С. Шакир Кар ява, 3кл уку
методическая разработка по теме

Фассахова Айгюль Азатовна

Әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре 5 нче гомуми урта  белем бирү һәм инглиз телен             тирәнтен өйрәнү мәктәбе

Тема: Самат Шакир “Кар ява”

                     (3 класс уку дәресе)

     

  Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәссахова А.А.

                                                             

                                                                                               

 

                                                                             

        

                                                   

Әлмәт

Тема:    Самат Шакир “Кар ява”

Максат:  1) Укучыларны Самат Шакирның “Кар ява” шигыре   белән   таныштыру;

                 2) Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, матур әдәбият әсәрләрен укуга кызыксыну тәрбияләү;

                3)Кышкы табигатьнең матурлыгын тою, аңа карата соклану хисләре тәрбияләү;

Җиһазлау: кар бөртеге, кышкы күренеш, ак битләр

Дәрес барышы

I Оештыру моменты

  1. Исәнләшү
  2. Дежур укучы рапорты

II Актуальләштерү

а) Өй эше тикшерү

48 б. 5нче сорауга җавп язарга

1) Уенчылар ярышында кунаклар да катнаша ала.

2) Җиде яшьлек бала сәхнәгә чыкты.

3) Гармун үзе сихри моң тудыра.

4) Салих дәртле көйне ялгап җибәрде.

5) Мәйдан гүләргә тотынды.

(Дөрес җаваплар өчен төсле шакмаклар бирү)

III Яңа дәрес материалы

ә) кереш әңгәмә

Табигатьтә көзнең соңгы ае, соңгы көннәре хакимлек итә. Бар җиһан кышкы йокыга әзерләнә.

-Балалар, ә беренче кар яуган көн хәтерегездәме сезнең? Мин сезгә табышмак әйтәм. Җавабын әйтеп бүгенге дәрес темасын белербез. Җавапны кул күтәреп әйтәбез.

- Ак кына, чеметеп ала чак кына.

- Урамда- батыр, өйдә- елак.

- Кар. Дөрес без бүген “Кар ява” дигән шигырь белән танышабыз.

б) Сүзлек өстендә эш

иген- он яки ярма әзерләү өчен үстерелгән үсемлекләр

бишмәт- бишмет (өс киеме)

толып- тулуп (җылы өс киеме)

в) Шигырьне үрнәк уку.

г) Балалар укуы

д) Сорауларга җавап бирү.

- Кар бөртеге нәрсә ул? Бу сорауга җавап бирү өчен мин укыганны игътибар белән тыңлап утырырга кирәк. Сез әзерме?

- “Салавап күпере” журналыннан

IV Ял итү минуты

Ябалак кар ява (кулларын як-якка җәеп, очу хәрәкәтләре ясыйлар)

Чыгабыз уйнарга (йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)

Урамга- һавага.

Чуарлап өсләрне

Ябалак кар яу, яу! (кул чабу хәрәкәтләре)

Без ясыйбыз кардан тау.(кул белән күрсәтү)

Ак мамыктай тузгып яу! (очу хәрәкәтләре)

Бик дәү булды безнең тау.( кул белән күрсәтү)

V Ныгыту

 “Ромашка” уены

1 Кар ничек яуган? Кар бөртекләре һавада нишли? Тексттагы сүзләр белән җавап бир.

2 Нияз абыйсына нинди сорау бирә?

3 Азамат тулы җавапны кайдан таба?

4 Боз кристаллары кайда була? Бу кристалларның бик кечкенә икәнлеген ничек аңлатып була?

5 Кеп-кечкенә кар бөртекләре нәрсәдән ясала? Ни өчен кар бөртекләре үзгәреп торалар?

6 Кар бөртекләре ничә почмаклы? Ябалак кар нинди көндә ява?

7 Табигать турында нинди китаплар укыганың бар? Синеңчә, Азамат җавапны нинди китаптан тапкан?

8 Нияз һәм Азат- күзәтүчән, күп белергә теләүче малайлар. Моны тексттан мисаллар китереп расла.

9 Кар төсе-ак. Ак төс нәрсәне аңлата? Кыш көне һава саф һәм чиста була. Ни өчен?

- Димәк, ак кар бөртекләре җиргә чисталык, тынычлык, татулык алып киләләр.

- Әйдәгез, без дә бер-беребезгә шушы кечкенә генә кар бөртекләрен бүләк итик. (Кәгазьдән кар бөртекләре ясап бүләк итү)

Бүләк иткәндә теләк теләп бирәбез.

VII Йомгаклау

-Дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нинди яңа әйберләр белдек?

Өй эше (Теләк буенча эшләргә)

Кышкы уеннар турында сөйләргә өйрән.

Кар яву күренешен ясарга.

Вакыт калса.-Без инде беләбез, беренче карны балалар да, олылар да көтеп алалар. Кайбер елларны кар бик соң, көттереп кенә ява. Менә шул вакытта ничек итеп кар яудырырга икәнен беләсезме? Шул турыда бер шигырь тыңлап китик әле.

”Кар чакыру” (Галимҗан Гыйльманаов)

Ап- ак карым яу, яу!

Көрт өелсен тау-тау!

Шугалаклар эшләрбез,

Син булмасаң нишләрбез?

Ап- ак карым яу, яу!

Көрт өелсен тау-тау!

“Балачак тиз үтә” дип

Бала- чага көтә бит.

Ап- ак карым яу, яу!

Көрт өелсен тау-тау!

Рәхмәт...

Ял минуты

Ябалак кар ява (кулларны як-якка җәеп, очу хәрәкәтләре ясау)

Чыгабыз уйнарга

(йөрү хәрәкәтләре ясау)

Урамга- һавага.

Чуарлап өсләрне

Ябалак кар яу, яу!

(кул чабу хәрәкәтләре)

Без ясыйбыз кардан тау.

(кул белән күрсәтү)

Ак мамыктай тузгып яу!

(очу хәрәкәтләре)

Бик дәү булды безнең тау.

(кул белән күрсәтү)

”Кар чакыру”

Ап- ак карым яу, яу!

Көрт өелсен тау-тау!

Шугалаклар эшләрбез,

Син булмасаң нишләрбез?

Ап- ак карым яу, яу!

Көрт өелсен тау-тау!

“Балачак тиз үтә” дип

Бала- чага көтә бит.

Ап- ак карым яу, яу!

Көрт өелсен тау-тау!

Рәхмәт...

(Галимҗан Гыйльманаов)

Биремнәр

1 Кар ничек яуган? Кар бөртекләре һавада нишли?

Тексттагы сүзләр белән җавап бир.

2 Нияз абыйсына нинди сорау бирә?

3 Азамат тулы җавапны кайдан таба?

4 Боз кристаллары кайда була? Бу кристалларның

бик кечкенә икәнлеген ничек аңлатып була?

5 Кеп-кечкенә кар бөртекләре нәрсәдән ясала?

Ни өчен кар бөртекләре үзгәреп торалар?

6 Кар бөртекләре ничә почмаклы?

Ябалак кар нинди көндә ява?

7 Табигать турында нинди китаплар укыганың бар?

Синеңчә, Азамат җавапны нинди китаптан тапкан?

8 Нияз һәм Азат- күзәтүчән, күп белергә теләүче малайлар.

 Моны тексттан мисаллар китереп расла.

9 Кар төсе-ак. Ак төс нәрсәне аңлата?

 Кыш көне һава саф һәм чиста була. Ни өчен?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Саша - Шакирйән

Саша - Шакирйән...

"Башваткыч" уенына презентация (Илһам Шакиров турында)

Бу "Башваткыч" уены Илһам Шакиров турында кызыксыну уяту, аның турында  белемнәрен арттыру максатыннан үткәрелә....

“И. Шакиров-татар халкының рухи көзгесе, ул- татар сандугачы” -класстан тыш чара

“Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп яшәтүгә, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте. ...