Һөнәрләр
план-конспект урока (6 класс) по теме

рус төркеме, 6 -сыйныф, "Һөнәрләр"темасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon honrlr_d_res.doc66.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Һөнәр сайлау – җаваплы адым”

 (6нчы сыйныф рус. гр. өчен)

Максат:

  1. Дәрес этапларында яңа технологияләр куллану.

Милли-региональ компонентлар кулланып, балаларның белем дәрәҗәсен, кызыксынучанлыкларын үстерү.

  1. Укуга кызыксыну тәрбияләү. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Дөрес итеп җөмләләр төзү. Сорау алмашлыкларын ныгыту. Җөмләләрдә дөрес итеп куллану.
  2. Хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү, һәр һөнәрнең мөһим булуын билгеләп үтү.

Җиһазлау:

Компьютер; мультимедия; C.И. Ожеговның сүзлеге; хезмәт кораллары ясалган рәсемнәр; карточкалар; ребуслар; кроссворд.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

1.Балалар белән исәнләшү.

  -Исәнмесез, укучылар!

  -Исәнмесез, саумысыз!

  -Кәефләрегез ничек?

  -Бик яхшы. Кояшлы иртә кебек.

  -Сез татар теле дәресенә әзерме?

  -Әйе, әзер.

  -Бик әйбәт. Утырыгыз!

2.Дежур укучының чыгышы.

  -Бүген кем дежур?

  -Кем юк?

  -Бүген ничәсе?

  -Атнаның нинди көне?

  -Бүген нинди көн?

  -Рәхмәт.

3.”Кояш арыды ял итә”- физ. мин.

   2.Актуальләштерү.

Балалар, бүген без сезнең белән гадәти булмаган дәрестә, гадәти булмаган бүлмәдә белем алырбыз. Безнең бүгенге ярдәмчебез - компьютер. Балалар, экранга игътибар белән карагыз (анда төрле һөнәр ияләре рәсемнәре-экран)

-Балалар, ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсә турында, кем турында сөйләшербез? (Кешеләр турында, һөнәрләр турында.)

-Дөрес! Һөнәрләр турында. Нинди һөнәрләр ияләрен күрдегез?

Санап үтегез.(Балалар әйтеп китәләр.)

-Экранга карагыз әле, укучылар. Бу кем?

        (Анда берничә ребус күрсәтелә балалар чишәләр: табиб, сыер савучы ,тәрбияче, сатучы ,очучы - экран)

-Ә нәрсә соң ул һөнәр? Укучылар, менә Саша аңлатмалы сүзлегеннән һөнәр сүзенең мәгънәсен белеп килергә тиеш иде. (укучының җавабы :Профессия- это у людей основной род занятий, трудовой деятельности.)

Димәк, һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре.

  1. Карточкалар белән эшләү.

-Ә хәзер, укучылар, карточкалар белән эшлибез. Сезнең партада карточкалар бар. Ике төркемгә бүленәбез.

Карточка № 1.-уку, тәрҗемә итү

Карточка № 2.- җөмлә төзү (экран)

  1. Физминутка.

Карточкалар белән эшләүне дәвам итәбез.

     Карточка № 3- тест (экран)

     Карточка № 4-“сүзләр иленә сәяхәт” (кроссворд-экран)

     4.Өй эшен тикшерү.

    -Сез һөнәрләр турында  шигырьләр дә  ятлап килдегез. Хәзер өйдә өйрәнеп

    килгән шигырьләрне укып күрсәтегез.

1.“Доктор.“ Р. Миңнуллин

Малайлар, юкка сез

 Доктордан куркасыз

 Бик әйбәт ул, димен:

                                                  Әни бит ул минем.

2.”Әнием һөнәре.” Ф. Яруллин

Минем әнием тегүче,

Үз эшен бик нык сөя,

     Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия.

3.”Һаҗирә апа.” М. Садри

-Ә менә минем апа

Конфет-прәник сата

Ул эшләгән кибеттә

Бар ак күмәч тә, сөт тә.

4.”Минем әби” М. Садри

   Минем әби бик уңган,

Ул укытучы булган.

Ул укыткан балалар

 Зур үскән инде, алар

   Төрле һөнәр беләләр:

Кукуруз үстерәләр,

     Казанда - алар мехчы,

          Химик, шофёр, сабынчы,

       Металлист һәм тегүче,

  Ә Җәлилдә - төзүче.

5.”Шофёр булам” З. Туфайлова

Мин дә әтием шикелле

   Шофёр булырга уйлыйм.

       Шуның өчен мин һәрвакыт

 Машина белән уйныйм.

       Тизрәк үсеп шофёр булсам,

                                               Нишләргә белер идем:

                                               Урамдагы бар баланы

                                               Утыртып йөрер идем.

-Укучылар, сез нинди һөнәрләр ишеттегез? (Табиб, тегүче, сатучы ,укытучы, шофёр)

- Кайбер укучылар “һөнәрләр” турында сочиненияләр дә язып килгәннәр.  Хәзер безгә аларны укып күрсәтерләр.

5. Дәфтәрләрдә эшләү.

 1) -чы/-че кушымчасы ярдәмендә һөнәр исемнәрен ясагыз.

Җыр, бию, гармун, скрипка, курай, нефть, урман, тимер, умарта, тарих, терлек, сак, хисап, таш.

Нинди         һөнәр исемнәре барлыкка килде?

-чы/-че кушымчалары белән һөнәр исемнәрен ясап була.

 2) 93 б. 6 нчы күнегүне эшләү.

       Сорауларга җавап бирегез.

     1) Булатның әтисе кем?

     2) Булатның нинди хыялы бар?

     3) Капитан нинди булырга тиеш?

6. Йомгаклау.

-Укучылар, тактага карагыз әле “Мин үскәч,  кем булырга телим?”- соравана жавап бирик әле. Сез рәсемнәр ясап килдегез.  Хәзер рәсемнәр күргәзмәсен карап китәбез.

- Менә нинди һөнәрләр безнең укучылар үскәч сайларга тели.

-Укучылар, без бүген дәрестә бик күп һөнәрләр турында сөйләштек. Ә ничек уйлыйсыз: һөнәрнең кайсысы әһәмиятлерәк, әйбәтрәк? (Балаларның җаваплары)

-Димәк, укучылар, менә шулай итеп әйтергә була: Бөтен эш тә әһәмиятле, барысы да яхшы. Һөнәр сайлау – җаваплы адым.

7. Өй эше.

1) “Гаиләм һөнәрләре” темасына сочинение язып килергә;

2) “Гаиләм һөнәрләре” темасына презентация ясап килергә;

3) “Гаиләм һөнәрләре” темасына кластер эшләп килергә.

      - Хөрмәтле кунаклар һәм укучылар! Хәзер Харисова Гүзәлия  сезнең игътибарыгызга үзеңнең  презентациясен тәкъдим итәр (презентация).

Дәрес бетте, балалар. Сау булыгыз!

                                                               

                       

Карточка №1 (1гр.)

1. Прочитайте и переведите текст.

Авылда кемнәр яши ?

Агрономнар, тракторчылар, комбайнчылар икмәк үстерә. Терлекче терлек карый, сыер савучы сыерлар сава. Көтүче көтү көтә. Умартачы бал кортлары карый, бал җыя.

Авылда укытучы, сатучы, тегүче, табиб, төзүче һәм башка һөнәр ияләре дә яши.

2. Скажите по-татарски.

Тракторист пашет землю. Доярка доит коров. Пчеловод ухаживает за пчёлами.

3.Допишите предложения.

Бу кеше йорт төзи.                                                Бу кеше балалар укыта.

Ул ..........................                                                  Ул ................................

Бу кеше кием тегә.                                                     Бу кеше мәктәптә укый.

Ул ...........................                                                     Ул ...................................    

                             

Карточка №1 (2гр.)

1. Прочитайте и переведите текст.

Авылда кемнәр яши?

Минем әтием- игенче. Ә җәй көне комбайнда эшли. Әнием фермада эшли. Ул терлекче.

Абыем- көтүче. Ул сыерлар , сарыклар көтә. Мин тавыкларга җим бирәм. Димәк, безнең гаилә күптөрле һөнәр ияләреннән тора.

     2. Скажите по- татарски.

Учитель работает в школе. Рабочий работает на заводе.Строитель строит дома.

3.Допишите предложения.

Бу кеше кибеттә эшли.                                       Бу кеше балык тота.

Ул.................................                                        Ул ...........................

Бу кеше рәсем ясый.                                           Бу кеше хат тарата.

Ул................................                                         Ул .........................

Карточка №2

Составьте предложения

Кем?                                                            Нишли?

Укытучы                                                       Тегә

Сатучы                                                         Балык тота

Тегүче                                                          Терлек карый

Эшче                                                             Сата

Табиб                                                            Төзи

Терлекче                                                       Укыта

Умартачы                                                     Бал җыя

Балыкчы                                                       Дәвалый

Төзүче                                                           Эшли

Карточка №3

Тест:

1.Табиб кайда эшли?

1. Ашханәдә.              2. Китапханәдә.                 3. Хастаханәдә.

2. Кем циркта эшли?

1. Китапханәче.           2. Хайваннар өйрәтүче     3. Машина йөртүче.

3. Кем балалар бакчасында эшли?

1.Эшче.                         2. Балыкчы .                       3. Тәрбияче.

4. Төзүче нишли?

1. Балалар тәрбияли.    2. Күлмәкләр тегә.           3. Биналар төзи.

5. Рәссам нишли?

1. Хатлар тарата.           2. Рәсемнәр ясый.            3. Дәфтәрләр тикшерә.