Календарно-тематический план
календарно-тематическое планирование (5 класс) по теме

Марданова Фаузия Хадыевна

Календарно-тематический план  5 класс по татарской литературе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_klass_edebiyat.doc263 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре

Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе

“11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

РАСЛАНДЫ

28 август 2012 елның

1нче номерлы педагогик киңәшмә беркетмәсе белән

___август 2012 елның

___номерлы приказы белән гамәлгә кертелде

Мәктәп директоры__________Е.П.Мосолкова

5А СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ӘДӘБИЯТТАН

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

(атнага 2 сәгать, барлыгы 70 сәгать)

Төзүче:Мәрдәнова Фәүзия Һади кызы,

югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                

“КИЛЕШЕНДЕ”

Милли мәсьәләләр буенча

директор урынбасары

__________   Р.Ә.Әюпова

КАРАЛДЫ”

26 август  2012 елның 1 нче  номерлы беркетмәсе

Метод берләшмә җитәкчесе

________Р.С.Мөхетдинова

Яр Чаллы

2012

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды (2008). Эш программасы “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен)” на (Ч. М. Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2011) “Татар дәбияты 5 нче сыйныф” (Исламов Ф.Ф., Ә.М.Закирҗанов.- Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009) дәреслегенә, 11 нче мәктәпнең 2012/2013 уку елына укыту планына нигезләнеп төзелде.

Тематик план атнага 2 дәрес исәбеннән 70 сәгатькә төзелде.

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуның бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәбият нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү,

Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗатытатар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләре үзләштерүләренә ирешү.

Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, чит илләрдәге милләттәшләребез тормышы турында мәгълүматлар бирү.

Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

Аңлашыла ки, бу бурычлар, аерым-аерым күрсәтелсәләр ди, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру бергә бәйләп алып барыла.

Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомум-кешелекнең уңай сыйфатларга ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланды.

Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда бу әсәрләрнең роле зур. Яшь буынга милли яшәү рәвешен җиткерүдә, аның үзаңын үстерүдә, бу юнәлештә гамәли адымнар ясауга әзерләүдә әдәбият мөһим җирлек булып тора.

Программада әдәбиятны түбәндәге тәртиптә өйрәнү планлаштырылды.

Татар әдәбияты тарихын хронологик тәртиптә һәм хәзерге идея-эстетик таләпләрне искә алып яктырту күздә тотылды. Программада аеруча бу әдәбиятны милли сүз сәнгате итеп карауга игътибар ителде. Укучыларның, әдәби әсәрләрне мөстәкыйль укып, аңа үз мөнәсәбәтләрен белдерә алу күнекмәләре бирү күздә тотылды һәм, әдәби әсәрләргә бәйләп, әдәбият теориясеннән төшенчәләрен тагын да тирәнәйтү максаты куелды.

Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле. Бу җәһәттән эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләре булдыру;

сүз басымын дөрес куя белү;

логик басымны дөрес куя белү;

җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;

тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, ягъни интонацияне дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру һ. б.

Программада «Ятлау өчен әсәрләр», «Сөйләшү тематикасы», «Сыйныфтан тыш уку» тематикасы тәкъдим ителә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр бирелә.

Матур әдәбиятны, шул рәвешле, төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә


ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ.

Халык авыз иҗаты. Аның  жанрлары – 5 сәгать.

Габдулла Тукай – 4 сәгать.

Әнвәр Бакиров – 1 сәгать.

Садри Ахун – 1 сәгать.

Әхмәт Фәйзи – 2 сәгать.

Нәҗип Думави – 1 сәгат.

Нәкый Исәнбәт – 2 сәгать.

Гаяз Исхакый – 2 сәгать.

Мәҗит Гафури – 4 сәгать.

 Галимҗан Ибраһимов – 4 сәгать.

 Дәрҗия Аппакова – 3 сәгать.

 Гөлсем Сөләйманова – 1 сәгать.

 Фатих Кәрим – 4 сәгать.(1 сәг. өстәдем)

 Абдулла Алиш – 3 сәгать.

 Фатих Хөсни – 4 сәгать.

 Нәби Дәүли – 2 сәгать.

 Нури Арсланов – 1 сәгать.

Гомәр Бәширов – 1 сәгать.

 Саҗидә Сөләйманова – 2 сәгать.

 Шәүкәт Галиев – 3 сәгать.

 Рабит Батулла – 1 сәгать.

 Фәнис Яруллин – 3 сәгать.

 Солтан Шәмси – 1 сәгать.

 Бәйләнешле сөйләм үстерү – 10 сәгать.

 Дәрестән тыш уку – 6 сәгать.


УКУЧЫЛАРНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР.

        Татар халык авыз иҗаты жанрларыннан:

Әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфатларын аера белү;

язучылар язган әкиятләрне үзенчәлекләре;

дөнья халыклары әкиятләре;

мәкальләр һәм табышмаклар.Укучыларның тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның роле;

җырлар һәм аларның төрләрен аера белү;

бәетләр, аларда сурәтләнгән вакыйгалар;

риваятьләр һәм легендалар, аларның  жанр үзенчәлекләрен белү.

Әдәбият теориясеннән:

Хикәя, фантастик хикәя, очерк, повесть, нәсерне аера белү;

автобиографик повесть;

шигырь һәм поэмаларның үзенчәлекләрен белү;

комедия жанры турында аңлатып бирү;

мәсәл жанрының үзенчәлеге;

әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү;

уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү;

әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү.

Татар мәдәниятеннән:

Татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф-гадәт һәм йолаларын аңлата белү;

милли орнаментларны аера белү;

әдәбиятка бәйле рәвештә балет, опера,сынчы кебек терминнарны аңлатып бирә белү сорала.

        

Сөйләм эшчәнлегенә таләпләр:

Текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары;

укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу, сөиләмдәгади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана алу;

өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү;

укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу;

тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем буенча 12—14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү;

уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларнысаклау;

балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана алу.


Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәрдәнова Фәүзия Һадиевнаның

2012 – 2013 нче уку елына

ӘДӘБИЯТТАН 5А СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАНЫ

План “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен)”на (Ф. Ф. Харисов, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011) нигезләнеп төзелде

Фән

Сыйныф

Еллык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

КИМ саны

Дәреслек авторы,

нәшер ителү елы

БСҮ (сөйләшү)

КТУ

Сочинение

Татар әдәбияты



70

2

10

6

4

“Татар дәбияты 5 нче сыйныф” (Исламов Ф.Ф., Ә.М.Закирҗанов.- Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009)

2012 – 2013 нче уку елына методик тема

Шәһәр темасы

Мәктәп темасы

Укытучы темасы

 Педагогик кадрларның профессиональ үсешен, компетентлылыгын күтәрү максатыннан , белем бирү учреждениеләрендә гомуми белем бирү дәүләт стандартын (ФГОС) кертүне күздә тотып, методик хезмәт эшчәнлеген оештыру.

Белем бирүдә яңа стандарт  шартларында укыту-тәрбия процессының төп компетентлылык чараларын формалаштыру.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади эш алымнарын үстерүне тәэмин итү.

Календарь-тематик план

Тема

Сәг.

саны

Үткәрү вакыты

Планлаштырылган нәтиҗә

Контроль төре

Искәрмә

План б/а

Фактта

Белемнәр

Күнекмәләр

Гомуми белем күнекмәләре һәм ысуллары


1

Халык авыз иҗаты. Әкиятләр. “Зирәк карт”      

1

Халык авыз иҗаты  турында мәгълүмат бирү. Аның жанрлары.

Укытучы сүзе; әңгәмә; фикер алышу.

2

“Җил арба” әкияте.

1

Әкият  турында мәгълүмат бирү. Аның төрләре. Дәреслек-хрестоматия белән танышу.

Төп фикерне ачыклау. Образларга характеристика

Әкият геройлары үрнәгендә шәфкатьлелек, миһербанлылык тәрбияләү. Төп фикерне ачыклау. Образларга характеристика

Уку, эчтәлеген сөйләү; рольләргә бүлеп уку; сәхнәләштерү.

3

КТУ. Татар халык әкиятләре.      ”Наян төлке”, “Зөһрә кыз”.

1

Татар халык әкиятләре белән танышу, сәнгатле уку, эчтәлегенә төшенү, фикер алышу.

Әкият геройлары үрнәгендә шәфкатьлелек, миһербанлылык тәрбияләү. Төп фикерне ачыклау. Образларга характеристика

Уку, эчтәлеген сөйләү; рольләргә бүлеп уку; сәхнәләштерү

КТУ.

4

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

1

Аларда мәгънә тирәнлеге  һәм аларның тел – бизәк, сөйләмнең тәэсирлеген көчәйтү чаралары булуы.

Жанрның үзенчәлеген, аларның тормыштагы әһәмиятен күрсәтеп, яхшы сыйфатларны булдыру.

Төрле ситуацияләрдә куллану.

5

Хуҗа Насретдин турында мәзәкләр.

1

Аларда мәгънә тирәнлеге  һәм аларның тел – бизәк, сөйләмнең тәэсирлеген көчәйтү чаралары булуы.

Жанрның үзенчәлеген, аларның тормыштагы әһәмиятен күрсәтеп яхшы сыйфатларны булдыру

Төрле ситуацияләрдә куллану

6

Табышмаклар һәм тизәйткечләр.

1

Аларда мәгънә тирәнлеге  һәм аларның тел – бизәк, сөйләмнең тәэсирлеген көчәйтү чаралары булуы.

Жанрның үзенчәлеген, аларның тормыштагы әһәмиятен күрсәтеп, яхшы сыйфатларны булдыру.

Укытучы сөйләмен тыңлау, зиһенгә алу.

7

Габдулла Тукай.

“Эшкә өндәү”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”

1

Шагыйрьнең бала психологиясен сурәтләвен аңлату, мәгърифәткә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте

Башлангыч сыйныфларда өйрәнгәннәрне тирәнәйтү. Шагыйрьнең бала психологиясен сурәтләве, мәгърифәткә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Сәнгатьле уку, сурәтләү чараларын табу.

Ятларга.

8

Г.Тукай  “Сабыйга”

1

Башлангыч сыйныфларда өйрәнгәннәрне тирәнәйтү. Шагыйрьнең бала психологиясен сурәтләве, мәгърифәткә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте.

Укучыларда эшкә мәхәббәт булдыру, белемгә омтылыш хисләре тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм, сәнгатьлелек күнекмәләрен үстерү.

Сәнгатьле уку, сурәтләү чараларын табу.

Ятларга.

Ятларга.

9

Г.Тукай “Су анасы”

1

Мифик образларны сурәтләү.

“Алып кешеләр” мифы турында фикер алышу.

Дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләре бирү.

Сәнгатьле уку, сурәтләү чараларын табу. Эчтәлеген сөйләү. Обраларга характеристика

10

Г.Тукай “Ана догасы” һ.б.  шигырен уку

1

“Ана догасы” төшенчәсен төшендерү. Ананың үз баласына изге теләкләрен белдерү үзенчәлекләре.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Дөрес һәм сәнгатьле уку; төп фикерне аңлау.

11

Әнвәр Бакировның тормыш юлы, иҗаты. “Су анасы” балеты

1

Иҗаты турында кыскача белешмә. Балет турында төшенчә бирү. “Су анасы” балеты турында мәгълүмат.

Музыка өлкәсендәге хезмәтләре.

Балет  музыкасыннан өзек тыңлау. “Тукай һәм музыка” темасына сөйләшү

12

 Садри Ахун “Тукай һәйкәле”

1

Әдип һәм аның хезмәтләре турында белешмә бирү. Сынлы сәнгатьнең кеше тормышында тоткан урынын билгеләү.

Рәсем сәнгатен үстерүдә аның хезмәтләре

Рәсемнәрен карау.

тест

13

БСҮ. “ Тукай һәйкәле янында”

1

Сөйләм күнекмәләрен үстерү. Фикереңне эзлекле итеп белдерә белү.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Укытучы сөйләмен тыңлау, зиһенгә алу.

БСҮ. Әңгәмә.

14

 Нәҗип Думавиның тормыш юлы.

“Айлы төн” шигыре

1

Тормыш юлы турында белешмә.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү. Табигатнең матурлыгын сурәтләү.

Укытучы сөйләмен тыңлау, зиһенгә алу. Сәнгатьле уку.

Сорауларга җавап.

Яттан.

15

Нәкый Исәнбәт “Туган ил”

1

Язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләү. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре, аның үрнәкләре.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Сәнгатьле уку.

Сорауларга җавап

16

Н.Исәнбәт

“Син сазыңны уйнадың”

1

 Туган як, туган илгә мәхәббәтнең сурәтләнүе.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Сәнгатьле уку.

Сорауларга җавап

17

Гаяз Исхакыйның тормыш юлы, иҗаты.

1

Язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләү.

Биографиясе белән танышу; Әсәрләрендә төп темаларны табу.

Укытучы сөйләмен тыңлау.Сәнгатьле уку.Сорауларга җавап. Эчтәлеген сөйләү.

 

18

Гаяз Исхакый “Кәҗүл читек”

1

Әсәрдә бала психологиясенең бирелеше.Төп фикерне ачыклау. Образларга характеристика

Әсәрдә бала психологиясенең бирелеше. Төп фикерне ачыклау. Образларга характеристика

Укытучы сөйләмен тыңлау, зиһенгә алу.Сәнгатьле уку.

Сорауларга җавап. Эчтәлеген сөйләү.

19

Мәҗит Гафуриның тормыш юлы, иҗаты.

1

Язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләү.

Биографиясе белән танышу; Әсәрләрендә төп темаларны табу.

Укытучы сөйләмен тыңлау, зиһенгә алу.Сәнгатьле уку.

Сорауларга җавап. Эчтәлеген сөйләү.

20

М.Гафури “Гөлләр бакчасында”

1

Шигырдә хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсенең куелышы.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Хезмәтнең тормыштагы роле, табигаткә, хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

21

М.Гафури “Кыр казы” .

1

 Укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Кычкырып уку;

эчтәлек сөйләү;

сурәтләү чараларын табу.

22

М.Гафури “Кыр казы” .

1

 Укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Кычкырып уку;

эчтәлек сөйләү;

сурәтләү чараларын табу.

23

БСҮ. Чәчәкләр – тормыш бизәге

1

Чәчәкләр турында белгәннәрне киңәйтү.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Укучыларда фикерләү сәләтен үстерү.

БСҮ. Иҗади эш. Әңгәмә.

24

БСҮ.  Кошлар – безнең дусларыбыз

1

Кошлар китергән файдаларга әһәмият бирү.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Язма сөйләмне үстерү.

БСҮ. Иҗади эш. Сочинение

25

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы, иҗаты.

1

Тормыш юлы турында белешмә.

Әсәрләрен искә төшерү.

Биографиясе белән танышу;

Әсәрләрендә төп темаларны табу.

Укытучы сөйләмен тыңлау, зиһенгә алу. Сәнгатьле уку.

Сорауларга җавап. Эчтәлеген сөйләү.

26

Галимҗан Ибраһимов “Яз башы”

1

Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителеше.

Эчтәлекне дөрес аңлап уку күнекмәләре бирү.

Кычкырып уку;

эчтәлек сөйләү;

сурәтләү чараларын табу.

Өзек яттан.

27

Галимҗан Ибраһимов “Яз башы”

1

Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителеше.

Хикәя турында төшенчә.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү Эчтәлекне дөрес аңлап уку күнекмәләре бирү.

Кычкырып уку;

эчтәлек сөйләү;

сурәтләү чараларын табу.

28

Галимҗан Ибраһимов “Яз башы”

1

Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителеше.

Хикәя турында төшенчә.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү Эчтәлекне дөрес аңлап уку күнекмәләре бирү.

Кычкырып уку;

эчтәлек сөйләү;

сурәтләү чараларын табу.

29

Дәрҗия Аппакова “Йолдызкай”

1

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

Биографиясе белән танышу;

Әсәрләрендә төп темаларны табу.

Кычкырып уку;

эчтәлек сөйләү;

сурәтләү чараларын табу.

30

Дәрҗия Аппакова “Йолдызкай”

1

Хикәяне аңлатмалы уку.Эчтәлекне үзләштерү. Йорт хайваннарына мәхәббәт тәрбияләү, алар турында мәгълүмат бирү. Төп фикерне ачыклау. Образларга характеристика

Кычкырып уку;

эчтәлек сөйләү;

сурәтләү чараларын табу.

31

Д.Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”

1

Хикәяне аңлатмалы уку. Кешеләр арасында дуслык, бер-берсенә игътибарлылык мәсьәләләре. Төп фикерне ачыклау. Образларга характеристика.

Эчтәлекне дөрес аңлап уку күнекмәләре бирү. Кешеләр арасында дуслык, бер-берсенә игътибарлылык мәсьәләләре.

Фикерләү сәләтен үстерү.

Сүзлек эше. Кычкырып уку.

Төп фикерне аңлау.

Эчтәлек сөйләү;

сурәтләү чараларын табу.

32

БСҮ.  Мин яраткан йорт хайваны.

1

Йорт хайваннарына мәхәббәт тәрбияләү, алар турында мәгълүмат бирү.

Язма сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Сүзлек эше; әңгәмә; монологик сөйләм.

БСҮ. Иҗади эш. Сочинение

33

Гөлсем Сөләйманованың тормыш юлы, иҗаты.

1

Халык җырчысының тормыш юлы һәм татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәте турында белешмә.

Музыкаль әсәрләрдән өзекләр тыңлау.

Әңгәмә.

Җырларны тыңлау, фикер алышу.

Җырларны тыңлау, фикер алышу.

34

Фатих Кәримнең тормыш юлы, иҗаты.

1

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

Язучы турында мәгълүматлар алу.

Укытучы сөйләмен тыңлау. Сәнгатьле уку.Сорауларга җавап. Эчтәлеген сөйләү.

35

Фатих Кәрим “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл”

1

Әкияттә хайваннар образының бирелеше.

Эчтәлек сөйләү күнекмәләрен үстерү. Фикереңне эзлекле итеп белдерә белү.

Кычкырып уку.

Эчтәлек сөйләү.

Фикер алышу.

План төзү

36

Фатих Кәрим “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл”

1

Хайван образын сурәтләүдә авторның осталыгы.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Батырлык хисләре булдыру.

Кычкырып уку.

Эчтәлек сөйләү.

Фикер алышу.

37

Фатих Кәрим

“Үлем уены”

1

“Үлем уены”шигырен укып өйрәнү.Үлемне җиңгән кечкенә солдат образы.

Батырлык хисләре булдыру.

Кычкырып уку.

Эчтәлек сөйләү.

Фикер алышу.

38

Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты.

1

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

Биографиясе белән танышу;

Әсәрләрендә төп темаларны табу.

Укытучы сөйләмен тыңлау, зиһенгә алу. Сәнгатьле уку.

Сорауларга җавап. Эчтәлеген сөйләү.

39

Абдулла Алиш “Сертотмас үрдәк”

1

Хайваннар турындагы әкиятләрнең үзенчәлеге. Төп фикерне ачыклау. Образларга характеристика

Укучыларның сөйләм телен үстерү.

Үз фикерләрен әдәби телдә әйтергә өйрәтү.

Уңай сыйфатлар булдыру.

Кычкырып уку.

Тыңлау. Эчтәлек сөйләү.Сорауларга җавап. Аерым өзекләрне сәхнәләштерү.

План төзү

40

“Абдулла Алиш “Чуар тавык”

1

Хайваннар турындагы әкиятләрнең үзенчәлеге. Төп фикерне ачыклау. Образларга характеристика.

Дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Кычкырып уку.

Эчтәлек сөйләү.

Сурәтләү чараларын табу.

План төзү

41

КТУ. А.Алиш “Мактанчык Чыпчык белән тыйнак Сыерчык”

1

Төп фикерне ачыклау. Образларга характеристика.

Эчтәлек сөйләү күнекмәләрен үстерү. Фикереңне эзлекле итеп белдерә белү.

Кычкырып уку.

Тыңлау.

Эчтәлек сөйләү.

Сорауларга җавап.

КТУ.

42

Фатих Хөснинең тормыш юлы һәм иҗаты

1

Тормыш юлы турында белешмә

Биографиясе белән танышу;

Әсәрләрендә төп темаларны табу.

Укытучы сөйләмен тыңлау, зиһенгә алу.Сәнгатьле уку.

Сорауларга җавап. Эчтәлеген сөйләү.

43

Ф.Хөсни “Малай белән солдат”

1

Малайны әтисенә мәхәббәте чагылышы. Өлкәннәр һәм бала психологиясен ачу. Төп фикерне ачыклау. Образларга характеристика

Эчтәлек сөйләү күнекмәләрен үстерү. Фикереңне эзлекле итеп белдерә белү.

Кычкырып уку, фикер алышу, текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, төп фикерне табу.

Эчтәлек сөйләү.

Һәр кисәккә сүзле рәсем ясау.

44

Ф.Хөсни “Малай белән солдат”

1

Малайны әтисенә мәхәббәте чагылышы. Өлкәннәр һәм бала психологиясен ачу. Төп фикерне ачыклау. Образларга характеристика

Эчтәлек сөйләү күнекмәләрен үстерү. Фикереңне эзлекле итеп белдерә белү.

Кычкырып уку, фикер алышу, текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, төп фикерне табу.

Эчтәлек сөйләү.

Һәр кисәккә сүзле рәсем ясау.

45

Ф.Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”

   1

Өлкәннәр һәм бала психологиясен ачу.

Эчтәлек сөйләү күнекмәләрен үстерү. Фикереңне эзлекле итеп белдерә белү.

Кычкырып уку.

Эчтәлек сөйләү;

Сорауларга җавап.

46

БСҮ. “Безнең якның тарихы”.

1

Татар халкының борынгы тарихы, аны өйрәнү һәм саклау

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Сөйләү.

Тыңлау.

Фотоалбом карау.

БСҮ. Әңгәмә.

47

Нәби Дәүли

“Бәхет кайда була?”

1

Әдипнең тормышы белән танышу. Әсәрнең темасын билгеләү, сурәтләү чараларын табу. Хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Биографиясе белән танышу;

әсәрләрендә төп темаларны табу.

Укытучы сүзе. Сәнгатьле һәм дөрес итеп уку.

Эчтәлек сөйләү.

Сурәтләү чараларын табу.

Яттан.

48

БСҮ. Бакчачы һөнәре.

1

Хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Укытучы сөйләгәнне тыңлау.

Фикер алышу.

БСҮ. Әңгәмә.

49

Н.Дәүли “Кар нинди җылы”.

1

Өлкәннәр һәм балалар арасында мөнәсәбәтләр.

Эчтәлек сөйләү күнекмәләрен үстерү. Фикереңне эзлекле итеп белдерә белү.

Кычкырып уку;

эчтәлек сөйләү;

сурәтләү чараларын табу.

50

Нури Арсланов

“Казан” шигыре

1

Тормыш юлы турында белешмә. Шагыйрьнең Казанга мәхәббәте. Казанның үткәне һәм киләчәге.

Сәнгатьле уку күнекмәләре бирү.

Сүзлек эше (жанр исемнәре); орфоэпик күнегү; текстны өлешләп уку, төп фикерне кыскача әйтеп бирү. Җырлар тыңлау.

Ятларга.

51

БСҮ. Туган ягым  - Татарстан

1

Татарстанда истәлекле урыннар белән танышу.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Сөйләү,укытучы сөйләгәнне тыңлау.

Фикер алышу.

БСҮ. Әңгәмә.

52

Гомәр Бәширов

“Нинди ул Татарстан?”

1

Тормыш юлы турында белешмә. Республика турында мәгълүмат бирү.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Кычкырып уку;

эчтәлек сөйләү.

Сорауларга җавап.

53

БСҮ. Музейлар турында сөйләшү.

1

Музейлар турында сөйләшү

Фикереңне эзлекле итеп белдерә белү.

Укытучы сөйләгәнне тыңлау.

Фикер алышу.

БСҮ. Әңгәмә.

54

Саҗидә Сөләйманова

“Кайный, шаулый Казан урамнары”

шигыре

1

Тормыш юлы турында белешмә.

Казанга бәйле бөек шәхесләр турында өстәмә  мәгълүмат бирү.

Казан турында өстәмә мәглүматлар кертеп, үз фикерләрен җиткерү. Сәнгатле уку күнекмәләре булдыру.

Тыңлау.

Сәнгатьле уку.

Сорауларга җавап.

55

Саҗидә Сөләйманова “Ялгыз торна” хикәясе

1

Халыктагы ырымнар һәм аларның тормыш-көнкүрештә чагылышы. Төп фикерне ачыклау. Образларга характеристика

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Кычкырып уку;

эчтәлек сөйләү;

сурәтләү чараларын табу.

56

Шәүкәт Галиевнең тормыш юлы, иҗаты.

1

Тормыш юлы турында белешмә.

Укытучы сөйләгәнне тыңлау.

Фикер алышу.

57

Ш.Галиев “Алтын куллар”, “Телләр белүче каләм” шигырьләре

1

Һөнәрле, белемле булуның, туган телне белүнең әһәмияте, зарурлыгы.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Төп фикерне ачыклау

Тыңлау.

Сәнгатьле уку.

Сорауларга җавап.

58

Ш.Галиев “Магнитофон онытмый” “Саумысез, арышларым!” шигырьләре

1

Һөнәрле, белемле булуның, туган телне белүнең әһәмияте, зарурлыгы. Икмәк кадерен белергә өйрәтү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Төп фикерне ачыклау

Тыңлау.

Сәнгатьле уку.

Сорауларга җавап.

Ятларга.

59

КТУ. Җ.Тәрҗеманов “ Шаян белән Наян”.

1


Төп фикерне ачыклау.

Эчтәлек сөйләү күнекмәләрен үстерү. Фикереңне эзлекле итеп белдерә белү.

Сөйләү,укытучы сөйләгәнне тыңлау.

Фикер алышу.

КТУ.

60

Рабит Батулла

“Дуслар дус булып кала” әкияте

1

Төп фикерне ачыклау. Дусларны таба һәм саклый белүнең әһәмиятен ачыклау.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Кычкырып уку;

эчтәлек сөйләү;

сурәтләү чараларын табу.

61

Минем яраткан әсәрем.

1

Минем яраткан әсәрем” темасына әңгәмә. Укучыларны мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү.

Фикереңне эзлекле итеп белдерә белү.

БСҮ. Сочинение

62

Фәнис Яруллинның тормыш юлы, иҗаты.

1

Тормыш юлы турында белешмә. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Төп фикерне ачыклау. Дусларны табу һәм аны саклый белүнең әһәмияте.

Язучы турында белгәннәрне искә төшерү, яңа мәглүматлар алу.

Укытучы сөйләгәнне зиһенгә алу. Тыңлау.

63

Фәнис Яруллин “Ана теле” шигыре

1

Тормыш юлы турында белешмә

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Төп фикерне ачыклау

Тыңлау.

Сәнгатьле уку.

Сорауларга җавап.

64

Фәнис Яруллин “Кояштагы тап” әкияте

1

Ялганның кешегә начарлык булып кайтуы.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Төп фикерне ачыклау.

Кычкырып уку;

эчтәлек сөйләү;

сурәтләү чараларын табу.

65

КТУ.Фәнис Яруллин “Серле дөнья”. 

1

Әсәрнең эчтәлеген искә төшерү.

Эчтәлек сөйләү күнекмәләрен үстерү. Фикереңне эзлекле итеп белдерә белү.

Фикер алышу.

КТУ.

66

Солтан Шәмси “Табигатьнең газиз баласы” хикәясе

1

Тормыш юлы турында белешмә. Кешене кеше иткән төп сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, изгелек.

Эчтәлек сөйләү күнекмәләрен үстерү. Фикереңне эзлекле итеп белдерә белү.

Кычкырып уку.

Сүзлек өстендә эшләү. Эчтәлек сөйләү.Сорауларга җавап.

67

КТУ. М. Хәсәнов

“Шайтан малае”.

1

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү.

Фикер алышу.

Фикереңне эзлекле итеп белдерә белү.

Кычкырып уку.

Эчтәлек сөйләү. Сүзлек өстендә эшләү.

Сорауларга җавап.

КТУ.

68

БСҮ. Китап -  белем чишмәсе.

1

 Китап – белем чишмәсе. Китап укуның әһәмияте турында фикер алышу.

Фикереңне эзлекле итеп белдерә белү.

Укытучы сөйләгәнне зиһенгә алу. Тыңлау.

БСҮ. Сочинение

69

Сыйныфтан соң уку өчен әсәр исемлеге бирү. Йомгаклау.                                                                                            

1

Сыйныфтан соң уку өчен әсәр исемлеге бирү. Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык”әкиятен уку,эчтәлеге буенча фикер алышу.                                                                                            

Үзлегеңнән укырга өйрәнү.

Кычкырып уку.

Эчтәлек сөйләү. Сүзлек өстендә эшләү.

Сорауларга җавап.

70

Еллык үтелгән материалны кабатлау.

1

Еллык үтелгән материалны кабатлау. “Серле балдак”әкиятен уку, эчтәлеген сөйләү.

Үткән материаллар буенча фикер алышу һәм нәтиҗә ясау.

Кычкырып уку.

Эчтәлек сөйләү. Сүзлек өстендә эшләү.

Сорауларга җавап.

 

УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ, ОСТАЛЫК ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ

Уку тизлеген билгеләү һәм аны бәяләү.

1 минутта 130 – 190 иҗек, 70 – 80 сүз уку.

Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса, “5” ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, уку барышында 1 – 2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, “4” ле куела.

Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә 3 – 5 төгәлсезлек күзәтелсә, “3” ле куела.

Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5 – 6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелсә, “2” ле куела.

Язма эшләрне бәяләү.

Сорауларга җавап язуны бәяләү.

Барлык сорауларга да дөрес җавап бирелсә, “5” ле куела (бер сөйләм хатасы яки бер пунктуацион хата булырга мөмкин).

Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин ике сөйләм хатасы, өч орфографик, ике пунктуацион хата яки ике сорауга җавап язганда төгәлсезлек җибәрелсә, “4” ле куела.

Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, өч сөйләм хатасы, дүрт орфографик, биш пунктуацион хата булса, “3” ле куела.

Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары өчтән артса, биш орфографик, алты пунктуацион хатасы булса, “2” ле куела.

Сочинениене бәяләү.

Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 0,5 – 1 бит булырга тиеш.

Язманың эчтәлеге темага туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, “5” ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, стиль ягы камиль булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, “4” ле куела.

Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, “3” ле куела.

Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, “2” ле куела


Контроль эшләр графигы

Тема

Үткәрү вакыты

Контроль төре

План б/а

Фактта

1

БСҮ. Тукай һәйкәле янында.

Әңгәмә.

2

БСҮ.  Чәчәкләр – тормыш бизәге.

Әңгәмә

3

БСҮ. Кошлар – безнең дусларыбыз.

Сочинение

4

БСҮ. Минем яраткан хайваным.

Сочинение

5

БСҮ. Безнең якның тарихы.

Әңгәмә.

6

БСҮ. Бакчачы һөнәре.

Әңгәмә.

7

БСҮ. Туган ягым – Татарстан.

Әңгәмә

8

БСҮ. Музейлар турында сөйләшү.

Әңгәмә.

9

БСҮ. Минем яраткан әсәрем.

Сочинение.

10

БСҮ. Китап – белем чишмәсе.

Сочинение.

Ятлау өчен әсәрләр(7)

Габдулла Тукай «Эшкә эндәү», “Сабыйга”.

Әхмәт Фәйзи “Тукай” романыннан өзек.

Нәҗип Думави  “Айлы төн”.

Галимҗан Ибраһимов  “Яз башы” (өзек).

Нәби Дәүли “Бәхет кайда була?”

Нури Арсланов “Казан”.

Шәүкәт Галиев “Хәзинә”, “Магнитофон онытмый”.

Сөйләшү тематикасы

Тукай һәйкәле янында.

Чәчәкләр – тормыш бизәге.

Безнең якның тарихы.

Бакчачы һөнәре.

Туган ягым – Татарстан.

Музейлар турында сөйләшү.

Дәрестән тыш уку(6)

Ә.Фәйзи “Тукай” романы.

А.Алиш “Мактанчык Чыпчык белән тыйнак Сыерчык”.

М.Латыйфуллин “Курайчы малай”.

Ф.Яруллин “Серле дөнья”.

Җ. Тәрҗеманов “Шаян белән Наян”.

М.Хәсәнов “Шайтан малае”.


Информация чыганагы

УМК

Укытучы өчен методик   әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа: 

Дәреслек: 

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары. Казан. «Мәгариф» нәшрияты. (2010)

Ф.Ф.Исламов, Ә.М.Закирҗанов. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен). Казан. Мәгариф. 2009


Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: “Мәгариф” нәш-ты, 2004

Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. К.: ТКН, 2000.

Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә . Казан, «Яңалиф», 2006

Хөснетдинова Л.К. Әдәбият укыту мәсьәләләре. Яр Чаллы, 2000.

Мифтахова М.А. Мәктәптә Хәсән Туфан иҗаты. Алабуга, 2002.

Ф.Ф.Исламов. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту. 5нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан. Мәгариф. 1996

Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. К.: “Мәгариф”

Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. К.: Мәгариф, 2007.

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Библиографик белешмә. К.: ТКН, 1986.

Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдәбияты. К.: “Раннур нәшрияты, 2001.

Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

Гайфуллина Ф.Ә. Әдәбият дәресләрендә. К.:. “Яңалиф” н-ты, 2006.

Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: “Мәгариф”, 2006.

Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәр өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

«Фән һәм мәктәп», «Мәгариф».

Әдәбият белеме сүзлеге.

Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары. К.: “Мәгариф”, 2002.

Җәләлиева М.Ш.  Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. К.: “Мәгариф”, 2001.

Җәләлиева М.Ш.  Әдәбиятта тойгы катламнары. К.: “Мәгариф”, 2005.

.Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: “Мәгариф”, 2006.

.Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре

“ Ялкын” журналы, “Сабантуй”газетасы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Календарно-тематический план 5 класс

План составлен для городской школы (по Симоненко). Надеюсь, кому-нибудь пригодится...

Рабочая программа и календарно-тематический план для дисциплины "Информационные технологии в профессиональной деятельности"

Рабочая программа для дисциплины "Информационные технологии в профессиональной деятельности"  (ФГОС третьего поколения). Рабочая программа предназначена для студентов специальностей 110401 "Агрон...

Календарно- тематические планы по алгебре и геометрии 7-9 кл. (авт. учебника-А.Г. Мордкович и др., Л.С. Атанасян и др.)соответсвенно)

Хочу поделиться с коллегами формой календарно - тематического планирования алгебры и геометрии 7-9 кл.   , "услышать"  их мнение....

Календарно-тематический план на 2011-2012 уч.год по английскому языку в 9 классе

Тематическое планирование.Кауфман.9 класс.102 часа...

Календарно- тематические планы по биологии

Тематический план составлен по программе  для общеобразовательных учреждений к комплекту учебников, созданных под руководством В.В.Пасечника. Классы 6-9....

календарно-тематические планы по алгебре 7 класс (Макарычев)

Календарно-тематическиое планирование уроков алгебры в 7 классе к учебнику Макарычева Ю.Н. ( 4 часа в неделю)...

КАЛЕНДАРНО-ТЕМАТИЧЕСКИЙ ПЛАН 5 КЛАСС

открывайте файл, который прикреплен!...