"Әткәй-әнкәй - пар канатым".
методическая разработка (8 класс) по теме

Гаилә елына багышланган тәрбия чарасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tky-nky_-_par_kanatym..doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

    Кичә барышы:

Магнитафон язмасында Сәгыйть Гыйбәшев башкаруында    “Әти-әни – пар канатым” дигән җыр яңгырый.

А.б. Хөрмәтле әти-әниләр, балалар һәм кунаклар!

Бүген без бирегә гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә - тормышыбызның нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә нык, тату дигән сүз.       Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Кечкенәдән ата-ананың сүзен тыңлап, хөрмәт итеп, ата-анасына карата гадел, әдәпле булып, игелек итеп үскән кеше генә бәхетле гаилә кора ала. Авылыбызда бәхетле гаиләләр күп. Шуларның берничәсе бүген безнең арада.

Безнең бәйрәмгә Хәбибрахман белән Факиһә дә килергә җыена икән. Читтән генә аларга күз салыйк әле.

( ике укучы әти белән әни ролендә өзекне сәхнәләштерәләр.)

Факиһә.(керә). Бу дөнья мәшәкатьләре тагын да ишәйде: хезмәт хакы түбән, утка-газга түләүләр көннән-көн арта, ашау-эчү әйберләре дә кыйммәтләнә. Ярый әле балаларыбыз укый торган Ключи мәкткбе кебек күңелгә җылылык бирә торган урыннар бар. Төрле кичәләргә, җыелышларга, дәресләргә барабыз. Менә бүген дә Гаилә бәйрәменә чакырдылар.Иремә әзерләнергә булышыйм әле. Хәбибрахман дим, Хәбибрахман!

Хәбибрахман (керә, газета тоткан, түбәтәй, күзлек кигән). Куркыттың бит! Нигә шулкадәр кычкырасың? Телевизор ватылмагандыр бит?

Факиһә. Юк ла инде, сиңа шул гел газета да телевизор булсын. Юньле әйбер күрсәтеп, яхшы хәбәрләр язсалар бер хәл иде. Безне бүген мәктәпкә чакырдылар.

Хәбибрахман. Теге малай тагын “2” ле алган мәллә?

Факиһә. Юк ла.

Хәбибрахман. Иптәшләрен кыйнаганмыни?

Факиһә. Юк ла инде!

Хәбибрахман. Алайса үзен дөмбәсләгәннәрдер инде!

Факиһә. Китче әле булмаганны!

Хәбибрахман. Укытучыларына аны-моны әйтмәгәндер бит?

Факиһә. Юк-барны юрама, әтисе! Безнең улыбыз йәр яктан үрнәк бит. Иптәшләре белән дә дус яши, укытучылары да гел мактап тора үзен. Мәктәпкә аяк басканың булмагач, бернәрсә дә белмисең шул син! Малаең турында матур сүзләр ишетәсең килсә, мәктәпкә баргаларга кирәк. Безне бүген Гаилә бәйрәменә чакырдылар. Менә чакыру кәгазе. Әйдә, җыен!

Хәбибрахман. Ничә ел берүзең йөрдең, бүген дә әллә нәрсә булмас. Үзең генә бар да кайт. Юк, бармыйм, бүген телевизордан хоккей күрсәтәләр, укыйсы газеталар да бар.

Факиһә. Гаилә бәйрәме әтиләрсез хтә димени инде? Өс-башыңны алыштыр. Мин хәзер чыгам.(Кереп китә).

Хәбибрахман. Белмим шул, ничек булыр икән? Минем үземнең дә бик барасым, бик күрәсем килә килүен. Ключи мәктәбен, директорын, укытучыларын бик мактыйлар. Малайга да бик ошый анда. Мәктәп ишегенең кайсы якка ачылганын да белмим бит әле. Шундый матур, якты мәктәпне әллә барып күрим микән соң? Малай да көтәдер, барыйк, булмаса! (Көзгедән карап, чәчләрен, мыегын сыпыра, күзлеген сала, масаеп башын күтәрә. Авыз эченнән көйли, кычкырып җырлап җибәрә.)

                            Траттатам, траттатам!

                            Бүген мәктәпкә барам.

                            Траттатам, траттатам!

                            Директорларын күрәм.

                            Укытучыларны күрәм.

                            Траттатам, траттатам!

Факиһә.(чыга). Чү-чү җаным! Бу нишләвең?

Хәбибрахман. (хатынын култыклый) Киттек, әнисе, мәктәпкә-бәйрәмгә! (Залга төшеп утыралар).

А.б Хөрмәтле әти-әниләребез – бүгенге тантананың иң кадерле кунаклары. Әйдәгез, аларны гаилә бәйрәмебез белән котлап, көчле алкышларга күмик.

(Алкышлар яңгырый).

 - Бүгенге кичәгә һәр гаилә үзенең визиткасын һәм берәр һөнәрен әзерләп килде. Хәзер безнең хөрмәтле гаиләләребез үзләре белән таныштырып китәрләр. (Гаиләләр, чиратлашып, визиткаларын тәкъдим итә һәм бер һөнәрләрен күрсәтә).

- Гаиләдә ата-ана изге, хөрмәтле кеше. “ Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да, кайтара алмассың,”- ди халкыбыз.“Әни”-дип безнең телебез ачылган. Иң тәүге адымыбызны да әни ярдәме белән киткәнбез. Сиңа ничә яшь булса да, һәрвакыт әнинең кайгыртуы кирәк. Әниеңне яратуың никадәр көчле булса, яшәвең шулкадәр якты, шатлыклы булыр.

(1 укучы шигырь сөйли).

“Иң якын кешем”.

Әни, син минем җирдәге

Иң якын кешем!

Әни, син минем күктәге

Якты кояшым!

Таң йолдызын хәтерләтә

 Синең күзләрең,

Балдан да татлы тоела

Синең сүзләрең.

Үләннәрдән дә йомшактыр

Синең чәчләрең.

Сиңа булсын бакчадагы

Гүзәл чәчәгем!

А.б.   Халкыбызның иң әһәмиятле беренчел педагогик әсәре, һичшиксез, бишек җырлары. Аларда аналарның теләкләре, ышанычлары, баласын рухи һәм физик яктан матур, булдыклы, игелекле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы, гадел итеп күрергә теләү өметләре чагыла. Аналарның йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләре һәм моңнары белән сугарылган бишек җырлары тәрбия эшендә нәтиҗәле чара булып тора.

Әйдәгез, хәзер бишек җыры тыңлап алыйк.

( бишек җыры башкарыла).

А.б. Гаиләдә иң зур баш кеше- әти. Чөнки ул гаилә әгъзалары турында кайгырта, җил-яңгырдан саклый, төрле авырлыклар килгәндә аларны яклый. Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли. Ул өйнең терәге, таянычы.

Халыкавыз иҗатында һәм педагогикасында да ата кеше гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәү шартларын булдыручы һәм гаилә намусын саклаучы итеп күрсәтелә. Бер үк вакытта ата- аек акыл иясе дә. Ул булмаса, тормышның рәте китә.

(1 укучы шигырь сөйли).

“Әти- бик кирәк кеше”.

Әти эштән кайтып керсә,

Өйләр китә яктырып.

Көне буе сагынгандыр,

Ул да кайта атлыгып.

Хәлне сорый баштан сыйпап,

Миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән дә әти

Гел елмаеп сөйләшә.

Барыбызга да булыша

Үзенең дә күп эше.

Әнигә, миңа, сеңлемә

Әти- иң кирәк кеше!

А.б. Халык авыз иҗаты әсәрләре – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Кешеләрне якты киләчәккә рухландыручы әкиятләр, җырлар, әйтемнәр,   мәкальләр, табышмаклар, риваять , дастаннар яшь буынны тәрбияләүдә көчле рухи чишмә булып тора.

Җор телле кеше үз сөйләмендә мәкальләрне еш куллана. Мәкальләр, гадәттә, кешеләргә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирә. Аларны өйрәнү, хәтердә калдыру, урынлы файдалана белү сөйләмебезне баета, эзлекле фикерләвебезне үстерә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.

1.Безнең гаиләләр мәкальләрне белә микән? Хәзер шуны ачыклау максатыннан, “Мин башын әйтәм, ә сез дәвам итегез” бәйгесе оештырыла.

Агачны яфрак бизәсә, кешене (хезмәт бизи).

Аз сөйлә, күп (эшлә).

Ашаганың белән мактанма, эшләгәнең белән (мактан).

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез  (көн күрмәс).

Ул ояты – атага, кыз ояты – (анага).

Атасы барның – (бәхете бар).

Атасы кем, (углы шул).

Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган (әрәм булган).

Оясында ни күрсә, ( очканда шул булыр).

Атаңны башыңда тот, анаңны (учыңда тот).

 

2. Әти-әниләрне сынадык. Чираттагы бәйгедә балалар катнаша.Бәйге “табышмак әйтәм, җавабын тап” дип атала.

Көзме, кышмы, язмы, җәйме-

Тыңламый нишләтәсең?

Кар-буранда, җил-яңгырда

Салмый ул эшләпәсен.      (Кадак).

Җәй җиттеме – ат артыннан

 Һич тә калмас,тыраклар.

Кыш җиттеме – абзардагы

Бер почмакка кунаклар.   (арба).

Агач үгез, өч мөгез.  (сәнәк).

Көтү көткәндә бер елан

Арттан калмый шуыша.

Син курыкма: чакмый бит ул,

Миңа сыер куыша.    (чыбыркы).

Үзе тимер, таш ашый,

Селтәнсәң – кисә башлый.

Артында кала тезем,

Уздырмас сиңа үзен.     (чалгы).

Ары йөгерде – сыйпады,

Бире йөгерде – сыйпады.

Ары килеп, бире килеп,

Бер почмакта туктады.    (себерке).

Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң – үкерә.

Менеп атлансаң биленә,

Җилдән җитез йөгерә.    (мотоцикл).

Аттан биек, эттән тәбәнәк.    (ияр).

Ач булса – ята, тук булса – торып утыра.    (капчык).

Авызы юк, теше бар,

Ашаганын йота алмый,

Кулы белән тота алмый.    (пычкы).

3. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-суга оста булган, тәмле ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Ә хәзер татар халык ашлары буенча ярыш оештырып алабыз. Ул “Могҗизалар кыры” дип атала.

- Эченә берәр нәрсә салып , кыстырып пешергән ашамлык. 8 хәрефтән. (кыстыбый).

-Милли татар ашамлыгы. 8 хәрефтән. (өчпочмак).

- Бик үзенчәлекле ашамлык. Бер генә тантана, бәйрәм табыны да ансыз үтми. 7 хәрефтән. (гөбәдия).

- Күркәм ризык, туй мәҗлесенең бизәге. 6 хәрефтән. (чәк-чәк).

- Иң борынгылардан саналган эчемлек. 5 хәрефтән. (әйрән).

4. Безнең балаларыбыз тылсымлы, назлы сүзләрне беләме икән. Шуны тикшереп китәрбез. Әти-әниләр дә ярдәм итәргә мөмкин. (Ромашка таҗларындагы сорауларга җавап бирәләр).

  1. Әниеңнең сиңа әйтә торган иң матур, иң ягымлы сүзләре.
  2. Синең әти-әниеңә, туганнарыңа әйтә торган матур сүзләрең.
  3. Исәнләшкәндә нинди сүзләр әйтергә кирәк?
  4. Берәрсенә үтенечең булганда нинди сүзләр әйтергә кирәк?
  5. Берәрсеннән гафу үтенгәндә нинди сүзләр әйтәбез?
  6. Хушлашканда нинди сүзләр әйтәбез?

5. Чираттагы бәйгебез “Әдәп төбе – матур гадәт” дип атала. Татар халкы - әдәпле, дөрес сүзле, пакъ халык. Ул элек-электән балаларны тәрбияләүгә зур игътибар биргән дидек. Мин төгәлләнеп бетмәгән текстлар укырмын, ә сез аларны халык педагогикасына таянып тәмамларга тиеш буласыз.

  1. Сезнең улыгыз урамнан елап кергән. Сез хәлне аңларга теләп:
  1. Улым, нәрсә булды?- дип сорыйсыз.
  2. Шамил кыйнады.

Ә менә алга таба сүз сезгә, ни әйтерсез? (Тик торган агачка берәү дә килеп орынмый һ.б.)

  1. Роза мәктәптән кайтты да, сиздермичә генә бүлмәгә үтте. Сумкасын бер почмакка куйды. Әбисе:
  1. Кызым, ашарга чык,- дип табын янына чакырды.

Роза өстәл кырына чыгып утырды, әкрен генә ашый башлады.

  1. Балам, бүген нинди билгеләр алдың?- дип сорады әбисе.
  2. ... (Роза эндәшмәде).
  3. Әллә бер фәннән дә синнән сорамадылармы?

Роза елап җибәрде. Ул, тапкырлау таблицасын белмәү сәбәпле, “2” ле билгесе алганын әйтте.

   Әби бу очракта нәрсә әйткән икән? (Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Тырышлык кирәк, балам, тырыш та, өйрәнеп “2”леңне “5”кә төзәтеп кайт һ.б.)

3) 1 нче сыйныф укучысы Фәүҗәткә әнисе фатир ачкычын бирде дә:

- Улым, мәктәптән кайткач, хәзер ишекне үзеңә ачып керергә туры киләчәк. Менә сиңа ачкыч,- диде.

  Фәүҗәт шундый зур үскән малай икәнен раслау өчен:

  1. Бауны үзем тагам,- диде дә шкафтан бау төргәген алды, аны кисте, ачкычны бауга беркетте һһәм муенына киеп карамакчы булды. Ләкин бау баш аркылы үтмәде. Бу хәлләрне күзәтеп торган әнисе нәрсә дияр?
  2. ...

(Җиде кат үлчә, бер кат кис,- дип юкка гына әйтмиләр шул.)

4) Наилә табын артында утыра. Әбисе пешергән пәрәмәчләр шундый тәмле, ул үзе дә сизмәстән, аякларын селкетеп, гәүдәсен тирбәтә-тирбәтә ашый башлады. Әбисе моны күреп алгач нәрсә әйтер?

- ....

(Кызым, нигә шайтаннар чакырып утырасың?)

5) Балагыз мәктәпкә дәрескә еш соңга кала, дәрестә йокымсырап утыра. Сез нишләр идегез?

( Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Йокың туймаса, вакыт белән ятып йокларга кирәк.

6.  Ә хәзер  һәр гаиләгә дә йорт макеты һәм тугыз карточка бирелә. Һәр гаилә шушы макетта карточкаларны урнаштырып, йорт төзи. Алар карточкаларны түбәндәге тәртиптә ябыштырып чыгалар: иң элек йортның нигезен төзиләр, аннан соң беренче катны, 2 нче катны һәм торбадан кирәкмәс дип тапкан сыйфатны чыгарып җибәрергә тиеш булалар. Аннан соң төзелгән йортларның ныклыгы тикшерелә.

( “ Нигез”дә булырга тиешле карточкалар: тату гаилә, сәламәтлек, шәфкатьлелек. “1 нче кат”та – алдашмау, сүзеңдә тору, ярдәмчеллек,  “2 нче кат”та – яхшы уку, бердәмлек, күңелле ял. Ялкаулыкны чыгарып җибәрәсе.)

А.б.  Гаиләләребез төзегән йортларның ни дәрәҗәдә ныклы булуын жюри әгъзалары бәяли торсын, ә без «Бәйрәм котлы булсын»бәйгесен игълан итәбез.

( Укучылар сөйләвендә шигырьләр тыңлана).

1.Ф.Яруллин. “Бай кеше”

Мин бай кеше.

Күп малайлар

Карый миңа көнләшеп.

Юмарт булсам да аны мин

Бирә алмыйм өләшеп.

Очыйм дисәм, оча алам

Канатларым пар минем.

Байлыгым шул - әтием дә

Әнием дә бар минем.

2.Ф.Яруллин. «Калыйк вакытында сорап».

Озын-озын, нәрсә озын?-

Озын-озын бәхет юлы.

Үз бәхетенә бара кеше

Кайвакытта гомер буе.

Олы-олы, нәрсә олы?

Ата-ана хакы олы.

Онытмасын иде кеше

Үлгәнчегә кадәр шуны.

Авыр, авыр, нәрсә авыр?

Авыр аналар каргышы.

Бу каргышны алганнарны

Көтә Сак-Соклар язмышы.

Ерак-ерак, нәрсә ерак?-

Үткәннәргә юллар ерак.

Ата-ана фатихасын

Калыйк вакытында сорап.

3.“Әнкәмнең догалары” җыры башкарыла.

А.б. Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

(Жюри гаиләләрнең урынын игълан итә.)

А.б. Хөрмәтле гаиләләр!

      Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә!

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә!

Гомер юлларыгыз озын булсын

Тигез тормыш аны бизәсен!

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

Укучылар! Бервакытта да әти-әниләрегезгә авыр сүз әйтмәгез, начар эшләр белән күңелләрен төшермәгез. Олы тормыш юлына баскач та, безгә әти-әниләр кирәк. Кайгы-хәсрәт килсә дә, шатлык-куанычларыбыз булса да, без әти-әниләребез янына ашыгабыз. Без әти-әниләребезгә гомер буе бурычлы.

(Магнитафон язмасында Римма Ибраһимова башкаруында “Бәхетле булыгыз” җыры яңгырый.)

2 нче кат

1 нче кат

Нигез

                        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Лазанье по гимнастическому канату - это не страшно!

ПроблемаБоязнь некоторых учащихся лазанья по канату. ЦельС помощью системы подводящих упражнений сократить до минимума боязни гимнастического каната и способствовать развитию физических качеств н...

Обучение технике лазания по канату 2 класс

Тема: дифференцированный подход в обучении технике лазания по канату и элементам техники игры баскетбол. Задачи: 1. совершенствовать технику поворотов на месте прыжком.2. развивать чувство равнов...

Обучение технике лазания по канату 2 класс

Тема: дифференцированный подход в обучении технике лазания по канату и элементам техники игры баскетбол. Задачи: 1. совершенствовать технику поворотов на месте прыжком.2. развивать чувство равнов...

Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле (бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе)

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 6 нчы сыйныфында (татар төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәр...

Техника лазанья по канату для 6 класса

Гимнастический канат – интересный элемент игры, который к тому же приносит пользу для здоровья и физического развития....

Канат сатам - кем ала

Талгын гына “Каз канаты» көе (татар халык җыры) яңгырый.Сәхнәгә алып баручылар чыга.А.Б. Хәерле көн, кадерле дуслар! Исәнмесез, мөхтәрәм мөгаллим һәм мөгаллимәләребез, укучылар! Хөрмәтле кунаклар, яшь...

"Җыр - кешенең канаты" презентация

5 класста музыкадан Баһавиев Данил эше...