Открытое мероприятие "Әни кирәк!"
материал по теме

Мероприятие посвящённое ко дню матери (1 - 4 класс) "Әни кирәк!"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ni_kirk.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                   

                         

Тема:Әдәби – музыкаль кичә.”Әни кирәк!”

Максат: - шигырьләрне һәм җырларны сәнгатьле, йөгерек укый белү;

  1. әниләребезгә карата ихтирам,хөрмәт,көчле мәхәббәт тәрбияләү;
  2. укучыларда шәфкатьлелек,ягымлылык һәм җылы караш формалаштыру;
  3. татар халык авыз иҗаты аша әниләр турында белемнәрне камилләштерү.

Җиһазлау:Мәкальләр, рәсемнәр,укучылар язган сочинениеләр.

Зал бәйрәмчә бизәлә.Талгын гына татар халык көе агыла.

Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар,әниләр,балалар! Бүген бездә бәйрәм. Ә нинди бәйрәмгә җыелдык соң без?

Балалар: әниләр бәйрәменә.

Укытучы: Әйе, балалар, бүген без әниләр бәйрәменә җыелдык. Менә ничә ел рәттән ноябрь ахырында без әниләр көнен бәйрәм итәбез. Бәйрәм белән сезне кадерле әниләр, кадерле кунаклар!

Әнием,әнкәй сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, изге сүз. Баланың шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә алар беренчеләрдән булып уртаклаша, акыллы киңәшләрен бирә. Әниләрнең ягымлы, тәмле, йомшак сүзләре балага юлдаш була.

Балалар, ә сез әниләрегезгә нинди тәмле сүзләр белән эндәшәсез? Әйдәгез әле аларны бергәләп әйтик.(балаларның җаваплары)

Зәкия Туфайлова “Әни”

1 бала:

”Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга

Таптамагыз,һич ярамый,

“Әни” сүзен таптарга.

2 бала: Р.Миңнуллин “Әни кирәк”

Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

3 бала:

Әнием,

Без сине яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз

Бүләк итеп үзеңә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр. “Кояш гомере”

1.Бер кыз бала җыр чыгарган

Багышлап әнисенә.

Икәү бергә җырлыйк диеп,

Өйрәткән энесенә.

       Кояш,кояш мәңге балкый

       Мәңге нур сибә.

       Кояш гомере телим мин

       Әнием сиңа!

4 бала:

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.

5 бала:

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

6 бала:

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

7 бала:

Без дә котлыйк әниләрне

Теләгебез безнең дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкыгыз күгебездә!

8 бала:

Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч,

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

Әни миңа елыша

Битләре аның кайнар

Ә куллары йоп-йомшак.

Конфет та кирәк түгел

Кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне

Алдым инде кочаклап.

Җыр”Мин әнигә булышам”

Мин әнигә булышам

Идәннәрне юышам.

Гөлләргә сулар да сибәм

Мин әнигә булышам.

Мин әнигә булышам

Табак- савыт юышам

Чистартып савыт – сабаны

Шкафларга куешам.

Мин әнигә булышам,

Урыннарны җыешам.

Көн дә шулай бик тырышып,

Мин әнигә булышам.

9 бала:

Әти дә эштән кайтты,

Әни дә эштән кайтты.

Әти диванга ятты,

Әни кухняга чапты.

Әти әйтә:”Мин ач ,-ди

Кайчан була ул аш?”-ди.

Әни әйтә: “Үзең булыш,

Алай булгач”,-ди.

10 бала:

Әти әйтә:”Мин ир,-ди

Аш пешерә белмим,-ди.

Мин кухняда йөрмим”,-ди.

Юкса”җитмеш һөнәр аз”,

Диләр,егет кешегә.

Безнең өйдә әти түгел,

Әни егет, әни белә

Чөнки бөтен эшне дә!

11 бала:

Әнием минем бик матур,

Күңеле бигрәк җылы

Йөзе якты, җаны нурлы

Җитмәсә алтын куллы.

Укытучы: Безнең балалар әниләре турында иншалар да яздылар. Берничәсен тыңлап үтик.(иншалар тыңлау)

Укытучы: Менә нинди оста безнең әниләр!иң матур, иң оста, иң уңган,иң булган – мактанырлык!

Җырла дисәләр,җырлыйбыз

Бер дә каршы килмибез.

Карап торыгыз әниләр

Ничек матур биибез!

(Татар халык биюе)

12 бала:

Айдан, кояштан кадерле

Син ул әнием!

Иң ягымлы, иң сөйкемле

Син ул әнием!

Укытучы:

Сәламәтлек ташламасын сезне

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә алда да!

Ә хәзер,хөрмәтле әниләр,сезнең белән бераз күңел ачып алыйк.

Әниләргә биремнәр:

1.”Баш хисапчы” уены.

Әниләр,акчаларны саный – саный укытучының сорауларына җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиешләр.

Сораулар:

  1. Сезгә ничә яшь?
  2. Балагыз ничәнче сыйныфта укый?
  3. Ничәнче размер аяк киеме киясез?
  4. Балагыз ничәнче елда укырга керде?
  5. Кыз фамилиягез ничек?
  6. Яраткан җырчыгыз кем?

*Алтын таракның төшеп калган урыны?(басма)

*Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә?(Галигә)

*Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?(2)

*Бер тапкыр кискәнче ничә тапкыр үлчәргә кирәк?(7)

*Г.Тукайның “Әйдәле, Акбай” дип башланган шигыренең исемен әйтегез.(“Кызыклы шәкерт”)

*Кызыл Калфак әбисенә барганда кем очраган?(бүре)

  1. Татарстан Республикасы флагында нинди төсләр бар?(яшел,ак,кызыл)
  2. Буратино нәрсәдән эшләнгән?(агач)
  3. Әкиятләр гадәттә ничек башлана?(борын – борын заманда...)
  4.  Әнинең әнисе?(әби)
  5. Г.Тукайның туган авылы?(Кушлавыч)
  6. Дәрескә чакыру сигналы?(звонок)

Укытучы: катнашкан әниләргә һәм урыннарында борчылып һәм катнашып утыручы әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!

13 бала:

Җил – яңгырдан саклар өчен

Бергә: Әни кирәк!

14 бала:

Усаллардан яклар өчен

Бергә:Әни кирәк!

15 бала:

Ашлар тәмле булсын өчен

Бергә: Әни кирәк!

16 бала:

Дөнья ямьле бусын өчен

Бергә: Әни кирәк!

Укытучы: Ә минем барлык әниләргә, килгән кунакларга, балаларга теләгем шул: хыялларыгыз тормышка ашсын. Бер – берегезгә карата рәхимле, шәфкатьле булыгыз. Бүгенге бәйрәмебездән соң сезнең кәефләрегез яхшы булса, иртәнге көнегез яхшы үтәр дип ышанып калам. Ә хәзер бәйрәм сәламе белән сезгә җыр яңгырый.

Җыр”Һәрвакыт булсын кояш!”

Кояш нуры, саф күк йөзе

Бу – бер малайның рәсеме

Ясаган ул ап – ак биткә

Һәм язып куйган читкә:

    Һәрвакыт булсын кояш!

    Һәрвакыт булсын һава!

    Һәрвакыт булсын әни!

    Һәрвакыт  булыйм мин!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татары на Волге(открытое мероприятие по толерантности)

Татары на Волге(открытое мероприятие по толерантности)...

Сценарий открытого мероприятия по английскому языку «Викторина по истории и культуре Санкт-Петербурга» среди учащихся 10-11-х классов. (на основе учебного пособия «Санкт-Петербург: тексты и упражнения. Книга II». Автор: Гацкевич М.А.)

Конспект открытого мероприятия по английскому языку«Викторина по истории и культуре Санкт-Петербурга»среди учащихся 10-11-х классов.(на основе учебного пособия «Санкт-Петербург: тексты и упражне...

Открытое мероприятие " Traditional English dishes"

В начале учебного года учащиеся 6 го класса повторяли названия блюд,изученных  на уроках в 5 классе. Старшие школьники ораганизовали для малышей данное открытое мероприятие,чтобы в игровой форме ...

Открытое мероприятие "Приятного аппетита"

Данныое мероприятие поможет расширить знания детей о правилах питания....

Общешкольное открытое мероприятие, приуроченное к открытию Олимпийских игр: «В здоровом теле здоровый дух»

Знакомство с историей Олимпийских игр, зимними видами спорта включёнными в программу Олимпийских игр. Ознакомление учащихся с правилами здорового образа жизни....

Открытое мероприятие « Сказка и быль» ( день открытых дверей в кабинете физики для начальной школы)

Физика – одна из многочисленных наук о природе. С физическими явлениями человек сталкивается ежедневно. Физика вокруг нас, в каждом движении, во взгляде, в дыхании, на кухне, в быту, в природе. Все те...

Мастер-класс по подготовке открытого мероприятия. На примере мероприятия "Исторический бой"

Материал дает возможность просто и быстро понять схему подготовки любого школьного мероприятия....