Инфинитив
методическая разработка (7 класс) по теме

Сулайманова Ландыш Фоатовна

 Укучыларны инфинитив төркемчәсе белән таныштыру. Ааларны башка фигыльләрдән аера белүләренә ирешү; балаларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү. Хезмәтне яратырга, тырыш булу омтылышын тәрбияләү, Әлмәт төбәге язучыларының иҗатына карата хөрмәт һәм кызыксыну хисе уяту юнәлешендәге эшне дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Инфинитив50.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Инфинитив

Максат:

- укучыларны инфинитив төркемчәсе белән таныштыру ;аларны башка фигыльләрдән аера белүләренә ирешү;

- балаларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү;

 - хезмәтне яратырга, тырыш булу омтылышын тәрбияләү, Әлмәт төбәге язучыларының иҗатына карата хөрмәт һәм кызыксыну хисе уяту юнәлешендәге эшне дәвам итү.

Җиһазлау: дәреслек, лото уены өчен карточкалар; перфокарта, Әлмәт төбәге язучыларының әсәрләре язылган карточкалар, компьютер.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, рус теле

Дәрес төре: яңа теманы аңлату, үткән дәресләрдә өйрәнгән темаларны кабатлау.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, парлап ешләү, индивидуалҗ бирем үтәү, тәрҗемә, тест сорауларына җавап бирү.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

 Оештыру

- Исәнмесез, хәерле көн укучылар, килгән кунаклар! (Дәреснең максаты белән таныштыру)

 

Актуальләштерү

  -Укучылар, алдагы дәресләрдә без сезнең белән фигыль төркемчәләрен үттек. Сезгә өй эше итеп аларны кабатлап килергә кушылды. Сезнең алдыгызда һәр партада берешәр лото карточкалары һәм сүзләр бар. Сез, сүзләрне карточкадагы биремгә туры китереп шакмакларга урнаштырыгыз. Башладык.

(хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль, сыйфат фигыль, исем фигыль, хәл фигыльнең беренче һәм икенче төре, хәл фигыльнең өченче һәм дүртенче төре)

-Тикшерәбез.

Яңа тема аңлату.

-Укучылар, тактадагы әлеге мәкальне ничек укырсыз? Күп нокталар урынына кайсы сүзләрне язырсыз?

Эшне ... ашыкма, ... ашык.          (башларга, тәмамларга)

Укучы укый: Эшне башларга ашыкма, тәмамларга ашык.

  1. Дөрес. Мәкальнең мәгънәсе нәрсә турында?  (Башлаган эшне җиренә җиткереп эшләргә һәм вакытында тәмамларга кирәк)
  2. Хезмәт турында тагын нинди мәкальләр беләсез? (Укучылар мәкальләр әйтәләр)
  3. Башларга, тәмамларга сүзләре нәрсәне белдерә? (Эш, хәлне белдерә)
  4. Нинди мәгънәгә ия? (Тиеш булу мәгънәсенә ия)
  5. Бу сүзләргә нинди сорау куярсыз? (нишләргә?)
  6. Юклык формасына куеп буламы? (Әйе, башламаска, тәмамламаска)
  7. ЭШ, хәлне белдереп, барлык-юклык белән төрләнеп, нишләргә? соравына җавап бирү кайсы сүз төркеменә хас? (фигыль)
  8. Әлеге сүзләрнең нигезен табыгыз? (Бу сүзләрнең нигезе башла, тәмамла. Аларга

–рга кушымчалары ялганган)  

  1. Дөрес.  Эш яки хәлне белдереп максат яки тиеш булу мәгънәсендә, барлык формасында  - ырга,- ергә; -арга, -әргә; –рга, -ргә; юклык формасында –маска; -мәскә кушымчалары белән ясалган фигыль инфинитив дип атала.

(Укучы кагыйдәне укый)

  1. Укучылар, 103 нче биттәге 188 нче күнегүне карыйбыз. (Фигыльләрдән инфинитив ясап языгыз)
  2. Укучылар, дәфтәрләрегезне ачып бүгенге көнне, теманы язып куйдык. (Икешәр укучы тактага чыгып яза)
  3. Укучылар, әлеге фигыльләрнең тамырыннан инфинитив ясагыз. КИ, ТИ

(Кияргә, тияргә)

  1.  Ни өчен –яргә кушымчасы ялгадыгыз. (Чөнки ике сузык янәшә килә алмый һәм монда й  әйтелә, ә язганда я хәрефе язылы.
  2. Рус телендә инфинитив нәрсәне белдерә? (зат, сан белән төрләнми, барлык-юклык төре бар, -ть кушымчасы ялгана)
  3. Димәк, инфинитив атамасы ике телдәд дә уртак. Бер телдә икенче телгә тәрҗемә иткәндә форма тәңгәллеге дә саклана.
  4. Укучылар, 192 нче күнегүне карыйбыз. (Русчага тәрҗемә итегез)

Дифференциаль карточкалар белән эш

  1. Сезнең алдыгызда Әлмәт төбәгендә иҗат иткән язучыларның әсәрләреннән өзекләр язылган карточкалар бар. Күңелдән укып чыгыгыз, инфинитивларны табыгыз.

Тикшерү

      Укучылар, сезнең алдыгызда перфокарталар бар. Кулларга карандашлар алдык игътибарлы булыгыз.

1.Кайсы төркемгә бер сүз “ялгыш” кергән?  

  А)  сыйфат фигылләр: башланган эш, башкарасы эш, кайта торган юлчы;

  Б)   хәл фигылләр: бирелеп уку, киләчәк кеше, туар ай,;

  В)   шарт фигылләр: барсак, килсәләр, укысагыз.

2. Татар телендә фигыльләрнең ничә заман төре бар?

    А)  3

    Б)  4

    В)  5

3. Дөрес тәрҗемәне тап.

  Ишектән чыгучы

  А)  вошел в дерь

  Б)  вышел из двери

  В)  выходящий из двери

4.Кайсы тезмәдә исем фигыльдән исемгә әйләнгән сүзләр бар?

  А)  җиңү сәгате, йөзү бассейны, укыту расписаниесе;

  Ә)  китапны уку, сөйләшү темасы, елгада йөзү;

  Б)  укытучы белән сөйләшү, тырышмау гаеп, эшләү тәме.

5.Өченче тәр хәл фигыльнең кушымчасы:

   А)  -гач, -гәч; -кач, -кәч.

   Б)  -ган, -ган; -кан, -кән.

   В)  алдагы ике очрак та дөрес.

6.Дөрес тәрҗемәне тап  “Без Тукай әкиятләрен (знать) тиеш.

  А)  белергә;

  Б)  укырга;

  В)  белү.

Сурәтне тикшерү.

Йомгаклау.

  1. Сорауларга җавап бирү.
  1. Укучылар, без бүген нинди сүз төркеме турында белдек?
  2. Инфинитив нинди сорауларга җавап бирә?
  3. Ул нинди кушымчалар ялганып ясала.
  1. Билгеләр кую.

 ӨЙ ЭШЕ

Фамилия исем______________________________________

Хикәя фигыль      

Боерык

фигыль

Шарт      

фигыль

Сыйфат

фигыль

Хәл

фигыль

Исем

фигыль

Инфинитив

Иҗади эш: инфинитив кергән 5 мәкаль язырга




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Инфинитив (The Infinitive).

В статье дана информация о формах и  употреблении инфинитива. Представлены правила употребления, таблицы, огромное количество глаголов и предложений с переводом. Материал может быть использован п...

Грамматический материал по теме "Инфинитив и герундий"

INFINITIVEAdvise + object +toAffordAgreeAimAllow + object +toAppearApplyArrangeAskAttempt +Be accustomed to +Be about toBe able toBe afraid toBe certain +Be gladBe going toBe happyBe interested toBe ...

Презентация, правила по татарскому языку. Инфинитив.

Презентация, правила по татарскому языку. Инфинитив. (Неопределённая форма глагола)....

тестовый контроль учащихся старших классов по теме "Инфинитив"

Тест направленный на тренировку и контроль знаний учащихся старших классов  по темам "Употребление инфинитива с to или без to", "Сложное дополнение" и "Сложное подлежащее"....

"Инфинитив и герундий"

Проверочная работа по теме...

Контрольная работа по английскому языку 9 класс по теме "Герундий/Инфинитив"

Контрольная работа по английскому языку 9 класс по теме "Герундий/Инфинитив"...