Әдәплелек иленә сәяхәт
методическая разработка (5 класс) по теме

 

Укучылар, бүген без әдәплелек турында сүз алып барачакбыз.

Халкыбыз элек-электән “чисталык”, “пөхтәлек”, “кыюлык”,”батырлык” төшенчәләрен еш кулланган, шул сыйфатларны тупларга тырышкан. “Батырлык” сүзе белән бергә “чисталык”, “пөхтәлек”, “җыйнаклык” сүзләре янәшә куелган.

    Сезнең кыю, куркусыз рыцарьлар турында ишеткәнегез бардыр.Алар моннан 700-800 еллар элек яшәгән.Сугышка әзерләнгәндә дә, кунакка барганда да тимер күлмәк , тимер башлык, тимер итекләр кигәннәр. Чөнки ул чорда кешеләр теләсә нинди бәхәсне хәнҗәр яки кылыч белән сугышып хәл иткәннәр.Үзенә куркыныч янамаган йорт бусагасында, рыцарь шлемын кулына тота һәм хуҗага: “Син миңа куркыныч түгел, шуңа күрә баш киемемне салып керәм”, – дип әйтә торган булган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nauka_i_shkola.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

 Нәбиуллина Ландыш Наил кызы

 Җәлил беренче гомум белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы

Әдәплелек иленә сәяхәт

(рус мәктәбенең 5нче сыйныфлары өчен)

Максатлар.1.Укучыларны әдәплелек кагыйдәләре белән таныштыру. Өйдә,     мәктәптә, җәмгыять урыннарында үз-үзеңне әдәпле тотарга, “шифалы сүзләрне” куллана белергә  өйрәтү.

                   2. Укучыларда әдәплелек тәрбияләү.

                   3.Укучыларның сөйләм телләрен үстерү.

I. Оештыру әңгәмәсе.

Укучылар, бүген без әдәплелек турында сүз алып барачакбыз.

Халкыбыз элек-электән “чисталык”, “пөхтәлек”, “кыюлык”,”батырлык” төшенчәләрен еш кулланган, шул сыйфатларны тупларга тырышкан. “Батырлык” сүзе белән бергә “чисталык”, “пөхтәлек”, “җыйнаклык” сүзләре янәшә куелган.

    Сезнең кыю, куркусыз рыцарьлар турында ишеткәнегез бардыр.Алар моннан 700-800 еллар элек яшәгән.Сугышка әзерләнгәндә дә, кунакка барганда да тимер күлмәк , тимер башлык, тимер итекләр кигәннәр. Чөнки ул чорда кешеләр теләсә нинди бәхәсне хәнҗәр яки кылыч белән сугышып хәл иткәннәр.Үзенә куркыныч янамаган йорт бусагасында, рыцарь шлемын кулына тота һәм хуҗага: “Син миңа куркыныч түгел, шуңа күрә баш киемемне салып керәм”, – дип әйтә торган булган.

   Заманалар үзгәрә бара. Ләкин өйгә кергәч, баш киемен салу гадәте калган. Бу –шул йортны, аның хуҗаларын ихтирам итүне аңлата.

   Шул чордан тагын бер гадәт калган. Кеше исәнләшкәндә уң кулындагы бияләен сала. Болай исәнләшү уч төбендә корал юклыгын күрсәтә. Кешеләр “исәнмесез” сүзен бик борынгы заманнарда ук кулланганнар. Ул “агач” сүзе белән бәйле, имән агачы шикелле нык, таза, көчле булу теләген белдергән.

II. Әдәплелек турында әңгәмә.

  1. Сез тормышта бик еш  “әдәплелек” сүзен ишетәсез. Ә уйлап

караганыгыз бармы, ул нәрсә аңлата?

  Әдәплелек – кеше белән дөрес аралаша белү. Әдәпле булу –кешеләргә игътибарлы, инсафлы булу.Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары, дуслары турында кайгыртып яши, аларга гел ярдәм итәргә әзер тора.

  Әдәпле, чын  тәрбияле  баланың тик торырга  вакыты калмый. Чөнки аның һәр эше алдан планлаштырылган. Ул режим белән яши: иртән тора,  зарядка ясый, юына, пөхтә итеп киенә, мәктәпкә дә соңга калмый.

  Кызганыч, безнең арада әдәпсез кешеләр дә бар. Алар тәртип бозалар,  үзләрендәге кимчелекләрен күрә белмиләр. Шул уңайдан мин сезгә бер малай турында шигырь укып китәм:

                            Әнисе аны уята да уята,

                             Ә ул һаман, иренеп тормый ята.

                       Урынын да җыймаган,  

                      Битен-кулын юмаган.

                      Чәчен дә тарамаган, көзгегә карамаган.

                      Өсәлдәге ашамлыкның

                      Кайсын этә, кайсын төртә,

                      Ник алай?

                      Кире ягы белән торган ул малай.

                      Кешедән тартып ала,

                     Үз кулындагысын бирми.                              

            “Бир!” –дигән  сүз генә белә,

                      “Мә!” –дигән сүзне белми.

 – Укучылар, бу малайны тәртипле дип буламы? Ни өчен?

III. Әдәплелеккә багышланган мәсьәләләр чишү.

Ә хәзер без сезнең   белән     мәсьәләләр чишәрбез. Нинди мәсьәләләр дисезме? Юк, тапкырауга, бүлүгә дә түгел, ә әдәпле булуга.

  1.Тар басмада Илдар белән Ирек очраштылар. Икесе дә велосипед җитәкләгән. Илдарга 12, Иреккә 8 яшь. Алар бер-берсенә юл бирмиләр.. Илдар: “Мин өлкән, ул миңа юл бирергә тиеш,”-дип уйлый, ә Ирек:”Мин кечкенә, ул кечкенәләрне хөрмәт итәргә тиеш,”- ди.

   Мондый очракта кем юл бирергә тиеш?

  2.Мәктәпкә ашыга-ашыга барганда, Маратка бер апа очрады.

   – Вакыт күпме ? – дип сорады малай.

  Апа сәгать карап әйткәнче, ул китеп тә барды. Уйлап карагыз әле, Марат ничә хата ясаган?

  3.Кинога билет алырга торганда, Зәйнәп акчасын төшереп җибәрде.Идәндә тәгәрәгән тәңкәне Алмаз тотып ала.

   – Ул минем акча ! – дип кычкырды Зәйнәп. Алмаз кып-кызыл булды. Ул акчасын кызга китереп бирде. Моны күргәч, Зәйнәп тә кызарды.

   Кем ни өчен кызарды.

IV. Әдәплелек  кагыйдәләре белән танышу.

Халкыбыз элек-электән яшь буынга әдәплелек кагыйдаләрен өйрәткән. Аларның кайберләре белән без дә танышып үтик.

Табындагы ризыкны иң беренче булып алырга ашыкма. Сыек ашамлыкка өрмә, юкса як-якка чәчрәр.

Икмәк валчыкларын идәнгә ташлама.

 –Ә сез, укучылар, нинди кагыйдәләр беләсез?

V. “Шифалы” сүзләрне искә төшерү.

  – Хәзер мин сезгә бер хикәя укыйм, әаның “шифалы сүзләре” төшеп калган. Сез шуларны әйтеп барырсыз.

  Нияз, автобуска утырып, урамны күзәтеп бара.Тукталышта автобуска бала күтәргән бер апа керә. Нияз тиз генә урыныннан тора һәм болай ди: “...”

  Әни кеше дә әдәпле була:”....”- ди ул малайга.

  Автобус кинәт туктый, Нияз чайкалып китеп бер өлкән кешенең аягына баса. Ул малайны ачуланырга тели. Нияз аңа: “....” – ди.      

             

VI. Йомгаклау.

    Хәзер мин сезгә сораулар таратам.

   1.”Әдәплелек” сүзен ничек аңлыйсыз?

    2. Кунакта я транспортта кем кемгә урын бирергә тиеш?

   3.Табын артында үзеңне ничек  тотарга кирәк?

    4.Китапханәгә килгәч баш киемен салырга кирәкме?

    5. Сезнең арада әдәпсез балалар булса, нишләр идегез?  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес "Ньютон иленә сәяхәт"

9 класста "Әйләнә-тирәбездә физика" электив курсының йомгаклау занятиесе...

Рәвешләр иленә сәяхәт.

Урок-презентация по татарскому языку в 6 классе...

Фонетика һәм орфоэпия иленә сәяхәт

Фонетика темасын узганда файдалана торган материал....

Әдәплелек иленә сәяхәт.

Дәрес "Әдәплелек иленә сәяхәт" дип атала. Дәрес эшкәртмәсе Р. З. Хәйдәрова дәреслеге буенча 3 сыйныфлар өчен төзелгән....

Әдәплелек иленә сәяхәт (презентация).

Әдәплелек иленә сәяхәт дәресе конспектына презентация....

Әдәплелек дәресләре

Мәктәп яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын уңышлы хәл итә. Бала аңына үз халкыңның үсеш тарихын, мәдәниятен, м...

К. Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы.

К.Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы...