"Мәктәп түрендә-мәктәп формасы"
методическая разработка (8 класс) по теме

 Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре концентрацияле технология белән укытылучы 8 сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mktp_turend.doc91 КБ
Office presentation icon prezentaciya_uroka.ppt2.98 МБ
Office presentation icon proektnaya_rabota.ppt2.14 МБ

Предварительный просмотр:

                         Ютазы урта гомуми  белем  бирү мәктәбе

/Татар теле һәм әдәбияты  дәресләре концентрацияле технология  белән укытылучы 8-а сыйныфында  татар теле дәресе/

                

Дәресне әзерләүче һәм уздыручы

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Вәлиуллина Л.Г.

 

Мәктәп түрендә -мәктәп формасы.

Максат: Мәктәп формасы турында өйрәнелгәннәрне кабатлау,

                мәктәп формасының тарихы белән танышу, укучыларның диалогик

                һәм монологик сөйләмен камилләштерү өстендә эшләү,укучылар-

                иҗади эшләү сәләтен үстерү,мәктәп формасына уңай мөнәсәбәт

                 тәрбияләү,зәвыклы киенүгә омтылыш  булдыру.

Җиһазлау: компьютер,интерактив такта,  дәрес буенча презентация,    

                    укучыларның  проект эшләре.

Дәрес барышы:

I.Оештыру  өлеше.

II.Актуальләштерү.

-Укучылар, узган дәресләрдә  без мәктәп формалары  турында сөйләштек.әйдәгез, өйрәнелгәннәрне искә төшереп узыйк.

-Башлангыч сыйныф укучылары  нинди

төстәге һәм нинди фасондагы  кием сайлаганнар?

-Урта сыйныф укучыларының мәктәп формасы нинди?

-Безнең мәктәптә мәктәп формасы кию мәҗбүриме?
-Мәктәп  киеменә таләпләр нинди?

 Ә чит  илләрдә мәктәп формасы  белән эшләр ничек соң? Бу  турыда да  без бераз беләбез, шулай бит? Мисал өчен, инглиз гимназиясенең мәктәп формасы турындагы положениесен искә төшерик.

 -Инглиз гимназиясендә  мәктәп формасы  кертүнең максаты нинди?

-Инглиз гимназиясендә укучыларның формасы нинди?

Австралиядә... мәктәп формасы  балаларның нинди мәктәптә   укыганын күрсәтә.Гади мәктәп укучылары  дәресләргә джинсы чалбар һәм футболка киеп йөриләр.

Япониядә... малайларның мәктәп формасы  “стойка якалы”, өстән аска кадәр  бер рәт төймә тезелгән пиджак. Кызларның киеме  хәрби  диңгезчеләр формасын хәтерләтә: шундый ук буй-буйлы зур квадрат яка.

Африка илләрендә...    мәктәп формасын бары тик  бай, акчалы гаиләләрнең  балалары гына кия ала,  чөнки ул бик кыйммәт тора.

III. Мәктәп түрендә -мәктәп формасы.
Мәктәп формасы турында сөйләшүебезне дәвам итеп, рәсемгә игътибар итәбез.

-Өлкән сыйныф укучыларының мәктәп формасы турында нәрсә әйтә аласыз?

Өлкән сыйныф укучыларының мәктәп формасы  безнең формага охшаган.

Кызлар ак  блузка, уртача озынлыктагы кара итәк яки кара чалбардан, малайлар  костюмнан.

-Укучылар, мәктәп формасы турында сезнең фикерләрегез нинди соң? Шул хакта  белү өчен, әйдәгез, дәреслектә бирелгән  тест сорауларына җавап бирик.

-Камил, синеңчә, мәктәпләрдә мәҗбүри мәктәп формасы  кертү кирәкме?

-Ни өчен?

-Дилүс, мәктәп формасын мәҗбүри кертү –кертмәүне кем хәл итәргә тиеш?

-Әгәр, мәктәп формасы мәҗбүри булса, ул нинди булырга тиеш?

-Мәктәп формасын нинди тукымадан тегәргә кирәк?

Дәресебезне дәвам итәбез.Хәзер тест ярдәмендә  тәкъдим ителгән сорауларны  төркемнәрдә тәрҗемә итәбез һәм аларга җавап бирәбез.

-Нужно ли обязательно  ввести школьную форму?

-Мәктәп формасын мәҗбүри кертү кирәкме?
-Если введут школьную форму , будут ли  все дети одинаковые?

-Әгәр мәктәп формасын кертсәләр, барлык укучылар да  бертөрле буламы?
- Какой должна быть школьная  форма: красивой или удобной?

-Мәктәп формасы нинди булырга тиеш: матурмы яки уңайлымы?
-Из какой ткани  нужно сшить  форму: из крепкой или легкой?

 -Мәктәп формасын нинди тукымадан тегәргә кирәк: нык тукымаданмы әллә җиңелдәнме?

-Без сезнең белән бүгенге мәктәп формалары турында, чит илләрдәге мәктәп формалары турында сөйләштек. Ә мәктәп формалары кайчан барлыкка килгән соң? Аларның тарихы нинди?

Дәреслектәге рәсемгә игътибар итегез әле. Сезнеңчә , бу кайсы чор формалары?

Формы до революционной времени.

Формы  19го, начала 20 веков.

Фикерләрегез дөрес микән? Әйдәгез, дәреслектәге текст белән танышыйк.

Сүзлек өстендә эш.

Патшабикә - императрица

Революциягә кадәрге чор – до революционное время

Бөек Ватан сугышыннан соң – после Великой Отечественной войны

Үзе хәл итә - решает сам

Текст укыла.

(Укучыларның текстны аңлауларын тикшерү өчен сораулар буенча эш үткәрелә)

-Мәктәп формасы  безнең илгә кайсы илдән  килә?
-Ни өчен  революциягә   кадәр   гимназия  формасын  дворян балалары гына кигән?
-Ни өчен  дворян балалары  мәктәп формасын  теләп кигәннәр һәм сирәк салганнар?
-  Кызларның   формасы  ничә  төрле булган?
-Форма тегү өчен  тукыма кайсы илдән кайтарылган?
-  Безнең илдә махсус форма кию ничәнче елга кадәр  мәҗбүри була?

IV.Укучыларның проект эшләре.

-Укучылар, чыннан да  бүген мәктәпләрдә мәктәп формасы  актуаль  проблемаларның берсе .Ул укытучыларны да, әти-әниләрне дә, укучыларны да бик  борчый. Мәктәп формасы турындагы  фикерләр күп төрле.

Чыннан да, мәктәп  формасы кирәкме соң? Мәктәп түрендә  мәктәп формасы булырга тиешме? Бу сорауларга  җавап бирү өчен сез проект эшләре әзерләдегез. Хәзер шулар белән танышыйк.

1нче төркемнең проект эше “Чыннан да, мәктәп  формасы кирәкме?” дип атала. Сүзне Гүзәл белән Ангелинага бирәбез.

(Укучылар үзләре эшләгән презентацияне яклыйлар).

1 слайд.

Интернет –анкета нәтиҗәләре буенча  россиялеләрнең 64% ы мәктәп формасын мәҗбүри кертү кирәк дип саный.

    31%ы  мәктәп формасын кертүгә каршы,

    5%ы  җавап бирергә икеләнә.

 Әйдәгез , бергәләп, мәктәп формасының уңай якларына күзәтү ясыйк.

Беренчедән, мәктәп формасы кигән укучылар күпкә пөхтәрәк һәм матуррак күренәләр. Дәрестә алар күпкә игътибарлырак булалар, чөнки классташларының футболкаларында язылган сүзләрне укырга, яңа  кием күзәтергә  кирәк түгел.

Икенчедән, мәктәп формасы укучыларның тәртибенә уңай йогынты ясый.Костюм кигән укучы үзен  зурларча  тота.

Өченчедән, балалар кечкенәдән  белеп үсәргә тиеш: костюм –ул аралашу чарасы. Кая барсаң да, сине  киемеңә карап каршылыйлар.

2слайд. 

Безнең мәктәп уставының 5.8. пункты буенча һәр укучы мәктәпкә мәктәп формасыда йөрергә тиеш. 

Кызганычка каршы,

8-11 сыйныф укучылары арасында уздырылган

сораштыруга караганда,

укучыларның 55%ы  мәктәп формасында йөрүгә каршы. Алар моны мәктәп формасының модалы, матур булмавы белән аңлата.  

3слайд.

 Белгечләр фикере...

Психологлар

- мәктәп формасы  класста тәртипне һәм өлгерешне 60% ка яхшырта,

-  укучылар арасындагы социаль тигезсезлекне бетерә, бер-берсеннән көнләшү хисе булдырмый дип саный.

4слайд.

Табиблар фикере

Организмның бил  һәм эч өлеше бөерләрнең, арка миенең(позвоночник) нервлары һәм сосудлары  җыелган зона. Тәннең бу өлешләрен өшетү  әлеге органнарның авыруын китереп чыгара.

Тар кием, бигрәк тә джинсы чалбар кигәндә ,  таз өлешендә кан        йөреше  бозыла.

     Нәтиҗәдә  эчәк    (кишечник),

          сидек куыгы(мочевой пузырь) авырулары барлыкка килә.

5слайд.

Чагыштыру өчен:

Бүген  сыйфатлы тукымадан тегелгән мәктәп формасы 2000-2500 сум тора.

 Бу комплектка итәк/чалбар,  блузка/күлмәк, һәм жилет керә.

Безнең әти-әниләр ел дәвамында безгә  түбәндәге киемнәрне сатып ала(спорт киеменнән башка):

 1.Ак блузка – 450 сум.

 2.Кара итәк –  400 – 500 сум.

 3. Кара чалбар -  400- 800сум.

 4. Пиджак – 650-700 сум.

   Барлыгы : 2150 сум.

6слайд.

Нәтиҗә:

Мәктәпләрдә укучыларның тәртибе һәм белем сыйфаты яхшы булсын өчен махсус мәктәп формасы булырга тиеш;

Мәктәп формасы укучы сәламәтлеге өчен  куркынычсыз булырга тиеш;

Мәктәп формасы заманча, модалы, шул ук вакытта  сыйфатлы тукымадан  тегелергә тиеш.

Икенче төркем . “Идеаль  мәктәп формасы.Ул нинди булырга  тиеш?”

Укучылар үзләре эшләгән мәктәп формасы эскизлары белән  таныштыралар.

V.Йомгаклау.

Дәресебезне йомгаклау вакыты да җитте.

Бүген дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

Сөйләшүләрдән чыгып, дәресебезгә йомгак ясыйк.Бүгенге көндә мәктәпләрдә махсус мәктәп формасы булырга тиешме?

 

Укучыларга  билгеләр куела.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ә чыннан да,мәктәп формасы кирәкме? А все -таки , нужна ли школьная форма?

Слайд 2

Интернет –анкета нәтиҗәләре буенча россиялеләрнең 64% ы мәктәп формасын мәҗбүри кертү кирәк дип саный. 31%ы мәктәп формасын кертүгә каршы, 5%ы җавап бирергә икеләнә. Әйдәгез , бергәләп, мәктәп формасының уңай якларына күзәтү ясыйк. Беренчедән, мәктәп формасы кигән укучылар күпкә пөхтәрәк һәм матуррак күренәләр. Дәрестә алар күпкә иг ъ тибарлырак булалар, чөнки классташларының футболкаларында язылган сүзләрне укырга, яңа кием күзәтергә кирәк түгел. Икенчедән, мәктәп формасы укучыларның тәртибенә уңай йогынты ясый.Костюм кигән укучы үзен зурларча тота. Өченчедән, балалар кечкенәдән белеп үсәргә тиеш: костюм –ул аралашу чарасы. Кая барсаң да, сине киемеңә карап каршылыйлар.

Слайд 3

Безнең мәктәп уставының 5.8. пункты буенча һәр укучы мәктәпкә мәктәп формасыда йөрергә тиеш. Кызганычка каршы, 8-11 сыйныф укучылары арасында уздырылган сораштыруга караганда, укучыларның 55%ы мәктәп формасында йөрүгә каршы. Алар моны мәктәп формасының модалы, матур булмавы белән аңлата.

Слайд 4

Белгечләр фикере... Психологлар - мәктәп формасы класста тәртипне һәм өлгерешне 60% ка яхшырта, - укучылар арасындагы со ци ал ь тигезсезлекне бетерә, бер-берсеннән көнләшү хисе булдырмый дип саный.

Слайд 5

Табиблар фикере Организмның бил һәм эч өлеше бөерләрнең, арка миенең(позвоночник) нервлары һәм сосудлары җыелган зона. Тәннең бу өлешләрен өшетү әлеге органнарның авыруын китереп чыгара. Тар кием, бигрәк тә д ж инсы чалбар кигәндә , таз өлешендә кан йөреше бозыла. Нәтиҗәдә эчәк (кишечник), сидек куыгы(мочевой пузыр ь ) авырулары барлыкка килә.

Слайд 6

Чагыштыру өчен: Бүген сыйфатлы тукымадан тегелгән мәктәп формасы 2000-2500 сум тора. Бу комплектка итәк/чалбар, блузка/күлмәк, һәм ж илет керә. Безнең әти-әниләр ел дәвамында безгә түбәндәге киемнәрне сатып ала(спорт киеменнән башка): 1.Ак блузка – 450 сум. 2.Кара итәк – 400 – 500 сум. 3. Кара чалбар - 400- 800сум. 4. Пид жак – 650-700 сум. Барлыгы : 2150 сум.

Слайд 7

Нәтиҗә: Мәктәпләрдә укучыларның тәртибе һәм белем сыйфаты яхшы булсын өчен махсус мәктәп формасы булырга тиеш; Мәктәп формасы укучы сәламәтлеге өчен куркынычсыз булырга тиеш; Мәктәп формасы заманча, модалы, шул ук вакытта сыйфатлы тукымадан тегелергә тиеш.

Слайд 8

Проект авторлары: Ангелина Астаф ьева Г үзәл Кадыйрова


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....

Тартымлы исемнәрнең юнәлеш килеш формасы.(Направительный падеж имён существительных).

Разработка урока по татарскому языку в русских классах для  5 класса....

Методическая разработка урока "Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы"

Разработка урока татарского языка в 1 классе по методике Р.З.Хайдаровой...

Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...

"Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиясе мәсьәләсе"

Бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган классик үрнәктәге бу хезмәтләрнең һәр сүзе әхлагыбыз нигезенә ятарга тиеш. Һәр татар кешесе моны канун итеп кабул итсен иде.Ә без, татар мөгаллимнәре, бу өлкәдә а...

Укучыларның иҗади сәләтен үстерү формасы буларак татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшен эшләтү

Татар теле һәм әдәбиятын проект методын кулланып укыту, белем бирү процессын яңарту – үзгәртү алымнары файдаланып гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра, әмма бу очракта да гадәти “репродуктив” юнәлеш вакы...

Урыҫ мәктәптәрендә инша - һүрәтләү яҙыу өсөн материал туплау һәм башҡорт теле дәрестәрендә ҡулланыу

Был дәрестә Т.Н. Яблонскаяның "Иртә" картинаһы өҫтөндә эш. Бында инша - һүрәтләү этаптары бирелгән....