Әлмәт шәһәре
статья (7 класс) по теме

Шамсутдинова Гульнара Ясавиевна

Бу язмада Әлмәт шәһәре турында кыскача мәгълүмат бирелә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shhrnen_barlykka_kilue.docx12.99 КБ

Предварительный просмотр:

Шәһәрнең барлыкка килүе

     1953 нче елның 5 нче сентябрендә Әлмәт райсоветы исполком утырышында  “Советская Татария” (1953 елның 19 августы)   газетасында бастырылган “Нефтьчеләр шәһәренең мөһим ихтыяҗлары” исемле мәкаләсе каралды.

  Бу утырышта кыска гына вакыт эчендә ил күләмендә билгеле булган 40 промышленность предприятиясе оештырылуы, район үзәгендәге халыкның, 1950 нче ел белән чагыштырганда, өч тапкырдан да артып китүе турында әйтелде. 75 мең кв.км торак йортның төзелүе һәм сафка басуы билгеләп үтелде. Торак йортлар төзү белән беррәттән, көнкүреш объектлары, мәдәният учаклары, юллар төзү, торба үткәрү линияләре, югары көчәнешле электр челтәрләре, компрессор станцияләре төзелешләре дә алып барыла.

   Җыелыш Әлмәт эшчеләр бистәсенең тиз үсешен, райсовет исполкомының һәм башка оешмаларның тыгыз эшләвен күздә тотып, ТАССРның Югары Советына шәһәр статусын бирүләрен сорап чыгарга дигән карар кабул итте.

    1953 нче елның 3 ноябрендә РСФСРның Югары Президиумы эшчеләр бистәсенә ТАССР җитәкчелегендәге шәһәр статусын бирергә дигән указ чыгарды.

    Соңгы елларда шәһәребез бик зур үсеш кичерә. Исеме дә билгеле булмаган елгага “Буалар шарлавыгы” төзелде.“Зәңгәр күл” дә ял итү һәм күңел ачу өчен барлык уңайлыклар да булдырылды. Нефтьчеләр ярдәме белән, “Шәһәрнең 60 еллыгы исемендәге үзәк паркы”, “Комсомол паркы” һәм башка бик күп кенә объектларга  реконструкция ясалды.

    Барлык һөнәр ияләре дә үзләренең башкаласы белән мактана алмый. Ә Татарстан нефтьчеләренең мактанырлыгы бар. Россиянең иң эре нефть компанияләренең берсе- Татнефть тә Әлмәттә урнашкан.

  Бүгенге Әлмәт - республикабызның көньяк-көнчыгышында урнашкан иң көчле индустриаль үзәк ул. Нефтьчеләр, машина төзелешендә эшләүчеләр, метал эшкәртүчеләр, газ сәнагате хезмәткәрләре, төзүчеләр, игенчеләр, терлекчеләр һәм башка  өлкәләрдә эшләүчеләр район һәм шәһәребезнең икътисадын үстерүдә зур көч куялар.

  Белем бирү, дәвалау, мәдәният өлкәсендә дә үз эшенең чын осталары хезмәт куя. Безнең шәһәребездә яшәү, белем алу, квалификацияле дәвалану, ял итү, күңел ачу өчен барлык шартлар да тудырылган.

   Әлмәтебез яшь шәһәрләр исемлегендә, 2013 нче елда аның оешуына 60 ел була.

   Бер сүз белән әйткәндә, шәһәребез-башкала!