Хәсән Туфанга багышланган кичә
классный час по теме

Бу әдәби-музыкаль кичә шагыйрь Хәсән Туфанга багышлап үткәрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Хәсән Туфанга багышланган кичә45.59 КБ

Предварительный просмотр:

Хәсән Туфанга багышланган әдәби кичә.

 Чын кешелекнең ягында без,

  Йөрәге җылы халык янында.

Укытучы

    Яхшы ата, яхшы аналарның

    Яман түгел баласы идек,

Яманлыкның күзенә туры карап,

    Алга таба барасы идек.

    Кемгә тидек, кемне рәнҗеттек соң?

    Кемнәр безне шулай каргады?

    Сак белән Сок хәзер икебез,

    Арабызда Урал таулары...

1940 - 56 елларда Хәсән ага тоткынлыкта була. Газап, кайгы- хәсрәт, үлем белән күзгә - күз очрашу чоры бу. Язмыш аны сындырып сыный... Ләкин шагыйрь иманына, халкына, иленә тугры кала. Туфан авыр сынауларны кичерергә көчне каян алган? Шагыйрьнең бу чор шигырьләрен Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре белән тиңлиләр. Кем соң ул Хәсән Туфан?

1 нче укучы

Татарстанның хәзерге Аксубай районында Иске Кармәт исемле авыл бар, гадәти татар авылы. Әмма күп хәлләрне кичергән бу авыл. 1740 елларда көчләп патша тарафыннан чукындырылган, ә 1830 еллардагы чуалышлар чорында христиан диненнән бөтенләй баш тарткан. Менә шушы авылда 1900 елның 9 декабрендә әти-әнисенең соңгы, унынчы баласы булып, Хисбулла исемле малай дөньяга килә. Тарих аның исемен үзгәртеп китапларына “Хәсән” – дип язар, фамилиясен “Туфан” дип танытыр...

2 нче укучы

Хасан Туфан родился 9 декабря 1900 года в селе Ст. Киреметь Аксубаевского района Республики Татарстан в семье крестьянина. Читать и писать он научился у отца, затем учился в деревенской школе. В 1914 году братья взяли Хасана с собой на Урал, здесь он работал старателем на медных копях.

Определяющее значение в его образовании имело его обучение в одном из передовых татарских учебных заведений — Уфимском медресе «Галия». Здесь он посещает музыкально-литературный кружок шакирда медресе, молодого поэта Шайхзада Бабича. С начала 1915 года его учителем литературы был известный писатель Галимджан Ибрагимов. В медресе он также знакомится с Сагыйть Рамиевым, Мажит Гафури, Сагыйть Сунчалеем.

В 1918—1928 гг. Хасан Туфан преподает в школах Сибири, Урала, Казани. В 1928—1930 же годах Хасан Туфан путешествует по республикам Закавказья и Средней Азии.

В 1930—1934 гг. Хасан Туфан — редактор Татарского радиокомитета. Позднее он работает ответственным секретарем журнала «Совет әдәбияты».

В 1940 году Хасан Туфан был репрессирован. Лишь после смерти Сталина, в 1956 году, поэт возвращается в Казань.

Поэт умер 10 июня 1981 года в Казани.

1 нче укучы

1937 нче елда "Ант" поэмасы өчен Хәсән аганы Язучылар Союзыннан чыгаралар. Әсәрләре басылмый, китаплары тоткарлана. Көн саен, төн саен кулга алуларын көтеп яши ул. (5 нче слайд)1940 нчы ел җитә. Матбугат йортына кереп барганда, таныш булмаган кеше аны туктата һәм үзе белән барырга чакыра. Шулай итеп шагыйрьнең кара язмышлы көннәре башлана.Контрреволюцион оешма төзү, чит ил разведкалары белән элемтәгә керү, Совет властен таркатырга маташуда гаеплиләр аны. Үзе белән бер оешмада торган җинаятьче иптәшләренең исемнәрен атарга кушалар. Сорау арты сорау алулар башлана. Буйсындыра алмагач, йокларга да ирек бирмиләр, сорау алулар төнне көнгә ялгап дәвам итә. Ахырга таба утырырга даирек бирми башлыйлар. Аңын югалтып егылса, аңына китерәләр дә сорау алуны дәвам итәләр. Тик теләкләренә генә ирешә, шагыйрьнең рухын сындыра алмыйлар. Сугыш чыгу белән, сорау алулар туктала. Шагыйрь фронтка җибәрүләрен сорап гариза арты гариза яза. Исән калу ихтималы булмаган, үз - үзен корбан итәрлек берәр сугышчан задание бирүләрен үтенеп карый.

Көтмәгәндә, хатыныннан -Луиза Салиаскаровадан

передача, хатлар ала башлый. Тик бу бәхет бик кыска була.1942 нче елның 7 нче мартында суд була. Аны үлем җәзасына хөкем итәләр. Шагыйрь ялгызы бер камерада үлем көтеп ята. Язмышы көтелмәгән борылыш ясый. Үлем карары 10 елга каты режимлы колония белән алыштырыла. Алга таба шагыйрьнең тормышы тагын да авырлаша.

2 нче укучы

Аны Черек күл төрмәсеннән Кремль астындагы төрмәгә күчерәләр. Коточкыч авыр шартлар, тынчу һава... Туфан авырый башлый. Хәле көннән                

көн начарлана. Аякларына басып та тора алмаслык хәлгә килә ул. Көннәрнең берендә

аны врачка чакыралар. Яшь татар егете аны шигырьләре аша белә икән. Әйбәтләп карагач, үз паегы бирә: бер телем кара ипи шикәрле чәй эчертә. Ахырдан төрмә изоляторына күчерелә ул. Шигърият сөюче шушы татар егете шагыйрьн үлем тырнагыннан йолып кала. Хәсән абыйга бандитлар белән дә бер камерада утырырга туры килә. Шагыйрь икәнен белгәч, аннан шигырьләрен укыталар, әкиятләр сөйләтәләр. Абруйлы кешегә әйләнә ул. Аңа төрлечә ярдәм итәләр. Тик тоткын бәхете озакка бармый. Шагыйрьне Красин төрмәсенә күчерәләр. Аннан лагерь. Свияжск яклары. Урман кисү эше. Норма үтәлми, паекның яртысын гына бирәләр. Ачлыктан тәмам киселә ул. Үлем килгәнен аңлый ул, тик көрәшерлек хәле генә калмый. Әмма бу юлы да әҗәле җитмәгән икән. Аны бу юлы тагын хатының посылкалары үлем тырнагыннан саклап кала. Ялгызы гына ашамый ул аларны, башкаларга да өлеш чыгара. Аннан соң Хәсән аганы Себер якларына сөргенгә җибәрәләр. Чиста - пөхтә, кешеләргә ярдәмчел, оста куллы (ул бик күпләрнең сәгатьләрен төзәтеп бирә) шагыйрь кышларын мал карый, җәйләрен ферма көтүне көтә. Землянка казып, шунда яши.

1 нче укучы

Иҗат юлы дәвамында нинди генә авырлыклар кичерсә дә, Туфан- баштан ахыргача үзенә генә хас индивидуальлеген саклаган шагыйрь. Ул поэзиядәге классик төзек, халыкчан, искиткеч камил эшләнгән шигырьнең иң матур үрнәкләрен тудырды. 
Иң авыр шартларда да Туфан язуын дәвам итә. Алай гына да түгел, шагыйрь иҗатының иң актив чоры, иң югары ноктасы нәкъ менә тоткынлык елларына туры килә. Башта Х. Туфан язылган шигырьләрен күңеленә беркетеп, исендә генә тоту авырлаша. Ә иң хәтәре: үзе үлсә, барлык язганнары да юкка чыгачак.
Шагыйрь шундый әмәлен таба. Эшкә төнге сменага чыга. Иптәшләре ял иткән арада, 3-4 кат күзлек киеп, каты карандашны кыл сыман очлап, шигырьләрен папирос кәгазенә яза( ул аларны папиростан аерып ала ), монда 300 юлга якын шигырь сыя. 20-30 бит җыелгач, ул аларны түгәрәкләп тыгызлап төрә дә, сохарины тишеп шуның эченә яшерә. Тишекләрне исә ике яктан да ипи белән ябыштырып, мич алдында кыздырып киптерә. Шулай итеп ул, барысын булмаса да, иҗатының төп өлешен саклап, туган якларына алып кайта. 

Укытучы

Хәсән Туфанны без, барысыннан да элек үзенең фаҗигале язмышын, фаҗигале мәхәббәтен чагылдырган лирикасы белән кабул итәбез. Шул ягы белән ул үзенең генә түгел, чорның да, халкыбызның да язмышын ачты. Аңа кадәр беркем ача алмаганча шул фаҗигане, шигърият дәрәҗәсенә күтәреп, дөньяга яңгыратты.
Хәсән Туфан ромашкаларны бик яраткан, алар белән күрәзәлек иткән, кырда үскән бу ак чәчәкләр аның бердәнбер күңел юанычы булган. Һәр ромашка аны тынычландырырга теләгәндәй "ярата”, "хәтерли” дип җавап биргән. Ләкин сөргеннән кайтыр алдыннан аңа хатынының үлем хәбәрен җиткерәләр. Менә шул чакта күңелендә йөрәк өзгеч юллар туа:
  Юк, ромашка, минем йөрәкнең
  Януларын баса алмыйсың.
  Көтә әле, сагына һаман, дип,
  Алдыйсың ич мине, алдыйсың.

1 нче укучы

Шагыйрь иҗаты шәхси кичерешләрдән сугыш темасына таба йөз тота. 1944 нче елда язылган «Илдә ниләр бар икән» шигыре – хатын-кызларның моң сагышларын, көтү – юксынуларын күз алдына китереп уйлану рәвешендә язылган.

“Илдә ниләр бар икән” укучы укый

2 нче укучы

Төрмәдә ике елга якын вакыт эчендә язылган шигырьләре төрмә барагының идән астында кала. 1950 нче елның ноябрендә Туфан 10 ел төрмәдән соң Себергә - гомерлек сөргенгә озатыла. Туган якны ярату, сагыну, аның белән хушлашу рәвешендә язылган «Хушыгыз» дигән шигыре дә сакланып калган. Бу елларда Туфан, үз язмышының драматизмын тирән аңлап сагыш, моң белән тулы шигырьләр яза. Әдипнең  иреккә омтылышы туган җирен сагыну, сөйгәнен юксыну теләге белән кушылып, аның йөрәк авазы, җан сыкравы булып яңгырый. Бу аның «Агыла да болыт агыла « шигырендә ачык чагыла.

“Агыла да агыла ” укучы укый

Укытучы

Х. Туфанның тоткынлык дәвере 16 елга сузыла. Сталин үлеп, аның сәясәтендәге җитди хаталары ачылганнан соң гына, шагыйрьгә иреккә чыгарга мөмкинлек туа. 1956 нчы елның җәендә ул Казанга кайта. Ул өенә кайтканда аның улы да, хатыны да үлгән була инде – тик кызы һәм дуслары гына карша ала.

Белми калдым, күрми калдым:

киттең … Хушлашмадың да.

Эзең генә калды миңа

Йөргән сукмакларында

дип өзгәләнә шагыйрь.

“Кайсыгызның кулы җылы?” укучы укый

Тормыш юлы

Ел

Вакыйга

1900 елның 9 декабре

Татарстанның хәзерге Аксубай районында Иске Кармәт авылында туа .

1916 ел

"Галия" мәдрәсәсе шәкерте.

1924

Казанга килә.

1930

Беренче шигырьләр җыентыгы чыга.

1934 елның җәе

Өйләнә.

1940 елның 18 ноябре

Туфанны кулга алалар.

1955

Хатыны Луиза Салигаскәрова үлә.

1956

Хәсән Туфан азат ителә.

1957 елның 27 августы

Туфан тулысынча реабилитацияләнә.

1966 ел

Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

1981елның 13 июне

Хәсән Туфан Казан шәһәрендә вафат була.

1. Хәсән Туфанның туган көне, ае, елы. (1900 елның 9 декабрендә)
1. Хәсән Туфан туган як. (Аксубай районы Иске Кармәт авылы)
2. Хәсән Туфан шәкерт булып укыган мәдрәсә (Шагыйрь "Галия” мәдрәсәсендә белем ала)
2. Хәсән Туфан әдәбият дәресләрен кемнән ала? (Галимҗан Ибраһимовтан)
3. Хәсән Туфан җәяәүле сәяхәт иткән яклар (Кавказ һәм Урта Азия якларында)
3.Эшләгән эшләре (бакырчы-шахтер, токарь, слесарь, укытучы, журналист)
4. Шагыйрьнең чын исем фамилиясе (Хисбулла Гөлзизин)
4. Матбугатта басыла башлавы (1924 елдан)
5. Язучылар Союзына алыну вакыты(1934 ел)
5. Хәсән Туфанның язмышында аянычлы роль уйнаган, аның "халык дошманы” дип кулга алынуының сәбәпчесе булган әсәр ("Ант” поэмасы)
6. Хәсән Туфан белән бергә сөргеннән Казанга кайткан ике татар язучысының исемен атагыз (Сөббух Рафиков, Ибраһим Салахов)
6. Ничәнче елда аклана? (1956 елда)
7. Яраткан мавыгуы (Чәчәкләр үстерү, сәгать төзәтү)
7. Яраткан чәчәге (ромашкалар)
8. Нинди кара белән язарга яраткан? ( яшел)
8. Кайсы вакытта иҗат итәргә яраткан? (төнлә)
9. Яраткан уен коралы (мондалина)
9. Яраткан агачы (каен)
10. Бүләкләре (Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге)
10. Яратан шагыйрьләре (Һади Такташ, А. Твардовский)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

Габдулла Тукайга багышланган КВН.

Внеклассное мероприятие....

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...

КВН. Муса Җәлил иҗатына багышланган ярыш.

Муса Җәлил иҗатына багышланган  ярыш. (5-8 класслар өчен)...

Аның йөрәге –шигырьләрдә. Х.Туфанга багышланган кичә.

Аның йөрәге –шигырьләрдә.Х.Туфанга багышланган кичә....