: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)
план-конспект урока (5 класс) по теме

Амирова Гелюся Хамзовна

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon file_20091105194425.doc93.5 КБ
Office presentation icon file_20091105194343.ppt1.02 МБ

Предварительный просмотр:

Тема:   БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ

(ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Максат: - III зат боерык фигыльне тану, барлыкка һәм юклыкка куя белү,

аның мәгънәсен һәм кулланышын аңлы рәвештә үзләштерүгә ирешү;

- аралашу темага караган сүзләр белән җөмләләр/ хикәя төзи белү;

- укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәсен, кызыксынучанлыгын  үстерү;

- дуслыкны хөрмәт итәргә өйрәтүне дәвам итү, дусларга карата игътибарлы булуга омтылу.

Җиһазлау: мультимедиа, слайдлар, экран, дәреслек (авторы Нигъмәтуллина Р.Р., Татарча да яхшы бел, 6нчы сыйныф).

Дәрес төре: яңа материал өйрәнү дәресе.

Алымнар: коммуникатив

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

Сезнең иң яраткан бәйрәмегез нинди? Әлбәттә, туган көн бәйрәме. Ә бу бәйрәм дуслар белән  күңеллерәк үтә, шулаймы? Бүгенге дәреснең темасы “Туган көн дуслар белән күңелле”   (Слайд № 1)

Сезнеңчә, туган көн бәйрәме турында сөйләргә нинди сүзләр кирәк?

(Слайд №2- бер укучы компьютер янында эшли)

Бәйрәм, кагыйдә, кунаклар, матур теләкләр, сыйлы табын, еларга, дуслар, күңел ачарга, сыйланырга, котларга, уку, бүләкләр, мәсьәлә, чәчәк бәйләме.

  1. Өй эшен тикшерү.

Туган көн турында схема буенча сөйләгез (Слайд №3)  №18, 24нче бит

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.  

а) Бүген без сезнең белән яңа сорау белән танышабыз. Бу сорау Нишләсен? –Пусть что-то сделает... (Слайд №4)

б) Тактадагы таблица белән эшләү:

Нишләргә?

Нишләр?

Нишләсен?

Нишләмәсен?

котларга

чакырырга

рөхсәт сорарга

бүләк итәргә

киңәш бирергә

теләргә

котлар

котласын

котламасын

в) Тәрҗемә итегез: пусть подарит, пусть подарят + цветы/книгу/диск, пусть не дарят бесполезные подарки, пусть спросит разрешение + у родителей, пусть пригласит на праздник, пусть посоветует подарить + цветы/мягкую игрушку, пусть поздравят с днем рождения, пусть пожелают + здоровья, счастья, пусть не дают плохие советы

  1. Ныгыту.

а) №5, 26нчы бит (трек № 12). Диалогны тыңлау.

б) №6, 26нчы бит. Сорауларга җавап бирү:

- Катя белән Алмаз кая барырга җыеналар?

- Кем әти-әнисеннән әле рөхсәт сорамаган?

- Кемгә әти-әнисе инде рөхсәт иткән?

- Катя дустына  нинди бүләк бирергә киңәш итә?

- Алмаз бүләккә тагын нәрсә алып барырга тели?

- Синеңчә, кызлар, чыннан да, чәчәк яратамы?

в) №7, 26нчы бит. Диалогны рольләргә бүлеп уку.

г) №9, 26нчы бит. Дусларга киңәш бирегез: Ленага нәрсә бүләк итсеннәр? (башваткычны чишү)  (Слайд №5,6)

д) Дәфтәрләрдә эшләү. Җөмләләрне дәвам итү. (Слайд №7)

Дуслары Ленага  кызыклы китап  бүләк итсеннәр, чөнки ...

Алмаз Ленага чәчәк бәйләме бүләк итсен, чөнки ...

е) дуслар Ленага котлау открыткасы язганнар, әйдәгез аны укыйбыз. Котлау открытка өстендә эш (уку, үз теләкләрен әйтү) (Слайд №8,9)

Бәйрәмең күңелле үтсен!
Теләкләрең кабул булсын!
Дусларың күп булсын!
Әти-әниең сәламәт булсын!
Гомерең озын булсын!

Ситуациаларны чишегез:

Пожелайте Лене:

- пусть ее день рождения будет веселым;

- пусть друзей будет больше;

- пусть хорошие пожелания сбудутся.

  1. Дәрескә йомгак ясау.

Без бүген кемнең туган көне турында сөйләштек?

Сезнеңчә, аның туган көне күңелле үтәрме? Ни өчен?

Аның дуслары нинди? (игътибарлы)

Ә сез дусларыгызга карата игътибарлымы?

(“Теләкләр” шигыре өстендә эшләү:кирәкле кушымчаларны һәм сүзләрне куеп укыгыз)

 Теләкләр

Туган көн – иң күңел... көн,

Дуслар бирә бүләк... .

Өстәл янында яңгырый

Иң-иң __________ теләкләр:

“Сау-сәламәт бул һәрвакыт,

Гомерең озын бул...!

Туган көнең бик бәхет... ,

Шатлык... , матур уз....!”

  1. Өй эше  (Якын дустыңа котлау открыткасы язарга).   (Слайд №10)

  1. Билгеләр кую. (карточкаларны тикшерү)  

 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Боерык фигыльнең зат- сан белән төрләнеше

6 нчы сыйныфта боерык фигыль темасын аңлату. Дәрес барышында белемнәрне проектр ярдәмендә мисаллар белән ныгыту. Укучыларга дәрес материалын үз белемнәре нигезендә ачтыру....

Боерык фигыльнең юклык төре

Бу тема 5 сыйныфта татар төркемендә өйрәнелә. Мондагы материал боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта төрләнүен, төрле кушымчалар алуын, җөмләдә кулланылышын тирәнтен һәм мәгънәле итеп аңларга ярдәм ит...

Боерык фигыльнең 3 зат формасы.

Боерык фигыльнең 3 зат формасы.Рус мәктәбенең 4 нче сыйныф татар төркеме өчен Электронный педагогический журнал МАГАРИФ.РФ  №34 — 2015....

Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"

боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәс...

Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"

боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәс...

Видео урок "Боерык фигыльнең зат-санда төрләнеше (күплек сан)"

Боерык фигыльнең зат санда төрләнешеВидео урок по ссылке https://drive.google.com/open?id=0B6iQdCriOpqdeGdWU0RSaUZfV3M...