Урок татарского языка. Кыш һәм кошлар. 5 класс
план-конспект урока (5 класс) по теме

Набиуллина Фардия Хамитовна

Рус төркемендә укчыларны туган як табигате белән таныштыруны дәвам итү.Кош атамаларын өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kysh_hm_koshlar.doc56.5 КБ

Предварительный просмотр:

Нәбиуллина Фәрдия Хәмитовна

Арча икенче урта мәктәбе

5 нче класс, рус төркеме

Кыш Һәм кошлар

Максат:       1) Туган як табигате белән таныштыруны дәвам итү. Кошларның  татарча атамаларын өйрәнү.

2)Табигать күренешләрен тасвирлаганда җөмләдәге сүзләрне дөрес кулланырга өйрәнү.

3)Кышкы салкыннарда кошларга ярдәм итү, мәрхәмәтлеклек хисләре уяту.

Җиһазлау:    кошлар турында төзелгән кроссворд, презентация, сүзлек, кош рәсемнәре, агач рәсеме, тест, кечкенә картиналар.

Материал:     дәреслек; Н. Хәкимуллин "Алар яшәргә тиеш" 9-146; Гарафи Хәсәнов "Елның дурт фасылы" К.-96; "Салават күпере"-2002ел, №3-№4, Кызыл китап.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.
  1. Исәнмесез!
  2. Хәерле көн!
  3. Утырыгыз.
  4. Бүген кем дежур?
  5. Бүген ничәсе?
  6. Көн нинди?
  7. Дәрестә кем юк?

II. Фонетик күнегү.

Ә - күгәрчен, минем күгәрченем. Ү - күркә, безнең күркәбез. А - агач, аларның агачлары.

III. Өйгә эшләрне тикшерү.

-Укучылар, узган дәрестә без нинди тема өйрәнә башладык?

-Туган як табигате.

-Нәрсә турында укыдык?

-Тукран.

-Нинди тукраннар була?

(1 укучы сөйли)

-диалоглар уку.

-Укучылар, без тагын нинди кошлар турында өйрәндек?

-  .......

- Әйе, бик дөрес. Кышлаучы кошларга нинди кошлар керә?

- Песнәк, саескан, кызылтүш, күгәрчен, чәүкә, тукран, ала карга.

- Хәзер елның кайсы вакыты?

                     - Көз.

- Тиздән нинди ел фасылы туган ягыбызга аяк басар?

- Кыш.

- Әйе, бик дөрес укучылар. Безнең туган ягыбыз бик матур Һәм бай. Без бүген дәрестә "Кыш Һәм кошлар" тексты белән танышырбыз, аны тәрҗемә итәрбез, сорауларга җавап бирербез, кроссворд чишәрбез.

1.  Кереш лекция.

Кыш көне кошларның күбесе җылы якларга очып китәләр, ә кайберләре безнең янда кала. Кыш көне кошларга азык табу кыенлаша. Шуңа күрә алар кышын кешеләр тирәсендә яши.

  1. Яңа сүзләр белән танышу.
  1. Укучылар, дәреслектә бирелгән текстны укыганчы яңа сүзләр белән танышырбыз:

Урман тавыгы – тетерев

 Чукыр - клёст

Чыршы күркәсе - шишка еля

 Бала чыгара - высиживает птенцов

Калдык-постык - остатки

Туеналар - питаются

  1. Башта сүзләрне мин укыйм, ә сез минем арттан кабатлагыз.(русчасын да, татарчасын да). Аннары сүзләрне сүзлек дәфтәрләрегезгә язып куегыз.
  1. Текст өстендә эш.

Мин текстны укыйм, сез игътибар белән тыңлагыз. Сорауларга җавап бирергә әзерләнегез.

- "Кошларга кемнәр ярдәм итә?"

- Повторяю вопрос после чтения.

- Пышылдап кына укыйбыз.

- Чылбыр буенча укыйбыз Һәм тәрҗемә итәбез.

  1. Сорауларга җавап бирү. (Агачк кошлар беркетелгән.)

Алар салкыннан куркалар, ачыкканнар. Ләкин очып китә алмыйлар, сихерле агачка эләккәннәр. Агачның сере шунда икән: әгәрдә кошлар артына язылган сорауга дөрес җавап бирсәк, кош очып китәчәк. -Кошларга ярдәм итәргә кирәк, булышабызмы?

- Кышын кошлар нәрсә белән тукланалар?

- Кайсы кош кыш көне бала чыгара?

    - Кошлар нәрсәдән Һәлак була?

- Кошлар кыш көне ни очен кешеләр янына килә?

- Безнең якларда нинди кошлар кышлый?

- Сез кошларга ничек ярдәм итәсез?

  1. Ә хәзер бераз ял итеп алыйк.

Чыпчык

 Тәрәзә каршына

 Килгән бер чыпчык

Миңа кычкыра: - Чык әле, чык!

Алдый ул, беләм:

 Гел шулай итә.

 Йөгереп чыксам,

Оча да китә,

Оча да китә. (төрле хәрәкәтләр ясау)

V. Белемнәрне  ныгыту.

  1. Ә хәзер тагын бер тапкыр текстны укыгыз.
  2.  Китапларны кырыйга алып куйдык. Игътибарлылыкка тикшерәбез.  Раздаю карточки. На каждой карточке четыре вопроса и два варианта ответа. Вы читайте вопрос и выбирайте правильный ответ. Ставьте только цифру и букву.

Тест

  1. Кыш көне кошлар кайда яшиләр?

а)        өйдә;

б)        өй янында.

  1. Кышкы салкында кайсы кош бала чыгара?

а)        чукыр;

б)        чыпчык.

  1. Кыш көне кошлар нәрсәдән курка?

а)        суыктан;

б)        ачлыктан.

Кайсы кош җылы якка китми?

а)        саескан;

б)        сыерчык.

  1. Әйдәгез, тикшерәбез.
  2. Укучылар кошлар турында сөйләшүебезне дәвам итик. Кошлар турында шагыйрьләребез, язучыларыбыз төрле-төрле, берсеннән-берсе матур шигырьләр, хикәяләр язганнар. Сез алар турындагы китапларны да күрәсез.(презентация)
  3. Укучылар, кошларның ялганчылары да була икән; нинди кошлар соң алар? Менә бу кроссвордны чишсәк, без бу сорауга җавап бирә алырбыз.
  1. Татарстанда өч ялганчы кош бар, аның берсе гел «тук, тук»- ди, үзе    Һаман ашый.
  2. Җәй көне дә “кар, кар” дип кычкыра.
  3. “Тырыйк, тырыйк”- ди, ләкин суыта башлауга җылы якка очып китә.

 VI. Йомгаклау.

1. - Укучылар бу өч рәсемнең кайсысы без укыган текстка туры килә?

- Рәсемдә сез кемнәрне күрәсез?

- Алар нишлиләр?

- Кошларга ничек ярдәм итәләр?

- Без кошларга ничек ярдәм итә алабыз?

2. Без нишләргә тиеш:

- кошларны рәнҗетмәскә;

- оялар ясарга;

       - ояларны туздырмаска;

       - кошларны куркытмаска;

      - кош йомыркаларын ватмаска.

   - Бик дwрес, укучылар. Кошлар безнең дусларыбыз, алар безгә ярдәм итәләр. Урманнарны корткыч бөҗәкләрдән азат итәләр.

VII. Өйге эш бирү.

Текстның эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)

Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)...

Тематическое планирование уроков татарского языка (русскоязычные дети)6 класс.

Тематическое планирование по учебнику  для русскоязычных детей) авторы : А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова. Казан.,,Мәгариф" нәшрияты, 2007....

Презентация к уроку татарского языка на тему "Кошлар".

Презентация на тему "Кошлар(птицы)" для учащихся 4 класса....

Конспект урока татарского языка на тему " Ө хәрефе" во 2 классе (татарская группа).

2 В сыйныфында “Ө хәрефе” дигән темага дәрес. Укыту процессында укучыларны тәрбияләү юллары, аларга белемнәрне бирү, ул белемнәрне тикшерү һәм ныгыту юллары, укучыларның акыл көчләрен һәм сәләтләрен ү...

Презентация урока татарского языка на тему "Ө хәрефе" (татарская группа), 2 класс

Тема: Ө хәрефе. Максат:1. [ө] авазының әйтелешенә һәм язылышына өйрәтү.2. Ө хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.3. Активлык хисен тәрбияләү. Җиһазлау: компьютер, ...