Киенә белү-үзе бер һөнәр.
методическая разработка (10 класс) на тему
Рус төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан дәрес планы
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 501.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр.(10нчы сыйныф, рус төркеме өчен)
Дәрес максаты:
- зәвыклы киенә белү проблемасы буенча лексик, грамматик күнекмәләрне кулланып, диалогик һәм монологик сѳйләмгә чыгу; үз мѳнәсәбәтеӊне әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү;
укучыларда зәвыклы киенү теләге тудыру;
Җиһазлау: проектор, ноутбук, дәреслек, сүзлекләр, карточкаларда ситуатив биремнәр
Дәрес барышы.
Оештыру моменты.
Сәламләү. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Дежур укучының отчеты.
Теманы актуальләштерү.
Без бүгенге дәрестә «Киенә белү – үзе бер һѳнәр» темасына сөйләшербез, диалог һәм монологлар тѳзербез, ситуатив күнегүләр эшләрбез. Әйдәгез, дәрес башында кием тѳрләрен искә тѳшерик.
- Слайдтагы рәсемнәр белән эшләү.
Бу рәсемнәргә карап, миӊа әйтегез әле:
- бу нинди кием тѳре;
- бу кием белән кая барырга мѳмкин;
- бу киемне кигән кеше нәрсә белән шѳгыльләнә?
Кѳтелгән җаваплар:
Бу эшлекле кием. Аныӊ белән кеше эшкә яки эшлекле очрашуга бара ала. Минемчә, бу кеше укытучы яки сәркатип булып эшли.
- Бу эш киеме. Бу киемне шифаханәдә яки хастаханәдә эшләүче табиблар, шәфкать туташлары кияләр. Алар авыру кешеләрне дәвалый.
2 Болар да эш киеме. Бу киемнән заводта яки тѳзелештә эшлиләр. Һѳнәре буенча алар яки малярлар, яки тѳзүчеләр, яки эшчеләр.
3.Бу спорт киеме. Бу кием белән табигатькә чыгарга мѳмкин, кышын чаӊгыда шуарга, җәен йѳгерергә була. киемне кигән кешеләр спортчылар яки тренер булып эшлиләр.
4 Бу сәхнә киеме. Бу кием белән биючеләр сәхнәдә
чыгыш ясыйлар. Бу кеше яки биюче, яки бию
түгәрәгендә шѳгыльләнүче.
4. Бу ѳй киеме. Аныӊ белән ѳйдә яки җәен бакчада йѳрергә уӊайлы. Мондый киемнән хатын-кызлар ѳй эшләрен эшли, ял итә
5.Бу укучы малайлар һәм кызларныӊ мәктәп формасы. Алар бу киемнән мәктәпкә белем алырга йѳриләр.
6.Бу безнеӊ мәктәп формасы: караӊгы тѳстә күлмәк, ак аляпкыч. Аны барлык укучы кызлар кияләр, ә малайлар костюм белән чалбар кияләр.
Әйтегез әле, бу мәктәп формасы сезгә уңайлымы? Сезгә ошыймы яки сез башка төрле форма сайлар идегезме? (үз фикерләрен әйтәләр)
7.Бу - йокы күлмәге. Аны йоклаганда кияләр. Ул, гадәттә, аксыл төстә була.
8.Бу киемне ял иткәндә, прогулкага чыкканда кияләр.
- Лексик-грамматик материалны искә тѳшерү.
Тактада сүзләрнеӊ транскрипциясе:
Киенү – [кийэнә']
Кия –[кийә']
Уӊайлы –[уӊа°йлы̌']
Холык -[хо̌ло̌'қ]
а) фигыль формалары:
- исем фигыль: киенү, кию ѳчен, бару ѳчен, ѳйгә кайту белән, кием сатып алу.
- хәл фигыль: ѳйгә кайткач, чистартып кияргә, мәктәпкә яки эшкә киткәнче.
- сыйфат фигыль: матур киенгән кеше, зәвык белән киенүче кеше, кѳн дә кия торган кием, бәйрәмдә генә кия торган кием)
б) Тәрҗемә итәргә: вам очень идет, соответствует возрасту, соответствует моему вкусу, должна быть поглаженной, по возрасту, по размеру, определяет характер, определяет вкус человека.
Тѳркемнәрдә эш.
Сезнеӊчә, кием нинди булырга тиеш? Кереш сүзләрне кулланып, киемгә таләпләрне әйтегез.
Кѳтелгән җаваплар:
- иӊ беренче чиратта, кием уӊайлы булырга тиеш;
- әлбәттә, үземә һәм туганнарыма ошарга тиеш;
- матур, чиста, пѳхтә булырга, тѳсе күз тѳсендә булырга тиеш;
- гади, ләкин зәвык белән булырга тиеш һ.б.
- Ә сез ничек уйлыйсыз? Үз фикерегезне аӊлатып бирегез.
1. Сез киемне ничек сайлыйсыз? Тәкъдим ителгән вариантлар:
- акчага карап;
- әти-әниләр сүзләрен тыӊлап;
- дусларым киӊәшенә «колак салып»;
- үзем теләгәнчә;
- мода журналлары буенча гына.
2. Минем киемгә карашым. Фикерне дәвам итегез.
Киемемне гел пѳхтә һәм саклап киям, чѳнки ….
Кѳн дә үзем үтүклим яки чистартам, чѳнки …
Кѳн саен миӊа киемне әнием яки әбием әзерли, чѳнки …
……. , шуӊа күрә киемемне пычратмаска, ертмаска тырышам.
3. Кешенеӊ киеме буенча, беренче чиратта, сез нәрсә билгелисез?(тѳркем-дә эш)
Кѳтелгән җаваплар: кешенеӊ холкын, яшен, эш урынын, кая баруын, байлыгын, зәвыгын).
Ситуатив биремнәр.
- После улицы не почистили обувь. Реакция мамы, и что скажет бабушка? (һәр укучы аерым җавап бирә)
- Вы с мамой на рынке покупаете одежду тебе. Ваши мнения расходятся. (парларда 2-3 репликалы диалог тѳзү)
- Сделайте соседям по парте комплименты.
- Нәрсә киярсез? ( дәреслектәге 43 нче бит.13 нче күнегүдән файдаланырга була)
- классыгыз белән походка барганда;
- сәхнәдә чыгыш ясаганда;
- сыйныфташыӊныӊ туган кѳненә;
- театрга спектакль карарга.
- Дәрескә йомгак ясау.
Әйдәгез, дәрескә нәтиҗә ясыйк. Бүген нәрсәләр турында сѳйләштек? Бүгенге дәрес темасына нинди мәкаль яки танылган шәхеснеӊ сүзләрен сайларга мѳмкин?
Мѳмкин булган вариантлар: Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар. (мәкаль)
А.П.Чехов: «Кешенеӊ бѳтен нәрсәсе матур булырга тиеш: киеме дә, йѳзе дә, күӊеле дә, фикере дә».
- Укучыларныӊ җавапларын бәяләү. Ѳй эше бирү.Мәкальне яки А.П.Чехов сүзләрен ничек аӊлыйсыз? Киләчәктә сез нинди һөнәр сайларга телисең?Фикерегезне үз сүзләрегез белән аӊлатыгыз языгыз (6-7 җѳмлә, мисаллар белән).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге.Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр .
Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәрДәрес максатлары: Белем бирү максаты: - зәвыклы киенә белү проблемасы буенча диалогик һәм монологиксѳйләмгә чыгу; -дөрес киенә белү каг...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)
Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем б...