Р.Фәйзуллинның фәлсәфи лирикасы (фәнни-гамәли конференция чыгышы)
статья по теме

Шаймарданова Лейля Азгаровна

      Фәлсәфи лирика дип җиһан, яшәеш турындагы уйларны лирик кичереш шәкелендә тасвирлаган әсәрләргә әйтәләр. Фәлсәфи лирика хисләрдән бигрәк фикер әйтүне, мөнәсәбәт белдерүне үз күрә. Шагыйрьләр иҗатында ул кеше, яшәеш, галәм, яшәү мәгънәсе хакындагы уйланулар мәхәббәткә, туган ил-ватанга, якыннарга, табигатькә мөнәсәбәтле хис-кичерешләр белән уралып-үрелеп китә. Нәкъ менә фәлсәфи фикерне ачыклау шигырьне аңлау өчен ачкыч, әсәрнең идеясе хезмәтен  үти.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r.fyzullinnyn_flsfi_lirikasy.docx27.77 КБ

Предварительный просмотр:

РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИННЫҢ ФӘЛСӘФИ ЛИРИКАСЫ

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин иҗаты – узган гасыр урталарында татар әдәбиятына яңалык алып килгән, үзенчәлекле, киң кырлы бай иҗат. Үзенең кыскалыкка һәм тирән фәлсәфи фикерләүгә нигезләнгән шигырьләре, поэмалары белән дә, чорның әдәби хәрәкәтен күз алдына китереп бастыра торган публицистик язмалары, мәкаләләре, әңгәмәләре белән дә Равил Фәйзуллин әдәбиятыбызда аерым бер урын тота.

Шулай да аның фәлсәфи идеяләр белән сугарылган лирикасын өйрәнү  актуаль булып кала.

Фәлсәфи лирика дип җиһан, яшәеш турындагы уйларны лирик кичереш шәкелендә тасвирлаган әсәрләргә әйтәләр.[1,б.202] Фәлсәфи лирика хисләрдән бигрәк фикер әйтүне, мөнәсә бәт белдерүне үз күрә. Шагыйрьләр иҗатында ул кеше, яшәеш, галәм, яшәү мәгънәсе хакындагы уйланулар мәхәббәткә, туган ил-ватанга, якын нарга, табигатькә мөнәсәбәтле хис-кичерешләр белән уралып-үрелеп китә. Нәкъ менә фәлсәфи фикерне ачыклау шигырьне аңлау өчен ачкыч, әсәрнең идеясе хезмәтен  үти.[2,б.66]

Равил Фәйзуллин иҗатына тирән фәлсәфилек хас. Аларда «бер караганда әһәмиятсез, вак күренгән төшенчәләрдә, хәлләрдә олы мәгънә, эске моң» [3,б.152] бар. Бу фәлсәфилек аның кыска шигырьләрендә чагылыш таба. Шагыйрь иҗатының күпчелеген кыска шигырьләр алып тора. Болар («Нюанслар иле»ндәге җыентыкта тупланып бирелгән), фор масы белән генә түгел, эчтәлекнең тотрыксызлыгы белән дә японнарның «рэнга»сын, урта гасырлардагы ясалма шигырьләрен хәтерләтә. Татар телендәге бу «рэнга»ларның кайберләре табышмакны, ә кайберләре җаваплы табышмакны искә төшерә. [4,б.239] Кыска шигырьне «япан кырда утка кергән ялгыз солдатка» охшата үзе шагыйрь...[5,б.22]

Хет бер алмам кеше

кулына эләксә иде!

                                        (Карурманда карт алмагач)

Пенсияләр артты.

Ә – айда

бер сөенүче дә табылмады.                

Табутны шулай куйганнар,–

аяк табаннары

кояшка терәлеп тора.           (Соңгы ләгънәт)

Барыннан да бу шигырьләрнең типик эчтәлеге «фәлсәфә»се үзенчәлекле. Иске дөнья белән яңа дөнья арасында, идеология мәйданнарында канга-кан, җанга-җан диярлек кискен көрәш барган заманда, давыллардан-өермәләрдән бер читтә, ерак тылның кырыйдагы тын, аулак бүлмәсендә калейдоскоптагы кызык күренешләрне күзәтеп утыруны чамалап, дөньяны шаккатырачак яңалыклар ятуны чагылдыра әлеге шигырьләрдәге фәлсәфә:

Вазада җикән-камыш.

Ханым күлмәк салгандагы

җил ул бик аз шул...

                                         (Әсир)
                                          Инде апрель.

 Ёлка булган чыршы кәүсәсендә

 кисәк мамык һаман тора.

 Ой, быел кыш озын булды!

 Тәрәзә арасындагы мамыкны да

 эретер идем.

                                                                (Көткәндә)

                      Улыма тешләр чыкты.

                      Үз яңагымнан

                       куркып киттем.

                                                                (Картлык)

Кесә тишегеннән җилләр исә,

маңгайга тотыныр өчен

куллар өскәрәк шуды.

                                         (Ярлылык)

                       Диңгез аша

                       очар кош канаты

                       кабартма майлый.

Кабартманы каз канаты белән генә түгел, ә сыерчык, тургай яки сандугач канаты белән майлау чылар да бар, күрәсең!

Пристаньне алып киттеләр.

Дулкындагы карбыз кабыгына

балыкчы карт карап тора.

Шагыйрьнең  әлеге шигырьләрендә тормышның һәрбер күренешенә аңлатма бар. Илнең меридианнары арасында гөрелдәп торган көзне, төннәрдә дә эштән тынмаган көзне, фаралар яктысындагы киеренке, чиксез киеренке көзне шагыйрь төрле күзлектән күрә....

Ә яз! Офыкларга тоташкан кыр массивлары өстендә чәчү машиналары гөрелтесе белән күкрәп торган тере, реаль язны ничек күрсәтә соң «калейдоскоп»? Былтыргы яздан калган «карга оясына килеп эләккән пароход тавышы» белән!

«Нюанслар иле»ндәге шигырьләр чынбарлыкның, тормыш ның, табигать күренешләренең үзләреннән түгел, аларны бары форточка аша гына күрергә омтылучы кешенең язу өстәле «иленнән», бүлмә «пленыннан» гына алган ясалмалары булып тоелалар. Әйтерсең лә алар бары шуны раслар өчен генә язылганнар:

 Комета атылды.

 Сабый бала форточкадан

 кулын сузды.        

                                             (Омтылыш)

Чынбарлыкка нинди бәйләнеше бар соң моның? Җир шарыннан чиксез ерактагы орбиталарының (меңәр миллион километрга сузылган җәенке орбиталарының) Кояш тирә сеннән үтә торган борылышларында гына «койрыклы йолдыз» (комета) булып күренгән җисемнәр дә (вак планеталар Дип аталган җисемнәр дә) атыла ала! Шагыйрь шул галәм киңлеген аркылыга-буйга йөреп үзенә иҗат азыгы эзли, яшәеш, тормыш кануннары турында фәлсәфи фикер йөртә.

Равил Фәйзуллинның теләсә кайсы  шигырен ал, анда тирән фәлсәфи фикер ята.[6,б.192] Ркаил Зәйдулла бу фәлсәфәне «самими фәлсәфилек»[7,б.72] дип атый. Шагыйрьнең самими фәлсәфәсе табигать күренешләренә, гомер турында уйлануларга  барып тоташа.

Мисалга «Тау – шул ук җир...» дигән шигырен алыйк.

Тау – шул ук җир. Тик аварга

башны чөеп карар җир.

Тау – шул ук җир. Туарга да,

күмелергә да ярар җир.

Тау – шул ук җир. Тик һәркемнең

табанына ятмас җир.

Тау – шул ук җир. Биеклекне

бер югалтсаң, тапмас җир...

Равил Фәйзуллин иҗатында таулар-үзәннәр, диңгезләр-җилләр, айлар-йолдызлар, кояшлар-болытлар һ.б. даими образлар гаять күп. Алар бер дә буш образлылык өчен генә язылмыйлар, аларда һәрвакыт фәлсәфи фикер бар.  Шагыйрь чынбарлыкны бөтенләй башкача, үзенчә ача. Табигать сурәтләре туры мәгънәсендә түгел, эчке мәгънәдә ачыла.

Равил Фәйзуллинның күп кенә шигырьләре гомер турында уйланулардан тора. Ул-тормышның кайнар гашыйгы.[8,б.415] Эчтәлекле бай рухлы тормыш белән яши. Әмма кеше гомере кыска, санаулы. Табигатьнең шушы кырыс кануны аны лирик әрнүле дә, драматик киеренке дә, эпик сабыр да уйларга этәрә. Бөекләрнең гомере еш кына уртакулларның эчен дә пошыра, чөнки чагыштыру өчен зур биеклекләр булмаса, тигезлек түмгәк тә биек булып күренә.

Ярлар бер тулышып алыр... боз киткәч, –

ваклар эреләнеп калыр... без киткәч.

ди шагыйрь бер шигырендә. Бу - үзенең генә түгел, буындашларының да зурлыгын тарихи барыш яссылыгында, вакыт агышында күрү; кадерле буынның китүенә бәйле булачак югалтуларның фаҗигале мәгънәсен тоемлау да. Такташ та: «Бик күңелсез булыр мин үлгәч...» – дигән. Равил Фәйзуллинның әлеге тирән кичерешле сүзендә буындашларыннан Рәшит Әхмәтҗаннар, шигъри тел тылсымчысы Зөлфәтләр, Разил Вәлиевләр, фикер ныклыгын һәм хис кыюлыгы туплаган Ренат Харислар, Шәрекъ кайнарлыгы белән сугарылган Рәдиф Гаташлар, тирән елга кебек шауламый агучы шигърият  иясе  Зиннур  Мансуровлар,  романтик   саф   аксакалларча акыллы Газинур Моратларның кабатланмас кадере искәртелә сыман. [9,б.416]

Шагыйрь –  үз чорының вәкиле. Ул дәвамчыларына яшәгән чор хакында сөйли. Ачы тәҗрибәсе нигезендә хакыйкатьләрне җиткерә, һәм талантлы, зирәк терелгән хакыйкатьләр буыннар дәвамында искерми, яңгырый бара, мәкальләр сыман «аталар сүзе»нә әйләнә.[10,б.413] Шагыйрь үзенең кем икәнлеген белә. Ул үзен планетар шәхес итеп күрә.[11,б.64] Шигырь юллары галәми киңлекләргә ыргыла.

Бөтен планета буйлап вакансия –

көрәшчеләр кирәк!

Көрәшчеләр!

Бухгалтерлар, исәпләгез!

Хисаплагыз, электрон машиналар!

Күк астында

кешелекле җаны булган кеше күпме?

«Кем мин?

Нишлим?

Нишләячәкмен?»

Бу турыда

кешеләрнең күпмесе уйлый?

              Шагыйрь җирдәге яшәеш турында уйлана, кешеләрнең асылын ачарга омтылып карый.

Димәк, Равил Фәйзуллинның фәлсәфи шигырьләрендәге яңалыкның иң мөһиме, аның лирик герое. Лирик геройның шигырьдәге тормышы – тынгысыз җан тормышы, барыннан да элек, көрәшче, гражданин тормышы. «Җирнең пакьлеге өчен, илнең аклыгы өчен» көрәш – аның яшәү мәгънәсе. Ул дөньяга «тормышны күбрәк ямьләп китү»,  «чак кына хаксызлык күрүгә дә ачынып җан ату», «боекса, бөек халкының күңелен юату» өчен килгән. Шагыйрьгә яшәү кыйбат түгел, ә «ни өчен яшәү» кыйбат. Равил Фәйзуллинның фәлсәфәсе әнә шуңа барып тоташа. Шуңа күрә дә беренче укуда ук аңлашылып җитмәгән шигъри юлларны, укучы кабат-кабат кайтып укырга тиеш була. Бу укучының алдан әзерлекле, тарихи вакыйгаларның торышы, фәлсәфи уйларының тирәнлеге белән дә бәйләнгән. Шуңа күрә Равил Фәйзуллинның иҗатын өйрәнү, аны аңлау, аңа тиешле бәя биреп бетерү мөмкин түгел.  

Кулланылган әдәбият

1. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. Тулыландырылган икенче басма / Ф.М. Хатипов. – Казан: Раннур, 2002. – Б.202.

2. Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф. Заһидуллина Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев, Н.М. Йосыпова. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – Б.66.

3. Галиуллин, Т. Шагыйрьләр һәм шигырьләр / Т. Галиуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – Б.152.

4. Туфан Х. «Нюанслар иле»ндәге шигырьләр турында /Х. Туфан //  Равил Фәйзуллин: Заман. Иҗат. Шәхес / Төзүче З. Мансуров. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б.239.

5. Вәлиев М. Ак болыт язмышы язмаган / М. Вәлиев // Вәлиев М. Күңелем кошы / М. Вәлиев. – Казан: Мәгариф, 2004. – Б.22.

6. Шабаев М. Шагыйрь гаме – ил гаме / М.Шабаев // Равил Фәйзуллин: Заман. Иҗат. Шәхес / Төзүче З. Мансуров. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б.192.

7. Зәйдулла Р. Идел бит ул, киң бит ул / Р. Зәйдулла // Равил Фәйзуллин: Заман. Иҗат. Шәхес / Төзүче З. Мансуров. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б.72.

8. Хисамов Н.Ш. Тирән хакыйкатьләр дөньясы / Н.Ш. Хисамов  // Хисамов Н.Ш. Хәтер сагында: Әдәби-фәнни мәкаләләр, иҗат портретлары һәм публицистика / Н.Ш. Хисамов. – Казан: Мәгариф, 2004. – Б.415.

9. Хисамов Н.Ш. Тирән хакыйкатьләр дөньясы / Н.Ш. Хисамов  // Хисамов Н.Ш. Хәтер сагында: Әдәби-фәнни мәкаләләр, иҗат портретлары һәм публицистика / Н.Ш. Хисамов. – Казан: Мәгариф, 2004. – Б.413.

10. Хәлим А. «Хакыйкатькә шагыйрь туры керә...» / А. Хәлим // Равил Фәйзуллин: Заман. Иҗат. Шәхес / Төзүче З. Мансуров. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б.64.

11. Фәйзуллин Р.Г. «Илбагар уйлар» Тат. Кит. Нәшер. 2011

12. Фәйзуллин Р.Г. «Сайланма әсәрләр» Казан .Татар китап  нәшерияты  2005 – 6 томда.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел.

Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел....

XIX- XX гасыр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары аша мәхәббәт лирикасы белән танышу

XIX- XX гасыр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары аша мәхәббәт лирикасы белән танышу.Татар әдипләреннән - Г.Кандалый, Г.Тукай, Х.Туфан; рус әдипләреннән –А.Пушкин, Р.Рождественский, А.Фет, А.Ахматова, ...

Абай шығармашылығындағы табиғат лирикасы.

Абайдың  өмірі мен шығармашылығы туралы мағлұмат беру.- оқушылардың ұлы ақын жайлы білетін білімдерін жинақтап, оларды...

Абай табиғат лирикасы

Абайдың табиғат лирикасы туралы түсінік беру...

«Язмышлар без дигәнчә түгел лә...” (Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы”)

Тема :     «Язмышлар без дигәнчә түгел лә...” (Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы”)Максат:1.   Хәсән Туфанның  иҗат юлы белән тулырак танышу.2. Лирик шигырьләре хакында фикер йөртә б...