Урок татарского языка в 4 классе. Зоопаркта.
методическая разработка по теме

Разработка открытого урока в 4 классе по учебнику Сафиуллиной. На уроке использовала компьютер, электронный учебник.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 4_kl.__zooparkta..doc41 КБ

Предварительный просмотр:

          4 нче сыйныфта (рус төркеме) ачык дәрес

Тема: “Зоопаркта” темасын кабатлау.

Максат:1. Кыргый хайваннар турында сөйләшә белүне

                      камилләштерү; бәйләнешле сөйләмне үстерү; укучыларның

                      сүзлек байлыгын арттыру;

                 2. Укучыларның активлыгын үстерү;

                 3. Хайваннар дөньясы белән кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), магнитофон, фонохрестоматия Лингва-1, “Татар телле заман” дискы, компьютер, рәсемнәр.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.

2. Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Өй эшен тикшерү.

      Кыргый хайван исемнәре кергән җөмләләр уку. (3-4 җөмлә)

III. Актуальләштерү.

- Үткән дәресләрдә без нинди теманы өйрәндек?

- Сез нинди хайваннарны беләсез?

IV. Кабатлау.

1. Фонохрестоматия буенча тыңлау һәм диктор артыннан кабатлау: бүре, аю, куян, төлке, керпе, поши, тиен.

2.“Татар телле заман” дискы буенча эш.

- Кыргый хайваннар рәсемнәрен карау һәм исемнәрен татарча-русча кабатлау.

- күнегүләр эшләү:

1 күнегү. Рәсемнәр буенча кыргый хайваннар исемнәренең русчасын язу.

2 күнегү. Рәсемнәр буенча кыргый хайваннар исемнәренең татарчасын язу.

3 күнегү. Кыргый хайваннар исемнәренә туры килгән рәсемнәрне табып күрсәтү.

V. Ныгыту.

1. Сорауларга җавап бирү. Дәреслекнең 149 битендәге 1 нче күнегү буенча эш. Бер укучы бернче сорауны укый, икенчесе җавап бирә һәм өченче укучыга сорау бирә, шулай дәвам итә.

2. Презентация буенча хайван исемнәрен атау.

3. Табышмаклар чишү.

1) Алгы тәпие кыска,

    Чабарга ул бик оста.

    Соры тунын сала да,

    Ак тунын кия кышка. (Куян)

2) Энәле бүрек бара,

    Тота алсаң, тотып кара. (Керпе)

3) Көлтә-көлтә койрыгым

    Селти-селти барамын.

    Кетәкләргә кереп мин

    Тавык-чебеш аламын. (Төлке)

4) Сорыдыр төсе,

  Үткендер теше.

  Урманда йөри,

  Сарыклар эзли. (Бүре)

   5) Кош түгел – оча,

  Ябалактан курка.

  Чикләвек ярата,

  Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

4. Ял итү. “Бу нинди хайван?” уены. Дежур укучы такта янына чыга һәм бер хайван исемен уйлый, ә башкалар моны белергә тырышалар һәм сораулар бирәләр: Бу филме? Бу аюмы? Бу тиенме? һ.б. Дөрес әйткән укчы уенны дәвам итә.

5. Рәсемнәр буенча эш. Укучыларга кыргый хайваннар рәсемнәре таратыла. Укучылар, алган белемнәргә таянып, бу хайван турында сөйлиләр: Бу нинди хайван? Ул нинди? Ул кайда яши һ.б.

6. Дәреслек буенча эш. Җөмләләрне татарчага тәрҗемә итү. 3 нче күнегү, 150 бит.

7. Язу. Хайван исемнәрен куеп, җөмләләрне язу. 5 нче күнегү, 150 бит.

8. Фонохрестоматия буенча эш. Сүзтезмәләрне тыңлау, алар белән җөмләләр төзү: ялкау аю-ленивый медведь, усал бүре-злой волк, куркак куян-трусливый заяц, кылый куян-косой заяц, хәйләкәр төлке-хитрая лиса, энәле керпе-колючий ёж, зур поши-большой лось, җитез тиен-ловкая белка, ерткыч җәнлек-хищная зверь.

9. Ишетеп аңлау күнегүләре. Җөмләләрнеигътибар белән тыңлагыз, тәрҗемә итегез.

        Без зоопарккка бардык. Анда җәнлекләр яшиләр. Читлектә яшиләр. Ит яраталар. Агачтан агачка сикерәләр.

VI. Йомгаклау. 

  1. Без бүген нинди теманы кабатладык?
  2. Зоопаркта нинди хайваннар яшиләр?

VII. Өйгә эш бирү. 

“Зоопаркта” дигән темага хикәя язарга. 5 нче күнегү(2 бирем), 150 бит.

                                     Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                             Л. С. Гыйниятуллина


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа

Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...

разработка урока татарского языка ( 4 класс Р.З Хайдарова).

Методическая разработка урока татарского языка для учащихся 4 класса обучающихся по программе Р.З.Хайдаровой...

Конспект урока татарского языка на тему " Ө хәрефе" во 2 классе (татарская группа).

2 В сыйныфында “Ө хәрефе” дигән темага дәрес. Укыту процессында укучыларны тәрбияләү юллары, аларга белемнәрне бирү, ул белемнәрне тикшерү һәм ныгыту юллары, укучыларның акыл көчләрен һәм сәләтләрен ү...

Презентация урока татарского языка на тему "Ө хәрефе" (татарская группа), 2 класс

Тема: Ө хәрефе. Максат:1. [ө] авазының әйтелешенә һәм язылышына өйрәтү.2. Ө хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.3. Активлык хисен тәрбияләү. Җиһазлау: компьютер, ...

открытый урок татарского языка 5 класс "Минем көндәлек режимым" ФГОС

Открытый урок данный в  рамках республиканского семинара " Преемственность дошкольного и общего образования в условиях реализации ФГОС НОО"...

урок татарского языка 8 класс

Урок татарского языка 8 класс для школ с родным языком обучения...