Әдәплелек иленә сәяхәт.
методическая разработка по теме

Ахатова Алия Салиховна

Дәрес "Әдәплелек иленә сәяхәт" дип атала. Дәрес эшкәртмәсе Р. З. Хәйдәрова дәреслеге буенча 3 сыйныфлар өчен төзелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dplelek_ile.doc821 КБ

Предварительный просмотр:

“Әдәплелек иле” буйлап сәяхәт.

     Максат: укучыларны әдәплелек кагыйдәләре белән таныштыру; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; балаларның күзәтүчәнлеген, хәтерен, уйлау сәләтен үстерү.

     Дәрес формасы: дәрес-сәяхәт.

     Җиһазлау: дәреслек, рәсемнәр, таблица, ноутбук, проектор, сүзлекләр.

Дәрес планы.

  1. Оештыру өлеше.
  1. Исәнмесез, укучылар. Кәефегез ничек? Укучылар һәрберегезнең  кәефен белү өчен мин конвертта рәсемнәр таратам. Сез кәефегезгә туры килгән бер рәсемне сайлап алып тактага элеп куярга тиешсез (кояш, болыт, яңгыр рәсемнәре бирелә).
  2. Бик яхшы. Кәефләрегез бүген бик әйбәт икән. Дәресне башлыйбыз. Укучылар бүгенге дәресебез безнең гади генә дәрес түгел. Бүген без “Әдәплелек иле” буйлап сәяхәткә чыгарбыз.

  1. Әдәплелек турында укучылардан мәгълүмат алу.
  1. Укучылар, мин тактага плакат элдем. Анда әдәплелек дигән сүз язылган. Сез әдәплелек турында нәрсәләр беләсез? Әдәпле кеше нинди булырга тиеш? Шуларны язырга кирәк (Алдагы дәресләрдә укылган текстларны искә төшереп, укучылар язалар).

олыларны һәм                                                                          яхшы бала

кечеләрне хөр-                                                                         булу

мәт итү

Әдәплелек

өлкәннәргә                                                                                әдәпле

булышу                                                                                      сөүләшү

       тәрбияле                                                                     акыллы

       булу                                                                            булу

  1. “Әдәплелек иле” буйлап сәяхәт.
  1. Без бүгенге дәрестә  әдәплелек темасына аралашырбыз, диалоглар һәм җөмләләр тѳзербез, күнегүләр эшләрбез.  Ә хәзер мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм.  Шул рәсемнәргә карап анда нәрсәләр ясалганлыгын сөйләп бирергә кирәк.

   

    1 рәсем

     Балалар кайда?

     Малай нәрсә күрде?

     Кош баласы белән нәрсә булган?

     Кошларга тияргә ярыймы?

     Табигатькә карата нинди булырга кирәк?

     2 рәсем

     Балалр кайда?

     Балалар кайда утыралар?

     Дәрестә үзеңне ничек тотарга кирәк?

 

     3 рәсем

     Балалар нишлиләр?

     Алар ничек уйныйлар?

     Дуслар белән нинди булырга кирәк?

“Матур язу” тукталышы.

     1 юл – баш Ә хәрефен язу; юл ә хәрефен язу.

     Әдәпле, тәрбияле, әдәплелек.

“Белем алу” тукталышы.

  1. 117 бит 2 нче күнегү.
  1. Биремне уку, тактада эшләү. (Сүзләрнең антоним парларын уйлап тап, дәфтәреңә яз.)

кечкенә – зур                                        тәрбияле – тәрбиясез  

тәмле – тәмсез                                       яхшы – начар

баллы – ачы                                          акыллы - надан

  1. Сүзләр белән җөмләләр төзү.

     Әни миңа зур алма бирде. Мин баллы груша ашадым. Ильдар тәрбияле малай. Марат тәрбиясез малай, чөнки ул начар эш эшләде. Әни бик тәмле аш пешерде.

     

  1. 116 бит 1 күнегү.

     Тактага рәсемнәр һәм сүзләр эленә. Бу сүзләр кайсы рәсемгә туры килә?

  1. Бер алма, ярты алма, орлык, алмагач;
  2. Сүзлек дәфтәрләренә язып кую:

     бер алма – одно яблоко

     ярты алма – пол яблоко

     орлык -  семья

     алмагач – яблоня.

“Ял итү” тукталышы.

Җил исә-исә-исә

Агачларны селкетә

Җил тына-тына-тына

Агачлар үсә-үсә.

        

Хикәя тукталышы.

  1. “Өч ул” хикәясен уку.

     Бер кешенең өч улы бар икән. Иң кечкенә малайның исеме – Гали. Әтиләре базардан өч алма алып кайтты. Алмалары бик тәмле, татлы.

     Берничә сәгать үтте. Әтиләре малайлардан: “Алмаларыгыз кайда?” – дип сорады.

  1. Әти, мин алманы ашадым. Орлыкларын алдым, бакчага чәчтем, - диде олы малай.
  2. Яхшы, улым, - диде әтисе.
  3. Мин дә алманы ашадым, әтигә рәхмәт әйттем, -диде икенче малай.
  4. Яхшы, улым, - диде әтисе.
  5. Әти, мин ярты алманы ашадым, - диде Гали.
  6. Ә ярты алма кайда? – диде әтисе.
  7. Мин аны Вәлигә бирдем, чөнки ул авырый.
  8. Бик яхшы булган, улым, - диде әтисе.

                                                                             Дәрдемәндтән.

  1. Сорауларга җавап бирү.

  1. Бер кешенең ничә улы бар?
  2. Иң кечкенә малайның исеме ничек?
  3. Әтиләре базардан ничә алма алып кайтты?
  4. Алмалар нинди?
  5. Олы малай алманы нишләтте?
  6. Ул нинди эш эшләде?
  7. Икенче малай нишләде?
  8. Ул нинди эш эшләде?
  9. Гали нишләде?
  10. Ни өчен әтисе аны аеруча мактады?

Биремнәр тукталышы.

  1. Рәсемнәр урынына сүзләр куеп җөмләләр язу.

     Әти базардан биш  алып кайтты.

     Мин алманы          куйдым. к кккуук

куhttp://cellulitu-net.narod.ru/r106.ht

     Мин ярты алманы  алдым.

     Безнең бакчада үсә.

  1. Җөмләләрне тәрҗемә итеп язу.

     В трамвае было много народу. Трамвай остановился. Ильдар уступил место тёте. Тётя сказала Ильдару спасибо.

“Уйнап алабыз” тукталышы.

     Ял итсен күзләр.

Яздым җөмлә, иҗек, сүз,

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем : ял итсен!

Ачам күзем : күп күрсен!

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләрем

Имән бармак очына,

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.

     Артык сүзне тап.

1. Кәҗә, сыер, ат, бозау, үгез, бүре, сарык.

2. Алма, бәрәңге, чия, груша, әфлисун, банан, мандарин.

3. Китап, каләм, карандаш, идән, дәфтәр, такта, акбур.

4. Тәлинкә, кашык, чынаяк, чәйнек, чәнечке, өстәл.

5. Тәрбияле, әдәпле, акыллы, яхшы, кечкенә.

  1. Йомгаклау.
  1.  Нәтиҗә.
  1. Бүген без дәрестә әдәплелек турында нәрсәләр блдек? Әдәпле кеше нинди булырга тиеш? (өстәп язу).

                         әти-әниләрне                  дусларга авыр

                         хөрмәт итү                     чакта булышу

олыларны һәм                                                                          яхшы бала

кечеләрне хөр-                                                                         булу

мәт итү

Әдәплелек

өлкәннәргә                                                                                әдәпле

булышу                                                                                      сөүләшү

       тәрбияле                                                                     акыллы

       булу                                                                            булу

                            әйбәт эшләр                 рәхмәт әйтә

                            эшләү                           белү

  1. Өй эше: 118 бит 7 күнегү.
  2. Билгеләр кую.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес "Ньютон иленә сәяхәт"

9 класста "Әйләнә-тирәбездә физика" электив курсының йомгаклау занятиесе...

Әдәплелек иленә сәяхәт

Укучылар, бүген без әдәплелек турында сүз алып барачакбыз.Халкыбыз элек-электән “чисталык”, “пөхтәлек”, “кыюлык”,”батырлык” төшенчәләрен еш кулланган, шул сыйфатларны тупларга тырышкан. “Батырлы...

Рәвешләр иленә сәяхәт.

Урок-презентация по татарскому языку в 6 классе...

Фонетика һәм орфоэпия иленә сәяхәт

Фонетика темасын узганда файдалана торган материал....

Әдәплелек иленә сәяхәт (презентация).

Әдәплелек иленә сәяхәт дәресе конспектына презентация....

Әдәплелек дәресләре

Мәктәп яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын уңышлы хәл итә. Бала аңына үз халкыңның үсеш тарихын, мәдәниятен, м...

К. Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы.

К.Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы...