«Язмышлар без дигәнчә түгел лә...” (Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы”)
методическая разработка (9, 10, 11 класс) на тему

Тема :     «Язмышлар без дигәнчә түгел лә...” (Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы”)
Максат:
1.   Хәсән Туфанның  иҗат юлы белән тулырак танышу.
2. Лирик шигырьләре хакында фикер йөртә белергә, аны аңларга, сәнгатьле сөйләргә өйрәнү.
3. Укучыларда татар халкының көчле рухлы кешеләренә хөрмәт хисе, аларның иҗатына кызыксыну уяту.
 
Дәрес тибы: яңа теманы өйрәтү дәресе.
Технологияләр: компьютер һәм мультимедиа технологияләре, проект эшчәнлеге технологиясе
Эш формалары:  әңгәмә, мөстәкыйль эш, аңлау, сөйләү,проблемалы сораулар, йөгерек , дөрес, сәнгатьле уку.
Дәреслек : Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Р.Ә. Асылгәрәева, Р.А. Юсупов, М.К. Зиннуров. /. -  Казан:. “Мәгариф”, 2005. 
 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема : «Язмышлар без дигәнчә түгел лә...”

 (Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы”)

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Талипова Наилә Кәлимулла  кызының

9 нчы сыйныфның татар төркемендә

“Язмышлар без дигәнчә түгел лә...”

(Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы)

темасы буенча дәрес планы.

Тема :     «Язмышлар без дигәнчә түгел лә...” (Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы”)

Максатлар:

     1.   Хәсән Туфанның  иҗат юлы белән тулырак танышу.

  1. Лирик шигырьләре хакында фикер йөртә белергә, аны аңларга, сәнгатьле сөйләргә өйрәнү.
  2.  Укучыларда татар халкының көчле рухлы кешеләренә хөрмәт хисе, аларның иҗатына кызыксыну уяту.

Дәрес тибы: яңа теманы өйрәтү дәресе.

Технологияләр: компьютер һәм мультимедиа технологияләре, проект эшчәнлеге технологиясе

Эш формалары:  әңгәмә, мөстәкыйль эш, аңлау, сөйләү,проблемалы сораулар, йөгерек , дөрес, сәнгатьле уку.

Дәреслек : Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Р.Ә. Асылгәрәева, Р.А. Юсупов, М.К. Зиннуров. /. -  Казан:. “Мәгариф” , 2005  

Дәрес планы.

  1. Оештыру моменты
  2. Дәрескә максатлар
  3. Актуальләштерү  (Презентация ярдәмендә)
  4. Мәхәббәт лирикасы
  5. Синквейн төшенчәсен искә төшерү
  6.  “Кайсыгызның кулы җылы?”  - шигырен уку, анализлау
  7. Кластер төшенчәсен искә төшерү
  8.  Өй эше бирү
  9. Йомгаклау

Нәтиҗә:  9нчы сыйныфның татар төркемендә үткәрелгән дәрес бик уңышлы үтте. Укучылар актив катнаштылар, куелган сорауларга дөрес итеп җавап бирә алдылар, дәрес укучыларда кызыксыну уятты, укучыларга тормышта зур әһәмияткә ия булган белем һәм күнекмәләр алырга ярдәм итте. Кулланылган метод-алымнар уңышлы сайланылган. Дәрес этаплары дөрес бүленгән. Куелган максатларга ирешелде.

               -Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Утырыгыз! Укучылар, без сезнең белән сөекле шагыйребез Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Бүген без аның мәхәббәт лирикасына  тукталырбыз. Әйдәгез әле, шагыйрь кичергән кайбер вакыйгаларны искә төшереп узыйк.  

Шагыйрь турында

Исеме Хәсән

Әдәби кушаматы Туфан

Туган вакыты 1900 елның 9 декабре (иске стиль белән 27 ноябрь)

Туган җире – элекке Казан губернасы, Аксубай волосте, Кармәт авылы

Белеме – Уфадагы “Галия” мәдрәсәсе, үзлегеннән укый

Эшләгән эшләре – бакырчы-шахтер, токарь, слесарь, укытучы, журналист

Матбугатта басыла башлавы – 1924 ел

Язучылар союзына алыну вакыты – 1934 ел

Бүләкләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Татарстанның Г. Тукай ис. дәүләт премиясе

    -Укучылар, шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү өчен нинди эшләр алып барылган?

    Илгиз. Шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү өчен, Яр Чаллы шәһәрендә Х.Туфан проспекты булдырылган, туган авылы Кармәттә музей ачылган.

Шулай. Укучылар, Без бүген сезнең белән шагыйрьнең  иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Гомер кешегә бер генә мәртәбә бирелә. Әнә шул гомерэчендә иң изге, сиңа көч-куәт, алга ашкыну, яңа биеклекләргә күтәрелү өчен иксез-чиксезилһам, рух бирүче бер хис бар! Ул нинди хис?

     Булат. Ул мәхәббәт хисе! Хәсән Туфанның тормыш юлында маяк булып торган, гомеренең ахырына кадәр тугрылыклы булып калган бер кеше бар. Ул кем?

     Гүзәл. Ул танылган артистка Луиза Салиәскәрова – аның сөекле хатыны.

     -Укучылар , әйтегез әле, Хәсән Туфан үзенең сөекле хатынына яратып ничек эндәшкән?

     Салават. Ул аңа яратып Лу яки Лулу дип эндәшкән. Лу дип эндәшүе дә аның мәхәббәтенең сафлыгын, ихласлылыгын  күрсәткән. Чыннан да аларның мәхәббәтләре бик матур, күпләрне көнләштерерлек булган.

Мәхәббәт

Яндырдың син, сөю...

Ләкин, рәхмәт,

Ваклыкларны азмы яндырдың!

Яндырдың да хиснең хәерсезен,

Кадерлесен исән калдырдың.

Аралап син шулай, мәхәббәтең

Бөеклеген исән  калдырдың.

Рәхмәт сиңа, безне җансызлыктан,

Ямьсезлектән йолган мәхәббәт.

Рәхмәт сиңа җанны ваклыклардан

Аралаган өчен, мең рәхмәт!

      -Ләкин аларның аяз күгендә болытлар куера башлый. Язмыш аларның мәхәббәтләре алдына сынау куя. Бу нинди сынау?

       Илһам. Хәсән Туфанны кулга алалар. Луиза ике баласы белән язмыш кочагында кала.

       -Тормыш авырлыклары Луиза туктатмый, ул сыгылмый. Аның күңеленә нинди уй килә?

       Гүзәл. Донор булырга,канын биреп, газиз ирен ачлыктан коткарырга.

“Тәрәзәңә “җилләр” бәрелгәннәр,

“Сагынма!” – дип, янап киткәннәр...

Күнмәгәнсең... .Эштән сөрелгәсең...

Еллар сине донор иткәннәр.

 

      -Кавышуга өмет яктысы күренгән көннәрдә Л.Салиәскарова вафат була.  Хәсән Туфан сөеклесенең үлемен авыр кичерә. Әрнүле хәбәрне ишеткән көннән башлап гомеренең ахырына кадәр хатанының үлемсез истәлегенә шигръи һәйкәл куя. Укучылар, әйтегез әле, Х. Туфанның сөекле хатынына багышланган, мәхәббәт лирикасына караган нинди шигырьләрен беләсез.

  1.  “Бәхет”, “Сиңа”, “Әйткән идең” «Мин ышанмыйм әле үлүеңә...»
  2. һ.б. 
  3. Сиңа

Тагын бер яз саубуллашып китте,
Ядкарь итеп чәчәкләр биреп...
Син дә киттең,
Төсеңне тик миңа
Гомерлек бер истәлек итеп.

— Ут эчендә йөргән чакларында
Җуйгандыр ул мине, — дисеңме?
Юк,
Җаным белән ышыклап алып чыктым
Һәлакәтләр аша мин сине.

Ничә тапкыр гизеп үттем инде
Җир шарының орбитасын мин;
Тик беркайда очратмадым сине,
Табалмадым, табылмадың син.

Очрашып бер тагын вокзалларда,
Саубуллашып үтәсе иде;
Йөрәгемдә синең иреннәрнең
Җылысын алып китәсе иде!..

Әйт булмаса,
Озак истәлеккә
Бер җылы сүз әйт син булмаса.
Бу чиге юк озын мәңгелектә
Бер генә кат яшибез ласа.

  1. «Мин ышанмыйм әле үлүеңә...»

Мин ышанмыйм әле үлүеңә, —
Юл юк әле аңа күңелдә:
Күрешербез күк тагын.
Аһ, ничек мин сине юксынырмын,
Ераклашкан саен бүгеннән,
Ераклашкан саен.

Ачса иде миңа үткән гомер
Ачылмаска япкан капкасын,
Ачса иде.
Син үләсе көнне күрмәс өчен,
Китәр идем шунда ташлап барын,
Китәр идем.

Шулай итте мине юксыну,
Менә шулай итте.

       -Бу шигырьләрдә нинди хисләр чагыла?

       +Х.Туфан үзенең хатыны белән соклана, аның акыллы, тапкыр, нык характерлы булуын мактый.

       +Аларда сагыну, ярату, сагыну, әрнү хисләре бирелә.

        -Иң үкенечлесе шул: шундый олы мәхәббәт тарихының ахыры кызганыч тәмамлана. Луиза ханым юк инде. Ләкин ул вулканнарга  керергә әзер, әгәр сөйгәне исән, шундадыр дисәләр...

        -Укучылар, без сезнең белән “Кайсыгызның кулы җылы?” әсәре белән таныш инде. Бу шигырь нәрсә турында?

        Гүзәл. Лирик геройның кайгы-хәсрәте бик күп, ул җылылык, җылы куллы кешеләр эзли.

        -Без сезнең белән синквейн, кластер, инсерт кебек төшенчәләр өйрәнгәгән идек. “Кайсыгызның кулы җылы” әсәре буенча сигквейн төзеп карыйк әле. Синквейн төшенчәсе турында искә төшерик. “Синквейн” – француз сүзе, “бишьюллык шигырь” дигәнне аңлата.

Беренче юлда исем сүз төркеменнән булган 1 сүз языла. Бу – синквейнның темасы.

Икенче юлда  темага карата  сыйфат сүз төркеменнән булган 2 сүз языла.

Өченче юлда темага карата 3 фигыль языла.

Дүртенче  юлда  темага багышланган канатлы сүз, афоризм,  мәкаль-әйтем яисә укучының  контекстка карата 1 җөмләлек фикере языла.

Теманың синоним варианты, укучы күзаллавында туган эмоциональ образ – төшенчә  языла.

Мисаллар.

Булат.

1.Лирик герой.

2.Сабыр, кыю.

3.Яраткан, юксынган, сыгылмаган.

4.Вулканнар да туктата алмас.

5.Вулкан.

 Илһам.

1.Луиза.

2.батыр, тугры.

3. Яраткан,юксынган, көткән.

4.”Яратырга кирәк Зөһрә кебек, яратырга кирәк Таһир кебек”.

5. Батырлык.

     -Рәхмәт, укучылар. Эшләрегез бик  бик кызыклы. Заманында Хәсән Туфан белән Луиза мәхәббәтен Таһир-Зөһрә мәхәббәте дип йөрткәннәр. Сез үзегезнең эшләрегездә сез Х.Туфанны Вулкан белән тиңләштергән сез. «Кайнар йөрәк ялкынын кешелеккә атып торучы вулкан...»  ди Нил Юзеев аның мәхәббәт лирикасы турында.

Луизаны батырлык белән янәшә куйгансыз. Чыннан да язмыш куйган авырлыклардан куркып калмыйча батырлык эшләгән гүзәл зат бит ул. Аларның мәхәббәтләре җир йөзендәге бар нәрсәдән өстен. Укучылар, әйтегез әле, сезгә Х.Туфанның мәхәббәт лирикасы ошадымы?

      Гүзәл.Бик ошады, кат-кат укыйсы килә.

      -Укучылар, өй эше итеп сезгә Х.Туфанның тормыш юлы, иҗаты буенча кластер төзеп килергә кирәк. Кластер төшенчәсен искә төшереп узыйк әле.

-Укучылар, димәк кешеләрнең иң изге хисләрен, йөрәк серләрен сурәтләгән әсәрләр мәңге онытырлык түгел. Х. Туфан иҗаты туган җирне яратырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә; кешедә горурлык, гаделлек хисләре тәрбияли;  мәхәббәтеңне сакларга, кадерләргә кирәклеген әйтә.  
Әйе, укучылар, Халык шагыйре Х. Туфанның иҗаты алдында баш иябез. Ул  безнең арада булмаса да, аның җырлары, мәхәббәт-сагышлары халык күңелендә "шигырь булып яшәвен” дәвам итә.
 Язмыш безгә төрле киртәләр корса да, югалып калырга түгел, сынмаска-сыгылмаска, көрәшергә, алга омтылырга кирәк!

Кайчангача кайгырачак, көячәксең?
Кайгы төяп,
Кәрвангамы китәчәксең?
Язмышлар бит
Без дигәнчә түгел алар,'—
Сайла, өйрән
Сабырлыкның ирләрчәсен!

Бүгенге дәресебезне шагыйрә Сәлисә Гәрәева сүзләре белән тәмамлыйсы килә:

Ак кәгазьдә яшел кара,

Гөлләр күз явын ала.

Илен, халкын сөйгән Шагыйрь

Мәңге яшь булып кала…

Рәхмәт! Сезгә уңышлы көн телим!

 (Билгеләр кую)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Язмышлар язылганда"(И.Салаховның"Колыма хикәяләре", Г.Тавлинның "Афәт" әсәре буенча дәрес.а

11нче сыйныфта И.Салаховның "Колыма хикәяләре" һәм Г.Тавлинның "Афәт" әсәре буенча дәрес эшкәртмәсе....

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".

укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау  күнекмәлә...

Р.Фәйзуллинның фәлсәфи лирикасы (фәнни-гамәли конференция чыгышы)

Фәлсәфи лирика дип җиһан, яшәеш турындагы уйларны лирик кичереш шәкелендә тасвирлаган әсәрләргә әйтәләр. Фәлсәфи лирика хисләрдән бигрәк фикер әйтүне, мөнәсәбәт белдерүн...

XIX- XX гасыр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары аша мәхәббәт лирикасы белән танышу

XIX- XX гасыр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары аша мәхәббәт лирикасы белән танышу.Татар әдипләреннән - Г.Кандалый, Г.Тукай, Х.Туфан; рус әдипләреннән –А.Пушкин, Р.Рождественский, А.Фет, А.Ахматова, ...

Абай шығармашылығындағы табиғат лирикасы.

Абайдың  өмірі мен шығармашылығы туралы мағлұмат беру.- оқушылардың ұлы ақын жайлы білетін білімдерін жинақтап, оларды...

Абай табиғат лирикасы

Абайдың табиғат лирикасы туралы түсінік беру...