Универсиада 2013
статья на тему

Сафиуллина  Гульфия Минехаковна

2013 нче елда Казанда уздырылачак универсиадага багышланган эссе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon universiada_2013.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

     

Универсиада  2013

эссе

                        Язды: 81нче урта мәктәпнең

                                          татар теле һәм әдәбияты                      

                                          укытучысы Сафиуллина

                                        Гөлфия Минехак кызы

Казан 2012

           Безнең өчен спорт темасының әһәмияте көннән-көн арта бара, чөнки республикабыз 2013 елда Казанда үтәчәк җәйге универсиадага әзерләнә.  Әлеге спорт, яшьлек, дуслык бәйрәменең Татарстан башкаласында үткәрелүе республиканың дөньякүләм дәрәҗәсен тану , аңа ышаныч күрсәтү буларак бәяләнергә хаклы.  Казан өчен бу башка илләр алдында дан казану, алга китү өчен зур мөмкинлек.  “Мин җәйге Универсиада 2013нең Казанда үткәреләчәгенә чиксез шатмын”,- дип белдерде Рәсәй президенты Д.Медведев.

     Белгәнебезчә, Универсиада уеннарының да  Олимпия уеннары кебек үз талисманы, девизы, эмблемасы була. Казан шәһәрендә үткәреләчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының талисманы канатлы ак барс баласы ЮНИ,  ә девизы: “Универсиада – ул бөтен дөнья”. Эмблемасы турыпочмаклык формасында ясалган. Анда инглиз телендә “Универсиада”, “Казан”, “Россия” сүзләре һәм аның үткәреләчәк елы – “2013” дип язылган һәм контингентлар билгесе булган зәңгәр, сары, кара, яшел, кызыл төстәге биш йолдыз сурәтләнгән.  Эмблемада лалә чәчәге сурәтләнгән. Ул Татарстанның гербында да бар, милли орнаментта да еш очрый. Чәчәк ул җәй билгесе, ул яңарыш, яшәрү, үсеш, бәхет һәм шатлыкны белдерә.

            Универсиада үткәрелгән көннәрдә Казан моңарчы күрелмәгән санда спортчылар, туристлар кабул итәчәк. Башкалага дөньяның 170 иленнән кунаклар килүе котелә. Ә Казан бу кадәр халыкны кабул итәргә әзерме? Әлбәттә. Татарстан кунакларны лаеклы төстә каршы алыр дип ышаныч белән әйтергә була, чөнки безнең халык гомер-гомергә кунакчыл халык булган. Ул кунакны тәмле милли сыйлары белән генә түгел, якты йөзе, тәмле теле белән дә каршы алган.  Кунакларга горурланып күрсәтерлек тарихи һәйкәлләребез, тарихыбызны чагылдырган истәлекле урыннарыбыз, бай музейларыбыз, милли йөзебезне ачып салырдай, күренекле артистларыбыз белән дан тоткан театрларыбыз, Лобачевские, Зинин, Бутлеров, Фукс, Хәлфиннәр, Мәрҗәниләре белән данлыклы югары уку йортларыбыз да бар безнең.  Күреп, белеп китсеннәр: бөтендөньяга танылган Рудольф Нуриевны тудырган, Бөек Тукай иле бу. Үз теленә, үз диненә, үз гореф-гадәтләренә мөкиббән татар халкы яши монда!

           Әлеге Универсиадада безне, татарларны, тагын сөендергән  бер адым – уен төрләренә татар халкының яраткан бәйрәме – Сабан туйларының бизәге булган милли көрәшнең дә кертелүе. Димәк, бу милли традицияләребезнең дөнья күләменә чыгуы дигән сүз.

          Бүген үк Татарстан башкаласында Универсиада уңаеннан төрле спорт объектлары төзелеп килә. Спорт комплексларының күбесе инде хәзер үк файдаланыла. Аларда спорт мәктәпләре, спорт секцияләре эшли. Спорт корылмаларыннан тыш, Универсиада авылы, аэропорт, автовокзал, тимер юл вокзалы, кафе-рестораннар, яхшы юллар – барысы да республиканы  дөньяга югары сәяси һәм икътисадый дәрәҗәдә танытырга тиеш.

         Универсиада – Казанда!  Яшьләр өчен менә дигән перспектива бит бу, чөнки наркомания, спиртлы эчемлекләр проблемаларын яшьләрне спорт залларына, түгәрәкләргә җәлеп итеп кенә җиңәргә була. Универсиаданың  бу юнәлештә тәэсире бик көчле булырга тиеш. Яшьләр арасында спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тартылучылар саны сизелерлек дәрәҗәдә күтәреләчәк. Универсиаданың уңай якларының берсе бу.

           Әйе, соңгы елларда Татарстан Республикасында спорт төрләрен үстерүгә аеруча нык игътибар ителә. Югары уку йортларында укучы сәламәт яшәү рәвеше алып барып, спорт белән шөгыльләнүче яшьләребез, студентларыбыз бик күп.  Республикабыз аларга бик зур өметләр баглый. Спортчыларыбыз бу өметләрне акласыннар һәм җиңүчеләр баскычында аларны ешрак күрергә язсын иде.

        “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” диелә татар халык мәкалендә. Сәламәт булуның нигезе – яшәү рәвешенең дөрес булуында, ә моның өчен спорт белән дус булырга кирәк. Без дә Универсиада уеннарын чыныгып, мәктәптә үткәрелгән спорт ярышларында актив катнашып каршы алыйк. Сәламәт булыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Под флагом Универсиады-2013

Цель: познакомить с историей Универсиады; формировать положительное отношение к Универсиаде в рамках  внеучебного мероприятия; популяризировать идеи Универсиады среди школьников и их родите...

Урок - обобщение по теме "Имя числительное". Навстречу Универсиаде-2013

Предлагаемый  вашему вниманию  урок–обобщение по теме «Имя числительное», подготовлен  предшествующим материалом. Исходя из особенностей класса и темы урока, обучающий аспект трие...

Универсиада 2013 года в Казани.

Данное мероприятие способствует повышению информированности об Универсиаде 2013 года в городе Казани....

Внеклассное мероприятие с учащимися 5-6 класса "Универсиада 2013""

В нашей Республике Татарстан в 2013 году пройдет "Универсиада2013" (спортивные соревнования  по  27 видам спорта), участниками которых будут молодые ребята и девушки.Эта разработка  явл...

Презентация "Универсиада 2013"

презентация является дополнением к внеклассному мероприятию "Универсиада 2013"....

Урок "Универсиады-2013"

Урок для конкурса Универсиада-2013...

Универсиада - 2013

Данная работа под названием "Универсиада-2013" является конспектом внеклассного мероприятия, целью которого является ознакомление учащихся с основными видами спорта, символикой, гимном Универсиады 201...