Анализ поэмы поэта - земляка А. Рашита "Суембика"
статья (9 класс) на тему

Ә. Рәшитнең “Сөембикә” поэмасын анализлау

Эшне башкарды:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Юнысова Мәсгудә Мәсхут кызы

План

        I. Кереш.  Сүзләремнең очы................................................................ 3

       II. Төп өлеш. Ә. Рәшитнең “Сөембикә” поэмасы................................. 4

  1. Поэманың төзелеше............................................................................... 4
  2. “Ил-Йортны саклаучы фәрештә”...........................................................5
  3. Тимерче Иван бәете............................................................................... 6
  4.  “Шаһгали яңадан тәхетле”....................................................................7
  5. Поэманың сурәтләү үзенчәлекләре.......................................................8

III. Йомгак. Сүзләремнең төене.............................................................9

IV. Кулланылган әдәбият.....................................................................10

Кереш

 Сүзләремнең очы

        Халкыбызның бөеклеген аның затлы шәхесләреннән башка күз алдына китерүе кыен. Казан тарихында милләтебезнең сөекле ханбикәсе Сөембикәнең роле искиткеч зур. Ханбикәсен, аннан соң дәүләтчелеген югалткан татар халкы легендалар һәм бәетләрдә аны сагынып сөйләгән. Әдипләребез, Сөембикә исеме белән бәйләп, татар халкының тарихта тоткан ролен күрсәтергә теләгәннәр.

 Якташ шагыйребез Әхмәт Рәшитнең “Сөембикә” поэмасы 1980 нче елларда дөнья күрә.“ Тыю мөһере сугылган тарихи чынбарлык сәхифәләренең кинәт ачылып китүе күпләрне инде күнегелгән иске гадәт буенча өркетеп җибәрде бугай: шагыйрь үзенең каләмен кыю рәвештә иркен җибәреп язылган тарихи әсәрен башта аерым өзекләр хәлендә генә шигырь сөючеләр игътибарына тәкъдим итә алды,”- дип яза З. Мансуров бу поэманың басылган вакытын искә алып. (“Казан утлары” журналы, №3, 2006)

      Шагыйрьнең тормышы һәм   иҗаты турында мәгълүмат  бик аз.Шуңа да хезмәтемне Ә. Рәшитнең “Сөембикә” поэмасын анализлауга багышладым.  Фәнни эштәЗиннур Мансуровның “Мөмкин” белән “түгел” арасы” мәкаләсе, Казан ханлыгы, Сөембикә турында  интернеттан алынган мәгълүматлар да кулланылды. Түбәндәге максат һәм бурычларны  куелды:

  1. якташ шагыйребез Ә. Рәшитнең тормышы, иҗаты белән тирәнрәк танышу;
  2. “Сөембикә” поэмасына күзәтү ясау;
  3. геройларга характеристика бирү;
  4. Сөембикә образының әһәмиятен билгеләү.

Төп өлеш  

Ә. Рәшитнең “Сөембикә” поэмасы

Поэманың төзелеше

     “Сөембикә”  поэмасы күләме ягыннан зур түгел. Ул керештән, алты төп бүлектән һәм  йомгактан тора. Һәр бүлек аерым исем белән аталган. Аскормада (сноскада) тарихи шәхесләргә һәм тарихи урыннарга аңлатма бирелә. Бу поэманың эчтәлеген аңларга ярдәм итә.

    Поэма сәяхәткә чыккан төрле милләт кешеләренең үткән тарих турында әңгәмә коруларыннан башлана. Һиндстанның архитектура һәйкәле Таҗ-Махалга карап, Сөембикә манарасы искә төшерелә. Төп өлештәге алты бүлек Сөембикә, Казан халкы язмышына багышлана. Автор  хикәяләве аша ерак тарихка  барып чыгабыз. Геройларның хис-кичерешләре, алар яшәгән чор белән танышабыз.  “Сүзләремнең төене” дигән йомгакта автор яңадан Таҗ-Махал архитектура һәйкәленә, Сөембикә манарасына әйләнеп кайта. Поэмада ике чор очраша сыман: шагыйрь хәтер аша халкыбызның үткән фаҗигасен яңарта. Тарих чиксез, “Тарихның дәвамын бүтәннәр язарлар”, - дигән теләктә каләмен куя.

“Ил-Йортны саклаучы фәрештә”

Поэманың үзәгендә- татар тарихында иң билгеле шәхесләрнең берсе булган Сөембикә образы. Үз халкын чын күңелдән яраткан, хөрмәт иткән, иң авыр вакытта да Казан турында уйлаган ханбикә образы белән танышабыз.

Күргәчтен Сөембикә сурәтен

Урманче сынчыда таң калдым...

Автор“тетри күк саф, хисчән иреннәр”, “ямансу күзләргә моң тулган” дигән метафоралар аша “хәтердә Сөембикәне терелтә”. Уйлар Казан ханлыгы чорына барып тоташа.

    Менә сөйкемле, сөекле ханбикә. “Илтотар табында иң башлап, киңәшне син бирә идең бит”, “Казанны саклаучы ирләргә акыллы фәрманнар бирдең бит”,“кичә син кыю да, батыр да” дип, Колшәриф  Сөембикәнең кичәге көнен искә төшерә.

  Тарихтан XVI гасыр уртасында татарлар күп яшәгән Казан ханлыгы Явыз Иван җитәкчелегендәге рус дәүләте тарафыннан яулап алынганы билгеле. Халыкның бердәм булмавы да ханлыкны һәлакәткә китерә. Ә. Рәшит поэмада бу вакыйгага зур урын бирә. Түрәләр, “ил тыныч яшәсен өчен,” Сөембикәне һәм Үтәмешгәрәйне Иван IV кулына тапшырырга карар кылалар.  Ханбикә бу хәбәрне “ялгыштыр, я төштер” дип уйлый. Шул ук вакытта  татарның үз кулы белән үз иреген юкка чыгаруын күңеле белән сизә. “Илдәшләр, уйлагыз үзара, низагның тидеме файдасы?!” дип, халкының берләшеп эш йөртмәвенә кайгыра.

Сөембикәнең халык алдындагы  чыгышы – поэманың үзәк ноктасы. Ханбикә саубуллашыр алдыннан арыган, йончыган хәлдә “Тыңлагыз, туганнар!”, “И Казан”, “Илдәшләр”, “Очар кош” , ”Батырлар” дип халкына, Казанына эндәшә. “Ил-Йортны саклаучы бердәнбер фәрештә”  көчсез. “Башы иелгән” Казан, “елап торучы” халык та “берьюлы ун үлем ябышканда” көчсез.

Киттеләр кузгалып. Шул якка

Күзебез талганчы карыйкчы,

“Мең биш йөз илле бер. Августның

Унбере” дип язды тарихчы.

Тимерче Иван бәете

      Поэмада гади халык образына зур урын бирелә. Явыз Иванның вәхшилегеннән татар халкы гына җәфа чикми. Әсәрдә  тимерче Ивантурында шәкертләр чыгарган  бәет белән танышабыз. Иван Новгород каласыннан. Кайчандыр “Мәскәүгә баш бирми” яшәгәнгә, бу кала Иван III  тарафыннан  “җәберләнгән”, Иван Ватансыз калган. Менә хәзер Казан каласы Иван IV кулында.

    Дошман  халыкның рухын сындырырга, тормышын юк итәргә тели. Халыкның авыр хәле түбәндәге мисаллар аша ачык күренә: авылның һәр каргыш туфрагы буялды ал канга; башланды зар елау;  керттеләр бозлы ташуга; кемнәрдер юк булды агымда; иңрәүдән дер килә мәйдан; урыстан татысын йөз камчы; елыйлар хатыннар, балалар.

     Тарихтан халык күтәрелешләре турында ишетеп беләбез. Поэмада да сабантуй батыры Бәхтияр, “иң таза ирләрне сайлап”, юлга чыга. Тимерче Иван да аларга кушыла. Ул “Ил-йортны талап, кызларны көчләп, ирләрне хәсрәтләндерергән” дошманга каршы күтәрелә. Үзенә : “Син русич түгелсең ... син – татар...”- дип кычкырган “залим” нән үч алып, батырларча һәлак була. 

“Шаһгали яңадан тәхетле”

 “Сөембикә” поэмасы белән танышканда, ул вакытларның бөтен фаҗигасен күз алдына китерәсең. Сөембикәнең әсирлеккә алынуында кем гаепле соң? “Уналты ел буе кирәктек... Инде дә кирәкмәс булдыкмы?” – дип сыкрана ханбикә. “Бу иңрәү – сыкрауны ишетеп,” Идел дә моңая шикелле. Мондый үкенечле хаталар шагыйрь йөрәген дә әрнетә.

           Поэмага  Шаһгали образы килеп керә. “Карышты, тырышты, иреште – Шаһгали яңадан тәхетле”,- ди аның турында автор. Шаһгалине  “мәкерле, явыз, күзләрен кан баскан залим ”  дип атый. “Бүлтәйгән иренле, сакалсыз, мыексыз, итләч битле Шигалка”ны  күз алдына  китереп бастыра. Грозныйга  баш иеп торучы, чәрелдек тавыш белән халык өстенә кычкыручыны үз халкына да дошман булмас дип кем әйтә ала?! Автор сүзләре моны раслый:

Золымның иле юк, дине юк –

Бәла ул заманга, кешегә...

Тәхеткә менә дә залимнәр,

Җирдә бар яхшыга үчегә.

Тарихтан  Явыз Иванның, Сөембикәне Казаннан ерактарак тоту өчен, Касыйм ханы Шаһгалигә кияүгә биреп котылуы;  Сөембикәнең, аңа буйсынмыйча, үзен  горур тотуы,  шуңа күрә  Шаһгали тоткынлыгында авыр һәм газаплы тормыш кичерүе белгеле.

Поэманың  сурәтләү үзенчәлекләре

 “Сөембикә” поэмасының тел – стиле, сурәтләү үзенчәлекләре шактый камил.  Автор үткән тарихыбызны дөрес аңлау өчен, үтемле чагыштырулар, тасвир чаралары кулланган. “Күз өстендәге каш идең”, “арыган, йончыган” дип,  Сөембикәнең кичәге һәм бүгенге көнен чагыштырып бирә. Ханлыкны басып алучыларга карата кулланылган метафоралар укучының дошманга карата нәфрәтен тагын да көчәйтә: комсыз ачкүзләр, кансызлар бәндәләр.Үз иленә хыянәт итүчеләр беркайчан  акланмый. Автор аларны да дөрес бәяли:

Бер-берсе бугазын чәйнәде

Тәхетнең терәге булганнар.

  Әсәрдә  синонимнар еш кулланыла. Алар   гади халыкның авыр хәлен тагын да төгәлрәк ачарга ярдәм итә: кан елап, калтырап;   аерылдык, бүлендек; хурлык, түбәнлек; яшәдек уйламый, ваемсыз; кимсетеп, мыскыллап һ. б. Поэмада стилистик кабатлауларны күп урын бирелгән. Алар да   әсәрнең тәэсир көчен арттыруга хезмәт итәләр:

Тирләре тамды бу туфракка

Һәм тамды ачы күз яшьләр.

    Казан ханлыгы чорының кискен каршылыклары, халыкның кайгы – хәсрәте  чагылдырылган юлларны мисалга күпләп китерергә була:

Баскыннар ил-йортны талады,

Чәчәктәй кызларны көчләде.

Поплары котырды көннән-көн

Үгетләп булдыра алмагач.

   Автор бу чор фаҗигасен йөрәге аша үткәрә; бүгенге, киләчәк  көнебез, Ватаныбыз, миллщтебез турында уйлана. “Бәдбәхет бәндә” булудан сакланырга куша.

Бар алар бәдбәхет бәндәләр

Кичәге дәһшәтне юксына.

Алкышын азсынып тарихның

Хәзерге заманга тыкшына.

 

Сүзләремнең төене.

Сөембикәне Мәскәүгә тоткын итеп озатканнан бирле 460 ел вакыт узса да, халык күңелендәге җәрәхәт әле һаман төзәлмәгән. Сөембикә диюгә, Казан халкын хөрмәт иткән, яраткан гүзәл ханбикә образы килеп баса.  Гади халыкның да аңа рәхмәте зур. “Иң гүзәл ханым” дип, изгеләр рәтенә куеп олылый. Хатыннар Сөембикә манарасы янына намаз  укырга киләләр. Әйтерсеңлә алар күңелләрендәге борчу – шатлыкларын Сөембикәнең үзе белән уртаклашалар.

Ничәмә-ничә кат күрдем мин

(Җаннарны тетрәткеч манзара!)

Учларын бер ташка, бер йөзгә –

Гүя бу аңлашу үзара.

      Халык Сөембикә манарасын изге урын итеп саный икән, бу юкка түгел. Ниндидер күзгә күренмәс сихри көч – Сөембикәгә булган хөрмәт, аны ярату хисе аларны монда китерә. Сөембикә - милләтебезнең горурлыгы, Казан ханлыгы тарихының аерылмас бер өлеше. Якташ шагыйребез Ә. Рәшит Сөембикә образы аша халкыбыз кичергән фаҗигане онытмаска куша. Үткән чорларда кылган үкенечле хаталар - киләчәк буын өчен сабак. Бүгенге рухи кыйммәтләр югала барган заманда Сөембикә исеме яшь буын өчен маяк булып тора.  Без үткәннән гыйбрәт алырга, ялгышлыклар эшләмәскә тиешбез.

       

 

Кулланылган әдәбият

  1. Буа ягым – тау ягым. Тат. кн. изд., 2000.
  2. Әдәбият белеме сүзлеге. – К., Тат. кит. нәшр., 1990.
  3. Мансуров З. “Мөмкин” белән “түгел” арасы. – “Казан утлары” журналы, 2006, №3.
  4. Рәшит Ә. Фидаиләр. – К., Тат. кит. нәшр., 2003.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon suembika.ppt423 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Образ матери в стихотворениях поэтов-земляков.

Это конспект урока. Презентация не уместилась....

Научно-исследовательский проект. Россия- родина, мой дом! (Своеобразие темы родины в творчестве поэта-земляка Ивана Александровича Извозникова)

С древних времен тема Родины стала главной темой русской литературы. Ей посвящали вдохновенные строки В.А. Жуковский и А.С. Пушкин, Е.А. Баратынский и А.В.Кольцов, Н.А. Некрасов и Ф.И.Тютчев. Ни один ...

Творчество поэта- земляка Шабанова Василия Васильевича

Этот классный час знакомит учащихся с жизнью и творчеством нашего поэта Шабанова В.В....

Встреча с поэтами-земляками

Сценарий встречи с поэтами района...

Сценарий литературного вечера о поэтах-земляках

Вечер знакомит с творчеством поэтов Ельниковского района...

О роли творчества татарского поэта-земляка Хасана Туфана в воспитании детей

Из опыта работы по внеурочной деятельности  на тему  "Роль творчества татарского поэта Хасана Туфана в воспитании детей"...

Формирование исследовательской позиции школьника через внеклассную работу по изучению творчества поэтов-земляков.

Работа с наследием своего края - необходимая работа и для учителя, и для учеников. Хочется рассказать об одном направлении в этой работе....