Дәрес план-конспекты "Антонимнар"
план-конспект урока (5 класс) по теме

Урок татарского языка и литературы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_klass_antonimnar.docx35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Антонимнар

Дәрес тибы: Яңа төшенчәләр формалаштыру.

Максатлар:

              1. Белем бирү максаты

                       а) антонимның мәгънәсен аңлату;

                       б)антонимнарның ни өчен куллануларын билгеләү;

                       в) капма-каршы мәгънәдәге  сүзләрнең кайчан антоним булу-булмавын ачыклау;

                       г) антонимнарның сөйләмне җанландыру өчен махсус чара буларак кулланылуын аңлату.

               2. Үстерү максаты

                       а) төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү;

                       б) сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәсен камилләштерү.

               3. Тәрбияви максат

                       а) туган телгә  ихтирам тәрбияләүгә этәргеч ясау.

 Җиһазлау: компьютер, проектор, “Татар теленең орфографик сүзлеге”, дәреслек (Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Ч.М.Харисова, Т.М.Гайфуллин “Татар теле” 5 нче сыйныф, К., 2005, 104-107 нче битләр), индивидуаль биремле карточкалар, тест биремнәре.

Дәрес барышы

I Оештыру.

  1. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү

Оештыру моментының төп максаты: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә.

Укытучы:

  1. Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

Укучылар теләкләр телиләр:

  1. Яңа көн тынычлык алып килсен!
  2. Яңа көндә яңа “5”леләр алыйк!
  3. Әти=әниебезгә ягымлы булыйк!
  4. Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

Числоны һәм сыйныф эшен тактага һәм дәфтәрләргә язып кую.

II Белемнәрне тигезләү.

Укытучы: Укучылар, үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез.

Көтелгән җавап: Алдагы дәрестә без синонимнарның мәгънәдәш сүзләр икәнен һәм төрле сүз төркеменә караган сүзләрнең үзара синонимлаша алмавын белдек.

  1. Индивидуаль карточкалар белән эшләү.

Укытучы: Укучылар, сезнең карточкаларыгызда сүзләр бирелгән. Шул сүзләр арасыннан үзара синоним булган сүзләрне генә сайлар алып язырга кирәк.

Карточка №1

Матур, карт, чибәр, ямьсез, зур, гүзәл.

Карточка №2

Бару, утыру, кайту, атлау, йоклау, хәрәкәт итү.

Карточка №3

Зур , кечкенә, олы, яшел, киң, дәү,

Карточка №4

Аска, кырыйга, түбәнгә, өскә,еракка, төпкә.

Карточка №5

Арзан, кыйммәт, җиңел, очсыз, авыр, түбән бәяле.

Карточка №6

Зал, урам, түр як, аш бүлмәсе, олы як, өй

Карточка №7

Курчак, кыю, ямьсез, гайрәтле, тырыш, батыр.

Карточка №8

Шифалы, дәвалы, шифаханә, дару, файдалы, кызыклы.

Карточка №9

Талант, булдыксыз, сәләт, җитез, осталык, ялкау.

Карточка №10

Гомер итү, яшәү, уйнау, гомер, көн күрү, уен.

  1. Үзбәя

Укытучы: Балалар, җавапларыгызны экранга карап  тикшерегез. (1 нче слайд) Кемнең бер хатасы да юк, ул үзенең билгеләр дәфтәренә -“5”ле, кемнең бер хата –“4”, ике хата җибәргән укучы – “3”ле билгесе куя.

III Уку  мәсьәләсен кую.

Укытучы: Укучылар, алдагы биремне үтәп уку мәсьләсен куегыз. Бирем: Бирелгән мәкальләрнең икенче өлешендә төшеп калган сүзләрне куеп, мәкальләрне тулыландырыгыз. (2 нче слайд)

 Яхшы сүз көн кебек, ... сүз ... кебек

 Батыр бер үләр, ... мең үләр.

 Дошман боерса – барма, ... боерса – калма.

 Аз сөйлә, ... эшлә.

 Эшләгән үлмәс, ... көн күрмәс.

 Тырышлык – зур бәхет, ... – хурлык.

Укытучы: Җавапларыгызны алдагы слайдка карап тикшерегез (3 нче слайд). Нинди сүзләргә карап, төшеп калган сүзләрне билгеләдегез?

Көтелгән җавап: яхшы – яман, көн – төн, батыр – куркак, дошман – дус, аз – күп, эшләгән – эшләмәгән, тырышлык – ялкулык.

Укытучы: Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз, укучылар?

Көтелгән җавап: Бу сүзләр – антонимнар, алар капма-каршы мәгънәдә.

Укытучы: Димәк, без бүген дәрестә нинди тема үтәчәкбез?

Көтелгән җавап: Антонимнар.(5 нче слайд)

Укытучы: Молодцы!

Үзбәя.

Укытучы: Уку мәсьәләсен бер хатасыз куйган укучы – “5”ле, бераз ялгышкан – “4”ле, күбесен күчереп кенә язган укучы үзенә ”3”ле билгесе куя.

Дәреснең темасын тактага һәм дәфтәрләргә язып кую.

IV Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Яңа теманы аңлату моментының төп максаты – укучыларның антонимнарны  үзләре таба алуларына ирешерлек итеп уку эчтәлеген оештыру.

  1. Модельләштерү

а) 203 нче күнегүне төркемнәрдә эшләү.

Укытучы:  Алинә, биремне укып чык эле.

Укучы: Мәкаль һәм табышмакларны укыгыз. Җавапларын әйтегез. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне табыгыз, парлап язып ялыгыз.

Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.

Укытучы: Күнегүне тикшерү өчен беренче төркемгә сүз бирәбез.

Көтелгән җавап: алда – артта, яхшы – яман, ялган – дөрес, белемле – белемсез, ачы – татлы, иртә-кич, карайта – агарта, бар – юк.(6 нчы слайд)

Бу – капма–каршы мәгънәдәге сүзләр – антонимнар.

Укытучы: Сүзләр кайчан антоним була ала?

Көтелгән җавап: Әгәр дә сүзләрнең икесе дә бер үк сүз төркеменнән булса, алар антоним була ала.

Укытучы: Нинди сүз төркемнәре  антоним була ала?

Көтелгән җавап: Исем, сыйфат, рәвеш, фигыль сүз төркемнәренә кергән сүзләр антоним була ала.

б) Сорауларга нигезләнеп модель төзү.

Укытучы: Ә хәзер сорауларга нигезләнеп белгәннәрне модельләштерәбез.

  1. Модельнең шапкасы? (Антонимнар)
  2. Алар нинди мәгънәдәге сүзләр? (Капма-каршы мәгънәдәге)
  3. Нинди сүзләр антоним була ала? (Бер сүз төркеменә кергән сүзләр генә)
  4. Нинди сүз төркемнәре  антоним була ала? (Исем, сыйфат, рәвеш, фигыль)

(7 нче слайд)

Антонимнар

Бер сүз төркеменә кергән сүзләр

Исем, сыйфат, рәвеш, фигыль

Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр

в) Үзбәя

Укытучы: Минем барлык сорауларыма да дөрес җавап биргән һәм язып өлгергән укучы үзенә – “5”ле, кем бераз ялгышкан һәм язып өлгермәгән – “4”, бер сорауга гына дөрес җавап биргән һәм күчергән укчы үзенә “3”ле билгесе куя.

Укытучы: Ә хәзер, укучылар модель буенча билгеләмәне чыгарабыз. (Төркемнәрдә эшләү)

Укытучы: Төркемнәр әзерме? Сүзне икенче төркемгә бирәбез.

Көтелгән җавап: Бер сүз төркеменә кергән капма-каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар дип атала.

Укытучы: Билгеләмәне эчтән әйтеп карагыз.

г) Үзбәя

Укытучы: Әгәр дә билгеләмәне модельгә карамыйча әйтә аласыз икән, үзегезгә “5”ле куя аласыз, бер тапкыр гына модельгә карап алсагыз – “4”ле, модельгә генә карап билгеләмәне әйтә алсагыз – “3”.

V Ныгыту

а) 204 нче күнегүне төркемнәрдә эшләү

Укытучы: Марат, биремне укып чык әле.

Укучы: Бирелгән сүзләрнең антонимнарын табыгыз.

Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.

Укытучы: Сүзне өченче төркемгә бирәбез.

Көтелгән җавап: Арзан – кыйбат, яхшы – начар, чиста – пычрак, сәламәт – авыру, дөрес – хата, матур – ямьсез, зур – кечкенә, эссе – салкын.

Укытучы: Җавапны дүртенче төркем дәвам итә

Көтелгән җавап: ягымлы – ачулы, батырлык – куркаклык, сөю – нәфрәт, кыенлык – җиңеллек, ирешү – ирешмәү, тоткын – ирек. (8 нче слайд)

б) Үзбәя

Укытучы: Барлык сүзләрнең дә антонимнарын дөрес тапсагыз  – “5”ле, бер хата җибәргән булсагыз – “4”ле, ике хата җибәрсәгез  “3”ле билгесе куярсыз.

в) 205 нче күнегүне төркемнәрдә эшләү

Укытучы: Айрат, биремне укып бир эле.

Укучы: Антонимнарның астына сызыгыз. Алар ни өчен кулланылган дип уйлыйсыз?

Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.

Укытучы: Укучылар, антонимнар ни өчен кулланылган дип уйлыйсыз?

  1. Сүзлек хәзинәсен баету өчен.
  2. Сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтү өчен.
  3. Чагыштырып карау өчен.

г) Үзбәя

д) Экрандагы сүзләр белән эшләү.

Укытучы: Укучылар, экранда бирелгән сүзтезмәләрне  укыгыз.  Алар турында нәрсә әйтеп була?

Бай хәерче, акыллы юләр, юаш усал, надан галим, сакаллы сабый.(9 нчы слайд)

Көтелгән җавап: Сүзтезмәдәге сүзләр капма-каршы мәгънәдә.

Укытучы: Әдипләр, язучылар, тел осталары, логик яктан үзара бәйләнешкә керә алмастай антонимнарны файдаланып, махсус сурәтләү чаралары тудыралар. Аларны сөйләмне җанландыру өчен кулланалар.

Укытучы: Ә хәзер шул сүзтезмәләр белән 3 җөмлә төзеп языгыз.

Төркемнәрдә мөстәкыйльэшләү.

Укытучы: Укучылар, әйдәгез үзегезнең җөмләләрегезне укып чыгыгыз.

VI Рефлексия

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә эшләгәннәрне искә төшереп, кечкенә генә тест эшләп алабыз.

Тест

1. Антонимнар дип нинди сүзләргә әйтәләр?

а) мәгънәдәш сүзләргә;

б) капма-каршы мәгънәдәге сүзләргә;

в) охшаш сүзләргә.

2. Нинди сүзләр антоним була ала?

а) төрле сүз төркеменә кергән сүзләр;

б) язылышлары бер төрле булган сүзләр;

в) бер сүз төркеменә кергән сүзләр генә.

3. Кайсы сүз төркемнәре антоним була ала?

а) исем, сыйфат;

б) фигыль, рәвеш;

в) барысы да.

4. Җылы сүзенең антонимын табыгыз

а) матур

б) салкын

в) кечкенә

Үзбәя

Укытучы: Тест биремнәренең җавапларын экранга карап тикшерегез һәм билге куегыз.(10 нчы слайд) Бер хатасыз эшкә – “5”ле, бер хаталы эшкә – “4”ле, ике хаталы эшкә – “3”ле.

Укытучы: Ә хәзер, укучылар, үзегезгә гомуми билгене чыгарыгыз.  Кем бүгенге дәрестә үзенә “5”ле куйды? (укучылар җавабы) Ә кем үзенә “4”ле куйды? (укучылар җавабы) Үзенә “3”ле куйган укучылар бармы? (укучылар җавабы)

Укытучы: Молодцы, укучылар. Сез бүгенге дәрестә бик актив булдыгыз.  Өй эшен үзегез сайлап алыгыз.

Өй эше: (11 нче слайд)

1) 208 нче күнегү, антонимнарны парлап язып алырга;

2) Антонимнар кулланып кечкенә күләмле хикәя язарга.

 

Кушымта

Индивидуаль биремле карточкалар

Карточка №1

Матур, карт, чибәр, ямьсез, зур, гүзәл.

Карточка №2

Бару, утыру, кайту, атлау, йоклау, хәрәкәт итү.

Карточка №3

Зур , кечкенә, олы, яшел, киң, дәү,

Карточка №4

Аска, кырыйга, түбәнгә, өскә,еракка, төпкә.

Карточка №5

Арзан, кыйммәт, җиңел, очсыз, авыр, түбән бәяле.

Карточка №6

Зал, урам, түр як, аш бүлмәсе, олы як, өй

Карточка №7

Курчак, кыю, ямьсез, гайрәтле, тырыш, батыр.

Карточка №8

Шифалы, дәвалы, шифаханә, дару, файдалы, кызыклы.

Карточка №9

Талант, булдыксыз, сәләт, җитез, осталык, ялкау.

Карточка №10

Гомер итү, яшәү, уйнау, гомер, көн күрү, уен.

Тест

1. Антонимнар дип нинди сүзләргә әйтәләр?

а) мәгънәдәш сүзләргә;

б) капма-каршы мәгънәдәге сүзләргә;

в) охшаш сүзләргә.

2. Нинди сүзләр антоним була ала?

а) төрле сүз төркеменә кергән сүзләр;

б) язылышлары бер төрле булган сүзләр;

в) бер сүз төркеменә кергән сүзләр генә.

3. Кайсы сүз төркемнәре антоним була ала?

а) исем, сыйфат;

б) фигыль, рәвеш;

в) барысы да.

4. Җылы сүзенең антонимын табыгыз

а) матур

б) салкын

в) кечкенә

Укытучы: Салихова Алсу Данил кызы

Предмет: Татар теле

Класс: 5

Дәрес темасы: Антонимнар

Дәрес тибы: Яңа төшенчәләр формалаштыру.

Өстәмә материал: индивидуаль карточкалар, тест биремнәре.

Дәреснең максатлары:

  1. Белем бирү максаты

а) антонимның мәгънәсен аңлату;

б) антонимнарның ни өчен кулланылуын билгеләү;

в) капма-каршы мәгънәдәге сүзләрнең кайчан антоним булу-булмавын ачыклау;

г) антонимнарның сыйләмнне җанландыру өчен махсус чара буларак кулланылуын аңлату.

     2. Үстерү максаты

         а) төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү;

          б) сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәсен камилләштерү.

     3. Тәрбияви максат

         а) туган телгә ихтирам тәрбияләүгә этәргеч ясау

Дәрескә кыскача аннотация

       “Антонимнар” темасына программа буенча (“Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа” (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010) бер дәрес вакыт бирелгән. Дәрес алты этаптан: оештыру, белемнәрне тигезләү, уку мәсьәләсен кую, уку мәсьәләсен адымлап чишү, ныгыту, рефлексиядән тора. Мәгълүматны үзләштерүне җиңеләйтү максатыннан дәрес презентация белән бергә алып барыла. Укучылар үзләренә билге куйганда, презентациягә карап, җавапларны чагыштырып карый һәм хаталарын төзәтә алалар. Дәрестә укучылар белән индивидуаль эш һәм төркемнәрдә эшләү каралган. Алдагы дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерү һәм кабатлау максатыннан индивидуаль карточкалар әзерләнгән. Яңа теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен тест биремнәре кулланылган. Презентацияне һәм тест биремнәрен шулай ук антоним темасын кабатланда да кулланырга мөмкин.

Эшне оештыру формалары:

  1. индивидуаль якын килү
  2. төркемнәрдә эшләү

Техник чаралар:

  1. компьютер
  2. проектор
  3. презентация (MS Power Point)

Дәреслек: Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Ч.М.Харисова, Т.М.Гайфуллин “Татар теле” 5 нче сыныф, К., 2005.