Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса.
рабочая программа по теме

Ибрагимова Сурия Равилевна

Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфы ( татар төркеме) өчен татар теленнән эш программасы тәкъдим итәм. Эш программасында аңлатма язуы, укыту материалының эчтәлеге, укыту-методик комплекты, дәресләрне календарь-тематик планлаштыру төгәл язылган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele.doc195 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                Аңлатма язуы.

   3 нче сыйныфның татар төркемнәрендә татар теле укыту өчен эш программасы Ф.Ф.Харисов , Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова, Р.Р.Җамалетдинова, Р.Ф.Җамалетдинова., Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева авторлыгында төзелгән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәт иткән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирүмәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы “на (татар балалары өчен):-Казан: Мәгариф, 2010 нчы ел) һәм дәреслеккә (  Татар теле:Дүртьеллык башлангыч рус мәкт. 3 нче с-фында укучы татар балалары өчен д-лек. /Ф.Ф.Харисов, Ф.М.Хисамова, Ч.М.Харисова.. Тулыл. 2 нче басма.-Казан: Мәгариф” нәшрияты , 2009 нчы ел.) нигезләнеп төзелде. Атналык дәресләр саны – 3 , еллык дәресләр саны – 102 .

   Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен төзелгән татар теленнән эш программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

   1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

   2. Балаларда татар теленнән мәгълүматлылык булдыру:

   а) лексикология, сүз төзелеше һәм ясалышы, сүз төркемнәре, синтаксиска караган башлангыч мәгълүмат бирү;

   ә) телебезнең орфоэпиясе, лексикологиясе, грамматикасы һәм пунктуациясеннән күнекмәләр булдыра башлау;

   3. Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру.

   4. Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

   5. Укучыларда татар этнокультура мәгълүматлылыгын үстерү.

   Тел белеме бүлекләреннән лексикология һәм лексикографиягә караган материал 3 нче сыйныф та аерым өйрәнелә башлый.Рус теле дәресләре буенча укучылар сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре, синоним, антоним, сүзләрне беләләр, хәзер татар теленнән дә теоритик белемнәр өстәлә.Шулай ук төрле типтагы сүзлекләр һәм аларның төзелү принциплары белән таныштыру, алар белән эшләргә өйрәтү дә күздә тотыла.

   Сүз төзелеше һәм ясалышына караган темаларда укучылар тамыр, кушымча һәм аларның төрләре белән танышалар; тамыр һәм ясалма, кушма һәм парлы сүзләр турында мәгълүмат алалар.

   3 нче сыйныфта сүз төркемнәреннән сан һәм зат алмашлыклары өстәлә, фигыль заманнары, хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеш өйрәнелә.Җөмләнең баш кисәкләре, аергыч турында мәгълүмат бирелә, аларны татарча сөйләмдә дөрес куллану, рус теленнән татарчага тәрҗемә итү кебек биремнәр дә киң урын ала. Рәсемнәр яки укылган өзекнең  эчтәлеге буенча кечкенә изложение, сочинениеләр язганда, укучылар татарча җөмләләрне дөрес төзү, җөмлә кисәкләрен тиешле тәртиптә куллана белү күнекмәләре булдырыла.  

    3 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр.

      1 -2 сыйныфларда үткәннәрдән чыгып, сүзләргә фонетик анализ ясау ( сүзне иҗекләргә бүлеп, басымны билгеләү, авазлар һәм хәрефләр санын әйтү, калын-нечкә сузыклар, яңгырау-саңгырау тартыкларны күрсәтү).

     Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен, күп мәгънәле  булуын аеру.Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес билгеләп, аларны сүзтезмә һәм җөмлә төзегәндә куллану.

     Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.

      Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү. Укытучы биргән сүзләрнең тамырын, кушымчаларын табу.Кушма һәм парлы сүзләрнең ясалышын аңлату, язылышын күзәтү. Алар белән җөмләләр төзү, сүзлек диктанты һәм аңлатмалы диктантлар язу.

      Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне аеру, берлек һәм күплек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү; сыйфатларның сыйфатланмышка, саннарның саналмышка иярү үзенчәлеген (янәшә тору) аңлау.Саннар янында килгән саналмышның татар телендә берлек санда кулланылуын истә калдыру. Зат һәм сорау алмашлыкларын башка сүз төркемнәреннән аеру, аларны диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланную Фигыльләрнең заманнарын билгеләү, хәзерге заман хикәя фигылләрнең зат-сан белән төрләнешен язма һәм телдән сөйләмдә дөрес куллану. 3 нче сыйныфта өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.

     Җөмләнең баш кисәкләрен таба белү. Иярчен кисәкләрдән аергычны билгеләү, аның аерылмышка иярү үзенчәлеген аңлау.

      Укыту материалының эчтәлеге.

     1. 2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау  ( 10 сәгать)

   Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Калынлык (ъ) һәм нечкәлек

(ь) билгеләре.Сүз басымы. Сүзләргә фонетик анализ ясау. Исем, фигыль, сыйфат. Җөмләнең баш кисәкләре. Матур һәм дөрес язу күнегүләре. Аңлатмалы һәм сүзлек диктантлары язу.

     2. Сүз (9сәгать)

   Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Күп мәгънле сүзләр. Синоним, омоним, антоним сүзләр. Аларны тексттан табу, сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү. Сүзлекләр турында мәгълүмат бирү  һәм алар белән эшләргә өйрәтү. Сүзлек диктантлары язу.

   Кабатлау.

     3. Сүз төзелеше һәм ясалышы  ( 12сәгать)

   Тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр. Кушымчалар һәм аларның төрләре. Татар һәм рус телләрендә кушымчаларның ялгану тәртибе һәм үзенчәлекләре. Тамыр һәм ясалма сүзләр. Кушма һәм парлы сүзләр. Төрле типтагы диктантлар язу.

    Кабатлау.

     4. Морфология ( 26 сәгать)

    Исем турында өйрәнгәннәрне искә төшерү. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр. Исемнәрнең килеш белән төрләнүе турында мәгълүмат бирү. Берлек һәм күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

    Сыйфат турында белгәннәрне искә төшерү, ныгыту. Синоним, антоним сыйфатлар. Аларны сөйләмдә дөрес куллану. Сыйфатларның исемне ачыклап килүе, җөмләдәге роле. Татар телендә сыйфат белән сыйфатланмышның бәйләнеш үзенчәлекләре.

     Сан, аның мәгънәсе, сораулары. Аларны сөйләмдә дөрес куллану. Татар телендә сан белән саналмышның бәйләнеш үзенчәлекләре.

     Алмашлыклар. Зат алмашлыклары. Аларның мәгънәсе, килеш белән төрләнеше. Сорау алмашлыклары турында мәгълүмат бирү.

     Фигыль. Аның заманнары. Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше, аларның сөйләмдә дөрес кулланылышы. Рус телендәге фигыльләрнең заманнары һәм зат-сан белән төрләнешендәге үзенчәлекләр.

     Кабатлау.

      5. Синтаксис ( 17 сәгать)

     Өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмә һәм җөмләләр төзү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

     Җөмләнең коммуникатив төрләре: хикәя, сорау, өндәү, раслау һәм инкарь җөмләләр. Алар янында тыныш билгеләре. Инкарь итүнең төп формалары: хәбәр булып килгәндә фигыльдә юклык кушымчаларын, түгел кисәкчәсен, юк хәбәрлек сүзен куллану.

     Җөмләнең баш кисәкләрен билгели белү.

     Аергыч турында мәгълүмат бирү, аларны сөйләмдә дөрес күллану. Русча җөмләләрне татарчага тәрҗемә итү. Татар телендә җөмләдә сүз тәртибе ( ия белән хәбәрнең, аергыч белән аерылмышның урыннары)

   Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау  ( 4 сәгать)

      6. Бәйләнешле сөйләм үстерү  ( 24 сәгать)

    6-8 җөмләдән торган диалоглар төзи белү. Укыган яки тыңлаган өзекнең эчтәлеген тулы җөмләләр белән сөйли белү. Бирелгән тема буенча диалог төзү. Монологик сөйләм оештыру. Башланган диалогны яки монологны дәвам итү (төгәлләү).

   Матур язу күнегүләре.

       Сөйләм үстерү өчен темалар

   Мәктәп, мәктәп, сиңа рәхмәт!                         Яшелчә кибетендә.

   Көзге табигать.                                                 Татарстан елгалары.

   Кышкы матурлык.                                            Казан Кремле.

   Яңа ел.                                                               Минем сабакташым.

   Язның бер көне ел тудыра.                             Сабантуйда.

   Урманда.                                                           Музейда.

                                          Укыту-методик комплекты.

1. “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә укучы татар  телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11нче сыйныфлар”   (Ф.Ф.Харисов , Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова, Р.Р.Җамалетдинова, Р.Ф.Җамалетдинова., Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева. Казан. “Мәгариф” нәшрияты,  2010.

2. Татар теле:Дүртьеллык башлангыч рус мәкт. 3 нче с-фында укучы татар балалары өчен д-лек. /Ф.Ф.Харисов, Ф.М.Хисамова, Ч.М.Харисова.. Тулыл. 2 нче басма.-Казан: “Мәгариф” нәшрияты , 2009 нчы ел.

3. Диктантлар җыентыгы. 1-4 сыйныфлар. М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева.- Казан,  Татарстан китап нәшрияты , 1990 нчы ел.

4. Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы. С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова.-Казан: “Мәгариф” нәшрияты , 2001 нче ел.

                Дәресләрне календарь – тематик планлаштыру.

                                 1  нче чирек. 25 сәгать.

  Дәреснең темасы

Дәрес  тибы         

Контроль    төре

Укучылар эшчәнлегенә  характеристика яки эшчәнлек төрләре

Материалны үзләштерүдә     көтелгән нәтиҗәләр

Өйгә эш

Дата

план

факт

1

Авазлар һәм хәрефләр

Катнаш

Укытучы аңлатуы, әңгәмә,күнегүләр эшләү

Аваз һәм хәреф төшенчәләрен аера белү

4 нче бит

2 нче күнегү

2

Сузык һәм тартык авазлар

Катнаш

Алфавит буенча су- зык һәм тартык авазларны искә төшерү, күнегүләр эшләү

Сузык һәм тартык авазларны аера белү

7 нче бит

11 нче күнегү

3

Калынлык(ъ) һәм нечкәлек(ь) хәрефләре

Үткәннәрне кабатлау, тулыландыру

Дәреслек белән эш,өлешчә эзләнү

ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләрне истә калдыруга ирешү

15 нче күнегү, с/д әзер ләнергә

4

Сүзләрне иҗекләргә аеру. Сүзлек диктанты.

Катнаш

Сүзлек диктанты.

Язма белем күнекмәләрен камил ләштерү, дәреслек белән эш    

Грамоталы итеп язу күнекмәләренә ия булу, сүзләр- не иҗекләргә аера белүгә ирешү

Атнадагы көн исем нәрен өй- рәнергә

5

Сүз басымы.

Белем һәм күнекмәләрне камилләш-рү

Укытучы аңлатуы,күнегүләр эшләү

Басымны дөрес куя белүгә ирешү, сүзлек запасын баету

21 нче күнегү

6

БСҮ “Без мәктәпкә барабыз”.

Сөйләм үстерү дәресе

Әңгәмә, мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, сөйләү, 3-4 җөмләле хик.төз.язу

Бирелгән тема буенча фикерләрен телдән һәм язмача җиткерү

25 нче күнегү

7

Исем.

Катнаш

Укытучы аңлатуы, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Кем? һәм нәрсә? сорауларын дөрес куя белүгә ирешү

15 сүз- дән чыл- быр яз.

8

Фигыль.               БСҮ “Физкультура дәресендә”

Катнаш

Әңгәмә, мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, сөйләү, күнегүләр эшләү

Бирелгән тема буенча фикер- ләрен телдән һәм язмача җиткерү; фигыль сораула- рын истә калды- ру

33 нче күнегү

9

Сыйфат.

Белем һәм күнекмәләрне камилләш-рү

Укытучы аңлатуы,күнегүләр эшләү

Сыйфат сорау ларын истә калдыру; табыш- макларга мөстә- кыйль рәвештә җавап табу  

40 нчы күнегү

10

Җөмләнең баш кисәкләре.

Катнаш

Әңгәмә,укытучы аңлатуы, күнегүләр эшләү

Ия һәм хәбәрне таба белү

43 нче күнегү

11

 Тикшерү диктанты.

Укучылар ның белем нәрен бәяләү

Тикшерү диктанты.

Грамматик биремле диктант язу

Мөстәкыйль рәвештә грамоталы итеп язу күнекмәләре- нә ия булу

кабат- ларга

12

Хаталар өстендә эш.

Җөмләнең баш кисәкләре.

Катнаш

Хаталарны төзәтү. Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Хаталарны булдырмаслык итеп эшли белү, җөмләдә сүз тәртибен истә калдыру

48 нче күнегү

13

Сүз турында гомуми мәгълүмат.

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, синонимнар сүзлеге белән эш

Сүз турында гомуми мәгълүматны истә калдыру

52 нче күнегү

14

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру,

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аңлата,мәгънәле кисәкләрен билгели белү

57 нче күнегү (телдән)

15

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” белән эш

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрне аера белүгә ирешү

28 нче биттәге кагыйдәне өйрә нергә

16

Синонимнар. Сүзлек диктанты.

Катнаш

Сүзлек диктанты

Язма белем күнекмәләрен камил ләштерү, дәреслек белән эш    

Грамоталы итеп язу күнекмә- ләренә ия булу, бирелгән сүз- ләрнең синоним- нарын таба белү

64 нче күнегү

17

Омонимнар.

Яңа матери- алны өйрәнү

Әңгәмә,укытучы аңлатуы, күнегүләр эшләү

Омонимнарның мәгънәләрен аңлата белү

68 нче күнегү; каг.өйр.

18

Антонимнар.

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Бирелгән сүз- ләрнең антоним- нарын таба белү

72 нче күнегү

19

БСҮ “Туган телем-татар теле”.

Сөйләм үстерү дәресе

Әңгәмә, мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, сөйләү, 3-4 җөмләле хик.төз.язу

Бирелгән тема буенча фикерләрен телдән һәм язмача җиткерү

язып бетерергә

20

Сүзлекләр турында мәгълүмат.

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, текст өстендә эш

Сүзлекләрнең төрләрен һәм аларның төзелү приципларын белү

77 нче күнегү

21

Сүзлекләр турында мәгълүмат.

Катнаш

Дәреслек белән, “Русча-татарча сүзлек” белән эш, күнегүләр эшләү

Сүзлекләр белән эшли белүгә ирешү

36-37бит каг-не истә кал-дырырга

22

Изложение

Белем һәм күнекмәләрне камилләш-рү

Инша язу

Мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, язу

Бирелгән текст буенча план төзү һәм план нигезендә яза белү

каг.каб.

23

Сүз төзелеше һәм ясалышы. Тамыр.

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Рәсемнән файда ланып телдән хикәя төзи алуга ирешү, сүзнең тамырын билгели белү            

83 нче күнегү

24

Диктант.

Укучылар ның белемнәрен бәяләү

Диктант.

Грамматик биремле диктант язу

Мөстәкыйль рәвештә грамота лы итеп язу күнекмәләренә ия булу

каг.каб.

25

Хаталар өстендә эш.

Кушымча

Катнаш

Хаталарны төзәтү. Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Хаталарны булдырмаслык итеп эшли белү, җөмләдә сүз тәртибен истә калдыру

 87 нче күнегү (калын сүз-нең тамыр һәм ку-    ш.бил.

                                          2 нче чирек. 21сәгать.

  Дәреснең темасы

Дәрес  тибы         

Контроль    төре

Укучылар эшчәнлегенә  характеристика яки эшчәнлек төрләре

Материалны үзләштерүдә     көтелгән нәтиҗәләр

Өйгә эш

Дата

план  

факт

1

Тамырдаш сүзләр.

 Б.с.ү. ”Безнең бакча”.

Катнаш

Әңгәмә, мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, сөйләү, күнегүләр эшләү

Бирелгән тема буенча фикерләрен телдән һәм язмача җиткерү; кушым- чаларны билгели белү

93 нче күнегү

2

Тамырдаш сүзләр.

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, тәрҗемә итү, рольләп уку , күнегүләр эшләү

Бирелгән сүзгә тамырдаш сүзләр таба белү

99 нчы күнегү

3

Сүз ясагыч кушымчалар

Катнаш

Укытучы аңлатуы, әңгәмә,күнегүләр эшләү

Сүз ясагыч кушымчаларны

  аера белү

49 нчы бит

107 нче күнегү

4

Бер тамырга берничә төрле кушымча ялгану.

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Бер тамырга берничә төрле кушымча ялгану тәртибен истә калдыру

111 нче күнегү

5

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар. Сүзлек диктанты.

Яңа матери- алны өйрәнү

Сүзлек диктанты

Әңгәмә,укытучы аңлатуы, күнегүләр эшләү

Грамоталы итеп язу күнекмәләре- нә ия булу. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны аңлата белү

114 нче күнегү

6

Татар һәм рус телләрендә сүзләр- гә кушымча лар ялгануның үзенчәлекләре

Катнаш

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләрен аңлата белү

121,124 нче күнегү ләр

7

Б.с.ү. “Яшелчә кибетендә”

Катнаш

Әңгәмә, мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, сөйләү, күнегүләр эшләү

Бирелгән тема буенча фикерләрен телдән һәм язмача җиткерү;

язып бетерер

8

Тамыр һәм ясалма сүзләр.

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Рәсемнән файда ланып телдән  җөмләләр  төзи алуга ирешү,  тамыр һәм ясалма сүзләрне билгели белү            

128 нче күнегү

9

Кушма һәм парлы сүзләр

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Кушма һәм парлы сүзләрнең язылышын истә калдыру

139, 140 нчы күнегү-ләр

10

Кабатлау.

Катнаш

Әңгәмә,укытучы аңлатуы, күнегүләр эшләү

Бирелгән кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясый алуга ирешү

144 нче күнегү

11

Иҗади диктант.

Катнаш

Иҗади диктант.

Язма белем күнекмәләрен камил ләштерү, дәреслек белән эш    

Грамоталы итеп язу күнекмәләре- нә ия булу, бирелгән сүз- ләрнең синоним- нарын таба белү

әдәби әсәрдән 3 җөмлә язарга

12

Хаталар өстендә эш. Б.с.ү. Ф.Сафин “Һәр үлән - дус”

Катнаш

Хаталарны төзәтү. Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Хаталарны булдырмаслык итеп эшли белү, сүзләрнең мәгънәләрен истә калдыру

146 нчы күнегү

13

Сүз төркемнәре. Исем.

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Исем турында кагыйдәне истә калдыру

149 нчы күнегү

14

Исемнәрнең берлек һәм күплек формалары

Яңа матери- алны өйрәнү

Әңгәмә,укытучы аңлатуы, күнегүләр эшләү

Исемнәргә күплек сан кушымчалары ялгану үзенчәле- ген истә калдыру

67 нче бит. кагыйдә

15

Исемнәрнең берлек һәм күплек формалары

Катнаш

Әңгәмә, мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, сөйләү, күнегүләр эшләү

Исемнәргә күплек сан кушымчалары ялгану үзенчәле- ген истә калдыру

156 нчы күнегү

16

Б.с.ү. “Кышкы көндә” Хикәя язу.

Сөйләм үстерү дәресе

Әңгәмә, мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, сөйләү, 3-4 җөмләле хик.төз.язу

Бирелгән тема буенча фикерләрен телдән һәм язмача җиткерү

язып бетерер

17

Ялгызлык исемнәр.

Яңа матери- алны өйрәнү

Әңгәмә,укытучы аңлатуы, күнегүләр эшләү

Татарстандагы елга, шәһәр, авыл атамаларының язылышын истә калдыру

71 нче бит, каг.өйр.

18

Ялгызлык исемнәр. Кабатлау.

Катнаш

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Сүзләрнең язылышын истә калдыру

161 нче күнегү

19

Аңлатмалы диктант.

Укучылар ның белемнәрен бәяләү

Диктант.

Грамматик биремле диктант язу

Мөстәкыйль рәвештә грамоталы итеп язу күнекмәлә- ренә ия булу

каг.каб.

20

Хаталар өстендә эш. Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.

Катнаш

Хаталарны төзәтү. Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Хаталарны булдырмаслык итеп эшли белү, җөмләдә сүз тәрти бен истә калдыру

167 нче күнегү

21

Татар телендә килешләр.

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Килешләр һәм килеш кушым- чалары турында төшенчәне аңлау.

168 нче күнегү өйрәнергә

                                         3 нче чирек. 32 сәгать.

  Дәреснең темасы

Дәрес  тибы         

Контроль    төре

Укучылар эшчәнлегенә  характеристика яки эшчәнлек төрләре

Материалны үзләштерүдә     көтелгән нәтиҗәләр

Өйгә эш

Дата

план  

факт

1

Баш килеш

Катнаш

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Сорауларга төгәл җаваплар язуга ирешү

176 нчы күнегү

2

Иялек килеше

Катнаш

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Иялек килеше кушымчалары-ның мәгънәсен аңлау.

178 нче күнегү

3

Юнәлеш килеше

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Юнәлеш килеше кушымчалары-ның ялгану тәртибен аңлауга ирешү

181 нче күнегү

4

Б.с.ү. Изложениеязу

Белем һәм күнекмәләрне камилләш-рү

Инша язу

Мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, язу

Бирелгән текст буенча план төзү һәм план нигезендә яза белү

каг.каб.

5

Төшем килеше

Катнаш

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Сорауларга төгәл җаваплар язуга ирешү

185 нче күнегү

6

Чыгыш килеше

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Юнәлеш килеше кушымчалары-ның ялгану тәртибен аңлауга ирешү

189 нчы күнегү

7

Урын-вакыт килеше

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Урын-вакыт килеше кушымчалары-ның ялгану тәртибен аңлауга ирешү

195 нче күнегү

8

Кабатлау. Мөстәкыйль эш.

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Мөстә-кыйль эш.

Мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшләү, язу

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе буенча алган белемнәр-не гамәлдә кулла ну күнекмәләрен камилләштерү

199 нчы күнегү

9

Б.с.ү. “Кышкы матур көндә”

Сөйләм үстерү дәресе

Әңгәмә, мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, сөйләү, 3-4 җөмләле хик.төз.язу

Бирелгән тема буенча фикерләрен телдән һәм язмача җиткерү

килеш-ләрне каб-ларга

10

Тикшерү диктанты

Укучылар ның белемнәрен бәяләү

Диктант.

Грамматик биремле диктант язу

Мөстәкыйль рәвештә грамоталы итеп язу күнекмәлә- ренә ия булу

каг.каб.

11

Хаталар өстендә эш. Алмашлык

Катнаш

Хаталарны төзәтү. Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Хаталарны булдырмаслык итеп эшли белү, зат алмашлык- ларын истә калдыру

93 нче бит, кагыйдә

12

Алмашлык

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Сорауларга төгәл җаваплар язуга ирешү

208 нче күнегү

13

Б.с.ү. “Бәйрәм белән котлау язу”

Сөйләм үстерү дәресе

Әңгәмә, мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, сөйләү, 3-4 җөмләле котлау төз.язу

Бирелгән тема буенча фикерләрен телдән һәм язмача җиткерү

Открытка язып килергә

14

Фигыль.

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Фигыль турын- да  кагыйдәне истә калдыру

214 нче күнегү

15

Фигыльләрнең барлык һәм юклык формасы

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Фигыльләрнең барлык һәм юклык формасы төшенчәләрен стә калдыру

216 нчы күнегү

16

Фигыльләрнең заман белән төрләнүе

Катнаш

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү , дәреслек һәм карточкалар белән эшләү

Фигыльләрнең заман  кушымча ларын белү

219 нчы күнегү, кагыйдә

17

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Хәзерге заман хикәя фигыль- нең зат-сан белән төрләнеш үрнәген истә калдыру

223 нче күнегү

җөмлә- ләр язарга

19

Фигыль темасын кабатлау. Мөстәкыйль эш

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Мөстә-кыйль эш.

Мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшләү, язу

Мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшләүгә ирешү

Каг. кабатларга

20

Б.с.ү. Сочинение язу  “Безнең кечкенә дусларыбыз”

Сөйләм үстерү дәресе

Әңгәмә, мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, сөйләү, 3-4 җөмләле хик.төз.язу

Бирелгән тема буенча фикерләрен телдән һәм язмача җиткерү

язып бетерер гә

21

Сыйфат

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Фигыль турын- да  кагыйдәне истә калдыру

226 нчы күнегү

22

Сыйфат

Катнаш

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Сорауларга төгәл җаваплар язуга ирешү

230 нчы күнегү, 109 нчы бит кагыйдә

23

Синоним сыйфатлар.Сүзлек диктанты.

Катнаш

Сүзлек диктанты.

Язма белем күнекмәләрен камил ләштерү, дәреслек белән эш    

Грамоталы итеп язу күнекмә- ләренә ия булу, бирелгән сүз- ләрнең синоним- нарын таба белү

5 пар син . сыйф. язарга

24

Антоним сыйфатлар

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Русчадан татарчага тәрҗемә итүгә ирешү

241 нче күнегү

25

Сыйфатларның исемне ачыклап килүе, җөмләдәге роле

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Сыйфатларның исемне ачыклап килүе,җөмләдәге  ролен аңлауга ирешү

245 нче күнегү

26

Диктант 

Укучылар ның белемнәрен бәяләү

Диктант.

Грамматик биремле диктант язу

Мөстәкыйль рәвештә грамоталы итеп язу күнекмәлә- ренә ия булу

каг.каб.

27

Хаталар өстендә эш. Сыйфатларны кабатлау

Катнаш

Хаталарны төзәтү. Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Хаталарны булдырмаслык итеп эшли белү

5 җөмлә язарга

28

Сан турында төшенчә  

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Саннарны танып белү

247 нче күнегү

29

Саннарның дөрес язылышы

Катнаш

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү , дәреслек һәм карточкалар белән эшләү

Саннарның дөрес язылышын истә калдыру

253 нче күнегү

30

Саннарның дөрес язылышы

Катнаш

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү , дәреслек һәм карточкалар белән эшләү

Саннарның дөрес язылышын истә калдыру

саннар язарга

31

Сан һәм саналмыш

Катнаш

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Саналмыш турында төшенчәне истә калдыру

әдәби әсәрдән сан кер-гән 5 җ.

32

Сан темасын кабатлау. Мөстәкыйль эш.

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Мөстә-кыйль эш.

Мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшләү, язу

Саннарны язуда һәм сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләренә ия булу

саннар-ның язылышын каб-га

                                                      4 нче чирек. 24 сәгать.

  Дәреснең темасы

Дәрес  тибы         

Контроль    төре

Укучылар эшчәнлегенә  характеристика яки эшчәнлек төрләре

Материалны үзләштерүдә     көтелгән нәтиҗәләр

Өйгә эш

Дата

план  

факт

1

Сүзтезмә һәм җөмлә

Катнаш

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Сорауларга төгәл җаваплар язуга ирешү

259  нчы күнегү

2

Сүзтезмәләр

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Ияртүче һәм иярүче сүзләрне аера белүгә ирешү

263 нче күнегү

3

Б.с.ү. Ш.Галиев “Күңелле сәфәр”

Сөйләм үстерү дәресе

Әңгәмә, мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, сәнг.уку, язу

Бирелгән тема буенча фикерләрен телдән һәм язмача җиткерү

123, 124 нче битләр, кагыйдә

4

Җөмлә

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Сорауларга төгәл җаваплар язуга ирешү

267 нче күнегү

5

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.Б.с.ү. “Җәйге урман”

Катнаш

Әңгәмә, мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, сөйләү, 3-4 җөмләле хикәя төз.язу

Бирелгән тема буенча фикерләрен телдән һәм язмача җиткерү

127 нче бит, кагыйдә

6

Хикәя җөмләләр

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Сорауларга төгәл җаваплар язуга ирешү

5 җөмлә язарга

7

Сорау җөмләләр

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Сорау җөмләләр дә интонацияне дөрес куллана белү

271 нче күнегү

8

Өндәү җөмләләр

Катнаш

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү , дәреслек һәм карточкалар белән эшләү

Өндәү җөмләләр интонацияне дөрес куллана белү

әдәби әсәрдән сан кер-гән 5 җ.

9

Раслау һәм инкарьҗөмләләр

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Һәр җөмлә төрендә интонацияне дөрес куллана белү

277 нче күнегү

10

Б.с.ү. Сочинение язу  “Язгы өмәдә”

Сөйләм үстерү дәресе

Әңгәмә, мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, сөйләү, 4-5 җөмләле хик.төз.язу

Бирелгән тема буенча фикерләрен телдән һәм язмача җиткерү

язып бетерер-гә

11

Хаталар өстендә эш . Кабатлау

Катнаш

Хаталарны төзәтү. Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Хаталарны булдырмаслык итеп эшли белү

133 нче бит,со- раулар

12

Җөмләнең баш кисәкләре.

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүматны истә калдыру

134 нче бит, кагыйдә

13

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия .

Катнаш

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү , дәреслек  белән эшләү

Җөмләдә ия һәм хәбәрне таба белү

280 нче күнегү

14

Җөмләнең баш кисәкләре. Хәбәр .

Катнаш

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү , дәреслек һәм карточкалар белән эшләү

Җөмләдә ия һәм хәбәрне таба белү

282 нче күнегү

15

Җөмләнең иярчен кисәге – аергыч.

Яңа матери- алны өйрәнү

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Җөмләнең иярчен кисәге – аергыч турында белү

137 нче бит, кагыйдә

16

Аергыч

Катнаш

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Русчадан татарчага тәрҗемә итүгә ирешү

287 нче күнегү

17

Еллык тикшерү эше. Контроль диктант.

Укучылар ның белем- нәрен бәяләү

Контроль  диктант.

Грамматик биремле диктант язу

Мөстәкыйль рәвештә грамоталы итеп язу күнекмәлә- ренә ия булу

Каг.каб.

18

Хаталар өстендә эш. Җөмләдә сүз тәртибе.

Катнаш

Хаталарны төзәтү. Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Хаталарны булдырмаслык итеп эшли белү.  Җөмләдә сүз тәртибен истә калдыру

290 нчы күнегү

19

Җөмләнең баш кисәкләре. Кабатлау .

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшләү, язу

Җөмләдә ия һәм хәбәр, аергыч- ның урынын  таба белү

140 бит, сорау- лар

20

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Катнаш

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру

Русчадан татарчага тәрҗемә итүгә ирешү

294 нче күнегү

21

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Катнаш

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү , дәреслек  белән эшләү

Исемнәрнең санын, килешен билгели белүгә ирешү

298 нче күнегү

22

Б.с.ү “Җәйге каникуллар җитә”

Катнаш

Әңгәмә, мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, сөйләү, 3-4 җөмләле хикәя төз.язу

Бирелгән тема буенча фикерләрен телдән һәм язмача җиткерү

кабат-ларга

23

 Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Катнаш

 Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Хаталарны булдырмаслык итеп эшли белү.  

304 нче күнегү

24

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Катнаш

 Әңгәмә, күнегүләр эшләү , дәреслек  белән эшләү

Җәйге ялларда куркынычсыз-лык кагыйдә- ләрен истә калдыру

кабат-ларга

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку, 6 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 6 класс - русская группа....

Рабочая программа по татарскому языку, 5 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 5 класс...

Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс, русская группа...

Рабочая программа по татарскому языку, 11 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 11 класс, русская группа...

Рабочая программа по татарскому языку ( 2 класс )

Рабочая программа по татарскому языку ( 2 класс )...

Рабочая программа по татарскому языка , 9 класс.

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 и...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарскому языку для классов

Предлагаю рабочую программу по татарскому языку  для 6 классов русскоязычных групп. Тематическое планирование рассчитано на 105 часов- 3 раза в неделю....