, ә өлкән яшьтәгеләр озын камзол кигәннәр.

1 кыз: (Яулык ала) Татар хатын – кызы башына яулык бәйләп йөргән. Яулыкларны яшьләр менә болай бәйләгәннәр (бәйләп күрсәтә), ә өлкәннәр ияк астына бәйләгәннәр.

2 кыз: Ай-яй, нинди матур.

1 кыз: Бусы калфак (ала). Ул хатын-кызларның иң оригиналь баш киеме булган. Аны 16 нчы гасырда ук кия башлаганнар. Ул ике төргә - авыл һәм шәһәр калфакларына бүленгән. Берсе озын оек формасында булган. Аны нечкә ак мамык җептән бәйләгәннәр. Калфакның маңгай өлешен тасма яисә чук белән бизәп чыкканнар. Мондый калфакны авыл кызлары киеп йөргән. (күрсәтә)

2 кыз: Шәһәр калфаклары да элегрәк бәйләнеп ясалган булган. Әмма аларны төсле җепләрдән бизәп бәйләгәннәр. XIX гасыр ахырында калфакны бәрхеттән тегә башлаганнар. Калфакның алгы ягы сәйлән белән чиккәннәр.

1 кыз: (беләзек ала, киеп карый) Безнең әбиләребезнең бизәнү әйберләре дә күп булган. Менә монысы – беләзек.

2 кыз: (ефәк шәл) Ә менә монысы купшылыгы, нәфислеге белән теләсә кайсы заман гүзәллегенең дә һушын алырлык гаҗәеп матур ефәк шәлләр.

 (шәлләр белән бию).

1 кыз: (Гармун ала) Бабамнан калган гармун да урын алган әле әбием сандыгында.

1 укучы: Йөрәкләргә рәхәт була,

Гармунда бер уйнасаң.

Телгәли ул йөрәкләрне

Уйный белеп уйнасаң.

Нигә гармун чиртә икән

Күңелнең кылларына.

Кемнәр генә гашыйк түгел

Туган як моңнарына.

(Җыр җырлана)

1 укучы. Гармун уйныйм, ә күңелдә сагышлы моң.

Тиңсез көйләр ятим кала,нишләргә соң?

Эшләдек тә, җырладык та кирәк чакта,

Моңлы булдык, горур булдык туган якта.

Туган-үскән, чәчеп-урган җиребез бар,

Җир йөзендә хур булмаслык җырыбыз бар.

Саклый белдек иске көйләр хәзинәсен,

Беркем, илсез килмешәкләр бу, димәсен.

Гомер үтә, картлар бетә, заман башка,

Бу көйләрне белүче юк миннән башка.

Гомер чиге якынлаша. Яңа йөрәк.

Әй, оланнар, сезгә дә бу көйләр кирәк!

Туган телен, туган җырын онытканнар-

Туң йөрәкле,фәкыйрь, гарип, сынык җаннар.

Җырсыз, моңсыз, нәселсез һәм тарихсыз, тук

Гамьсезләрнең беркемгә дә кызыгы юк.

Булмас аңа таянучы, булмас аның таянычы.

Килми калмас сынык җанга хәтерсезлек аянычы.

Кабатланмас көйләребез-хәзинәбез,

Җырлый белсәк,беркемгә дә баш имәбез.

Гармун уйныйм,ә күңелдә сагышлы моң-

Бу гармунны кайсыгызга тапшырыйм соң?..

2 укучы: Менә егет гармун алды,

Әйлән-бәйлән уртасында басып калды,

Тынып калган бер авылга, үзебезчә,

Бик борынгы, бик тә моңлы аваз салды.

Халык моңы безнең канда тумыштан ук,

Эш белгәннең җыры моңлы, уены шук.

Тыпыр-тыпыр, үзебезчә кызлар бии,

Ялындыру һәм оялу истә дә юк.

(Татар биюе)  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Игровой фольклор как часть детского фольклора

-Народные игры в комплексе с другими воспитательными средствами представляют собой основу начального этапа формирования гармоническиразвитой активной личности....

Мир детского фольклора - игровой фольклор.

Методическая разработка к дополнительной общеобразовательной общеразвивающей программе по фольклору для детей 6-10 лет....

Фольклор. Малые жанры фольклора.

Урок позволяет  познакомить учащихся с новым материалом и повторить ранее изученный материал по устному народному творчеству. Большое внимание на уроке уделяется развитию речи и развитию творческ...

Стимулирование познавательной и речевой активности детей раннего возраста в группах СРП средствами малых форм фольклора. Ролево-игровой проект "Фольклор в раннем возрасте"

В презентации представлены материалы участия в семинаре-практикуме "Проектная и исследовательская деятельность в дошкольных группах в условиях реализации ФГОС ДО"....

Презентация к уроку литературы в 7 классе "Фольклор. Жанры фольклора"

Презентация к уроку литературы в 7 классе "Фольклор. Жанры фольклора".Учебник: Литература. 7 класс. Учебник в 2 ч. Коровина В.Я. 5-е изд. - М.: 2016. Ч.1 - 358 с...