Разработка мероприятия на тему "Весёлые минутки" (Күңелле минутлар).
методическая разработка по теме

Башлангыч сыйныфлар өчен ачык чара эшкәртмәсе. Чарада татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән тизәйткечләр, мәкальләр, табышмаклар, уеннар кулланылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunelle_minutlar._kvn.docx39.51 КБ

Предварительный просмотр:

ШТМ (Шаяннар, Тапкырлар Мәҗлесе)

 

Люция Сингат кызы Гыйниятуллина, Зәй муниципаль районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем  мәктәбенең  I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: Күңелле минутлар.

Максат: халык авыз иҗаты әсәрләрен кабатлап ныгыту; укучыларга эстетик тәрбия бирү; шаянлык, шуклык, җитезлек сыйфатлары тәрбияләү; татар халык фольклорын тирәнтен өйрәнү теләге тудыру; туганлык, гаиләҗанлылык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Н. Исәнбәтнең "Балалар фольклоры" китабы;  “Туган як” җырына караоке, компьютер, проектор, интерактив такта.

Укытучы: 

Хәерле көн, балалар, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар!

Бүген бездә Шаяннар, Тапкырлар Мәҗлесе (ШТМ). 2 нче а сыйныфы укучылары  2 командага бүленеп (“Ялкын” командасы  һәм “Дуслык” командасы) үзара көч сынашалар.

Ә хәзер командаларга сүз бирик.

Сәламләү:

“Ялкын” командасы капитаны:  

Безнең команданың исеме - “Ялкын”.

“Ялкын” командасыннан “Дуслык” командасына -

 Бергә: Ялкынлы кайнар сәлам!

“Дуслык” командасы капитаны: 

Безнең команданың исеме - “Дуслык”.

“Дуслык” командасыннан “Ялкын” командасына -

         Бергә: Ялкынлы кайнар сәлам!

“Ялкын” командасы капитаны:

        Бүген бездә ШТМ

        Гаҗәп күңелле уен.

        Балалар белем сынаша,

Менә булыр тамаша.                            

“Дуслык” командасы капитаны:

        Безнең уенны карарга

        Дусларыбыз килгәннәр.

        Бергәләп күңел ачыйк,

           Уйнап алыйк дигәннәр.  

Укытучы: Командалар үзегезнең урыннарны алыгыз.

Ә хәзер ШТМ ның шарты белән танышыгыз: урыннан кычкырмаска, бер команда җавап биргәндә 2 нче команда тыныч тора. Һәр дөрес җавапка йолдызчык бирелә. Команда җавап бирә алмаса гына, каршы команда кул күтәреп җавап бирә. Командаларга уңышлар телим!

I бәйге: “Тиз әйт!”

Кайсы команда тизәйткечләрне дөрес, тиз, ялгышмыйча күбрәк әйтә? 

Тизәйткечләр ромашка таҗларына язылган, тактада магнитлар белән беркетелгән. Һәр командадан берәр укучы чыгып, таҗны алып укый.

Тизәйткечләр:

1. Абагага бага-бага

              Башым бәрдем баганага.

2. Мин әйтә алам, кем әйтә ала,

              Әхмәт, я син әйтеп кара.

3. Җәйнең ямьле көннәрендә

              Җиләк җыя Җәмилә.

4. Капкын таптым, капкынга каптым.

5. Карга кара, кара, карга!

              Каррык-каррык каркылдама!

6. Башта башлап таш баскыч баскычына бастым.

7. Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,

              Көш-көш, чыпчык, чык, кошчык!

8. Мич башында биш мәче,

              Биш мәченең биш башы.

              Биш мәченең биш башына

              Ишелмәсен мич ташы.

II бәйге: “Көлеп алыйк”.

Һәр команда өйрәнеп килгән мәзәкләрен сәхнәләштереп күрсәтә.

“Дуслык” командасы:

- Менә, улым, сиңа тәмле печеньелар, прәнникләр алып кайттым, - ди әнисе сумкасын ачып. – Син дә, үскәч, миңа шундый прәнникләр алып кайтырсың, әйе бит?

 Малай әтисе кебек күкрәген киереп баса да:

- Хатын нәрсә дияр бит әле! – ди.

“Ялкын” командасы:

- Әни, мин бүген оекбашларымны салмыйча йоклыйм.

- Нигә тагын, улым?

- Туйдым мин аларны иртә белән эзләп.

III бәйге: “Мин башлыйм, син дәвам ит”.

Укытучы мәкальнең башын әйтә, балалар ахырын әйтеп бетерергә тиеш. Кем беренче кулын    күтәрә, шул укучы җавап бирә. (Мәкальнең башта башы, аннары тикшерү өчен ахыры экранда  күрсәтелә).

Мәкальләр:

  1. Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм  булган.
  2. Китап – белем  чишм әсе.
  3. Ата-анасын хурлаган үзен  хурлаган булыр.
  4. Аз сөйлә, күп эшлә.
  5.  Кем эшләми,  шул ашамый.
  6. Җиде кат үлчә, бер кат  кис.

  7. Калган эшкә  кар явар.

8. Ашаганың белән мактанма, эшләгәнең белән мактан.

 “Музыкаль тәнәфес”.

   Экранга карап, караоке буенча “Туган як” җырын бергәләп җырлау.  

(Һәр команда аерым берәр җыр башкарырга мөмкин.  Мәсәлән, икенче команда “Әпипә”  җырын башкара).

IV бәйге: “Ял минуты”.

Һәр команданың капитаны командалар белән берәр уен үткәрә.

Мәсәлән: “Кәрия –Зәкәрия”, “Ак калач”, “Кемдә йөзек, Мәүлиха?”, “Без, без, без идек...”, “Чума үрдәк, чума каз” уеннарының берәрсен.

V бәйге: “Уйла да тап”.

Укытучы табышмаклар әйтә, балалар җавабын әйтергә тиеш. Кем беренче кулын күтәрә, шул укучы җавап бирә. (Табышмаклар экранда да күрсәтелә).

Табышмаклар:

“Дуслык” командасына:

1. Ул елга бер генә килә, аны һәркем көтеп ала. (Туган көн)

2. Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли. (Дәү әни)

3. Аның белән һәр бала уйнарга ярата. (Уенчык)

4. Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле кеше. (Әни)

“Ялкын” командасына:

1. Һәркемдә дә бар, ул нәрсә? (Исем)

2. Ул гаиләнең алтын баганасы. (Әти)

3. Ул миңа балам, ди. Әти белән әни аңа әти, дип эндәшә. Ул миңа кем? (Бабай)

4. Миңа да, әтигә дә әби кеше әнигә кем була? (Әни)

Йомгаклау.

Нәтиҗә ясау. Һәр укучы ничә йолдызчак җыйганын санап әйтә, командаларның капитаннары гомуми нәтиҗәләрне әйтәләр. Җиңүче команда билгеләнә. Җиңгән командага грамота тапшырыла. Укучыларга билгеләр куела.

                                                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка мероприятия в 9-х классах в рамках недели английского языка

Данное мероприятие проводилось в рамках недели английского языка среди учащихся 9-х классов. От каждого класса была представлена команда из пяти человек. Были даны разнообразные задания по лексике, гр...

Разработка мероприятия "Жизнь и творчество В.И.Даля"

Мероприятие, посвященное жизни и творчеству В.И.Даля может использоваться как для проведения внеклассного праздника, так и для урока...

Разработка мероприятия "Масленица"

Внеклассное мероприятие в рамках проекта "Народная культура в образвании"...

методическая разработка мероприятия "Языковой марафон"

Внеклассная работа является неотъемлемой частью современного процесса обучения, в том числе и обучения иностранным языкам. Она усиливает мотивацию учащихся, позволяет им проявить себя не только в рамк...

разработка мероприятия ко дню народного единства

День народного единства очень значим для нас всех!Ведущий 1:Добрый день, уважаемые гости! С 2005 года граждане России впервые начали отмечать праздник 4 ноября - День народного единства. В основ...

Разработка мероприятия

Разработка мероприятия ко дню леса...


 

Комментарии

Башлангыч сыйныфларда куллану өчен ачык чара эшкәртмәсе. Укучылар 2 төркемгә бүленеп, фольклор буенча белемнәрен күрсәтәләр.