Татар теленнән укыту проекты"5 сыйныфта ФДГС шартларында дәрес эшкәртмәсе"
план-конспект урока (5 класс) по теме

Миннулина Алсу Басыровна

Татар теленнән укыту пректы"5сыйныфта ФДГС шартларында дәрес эшкәртмәсе"

                     Эчтәлеге

1. Актуальлек

2.Максат һәм бурычлар

     -проект юнәлешкә бүлү бурычлары

    - дәрес эшкәртмәсе  5 сыйныф "Билгеле үткән заман хикәя фигыль"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt.docx58.34 КБ

Предварительный просмотр:

ФГАОУ   ВПО «Казанский(Приволжский )федеральный университет

Приволжский межрегиональный центр повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования

            Татар теленнән укыту проекты

             “ 5 сыйныфта ФДГС шартларында дәрес эшкәртмәсе”

                                                                            Татар теле һәм әдәбияты

                                                                            укытучысының    квалификация                                        

                                                                           күтәрү курсларының   тыңлаучысы                                    

                                                                           ТР Баулы муниципаль районы

                                                                           МБГУ “Поповка урта гомуми белем

                                                                           мәктәбе “    II квалификация  

                                                                           категорияле  Миннулина Алсу          

                                                                           Басыр кыэының

                                                                           проект эше

                                                   

                                                        Проектның фәнни җитәкчесе филология

                                                        фәннәр кандиданты Трофимова С.М.

     

                                     

1.Актуальлек .

Без бүген татар телебезнең дөньядагы иң кулай 14 тел арасында икәнлеген яхшы беләбез. Бу заманында безнең телебезнең дәһшәтле һәм дәртле тел булуы турында сөйли. Ил белән ил, җир белән җир кайчандыр шушы телдә сөйләшкән.Әгәр дә билгеле сәясәтче Афанасий Никитин татар телен белмәгән булса, Һиндстанга барып җитә алмаган булыр иде,җиткән булса,кайта алмаган булыр иде. Менә шушы дәрәҗәдә булган безнең телебез.

Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури.

 Республикабызда иң таралганы татар-рус икетеллелеге. Ләкин бу икетеллелек һәрвакыт шул дәрәҗәдә булмаган. Беренче чорда аерым кешеләр ике телне ирекле куллана башлаган, һәм бүгенге көндә массакүләм күренешен күзәтеп була.

 Советлар чорында икетеллелек күренеше аеруча зур үсеш ала. Бу рус теле – халыкара теле булу сәбәпле. Төрле милләтләр арасында никахлашу саны арту, халыкларның миграцияләре – болар бөтенесе дә рус теленең абруен югарыга күтәреп килгәннәр. Шуңа күрә халыкларның якынлашуы, икътисади  өлкәсендә берләшүе нигезендә икетеллелек күренеше тагын да киңәя бара.

 Хәзерге шартларда «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Законны тормышка ашыру, татар телен гамәлгә кертү өчен объектив шартлар җитәрлек.

 Икетеллелек проблемасын өйрәнү даими актуаль булып тора. Бу мәсьәлә күп кенә галимнәр тарафыннан өйрәнелде.

Танылган шагыйребез һәм хөкүмәт эшлеклесе Р. Миңнуллин  дәүләт теле турында болай ди: «Нәрсә соң ул дәүләт теле? Ул – хөкүмәтнең, идарә органнарының халык белән аралашу, үзенең гражданнары белән сөйләшү теле. Ул телдә законнар, башка норматив-хокукый документлар басыла, утырышларның беркетмәләре һәм стенограммалары языла, дәүләт һәм идарә органнарының, судларның эше башкарыла. Шул ук вакытта ул балалар бакчаларында, мәктәп  һәм башка уку йортларында яшь буынны тәрбияләү һәм аларга белем бирү теле дә. Матбугат органнары, радио һәм телевидение дә шул телләрдә эшләргә тиеш. Әгәр телебезне чын рәвештә гамәлгә кертәсебез килә  икән, аны ике яссылыкта эшләргә тиешбез. Беренчесе- шушы телне дәүләти дәрәҗәгә күтәрү. Дәүләт үз халкы белән шушы телдә сөйләшергә тиеш. Кызганычка каршы,әле дәүләтебез халкы белән тулысынча үз  телебездә сөйләшә алмый.

Икенчесе – ана телен гаиләгә кайтару.Әгәр татар телен балага гаиләдә иңдермибез икән,ул вакытта без телсез калачакбыз.Ата-ананың  бурычы- телне ачу.Ата-ана шушы бурычны үтәми икән,димәк,ул халык алдындагы изге бурычын үтәмәде дигән сүз.

Өченчесе- шәһәрләр татарча сөйләшергә тиеш.Әгәр шәһәр һаман шулай русча сөйләшсә,без беркайчан телне гамәлләштерә алмаячакбыз.Чөнки шәһәргә авылдан яшьләр килә тора һәм алар бик тиз шәһәр яшәешенә сеңә торалар:теле,дине югала.Бу бик аяныч хәл.

Шушы шартларны башкарган вакытта без,һичшиксез, телебезне өр-яңадан дөнья күләмендәге зур телгә әверелдерәчәкбез.

Телләр турындагы законны һәм Дәүләт программасын тормышка ашыруның беренче елларында актив  кына башланып киткән кайбер чараларның тора-бара сүлпәнәюе яки бөтенләй онытыла баруы турында борчылулар да бар.Туксанынчы еллар башында татар һәм рус газеталары, радио һәм телевидение татар телен өйрәтү буенча бик әйбәт дәресләр алып бара башлаган иде.Тора-бара алар нигәдер юкка чыкты.Республика матбугатында, дәүләт телерадиокомпанияләрендә тел мәсьәләсенә игътибар җитмәүгә борчылуны урынлы дип саныйм. Республика күләмендә оешмаларда, учреждениеләрдә,авыл һәм шәһәрләрдә татар телен өйрәнү буенча төрле-төрле дәрәҗәдә,төрле ысуллар белән эшләүче курслар оештыру эше нык сүлпәнәйде.Закон һәм программа кабул ителгән еллар белән чагыштырганда,соңгы арада шәһәр һәм шәһәрара транспортында тукталышлар турында һәм башка мәгълүматларны ике дәүләт телендә игълан итү бик нык азайды.Урамнардагы,юл читләрендәге, предприятие,төрле оешмалар биналарының эчендәге һәм тышындагы язмаларны ике дәүләт телендә башкару да тиешле дәрәҗәдә алып барылмый. Татар әдәбияты классиклары һәм танылган язучыларның әсәрләрен кабат  бастырып ,аларны киң укучылар  даирәсенә җиткерү эшен яхшыртырга кирәк.

Билгесез үткән заман темасы актуаль БДИ га әзерлек алып барганда сочинение язганда,тестлар кулланганда, сөйләм телен үстерүдә.

Татар теле үзләштерүдә башка чит телләрне үзләштергәндә кебек үк күнегүләр төрләренә таянып килә. Ләкин рус балаларына татар телен өйрәткәндә телебезнең үзенчәлекләрен дә истә тотарга кирәк. Әлбәттә, шул ук татар балаларына рус телен өйрәткәндә дә мөһим.

2. Максат.        Билгесез үткән заман хикәя фигыльне  камилләштерү,белем сыйфатын үстерү һәм гамәлгә ашыру.        

                                                              Бурычлар:

1.Билгесез үткән заман хикәя фигыль  нигезендә җөмләләр төзергә өйрәтү.

2.Билгесез үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану,лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү;

3.Яңа педагогик технологияләр кулланып билгесез хикәя фигыльне ачыклау.

4.Укучыда  өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту.

5.Иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү.

                                Практик юнәлешкә бүлү бурычлары.

1.Проектның максатчан группасы 5 сыйныф укучылары.

2.Проектның тормышка ашыру урыны – татар теле һәм әдәбияты кабинеты.

3.Проектның тормышка ашыруның этаплары:

    - төп этап

 Рус төркеменең 5нче сыйныфы өчен татар теленнән  дәрес эшкәртмәсе. 

   1. Билгесез  үткән заман хикәя фигыль кушымчалары белән таныштыру;билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне кабатлау.  

   2. Логик фикер йөртүне үстерү; билгесез  үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә активлаштыру

   3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

Сыйныф: 5

Төркем: рус төркеме

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова «Татар теле»

Тема: "Билгесез  үткән заман хикәя фигыль"

Максат: 1. Билгесез  үткән заман хикәя фигыль кушымчалары белән таныштыру; билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне кабатлау

                2. Логик фикер йөртүне үстерү; билгесез  үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә активлаштыру

                3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

         Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I   Оештыру моменты:

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

 

 

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

 -  Хәлләрегез ничек?

 -  Рәхмәт, яхшы.

 -  Ә, сезнең хәлләрегез ничек?

 -  Рәхмәт, әйбәт

 

II  Өй эшен тикшерү:

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.

Алымнар:

1. Өй эшен карап чыгу

2. Хаталарны ачыклау, төзәтү

3. Дөрес итеп уку

 

 

 

 

-Балалар, сезгә өй эше 106нчы бит, 5 нче күнегү бирелгән иде. Бирелгән план буенча хикәя төзергә

- Сез аны эшли алдыгызмы?

- Әйе, эшли алдык.

- Айгөл, сөйләп бир әле.

 ( башка балалар да җавап бирә)

III  Яңа теманы аңлату

Фонетик  күнегү:

Укытучы өчен максат: [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазларының дөрес әйтелеше өстендә эшләү, ясалу үзенчәлекләрен искә төшерү.

Укучы өчен максат: [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазларын дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү.

 

Күрсәтмәлелек:

1. Тактада карточкалар

2. Слайдлар

3. Аудиоязма

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яңа тема аңлатуга максат:

Укытучы өчен максат: билгесез үткән заман хикәя фигыль заман формалары белән таныштыру; билгеле үткән заман хикәя фигыльне искә төшерү;

 

 

Укучылар өчен максат: билгесез үткән заман хикәя фигыль формасын аңлап, куллана белүләренә ирешү; актив сөйләмгә кертү;

 

3. Фонетик  күнегү.

- Укучылар, карагыз әле, без слайдта нәрсәләр күрәбез?

(Слайдта  [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазлары һәм сүзләр язылган)

-Саша, бу нинда авазлар?

-  [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазлары.

- Дөрес. Бик яхшы.  (Аудиоязма кабызыла) Дикторны игътибар белән тыңлагыз һәм  кабатлагыз.

(Сүзләр кабатлана)

-Балалар,  [ г] авазы кайсы сүздә очрый?

- гөмбәсүзендә

- Балалар,  [ғ] авазы кайсы сүздә очрый?

- елга  сүзендә

- Балалар,  [k] авазы кайсы сүздә очрый?

- чәчәк сүзендә

- Балалар,  [қ] авазы кайсы сүздә очрый?

- ташбака сүзендә

- Дөрес. Ә хәзер, әйдәгез җөмләләр төзик.

- Владик, нинди җөмлә төзедең?

- Бакчада чәчәк үсә.

-Руниль, нинди җөмлә төзедең?

- Елга каты ага.

- Саша, нинди җөмлә төзедең?

- Ташбака әкрен йөри?

- Дима, нинди җөмлә төзедең?

- Урманда гөмбә үсә.

- Дөрес, балалар. Бик әйбәт.

 

4. Яңа теманы аңлату

- Балалар, без күптән түгел билгеле үткән заман хикәя фигыль белән таныштык. Әйдәгез искә төшерәбез. Билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди сорауга җавап бирә?

- Нишләде ?

- Ул нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

- ды, -де, - ты, - те

- Дөрес.  Балалар, Билгесез үткән заман хикәя фигыль это глагол прошедшего неопределенного времени. Если говоришь о событиях,  которых ты сам не видел, то употребляешь глагол в такой форме: ул кайт-кан – он вернулся (оказывается),

ул әйт-кән – он сказал (оказывается), ул бар-ган - он ходил (оказывается), ул кер-гән он заходил (оказывается). Ә хәзер Хәйдәрова Р.З. Схема һәм таблица китабын ачабыз. Биттәге таблицага карыйбыз.

- Балалар, скажите в каких случаях мы будем к глаголу (фигыль) прибавлять окончание –ган, -гән?

- Если слова заканчивается на звонкую согласную.

- Дөрес. А  скажите в каких случаях мы будем к глаголу (фигыль) прибавлять окончание –кан, -кән?

- Если слова заканчивается на глухую согласную.

- Балалар, если слово мягкого варианта, то в этом случае какие окончания добавляем?

-  -гән, -кән

- А если слово твердого варианта, то в этом случае какие окончания добавляем?

-  -ган, -кан

- Ә хәзер өченче слайдка карыйк.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Билгесез  үткән заман хикәя фигыль

язды

сикерде

әйтте

йоклады

кайтты

яз - ?

сикер - ?

әйт - ?

йокла - ?

кайт - ?

-А сейчас скажите  какие окончания мы добавим в неопределенной прошедшей форме глагола и объясните, почему. Составьте предложение используя это слово.

- Яз-ган – написал (оказывается), т.к. слова твердого варианта, заканчивается на звонкую согласную.  Например, Марат елга турында хикәя язган. (Шул ук формада башка сүзләр дә карала)

 

 

IV Ныгыту

Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү

Метод:

Сорауларга җавап бирү.

Дилог төзү

Ситуатив күнегүләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

5. Ныгыту

      1. Аудирование

- Ә хәзер, балалар сезнең белән аудиоязма тыңлап үтәбез. (аудиоязма тыңлатыла)

(Алтын көз җиткән. Тиен балалары белән чикләвек җыя башлаган. Ләкин берсе бик ялкау булган, ашарга яраткан. Төнлә ул тиеннәрнең чикләвекләрен урлаган)

Тыңлаган җөмләләрдән билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне санап чыгыгыз.

-Җиткән, башлаган, булган, яраткан, урлаган.

-Какие окончания прибавлены к этим глаголам?

- ган, - кан, - кән.

- Дөрес. Бу фигыльнең нинди формасы?

- Бу форма – билгесез  үткән заман хикәя фигыль.

       2. Дәреслек белән эшләү.

- Балалар, бугенге числоны язабыз, сыйныф эше.

-Балалар, әйдәгез җөмләләрне тәрҗемә итик. (бер укучы тактага чыгып җөмләләрне яза. “Ул безгә килгән. Ул кайткан. Ул дару үләннәрен калдырган. Ул шуның турыда сөйләгән.)

- Наташа, назови глаголы прошедшей неопределенного времени.

- Килгән, кайткан, калдырган, сөйләгән)

- Кушымчаларын ата.

-ган, -гән,- кан.

- Ярар, бик яхшы, утыр.

       3. Ситуатив күнегү

- Ә, хәзер сезнең белән ситуатив күнегү эшләп үтәбез.

Как скажешь о том, что:

- Миша оказывается вчера вернулся из Москвы.

- Оля оказывается оставила сумку в школе.

- Петя оказывается рассказал рассказ.

- К ним вчера оказывается приходила бабушка.

(Укытучы укучылар җавабын тыңлый)

       4.  Диалог төзү:

Балалларга карточкалар таратыла. Карточкаларда бирем язылган: “Диалогны тулыландырыгыз”

-  ...........?

-  Миша  Мәскәүдән  кайткан.

-  Миша Мәскәүдә кая барган?

-  ............?

        5. Бәяләү.

 Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

V. Өй эше бирү.

Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: яңа структураны мөстәкыйль куллана, аера белү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 6. Өй эше бирү

Өй эше бирү моментының төп максаты – билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне  ныгыту. Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерүне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота.

      − Бирелгән фигыльләрне билгесез үткән заман хикәя фигыль формасында кулланып  “Ярыш” темасына диалог төзеп килергә: йөгерде, җиңде, җиңелде, катнашты, теләде, башланды.

  

 7.  Йомгаклау

- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек?

 - Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз.

 

Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар, дәреслек, аудиоязма, Р.З.Хәйдәрова “Татар теле таблицаларда”.

               

   

      Чараның исеме

Үткәрү урыны

Үткәрү вакыты

Җаваплы

1.

Дәрес эшкәртмәсе. .Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Мәктәп.Татар теле һәм әдәбияты кабинеты

апрель

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннулина А.Б.

Кушымта1. Таблица. Билгесез үткән заман

Нинди авазга беткән

Боерык фигыль

Кушымчалар

Билгесез үткән заман

Мисаллар

яңгырау тартыкка

бар

кил

-ган

-гән

барган

килгән

Марат барган

Ул килгән

саңгырау тартыкка

кайт

кит

-кан

-кит

кайткан

киткән

Әти кайткан

Ул киткән

сузык авазга

аша

сөйлә

-ган

-гән

ашаган

сөйләгән

Ул ашаган

Ул сөйләгән

Кушымта 2

. Карточкаларда бирем язылган: “Диалогны тулыландырыгыз”

-  ...........?

-  Миша  Мәскәүдән  кайткан.

-  Миша Мәскәүдә кая барган?

Проектның гамәлгә ашыруның көтелгән нәтиҗәләре.

Кешелек узганга нәтиҗә ясый, киләчәккә планнар кора. Бу традиция белем бирү сферасын да читләтеп узмады. Бүген үк инде белем бирү системасын камилләштерү, белем сыйфатын үстерү юллары эзләнелә.
  Җәмгыятькә талантлы, иҗади фикерли , аралаша белүче, инициативалы гражданнар сорала. Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә. Мәктәпләрдә шундый шәхесләр тәрбияләүгә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәм итәр иде.   Бүген  педагогика алдында укыту процессын кызыклы һәм файдалы итү проблемасы төп  проблемаларның берсе булып тора.Укытучылар үз эшләрендә төрле метод һәм алымнар кулланып эшлиләр.  Аларны 3 кә бүлеп йөртергә мөмкин булыр иде1)пассив ; 2) актив; 3)интерактив  .Дәрестә пассив методларны кулланганда  укытучы төп ( үзәк) рольне уйный. Мондый дәресләр монологик сөйләм рәвешендә  үтә. Укытучы кирәкле (информацияне ) мәгълуматны  алдан төзелгән  план буенча тәкъдим итә. Укучыларның нинди дә булса мөстәкыйльлек  күрсәтүе  яки  яңа тәкъдимнәр  кертүе , алдан уйлап куелган  планнан читкә китү дип карала.                                                                                                       

   Бу очракта да укытучы  төп рольне уйнаучы булып кала. Әмма укучылар инде пассив тыңлаучылар түгел, алар сорау бирергә, үз фикерләрен белдерергә мөмкиннәр. Бу дәресләр билгеле бер структурага нигезләнеп төзелми.  Дәрес барышында әңгәмәдән соң тема һәм проблема ачыла.

  Бүгенге көндә укытуның бигрәк тә кызыклы методларының берсе- интерактив методлар. Мондый методлар  кулланып эшләгәндә  дәрестә укучы актив катнашучы, белемне, мәгълуматны  чыганаклардан үзе таба,  ә укытучы бу очракта аңа юнәлеш бирә, чыганакларны  тәкъдим итә. Укучы актив -  укытучы моның өчен шартлар тудыра.

 -    йомгаклау этабы

   Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда  яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

                                       

  Кулланылган әдәбият.

1.Хәйдарова Р.З. “Татар теле”  5 сыйныф Казан”Татарстан китап нәшрияты” 2011

2.Хәйдарова Р.З.,Л.Ә.Гыйниятуллина.Татар теле дәресләре. 5сыйныф.

 Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма.

3.Тумашева Д.Г.,ВәлиуллинаЗ.М. 5нче класста татар теле дәресләре: Укытучылар өчен кулланма.

4.ХарисовФ.Ф.,Харисова Ч.М. Рус мәктәпләрендә татар балаларына ана теле укыту.Укытучылар өчен методик кулланма. 5 сыйныф.  Казан, 2000.

5.Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына (Рус һәм татар мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик ярдәмлек).

Казан: Яңалиф,2005.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

7 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

Проект «Татар теленнән бердәм республика тестлаштыруына әзерләнү өчен укыту-методик комплект төзү»

Проект татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларына һәм укучыларга  бердәм республика тестлаштыруына әзерләнүдә ярдәм итү максатын күздә тотып эшләнде...